Минем педагогик осталыгым
статья на тему

Хайрутдинова Эльвира Рифкатовна

Минем педагогик осталыгым

 “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы

 һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”

К.Д.Ушинский.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_pedagogik_ostalygym.docx15.32 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

 “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы

 һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”

К.Д.Ушинский.

        Укытучы һөнәрен мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Бу һөнәр иясе- иң катлаулы процесс – шәхес формалашу белән идарә итә. Бу процессның катлаулылыгы, тәрбияләнүче шәхеснең даими үзгәреп торуы һәм аңа күпсанлы, күптөрле яңа заманча таләпләрнең тәэсир итүе белән билгеләнә.

        Мәктәп- ул иң гаҗәеп ил,андагы бер көн дә алдагысына охшамаган, андагы һәр мизгел- ул ниндидер яңалык , кызыклы нәрсә эзләү.Анда күңелсезләнеп утырырга,әрләшергә һәм вакытны бушка үткәрергә мөмкинлек юк. Бу илдә әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакытта да кызыклы булу өчен  һәрчак ашыгырга, аларга үзеңнең энергияңне,белемнәреңне һәм күнекмәләреңне бирергә кирәк. Шуңа күрә бу илдә иң нык,түзем,эчкерсез,җаваплы,шәфкатьле,кызыклы һәм гаҗәеп кешеләр яши.

Аларны педагоглар дип атыйлар.

         Мин, 2012 нче елда ФГАОУВПО «Казан федераль университет» ының филиалын тәмамладым. Әле 5 нче курста гына укып йөргән вакытта, эш эзләп йөргәнемне белгән кафедрабызның деканы миңа 1 нче лицейга барып карарга тәкъдим ясады. Анда татар теле укытучылары кирәк икән. Шул вакыттан бирле мин Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

          Мин замана укытучысы. Җәмгыятьтәге барлык  уңайлыклар да, авырлыклар да миңа таныш. Замана бездән яңа педагогик фикерләр таләп итә. Үзәк урында бала – укытучы-ата-ана  хезмәттәшлеге тора.  Уңышка ирешү өчен укытучы шушы катлаулы тормышта югалып калмаска, максатчан эш алып барырга, йөзләгән холыклы баланың йөзләгән төр күңеленә ачкыч таба белергә һәм иң мөһиме, балаларны яратырга тиеш. Табигать биргән көчле омтылышым, җитезлегем, кешеләр һәм балалар белән тиз уртак тел таба алуым, аралашучан  булуым, зур кызыксынучанлыгым миңа бу кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

        Һәр дәрескә мин нинди дә булса яңалык алып керергә тырышам, ныклап әзерләнәм. Инде бик күп тәҗрибә туплаган хезмәттәшләрем- 1 нче лицей мөгаллимнәре белән киңәшәм, аларның туктаусыз эзләнүенә сокланам, яңа технологияләр, алымнар, ысулларга өйрәнәм.  Авыр грамматикалы татар телен укытканда, төрлечә яраклашып карарга тырышам. Беренче чиратта, группа эчендә эш, индивидуаль биремнәр, тикшерү тестларының укучыларның белем дәрәҗәсенә карап төзелгәннәре, язма эш  биремнәренең  дә җиңелдән авырга таба барганнарын сайлыйм.  Иҗади үстерелешле технология белән эшләү кулайрак күренә. Модернизация  заманы, дәресләрне кызыклырак итү, гадәти, шул ук вакытта стандарт булмаган дәресләр аша укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.                                                                                                                                 Рус балалары белән эшләгәндә, укучыларның татар теленә булган кызыксы -нуларын күрү, укытучы кешегә уңай халәт тудыра. Минем өчен иң мөһиме - аралашырга өйрәтү бит. Соңгы елларда  Р.Х. Хайдарова дәреслеге буенча эшли башладым. Җайлы дәреслек, үземнең эш тәҗрибәләрем белән республика укытучылары каршында чыгыш ясаган, мастер-класс күрсәткән бар.                      

        Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта ИКТ куллану яңа материал аңлату, мультимедияле технологияләр куллану ,тест үткәрү, кабатлау һәм йомгаклау дәресен оештыру, укучыларның иҗади эшләрен башкару, реферат һәм чыгышлар өчен информация эзләү, үткән материалны тикшерү максатыннан файдаланыла һәм дәресләрнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыра. Ноутбуклар булу, дәресләрдә презентацияләрне еш кулланырга мөмкинлек бирә. Беренчедән, бу алым БДИ имтиханнарына әзерлек булса, икенчедән интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала. Бүлекләрне кабатлау, өй эшен тикшерү, яңа теманы кабул итү күләмен тикшерү максатыннан дәресләрдә тест эшләре  эшләүне кулланырга тырышам.

Дәресләрдә техник чаралардан куллану:

-дәрескә җанлылык кертә;

-эшнең нәтиҗәсен яхшырта, яңача эшләргә мөмкинлек бирә;

-укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итә;

-укучыда белем алуга теләк уята;

-күбрәк материалны өйрәнергә була;

-дәрес вакыты экономияләнә.

        Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучы-лар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштырсак, без бурычы-быз үтәлгән дип саный алабыз.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...