эссе "Минем педагогик осталыгым"
материал (5 класс) на тему

Иксанова Альфия Миннеабзальтыновна

 "Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_ostalygym.docx14.65 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе  “Минем педагогик осталыгым”

        Сентябрь аеның кояшлы һәм чәчәкле иртәсе. Мин үземнән зурырак букчамны һәм чәчәк бәйләмемне тотып, беренче тапкыр белем йортына юнәлгән көнем бүгенгедәй күңел түремдә. Анда эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп беренче укытучым каршы алды. Ул көн миңа шундый истәлекле һәм кадерле. Шундый көннәрнең күбрәк булуын, ешрак кабатлануын теләп, үземнең киләчәгемне укытучы һөнәре белән бәйләдем. Хәзер һәр кояшлы сентябрь иртәсен шулай каршы алам. Бу көн минем бәйрәмем генә түгел, ул безнең гаилә бәйрәме дә. Тормыш иптәшем шулай ук укытучы, ике кызыбыз да шундый унбер иртәне каршы алды.

        Мин хәзер егерме  биш елга якын татар теле һәм әдәбияты турында белем бирәм. Туган телебезне, илебезне ярату хисе тәрбиялим.Эшемдә һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмаска тырышам. Бала үзенә тавыш күтәргәнне яратмый. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә илебезгә файдалы шәхес буларак формалашу теләге уята.

        Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү бүгенге көндә бик зур проблема. Рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын , ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, томышыңда да зур уңайлыклар, зур бәхет килүен төшендерәм.

        Минем шулай ук сыйныф җитәкчелек эшем дә бар. Үз канатым астында егерме тугыз  укучы тәрбиялим. Алар шундый шуклар, активлар. Беренче көннән үк, мин аларга үземне укытучы итеп түгел, дус, иптәш итеп күрсәтәсем килде. Бала белән укытучы арасында ниндидер чикләр була, ә дуслар арасында ул чик булмый. Аларга авыр вакытта ярдәм итәм, шатлыкларын уртаклашам. Шәһәр, район, мәктәп үткәргән конкурсларда актив катнашу һәм нәтиҗәләргә ирешүне тәрбия планының бер максаты итеп куйдык. Тәрбия эше планын уку елы азагында бергәләп төзибез, киләсе уку елында эшләнәсе эшләрне барлыйбыз. Театр, музей, күңел ачу үзәкләре – безнең теләп йөри торган урыннар. Һәр милләт баласына хөрмәт йөзеннән спектакльләрнең татарчасына да, русчасына да йөрибез. Соңгы вакытларда балалар гына түгел, ата-аналар белән бергәләп йөрибез. Каралган спектакль буенча тәрбия сәгатьләрендә фикерләр алышабыз. Шулай ук, төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган чараларда, конкурсларда алдынгылыкны бер дә бирәсе килми, һәрвакыт алдынгылар рәтендә буласы килә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бик күп төрдәге чаралар үткәрелде. Күп эшләребез мәктәпкүләм беренчелекне алып, районга җибәрелде. “Укытучыны котла!”, “Мин татарча сөйләшәм!” акцияләрен үткәрүдә укучыларым алдынгы планда булдылар. Татарстан Яңа Гасыр теле-радиокомпаниясе оештырган  “Тамчы-шоу” тапшыруында берничә ел дәвамында актив катнашып җиңүләр яулап киләбез. Язгы, көзге шимбәләрдә теләп катнашабыз. Макулатура җыюда мәктәпнең активислары рәтеннән калышмыйбыз. Төрле темаларга сочинениеләр, шигырьләр язабыз, фәнни – гамәли конференцияләрдә катнашып, уңышларга ирешәбез. Малайларыбызның барысы да спорт түгәрәкләренә теләп йөриләр. Билгеле, музыка түгәрәге кызлар өчен, кайсы пианинода, кайсы скрипкада, курайда, гитарада чирттерәләр. Кыскасы, менә дигән итеп яшибез!

        Эш тәҗрибәмне башка укытучылар белән дә уртаклашам. Район, шәһәр, республика укытучылары өчен ачык дәресләр, чаралар, очрашу кичәләре үткәрүдән дә читтә калмаска тырышам. “Мин булмасам, ә кем?” дигән тормыш девизым һәрвакыт мине канатландырып тора. Эшем никадәр күп булса да үз белемемне, һөнәри осталыгымны үстерү өстендә туктаусыз эшлим. Илебезнең эчке һәм тышкы сәясәте белән кызыксынам. Көндәлек матбугат – “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Казан” журналлары, интернет, педагогика, методика буенча яңа китаплар, язучыларның яңа басылган китаплары миңа һава кебек кирәк. Аларны даими укып, укучыларыма һәм ата-аналарга җиткерәм.

             Уку-укыту, тәрбия  процессында яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулына акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Менә шушы методика кысаларында балаларны  үз тирәңә оештырып, аларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләргә кирәк. Мин үземне компьютерда “ас” дип атый алмыйм. Бу юнәлештә мин аларны түгел, ә алар мине өйрәтәләр әле. Шулай да, укучыларым мине чыннан да “продвинутый”, ягъни заманча дип саный, чөнки мин аларны төрле идеяләр белән кызыксындырып җибәрә беләм, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...