Эссе. "Минем педагогик осталыгым"
материал на тему

Исмагилова Гульнара Тагировна

Минем педагогик осталыгым. Эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Мин - укытучы.

 Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык...  Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Әниемнең тормышка ашмаган һөнәре иде бу. Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Мәктәптә укыганда да башлангыч сыйныф укучыларын бәйрәмнәргә әзерләргә, алар белән уеннар оештырырга туры килә иде. Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Тәтеш педагогия училищесына китерде. Аннан соң Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм шәрык телләре факультеты...  Мөгаллимлек хезмәтемне үзем белем алган Черки-Килдураз мәктәбендә башладым. Яңа Чәчкап авылында 12 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп киткән. Мәгълүмати-методик үзәгендә милли мәсьәләләр буенча белгеч булып эшләү дә эзсез узмаган. Чурак башлангыч мәктәбе, сәләтле балалар өчен лицей-интернатта дәресләр алып баруым да тәҗрибәмне арттырган. Зур Фролово мәктәбендә эшли башлавыма да 4 ел була. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә самими булып кала бит.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә... 
         Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып  кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп  бирергә тырышам.

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар да өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  

Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 21 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый!  Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә, иреңне шофёр буларак  яллап, алып китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың.  

Балаларны букеттагы чәчәкләргә тиңлим мин. Алар да бит төрле.  Кайсы инде чәчәкләре белән күзләрне иркәли, исләре белән дә үзләренә җәлеп итә. Икенчеләре, бөреләнеп кенә килә. Күзләрне иркәләр көннәре алда әле. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз матурлыгы.

 Фәнни җитәкче булу җиңел түгел. Укучыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә кирәк. ”Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталары минем төп ярдәмчеләрем. “Якташ язучыларыбыз иҗатында туган як образы”, “Райондашларым – Габдулла Тукай премиясе лауреатлары”, “Гамил Афзал иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары”, “Хәзерге татар әдәбиятында Кыйссаи Йосыф традицияләре”, “Габдулла Тукай иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары” темасына язылган эзләнү эшләрем - йокысыз төннәремнең нәтиҗәсе. Каенлык һәм Зур Фролово тарихын өйрәнеп, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясадык. Укучыларымның беренче-өченче  урын алулары өчен сөенеп бетә алмыйм. Төрле бәйгеләргә дә җиңүчеләрне күпләп әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?!  Мәктәпне тәмамлаган укучыларымның уңышлары өчен чын күңелдән шатланам. Тормышлары барып чыкмаса, җаным әрни, үз-үземне битәрләп, гаепне үземнән эзлим. Нәрсәне дөрес эшләмәдем? Кайда хата җибәрдем?

Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән, укучыларым район  конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төбәкара бәйгеләрдә дә көчләрен сынап караучылар бар. Якташыбыз Вахит Хаков истәлегенә багышланган укуларда стипендиягә, “Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән” исемле төбәкара фәнни-гамәли конференциядә җиңүче дипломына ия булдылар. Каюм Насыйри исемендәге төбәкара укуларда ел саен призлы урыннар алып шатландыралар.

Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Күп кенә иншалар республикадагы иң яхшы эшләр җыентыгына кертелде. Укучыларымның “Минем яраткан укытучым”, “Безнең гаилә”, “Мин туган телдә сөйләшәм” темаларына язылган иншалары да Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына лаек булды.   Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле.

Кайвакыт хезмәттәшләрем генә түгел, укучыларым да: «Сез ничек барысына да өлгерәсез?» дигән сорау куялар. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә бирелгән кеше мин. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә. Эш практикамда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм. Республика бәйгеләренә җибәрелгән иншаларны туплап, җыентык итеп чыгарырлык.

Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.  Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел сезнең белән сөйләшә.

Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Мин тагын рухланып яңа бәйгеләр эзлим. Төрле конкурсларда катнашып үзем дә мактау кәгазьләре, дипломнарга ия булдым. “Мәгърифәт” газетасы Кол Шәриф мәчете белән берлектә үткәргән “Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби” дигән иншалар бәйгесеннән Рәхмәт хаты алдым. “Шигъри Сабантуй-2013” яшь шагыйрьләр кичәсен оештыруда ярдәм итүем өчен җылы эчтәлекле котлаулар да хезмәтемнең бер өлешен тәшкил итә. Казан федераль университеты, Филология һәм сәнгать институты, Мәдәният министрлыгы, Ульян белем күтәрү институты   тарафыннан бирелгән мактау кәгазьләре дә шактыйга җыела.  Алдагы уку елында галим-мәгърифәтче Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган республика фәнни-тикшеренү конференциясе кысаларында узган Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар конкурсында 3 нче урын алыум да шатлыклы вакыйга. Бөтенрәсәй үзәге педагогик осталыкка өйрәтүне күздә тотып оештырган “Заман укытучысы – 2014” бәйгесендә 1 нче дәрәҗә дипломга ия булуым да хезмәтемнең нәтиҗәсен күрсәтә. “Безнең яхшы укытучыбыз” республика конкурсы грантына өч ел рәттән ия булуым да эшкә гел рухландырып тора.

Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен,  мультимедиа презентацияләр  кулланам. Яңа теманы  шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Моңа ирешүдә 2010 – Укытучы елында Республика җитәкчелегеннән килеп ирешкән шәхси ноутбуклар да нык ярдәм итә. Иҗат лабораториямдә һәр дәрескә электрон, мультемедиа презентацияләр, тестлар зур урын алып тора. Башка хезмәттәшләремнән калышыйммы?! Уртаклашырлык тәҗрибәм юкмы?! Бик күп, әлбәттә!  

Район мәгълүмати-методик үзәгендә  5 ел милли мәсьәләләр өчен җаваплы белгеч булып эшләү дәверендә дә шактый тәҗрибә тупланды. Кызыклы бәйгеләр, язучылар һәм дәреслек авторлары белән очрашулар үткәрелде. Эчтәлекле район,  республика яки төбәкара семинарлары оештырылды. Хезмәттәшләрем каршында күп тапкырлар чыгышлар ясарга, яңалыклар белән даими таныштырып барырга туры килде. Артка борылып карасаң  үкенерлек түгел. Ә алдагысы бераз куркыта.  Ни өчен борчылам соң мин? Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, чая матурлыгы да – ана телебездә чагыла. Шушыларның барысын да укучыларыма җиткерә алырмынмы?

Уйлап карасаң, укытучы эшен  мөһим һөнәрләргә санамыйлар. Чыгарылыш укучылары арасында да укытучы булырга бик ашкынып тормыйлар. Чөнки укытучыга карата  мөнәсәбәт бик акрын  үзгәрә. Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз  укытучы  образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы,  киң фикер йөртүче, иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле?   Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

Сораулар, сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак  булырга этәрде. Балаларга  белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара,  дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен, Сингапур структураларын  кулланып белем бирү — заман таләбе.

Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә!  Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны  тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында  калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны  үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Аларның  теләкләре белән килешергә кирәк. Мөгаллим уңышка, теләкләренә ирешсен өчен  аның хыял канатларын гына кисмәсеннәр.

Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә: “Бары тик – укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе.Минем һөнәри осталыгым

Үземнең  һөнәри осталыгым турында яздым...

Эссе "Минем һөнәри осталыгым"

Эссе "Минем һөнәри осталыгым"  Мин бәхетле...Укытучы булуым белән бәхетле. Әле дә ярый укытучы булганмын, дим. Укытучы-һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше дә. 25нче ел инде мин үз хезмәтем...