Эссе «Минем педагогик осталыгым»
материал на тему

Хусаинова Ильсия Ильдусовна

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул балалар өчен сабый күңелле әни дә, мең дә бер сорауга җавап бирә алучы остаз да, халкыңны,телеңне,илеңне яратырга өйрәтүче кырыс һәм таләпчән укытучы да.

            Шуңа күрә мин бик яшьли укытучы булырга хыялландым,һәм үземнең эш кыйбламны да күптән билгеләдем инде: “өйрәтеп өйрән”. Ягъни, мин “укытучы да, укучы да”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_pedagogik_ostalygym.docx12.16 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул балалар өчен сабый күңелле әни дә, мең дә бер сорауга җавап бирә алучы остаз да, халкыңны,телеңне,илеңне яратырга өйрәтүче кырыс һәм таләпчән укытучы да.

            Шуңа күрә мин бик яшьли укытучы булырга хыялландым,һәм үземнең эш кыйбламны да күптән билгеләдем инде: “өйрәтеп өйрән”. Ягъни, мин “укытучы да, укучы да”.

    Һәр баланың  күңеленә юл табу, аның уңай сыйфатларын күреп, аларны тагын да үстерергә ярдәм итү, иң әһәмиятлесе – балаларны яратып укыту, яратып тәрбияләү,яратып сорау - замана укытучысының төп преоритетлары әнә шулар.

    Һәр бала -бердәнбер һәм кабатланмас шәхес.Уку-укыту процессында без һәр укучының укытучының индивидуаль һәм кабатланмас булуын искә алырга тиеш. Шуңа күрә һәр төп бурычы – дәресне кызыклы,мавыктыргыч итеп уздыру.

    Алга киткән компьютер технологияләре чорында балалар үз тормышларын интернеттан,компьютердан башка күз алдына да китермиләр. Бу максатка ирешүнең иң кулай чарасы - дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләрне куллану.

    Болардан минем педогогик тәҗрибәмнең төп идеясе килеп чыга:укыту процессында информацион-коммуникотив  технологияләрне кулланып,белем алу өчен шартлар тудыру.

    Үз тәҗрибәмнән чыгып, татар телен чит тел буларак өйрәтүдә компьютер тел һәм аралашу компетенцияләрен формалаштыру функциясен үти ала. Ләкин информацион-коммуникатив технологияләр – ул компьютер белән генә түгел, ә информация белән дә эш итә белү.

      Һәрбер дәрес, куелган бурычларны чишү өчен киң мөмкинлекләр ача. Әгәр дәрес чын мәгьнәсендә заманча булса, ул укучы өчендә,укытучы өчендә кызыклы була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...

Эссе_Минем педагогик осталыгым.

Бу бүлеккә "Минем педагогик осталыгым" дигән темага язылган эссены урнаштырам....