Эссе. Минем педагогик осталыгым
статья на тему

Вафина Гулия Илдусовна

Эш тәҗрибәсенә күзәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._minem_pedagogik_ostalygym.docx23.95 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе

                                                       

         

                                                               Эшне башкарды:        “Татарстан

                                                                  Республикасы Биектау муниципаль

                                                                 районы Дөбъяз урта гомуми белем

                                                                   мәктәбе” гомуми белем муниципаль

                                                                   бюджет учреждениясенең татар теле

                                                                һәм әдәбияты укытучысы Вафина

                                        Гөлия Илдус кызы.

        2015 нче ел

Педагогик эшчәнлек – аңлы һәм максатлы рәвештә алып барыла торган тәрбияви күренеш, һәм ул җәмгыятьнең иң мөһим бурычларның берсе. Без әнә шундый бурычларны куйган җәмгыятьтә яшибез. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына бурычлар икеләтә арта. Беренчедән, тел мөгаллиме балаларга белем бирә, тәрбия кыла; икенчедән, туган тел аша яшь буынга халыкның бай рухи мәдәниятен, аның дөньяны танып белүен, идеалларын, халыкның озак еллар буе тупланган белемен һәм тормыш тәҗрибәсен тапшыра.

Әйе, дөрестән дә, туган телне һәм әдәбиятны укыту кебек җаваплы һәм изге тагын бер фән юктыр ул. Ник дисәң, без, тел мөгаллимнәре алдында, белем һәм күнекмә бирүдән тыш, туган телеңә, халкыңа олы һәм саф мәхәббәт хисен тәрбияләү, гореф-гадәтләрен өйрәтү, милли үзаң, иман-әхлак сеңдерү бурычы да тора.  

Минемчә, һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы – укучыда эчке матурлыкта омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес аралашырга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана. Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә.   Аралаша белүнең төп шарты – бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү.  Бүгенге баланы, планшет, компьютердан аерып алып, ничек китап укытырга? Телевизор экраннары аларга шул китапларны алыштырды, компьютер уеннары баланың бөтен буш вакытын йотып бара.

Алар замана техникасын бик тиз үзләштергән бала өчен, ничектер, икенче пландагы әйберләр булып калалар. Бүген мине иң борчыган мәсьәлә әнә шул. Заманча технологияләр кулланабыз, ләкин аларның бала күңеленә, үсешенә нинди тәэсир ясавы хакында эш узгач, нәтиҗәләрне күргәч кенә беләбез. Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп уздыру өчен, информацион һәм компьютер технологияләрен куллану бик кирәк.  Ләкин тулысынча компьютер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтижә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак.

Тел дәресләрен күбрәк проблемалы, иҗади эзләнү -тикшеренү рәвешендә үткәрергә тырышу да эзсез калмый: укучыларымның кыю үз фикерләре, үз тормыш позициялэре сиздерә. Бервакытта да укучыма әзер кагыйдә бирмим. Бу- иң җиңел юл. Аларны ничек тә уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәм.

 Өй эше итеп, гадәттә, теге яки бу язучының (мәсәлән Ш. Камалның) әсәрләреннән өйрәнелгән төшенчәгә мисаллар табарга бирәм. Укучылар мондый биремне бик теләп үтиләр. Бу, беренчедән, балаларда язучы иҗатына кызыксыну уята, икенчедән, аларны фәнни- тикшеренү эшенә тарта.

Ә әдәбият дәресләрендә, укучыларны эзләнү эшенә тарту максатыннан, һәp әдип иҗаты буенча чыгышлар хәзерләргә бирәм. Шулай ук күп кенә язучыларның тормыш юлы, иҗаты турында укучыларым белән бергә презентацияләр эшләү - иҗадилыкка тагын бер юл.

Укытучы кулы белән киләчәк тормыш төзелә. Замана укытучысы бар нәрсәдән дә алда барырга, күп белергә, заманча техника белән дөрес һәм урынлы файдалана белергә тиеш, әлбәттә. Компьютер, проектор, электрон энциклопедияләр, видеотехника, мультимедия тактасы, интернет челтәре, эшкә юнәлтелгән укытучы - барысы да заманча дөрес бирүнең чаралары. Дәресләремә төзелгән слайдлар, видео һәм аудиоязмалар татар теле һәм әдәбияты дәресләремне тагын да тулырак, тагын да нәтиҗәлерәк итә.

Укучыларның үз фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәтү дә - тел укытучысының төп бурычы. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә сөйләм үстерү эшен өч төрле юнәлештә алып барам. Беренче юнәлеш - татар әдәби теленен, нормаларын үзләштерү. Боларга әдәби әйтелеш нормалары - сүз ясалышы, сүзтезмә һәм җөмлә төзү, сүзләрне лексик мәгънәләренә туры килерлек итеп куллана белү керә. Укучыларны татар әдәби теле нормаларына өйрәтү аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки татар балалары булсалар да, еш кына рус сүзләре кулланалар, жөмләдә сүзләрне дөрес урнаштырмыйлар.

Сүз байлыгын арттыру һәм әдәби телдә сөйләргә өйрәтү - укучылар сөйләмен үстерүдәге икенче юнәлеш. Балалар укылган һәр әсәрдә яңа сүзләр белән очрашалар. Бу очракта укучылар белән сүзләрнен мәгънәләрен аңлатабыз, белешмә сүзлекләрдән файдаланырга өйрэнәбез.

Өченче юнәлеш - фикерне телдән һәм язма рәвештә әйтә белергә өйрәтү. Бу эш махсус күнегүләр башкарганда, инша, изложениеләр язарга әзерләнгәндә гамәлгә ашырыла. Моңа теманы анализлап, аның, чикләрен ачыклау, төп фикерне билгеләү, план төзеп, шуңа туры килерлек итеп материалны системалаштыру, тел чараларын дөрес сайлап алу һәм язганны камилләштерә белү бурычларын куям.

Бишенче сыйныфта дәреслектәге әкиятләрне укыганнан соң, укучыларның үзләренә дә әкият уйлап язарга тәкъдим итәм. Бу исә балаларга халык авыз иҗаты белән ныграк кызыксынырга этәргеч дигән сүз.

Әдәби әсәр белән танышкач, сөйләм үстерү максатыннан, төп геройга яки укучының үзенә ошаган образга хат язу алымын да кулланам. Мисал өчен Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрендәге Айдарга, Вәсиләгә, М. Әмирнең "Агыйдел"ендәге Артыкбикәгә хатлар яздыру укучыны иҗат итәргә, фикерләргә әтәрә. Шулай ук сюжетлы картиналар да укучы күңеленә тәэсир итә, ижатка алшартлар тудыра.

Һәркемгә билгеле: һәр сыйныфта материал үзләштерүдә төрле кыенлыклар кичергән укучылар бар. Шуңа күрә дәрескә биремнәр әзерләгәндә укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотам.

Интернет аша коллегаларым белэн эш тэжрибәсе белән дә уртаклашырга онытмыйм. Укучыларның һәм үземнең эзләнү эшләрен ("Туган төбәгемдә туй йоласы", "Салих Сәйдәшев музыкасының халыкчанлыгы", Каюм Насыйри - мәгърифәтче галим", Әдәби туган як", Галимҗан Ибраһимов ижатында романтизм"), чыгышларны (Габдулла Тукай - сатира остасы") rusedu, nsportal сайтларында урнаштыра барам.

Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки балалар – безнең киләчәгебез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...

Эссе_Минем педагогик осталыгым.

Бу бүлеккә "Минем педагогик осталыгым" дигән темага язылган эссены урнаштырам....