Эссе_Минем педагогик осталыгым.
статья по теме

Нурова Рүзилә Альберт кызы

Бу бүлеккә "Минем педагогик осталыгым" дигән темага язылган эссены урнаштырам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_ostalygym_2.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

Эссе.

Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс, - диләр. Чынлап та мәкаль сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора. Шуның өчен эссемне халык авыз иҗатына нигезләнеп язырга булдым.

“Белемле кеше – көчле кеше”, диелә татар халык мәкалендә. Укытучы! Яктылыкка, белемгә, әдәп-әхлакка әйдәүче мөгаллимә! Укытучы сабыйларның күңеленә ачкыч таба, белем орлыклары чәчә. Укытучы – изге һөнәр. Бу һәнәргә ия булган кешеләр белемсез була аламы? Юк, әлбәттә.

Укытучы булу бик изге һәм җаваплы һөнәр, чөнки ул кешелек алдында баланың, укучының киләчәге өчен җавап бирә, аның шәхес булып формалашуында зур роль башкара.

Кем баланы беренче тапкыр әдәбият, тарих, сәнгать, мәдәният белән таныштыра? Кем баланы беренче тапкыр авыр һәм кызыклы белем юлына бастыра? Кем аны чын кеше, чын шәхес итеп тәрбияли? Бу, әлбәттә, укытучы: укучы тормышының юлбашчысы, ярдәмчесе һәм иптәше.

Шуңа күрә безнең, укытучыларның, укучылар, җәмгыять, кешелек алдында җаваплылыгыбыз бик зур. Ә педагогик эшебезне башкарганда без нәрсәгә таянабыз? Бәләкәй кешене тәрбияләүдә безгә нәрсә ярдәм итә? Әлбәттә, туган телебез, чөнки кеше үз туган мөхитендә генә милли рухлы, аңлы, гамьле, намуслы, моңлы, акыллы итеп тәрбияләнә. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр, ди халык мәкале. Агач тамырсыз яши алмаган кебек, кеше дә үз тамырларыннан аерылып яши алмый. Бары тик иле барның гына теле бар.

Дөнъя күләмендә глобализация барганда, заман тәлапларына яраклашу вакытында, интернет челтәренең үскән чагында балаларда милли рух тәрбияләүдә, телгә карата ихтирам, хөрмәт, сөю булдыруда, аның бар нечкәлекләрен аңлату, байлыклары белән таныштыруда туган тел укытучыларының роле бик зур.

Әйтелгәннәрне тормышка ашыруда миңа әдәбият, сәнгать һәм тарих чыганаклары, халык тәҗрибәсе ярдәм итә. Чөнки алар элек-электән үз-ара тыгыз бәйләнештә булган. Шуңа күрә телне әдәбиятсыз, әдәбиятны тарихсыз, сәнгатьне әдәбиятсыз, мәдәниятне сәнгатьсез күз алдына китерүе кыен. Укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә шуларның барысын да үрелдереп, милли традицияләргә таянып, тыгыз бәйләнештә кулланганда гына милли рухлы, аңлы, гамьле, намуслы, моңлы, акыллы, киң карашлы, әхлаклы, белемле шәхес тәрбияли ала. Шуның өчен укытучы яңа технологияләрне үзләштереп, алдынгы педагогик тәжрибәләрне туплап, системалы рәвештә камилләшү өстендә эшләргә тиеш.

Мин укытучы булуым белән горурланам! Әдәп-әхлакка, белемгә, яктыга, яңа үрләргә әйдәүче, заман белән бергә атлаучы, аны һәм җәмгыятьне төзүче, чын кешене, шәхесне тудыручы укытучы мин!

Минем киләчәктә – үтелмәгән юллар, таныш булмаган офыклар, ә кулымда – акбур белән китап, ноутбук белән интерактив такта, йөрәгемдә – укучыларым. Башкортстанның һәм халкымның киләчәге өчен хезмәт итү – минем изге бурыч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе.Минем һөнәри осталыгым

Үземнең  һөнәри осталыгым турында яздым...