Татар теле (рус төркеме) 9 нчы сыйныф. Хат язу.
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Иксанова Альфия Миннеабзальтыновна

9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә БРТ тапшыру каралган. Шуны күздә тотып һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары үтәлеше, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар”. (“Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” 1-11 сыйныфлар өчен), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. кулланып Хат язу темасына дәрес эшкәртмәсе төзедем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_khat_yazu.docx20.3 КБ
Office presentation icon kushymta_1.ppt907.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Раслыйм”

Мәктәп директоры:_________

Э.М.Ибатуллова

                 

Казан шәһәре Идел буе районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

68 нче  татар – рус  урта гомуми белем мәктәбе”гомуми  белем  муниципаль бюджет учреждениесенең   югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иксанова Әлфия Миннеабзальтын  кызының

IX  СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР  ТЕЛЕННӘН

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема: Хат язу.

Белем бирү максаты:

 - аралашу  проблемасы  буенча  диалогик һәм монологик сѳйләмгә чыгу;

 -  эш кәгазьләренең бер төре буларак  хатның төрләре белән таныштыру,  аларны дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

 -  шигъри хат, атаклы шәхесләргә хат язарга өйрәтү;

 - укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү;

 - укучыларның сүзлек байлыгын арттыру;

 - бергәләп эшләү, уртак нәтиҗәгә килүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итү;

Тәрбияви максат:

 - укучыларда  ягымлылык, итагатьлек, туганлык, дуслык  хисләре тәрбияләү;

- үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү;

            Җиһазлау һәм материал:   проектор, ноутбук, дәреслек, сүзлекләр, таблица “Хат язу тәртибе”, презентация,  Вәлиев З.В.нең  Эш кәгазьләре үрнәкләре. Казан ,“Татарстан китап нәшрияты”. 1999 китабы.

 Дәрес барышы:

I .Оештыру моменты.

Укучыларның  хәлләрен сорашу.

II. Актуальләштерү. Сорауларга җавап бирү.

  • Нәрсә ул диалог, монолог?
  • Диалог нәрсәләрдән тора?
  • Нинди тыныш билгеләре куела?
  • Эш кәгазьләренә нәрсәләр керә?

III. Яңа төшенчәләр һәм алымнарны формалаштыру.

  1. Кереш әңгәмә.

Без бүген дәрестә хат, аның төрләре белән танышырбыз, төрле характердагы хатлар язарга өйрәнербез, дөрес, ягымлы  аралашу серләренә төшенербез күмәкләшеп эшләүнең әһәмиятен аңларга тырышырбыз.

3 нче слайд.   Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул шәхси һәм нинди дә булса эшкә мөнәсәбәтле булырга мөмкин. Алар бик күп төрле:

4-5  нче слайд. Сугыш елларындагы өчпочмаклы  хатлар.

6-7 нче слайд.  Шәхси хатлар.

8  нче слайд.   Хат ничек языла?

а) Хат кемгә багышлану белән башланып китә, ягъни исәнләшү, мөрәҗәгать  була.

Аның нинди төрләрен беләсез?

  • Исәнме, кадерле әнием!
  • Исәнме, кадерле укытучым Рәйхана апа!
  • Исәнме, якын дустым Ирек!
  •  Хәерле көн, газиз әнием!
  •  Хәерле кич, дустым Резидә!

б) Хатны алырга тиешле кешенең хәлләрен, сәламәтлеген сорашу кирәк булыр. Сез нинди җөмләләрдән файдалана алырсыз икән? Әйтеп карагыз әле.

-  Хәлләрегез ничек?

- Исән – сау гына яшисезме?

- Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?

в) Үз хәлләрегез белән таныштыру башлана.  Әйдә, кем әйтеп карый?

Рәхим ит, Кирилл.

Мин исән – сау. Әйбәт кенә укыйм, Мәктәптә дә бик күңелле, дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел ”Сөмбелә” бәйрәме үткәрдек. Тамашачылар  бик ошаттылар.

г) Хатны язучы үз тормышында булган вакыйгалар белән тулырак таныштыра.

д) Соңыннан саубуллашып, исемен һәм язылу вакытын куя.

9 нчы слайд.  Хат үрнәкләре.

Шәхси хат.

Исәнме, кадерле дустым Маша!

Язган хатыңны алып укыдым.  Рәхмәт.

Маша, хәлләрең ничек? Ничек яшисең? Авырмыйсыңмы? Сездә нинди яңалыклар бар?

Мин исән – сау. Әйбәт кенә укыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратам. Күп әсәрләр укыйм, кичәләрдә катнашам. Композитор Сара апа Садыйкова  га багышланган кичә үткәрдек. Кичәнең исеме дә “Моңсара” иде. Бик күңелле булды. Әти – әниләр дә катнашты. Без әни белән Гомәр Бәширов  сүзләренә көен Сара апа Садыйкова язган”Җидегән чишмә” җырын башкардык. Әти гармунда уйнады.

Сау бул, дустым.

Хат яз. Иң изге теләкләр белән: Катя.

                                                                               14 нче октябрь, 2014 нче ел.

10 нчы слайд. Атаклы шәхесләргә хат язу үрнәге.

                  Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка язылган хат.

Илһам ага! Мин гомерем буе Сезнең  талантыгызга табынып яшәдем. Табынмаслык та түгел шул. Сездәй сирәк талантлар меңнәрдән бер генәдер. Олы талантлары булган халык -  бәхетле халык  Безне күп еллар буе рухи  азык белән туендырып торуыгыз өчен, Сезгә мең-мең рәхмәт. Бик күп еллар буе Сезнең моңнарыгызны ишетеп яшәсәк иде. Урыныгыз һәрвакыт сәнгатебез түрендә булсын!

Мин бүгенге көн эстрада җырларын тыңлыйм да, кабат халкыбыз моңнарына әйләнеп кайтам. Дөнья классикасы белән тиңләшерлек җырчыларыбыз бар безнең. Ул җырларны халыкка җиткерүдә Сезнең хезмәтегез искиткеч.

Сез бөтен дөньяда яшәүче милләттәшләребезгә моң өләшүче булдыгыз.

                                                                              Гөлсирә Низамова,

                                                                              Спас районы.

11 нче слайд.    Шигъри хат үрнәге.

Уллары  Илшатның   әти – әнисенә язган хаты.

Әти, әни саулармысез?

Улыгыз Илшат яза:

Әби – бабай, Марат абый

Бик әйбәт яшәп ята.

Минем өчен борчылмагыз,

Эшләрем гөрләп бара.

Вакыт узганны да сизмим,

Көн буе чаба – чаба.

Абый белән иртүк торып

Китәбез басуларга.

Һавасы шәп, бик тә чиста

Күкрәк тутырып суларга.

Казандагы дусларыма

Әйтерсез миннән сәлам,

Каникулларын минем күк

Үткәрүләрен теләп калам.

  Әби әйтә:

  • Әллә, улым, шул арада

Үсеп киттеңме буйга?!

Авыл һавасы шулай ул!

Файдасы аның мулдан.

Ә үзегез ни хәлләрдә

Яшәп ятасыз минсез?

Кайчан безгә җыенасыз?

Күңелсез миңа сезсез.

Ярый инде, сау булыгыз,

Сәламнәр китә торсын.

Очрашкачтын сөйләшербез,

Хәзергә җитеп торсын.  

         Улыгыз Илшат             12 нче август, 2014 нче ел.

12 нче слайд. Хат формасында язылган әдәби әсәрләр:

  • Ф.Кәрим “Пионерка Гөлчәчәккә хат “;
  • Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар”;
  • Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”.

13 нче слайд.  Адресны язылу тәртибе.

РФ се хөкүмәтенең 1997 нче елның 6 нчы сентяберендә чыгарылган 1239 нчы карары белән почта элемтәсе хезмәте күрсәтү кагыйдәләре расланды, аның нигезендә адрес язу тәртибе халыкара стандартларга туры китереп үзгәртелде.

14 нче слайд.  Физик затка адресланган хатның адресын язганда  түбәндәге тәртип сакланырга тиеш:

  • адресатның фамилиясе, инициаллары;
  • урам исеме, йорт номеры, фатир номеры;
  • торак пунктның исеме (шәһәр, посёлок һ.б.)
  • өлкә, край, республика исеме;
  • почта индексы, мәсәлән,

Иванову И.М.

ул.Пр.Победы, дом 56, кв 45,

г. Казань, Республика

Татарстан, 420015

15 нче слайд.  Электрон  хатлар.

Бүгенге көндә электрон почта аша хатлар җибәрү гамәлгә кертелде. Кәгазьгә язылган хатлар 5-6 көн дәвамында адресатка килеп җитсә, электрон почта аны 3-5 секундта китереп җиткерә. Һәр кешенең шәхси электрон почта адресы була. Ул түбәндәге формада эшләнә:

Alfi_@ mail.ru

Kaumoba @ mail.ru

IV.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

16 нчы слайд.  Төркемнәрдә эшләү.

1 нче бирем:

1 нче төркем. Дустыңа хат язу ( йомшаграк үзләштерүче укучылар өчен).

2 нче төркем. Атаклы шәхесләргә хат язу (уртача өлгерүче укучылар өчен).

3 нче төркем.  Иҗади эш.: 1) әдәби әсәр героена хат язу;

                                                2) шигъри хат язу.

2 нче бирем:  укытучының   электрон   адресына  үзе  язган  хатны  җибәрү.

V. Рефлексия.

1. Хатның нинди төрләре була?

2. Хат язу тәртибе турында әйтеп чыгыгыз.

3. Бүгенге көндә аралашу чаралары.

VI. Йомгаклау.  

17 нче слайд.  Укучылар, бу дәрестә хат төрләре белән таныштык, төрле эчтәлектәге хатлар язып карадык, иҗади сәләтебезне үстердек. Уку елы азагында Сез Дәүләт йомгаклау аттестацияләре тапшырачаксыз. Аның С1 өлешендә хат язарга тәкъдим ителә, бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне дөрес итеп куллануыгызны телим.  Уңышлар  Сезгә, дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле. (рус төркеме) 9 нчы сыйныф, "Бер маҗара"әсәрендәге лексик/грамматик материал.

Дәрес эшкәртмәсе 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт...

Татар теле. "Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме

"Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме....

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Татар теле дәресе.7 нче сыйныф.

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзл...

Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;-         сыйфатның артыклык дәрәҗәс...

"Сыйфат дәрәҗәләре" татар теле дәресе, 3 нче сыйныф

3 нче сыйныф (чит телле төркем) өчен яңа материалны аңлату дәресенең технологик картасы...