5 нче сыйныф.Татар теле.Рус төркеме
план-конспект урока (5 класс) на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon 5_kl_rus_torkeme_tehnologik_karta.zip22.38 КБ

Предварительный просмотр:

5 класс өчен (рус төркеме) татар теленнән  технологик карта

Тема

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше.

Теманың максаты

1.Белем бирү:  Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык формасында зат-сан белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;

 алган белемнәрне һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү

Коммуникатив:    класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият,рус теле

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

  Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”. Татар теле , 25-26битләр;  

Проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. 5мин

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн !

-Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез әйбәтме?

-Бүген ничәсе?

-Атнаның кайсы көне?

-Урамда һава торышы нинди?

-Анда җылымы,әллә салкынмы?

-Хәзер елның кайсы фасылы?

 - хәзер, балалар, дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны язып куябыз

Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

II этап  7мин

Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү

Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап. 2.Өй эшен тикшерү.

а)2нче күнегү:

алмашлыкларны куйган сүзтезмәләрне уку (чиратлап)

ә) –укучылар төзеп килгән җөмләләрне уку

Ә хәзер экранга күз салыйк

 “Су анасы” Г.Тукай шигырен фонетик күнегү урынына уку. (пышылдап, шатланып)

-Без укыган бу өзек нинди әсәрдән? Астына сызылган сүзләр нинди сүз төркеме?

Сүзлек эше.

Чәчрәтәм-Брызгаю

Чумам-окунусь,ныряю

Сөзәм-забодаю

II этап.

Сорауларга дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

III этап.Уку мәсьәләсен кую.

Максат – Хәзерге заман хикәя фигыльләр буенча алган белемнәрне  искә төшерү һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

III этап.  Танып белү универсал уку эшчәнлеге

  1. – телдән эш.Мин сезгә өчәр сүз әйтәм, ә сез алар арасыннан өчесенә дә уртак булган  алмашлыны әйтегез.

-Барам, уйныйм, алам

-киләсең.эшлисең,сөйлисең

-бара.уйный.ала

-киләбез.эшлибез.сөйлибез

-барасыз,.уйныйсыз, аласыз

-киләләр.эшлиләр,сөйлиләр

Димәк без бүген дәрестә нинди  теманы искә төшерәчәкбез?

 III этап.  

  1. Диагностик бирем: сорауларга җавап эзләү,әйтү, (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
  2. Диагностик бирем:Дәфтәргә число,көн исеме язабыз. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язабыз.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)  
  3. Тикшерәбез(әзер таблица буенча      

IV этап.  

 Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

IV этап.  

“Адашкан сүзләр” уены (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Дәреслек белән эш.(24нче бит)

Ситуатив күнегүләр

3. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык формасында зат-сан белән төрләнешен карау. Таблицаны тутыру

IV этап.  

1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

V этап.  Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

Максат.Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү  һәм төзәтү.)

Таблицаны анализлау  

    1.  -Таблицада бирелгән сүзләрне зат-сан белән төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып)

Эшлә, укы, кайт, йөз (тактада,карточкалар белән)

 (Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

  1. 3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз. Җөмләне иптәшегез тәрҗемә итсен

V этап.  

  1. Сүзләрне дөрес урнаштыру

VI этап. Рефлексия.  

VI этап.  

  1. – Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кто встретил трудности? В чем? Почему?

VI этап.  

VII этап.   Йомгаклау.

VII этап.  

  • 1.Өй эше Кемнең яшел төстә “плюс” лары күбрәк 1 төр өй эшен языгыз, кемнең сары – 2 төр, кызыл – 3 төр.

  1. Яшел – Әдәби әсәрләрдән хәзерге заман фигыль кергән 5 җөмлә  язып килергә. (найти 5 предложений из литературного произведения с глаголом настояәего времени и переписать в тетрадь,определить лицо и число
  2. Сары –яза, эшли сүзләрен зат-сан белән төрләндерергә. (проспрягать глаголы яза эшли)
  3. Кызыл -5 күнегү 24 бит Күчереп язарга. Фигыльләрнең астына сызарга

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

-билгеләр кую


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Татар теле. "Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме

"Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...