Эссе "Минем педагогик осталыгым"
статья по теме

Лутфуллина Гульнира Талгатовна

Минем педагогик осталыгым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_minem_pedagogik_ostalygym.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зеленодольск муниципаль районының “14 нче лицей”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

ЭССЕ:

Минем педагогик осталыгым

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

                                                        Лотфуллина Гөлнирә Тәлгать кызы

Яшел Үзән – 2015

                                 Минем педагогик осталыгым.

                                                               Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

                                                               башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар

                                                               сезнең заманыгыздан башка бер заманда

                                                                яшәү өчен дөньяга килгәннәр.

 Р.Фәхретдин

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Казан Дәүләт Университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне бар. Дөресе шулай. Ул бетмәс- төкәнмәс дәфтәрләр, озын- озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр,  инде килеп игътибарга сусаган үз балаларым!

Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!

Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш.    “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”,- дигән Р.Фәхретдин. Мин эшчәнлегемнең төп максатын билгеләдем. Ул- һәр баланың сәләтен ачу һәм шул нигездә һәр укучының шәхесен үсеш режимына чыгару. Компьютер, кесә телефоннары, скайп заманында баланы туган тел белән кызыксындыру бик авыр. Әмма тел – ана сөте белән бирелгән иң кыйммәтле бүләк. Туган телдә матур, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, аңа  мәхәббәт тәрбияләү– төп максатларымның  берсе.

Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем  педагогик фәлсәфәм. Максаттан чыккан төп бурычларым түбәндәгеләрдән гыйбарәт: шәхескә   рухи үсеш тәэмин итү, функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм әзер шәхесне үстерү, милли-мәдәни  компетенцияләр булдыру,  төрле мәдәниятле халыкларның гореф-гадәтләрен  ихтирам итүче  шәхес тәрбияләү, универсаль белем күнекмәләрен  туплау, проект-тикшеренү эшчәнлеген үстерү, белемнәрне тормышта куллана алу мөмкинлекләрен ачу.Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә..

Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Шуңа күрә асылда мин үземә  өч юнәлеш күзаллыйм: дәрес, сыйныфтан тыш эшчәнлек һәм бала шәхесен үстерүгә шартлар тудыру. Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Яңа дәүләт стандартлары таләп иткәнчә, дәрестә мин баланы фикерләргә өйрәтәм. Ә фикер йөртү - сораудан башлана. Үсеш дәресе сорарга һәм эзләнергә  өйрәтә. “Нигә?” дигән сорау дәресләремдә еш яңгырый.

Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.
  Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала.

    Өйдә күнегү эшләгәндә дә дәреслектәге биремне барлык балалар да тиешле дәрәҗәдә аңлап эшли алмый. Шул күнегүне укучыларның мөмкинлекләрен искә алып әллә нәрсәләр эшләтергә мөмкин. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта өй эше итеп күнегү бирәм. Анда “Күчереп языгыз, сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез” дигән бирем үтәргә кирәк. Сыйныфта утыручы  балаларның белем дәрәҗәсе төрле. Кемгәдер күчереп язу да авырлык белән генә бирелә, сыйфатларның дәрәҗәсен дә кагыйдәгә нигезләнеп кенә таба ала. Ә зиһенлерәк балага бу бирем чүп кенә тоела. Шуңа да инде укытучы дәреслек биремен балаларның мөмкинлекләренә карап үзгәртергә хаклы. Бала грамоталы яза, сыйфат дәрәҗәләрен билгели белә икән, аның өчен биремне катлауландыру кирәк. Мәсәлән, күнегүдә очраган сыйфатларны төрле дәрәҗәләрдә кулланып үзе җөмләләр, я булмаса хикәя төзеп карарга тәкъдим итәргә була. Бары тик укытучыга фантазиясен генә эшкә җигәсе кала.

   Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан,  үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

    Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм.  “Син бит булдырасың, балам!”— балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә.

     Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен.

     Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.

     Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән,  ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

   Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.

   Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Һәркөн саен татар теленең нечкәлекләрен ачып, аңлап, балага ярдәм кулы сузу – укытучыдан зур осталык таләп итә. Укытучының шәхси үрнәге – иң әһәмиятлесе!

  Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

 

Миңа сорау бирсәләр:                                                     Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? - дисәләр,                                               - Бәхет ни ул? – дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,                                             Бәхет – шушы укучылар

Эшкә килгән иртәләр.                                                   Кеше булып үссәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-  Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.