КИМы по татарскому языку, русская группа
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Иксанова Альфия Миннеабзальтыновна

Төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү, ягъни укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп билгеләнә. Шуларны күздә тотып, “Рус телле балаларга татар сөйләмен коммуникатив технология нигезендә өйрәтү” дигән методик тема өстендә эшләүне  сайладым һәм шуның өстендә өченче ел эшлим. Моңа ирешү өчен, татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү; бирелгән ситуация буенча диалогик яки монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру юнәлешендә эзлекле һәм нигезле эш алып бару зарур. Төп гомуми белем бирү һәм урта (тулы) белем бирү мәктәбендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү төп максатларның берсе булып тора. Укучыларда аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли алу һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештыра алу күнекмәләре булдыру иң мөһим эшләрдән санала.

Шуларны һәм 9 нчы сыйныф азагында татар теленнән бердәм дәүләт тестированиесе үтүне күздә тотып, коллегаларга контроль үлчәү материалының бер вариантын тәкъдим итәм.

                

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kim_po_tat.yaz_._russkaya_gruppa.docx39.92 КБ

Предварительный просмотр:

Иксанова Әлфия Миннеабзальтын кызы

Казан шәһәре Идел буе районы 68 нче татар-рус мәктәбенең беренче категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Күпмилләтле социолингвистик ситуациядә нинди дә булса тел саклансын һәм аның кулланылыш даирәләре тараймасын өчен бу телне аралашучыларның һәркайсы аңлавы мәҗбүр”

                                                                                                   Фишман

Төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү, ягъни укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп билгеләнә. Шуларны күздә тотып, “Рус телле балаларга татар сөйләмен коммуникатив технология нигезендә өйрәтү” дигән методик тема өстендә эшләүне  сайладым һәм шуның өстендә өченче ел эшлим. Моңа ирешү өчен, татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү; бирелгән ситуация буенча диалогик яки монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру юнәлешендә эзлекле һәм нигезле эш алып бару зарур. Төп гомуми белем бирү һәм урта (тулы) белем бирү мәктәбендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү төп максатларның берсе булып тора. Укучыларда аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли алу һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештыра алу күнекмәләре булдыру иң мөһим эшләрдән санала.

Шуларны һәм 9 нчы сыйныф азагында татар теленнән бердәм дәүләт тестированиесе үтүне күздә тотып, коллегаларга контроль үлчәү материалының бер вариантын тәкъдим итәм.

                 

Казан шәһәре Идел буе районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган  68 нче  татар – рус  урта гомуми белем мәктәбе” гомуми  белем  муниципаль бюджет учреждениесе

Татар теленнән

Бердәм Республика тестированиесенә

әзерләнү өчен контроль үлчәү материалы

(рус телендә сөйләшүче укучылар өчен)

Төзеде:  беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Иксанова

Әлфия Миннеабзальтыновна

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән имтихан эше 34 биремне үз эченә алган  4 бүлектән тора.  

1 нче бүлек.  8 биремнән тора (В1,В2 һәм  А1-А6). Алар укучыларның

тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Башкару вакыты - 30 минут.

2 нче бүлек. 9 биремнән тора (А7-А14, В3). Алар укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.  Башкару вакыты - 30 минут.

         3 нче бүлек. 15 биремнән тора. Бу биремнәрне үтәгәндә, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләре тикшерелә. В4- В11 биремнәрендә укучылар тәкъдим иткән сүзләрне кирәкле грамматик формага куярга тиешләр., ә В12-В18 биремнәрендә тамыр сүздән яңа сүз ясау һәм аны кирәкле грамматик формага куелу сорала. Тамыр сүзгә бер сүз ясагыч һәм бер яки берничә төрләндергеч кушымча ялгана ала.  Башкару вакыты - 30 минут.

         4 нче бүлек. 2 биремнән тора (С1, С2). С1 биремендә укучыларга хат язарга тәкъдим ителә. Башкару вакыты - 40 минут. С2 биреме сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язарга кирәк.. Башкару вакыты - 20 минут.

Уңышлар телибез!

*****

Инструкция по  выполнению работы

      Экзаменационная работа по татарскому языку  состоит из четырёх разделов, включающих 34 задания.

Раздел 1 (задания по аудированию) включает 8 заданий на понимание аутентичных текстов (В1,В2 һәм  А1-А6). Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут.  

Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 9 заданий  (А7-А14, В3). Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут.  

Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 15 заданий (В4-В15). В заданиях В4-В11 ученики должны употребить слово в нужной грамматической форме, а в заданиях В12-В18 образовать новое слово с данным корнем и употребить его в нужной грамматической форме. К корню могут быть добавлены один словообразовательный и один или несколько грамматических аффиксов. Рекомендуемое время на выполнение – 30  минут.  

Разделе 4 (задания по письму) даны 2 задания (С1 и С2). В задании С1 предлагается написать личное письмо. Рекомендуемое время на выполнение – 40 минут. В задании С2 нужно написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией. Рекомендуемое время на выполнение – 20 минут.

1 нче вариант

2 нче бүлек  

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений А7-А14 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2 – текстка туры килми), и о чём в тексте не сказано (3 – текстта әйтелми).

Тышта — яз. Түбәләрдән тамчы тама. Аның гел бер җыр: тып-тып, тып-тып, тып-тып... Җырламале, тамчы! Синең көең минем күңелемне әллә нишләтеп җибәрә.

Әнә кара карга. Олы юлда ат эзеннән калган җимне чүпли ул. Карганың да үз җыры: карра-карра, кар-кар! Монысының сүзендә мәгънә бар. Кышның ашыгып китеп бармаганына борчыла ул. Җылы яклардан очып килдек, ашарга ризык юк, җилләрегез салкын, ди. Аның тизрәк бала чыгарасы, үз гаиләсен булдырасы килә.

Сыерчыклар әле күренми. Аларга иртәрәк. Язы да нинди бит! Бүген тамчы тама, иртәгесен карала башлаган юлны кар өеме каплый. Ябалдашы киселгән тупылда ала карга утыра. Ул кышын бу якларның хуҗасы инде. Шулай икәнлеге аның кыяфәтенә, гәүдә тотышына ук чыккан. Элек кышларын алар күзгә әллә ни күренми иде. Хәзер көтүләре белән өй каршыбызда болганалар. Кыш та үзгәрде. Яздан аермасы юк.

Тышта җылы. Түбәдән тамчы тама. Юлның бер эзеннән гөрләвек борынлап маташа. Аның җыры миңа ишетелми. Гөрләвек булгач, гөр-гөр киләдер, сөенәдер, көләдер.

Урамның як-ягына өелгән кар көртләре инде ышанычсыз. Машина узып киткәндә, кая качарга белмисең. Кырыйга ташланасың да кайвакыт тездән дымлы кар эчендә дә каласың.

Бозлар кышкы шомалыгын югалткач, балалар да су буена йөрүне сирәгәйтте. Кәшәкәләрен чоланнарга бикләделәр дә көймә, мылтык ясарга тотындылар, һәр вакытның үз уены, үз шөгыле бар.

Тышта яз. Түбәдән тамчы тама: тып-тып, тып-тып, тып-тып... Чык та чык, дип, мине урамга дәшә торгандыр әле ул.

        

А7. Тышта - кыш.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А8.  Кара карга олы юлда ат эзеннән калган җимне чүпли.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А9.  Кара каргаларга оялар ясадык.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А10. Сыерчыкларга әле  иртәрәк.

1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А11. Кичә тамчылар тамды.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А12. Карала башлаган юлны су каплый.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А13. Тупылда ала карга утыра.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А14. Кошларга җимлек ясап куйдым.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А15. Урамның як-ягына өелгән кар көртләре инде ышанычсыз.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А16. Балалар су буена ешрак йөри.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А17. Вакытның үз уены бар.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

В1.

Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками  1-8 и текстами А – Е. Запишите свои ответы  в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Шәһәрнең матурлыгы

2. Мәктәпкә бару

3. Бакчадагы күл

4. Паркта көзге үзгәрешләр

5. Яфраклар яңгыры

6. Өебез янындагы бакча

7. Бакчадагы тәртипсезлек

8. Көзге шимбәләр

А.  Әгәр агачлары күзләрне рәхәтләндереп тормаса, кош-корт бөтенләй качса, шәһәрдә ямь бетәр, матур төзелгән йортлары да җанга чит булыр иде шикелле.

Ә.  Казанда парклар бик күп.  Аларның берише — гап-гади бакча кебек, икенчеләре — төрле аттракционнар белән тулган ял итү урыннары. Мин үзем шау-шулы урамнардан читтәрәк утыртылган агачлар арасында йөрергә яратам. Безнең өебездән ерак түгел генә бик матур бер бакча бар. Язын да, кышын да һәр саен аның сукмакларыннан узмый калмыйм.

         Б.  Көз — яңгырлы, төссез вакыт, шуңа күрә паркта да мин еш булмыйм. Әбиләр чуагында гына буш вакытларымда ял итәргә шунда барам. Быел көз бакчаларга иртәрәк килде. Утыргычлар инде төссезләнеп калган. Кыршылган буяулары менә-менә яфрак кебек кубарылыр шикелле.

           В.  Кешеләр табигатькә дә, үзләре ясаган әйберләргә дә бик саксыз. Мин тезләрендә ял иткән утыргычның бер тактасын әле яңа гына кемдер кубарып алган. Аяк асты тулы — чүп-чар, тәмәке төпчекләре. Аларга игътибар итмәскә тырышсаң да, һаман күзгә ташланалар.

Г. Шулай да бу бакча, аның аша кешеләр сирәк узгангамы, башкалардан чисталыгы белән аерылыбрак тора. Нәкъ уртасында кырые таш белән түшәлгән күлгә дә теләсә нәрсә ташланмаган. Бала-чагалар калдырган такта кисәкләрендә бакалар күренгәли. Камышлык төбендә җәйләрен мыжгып ук торалар иде. Көз җиткәч, алар да тынып калды.

Д.  Агачларга утлы якты кунса да, яфраклары коелырга ашыкмый әле. Һава бозылып, усал җилләр чыкканны көтә. Кайвакыт шулай була бит: тәүлек эчендә бөтен табигать шәрәләнә дә куя. Яфрак яңгырларын яратам мин. Анда ниндидер серлелек бар.

Е. Тиздән бу бакчада да агач араларын чистартырлар, яфракларны өеп яндырырлар. Күпме бөҗәк, корт һәлак булыр, һавага төтен таралыр. Көз башта — агач яфракларында, аннан учакларда яна шул.

                                                                                          (Рифа  Рахман)

   Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

 2 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В4 – В11 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует  отдельному заданию.

В4

Татар халкы элек-электән гаилә коруга җитди …  .

карый

В5

Туйга әзерләнү, аны … күп көч һәм вакыт таләп иткән.

ҮТКӘРӘ

В6

Туйны борынгы әби-бабайлар көз …  уздырганнар.

КӨН

В7

Татарларда туй … аерым этаплары бар.

ЙОЛАСЫ

В8

  Кызның әти-әнисе риза … ,туйга әзерләнү башлана.

БУЛА

В9

Туй үзе бер … берничә көнгә кадәр дәвам иткән.

КӨН

В10

Туй җыр, музыка, төрле ...  белән үрелеп барган.

УЕН

В11

Туй йоласы бүген дә шулай ... .

ҮТ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова,  написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В12 – В18 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует  отдельному заданию.

В12

  Сезнең җәй көнендә …  булганыгыз бармы?.

КАЕН

В13

Урман кошлары эчләренә сыймаган … тирә-юньгә җыр итеп тарата.

ШАТ

В14

Куяннар ...  аланда сикерү ярышы уздыралар.

ЧӘЧӘК

В15

Күкенең тавышы әллә нинди … иде.

САГЫШ

В16

...  сандугачлар таң алдыннан сайрап арыганнар.

ҖЫР

В17

 Канат очы белән ... күзләрен сөртте.

ЯШЬ

В18

 Миңа ... булып китте.

КҮҢЕЛ

4 нче бүлек

      С1.  Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

        

... Минем этем бар. Ул минем мәктәптән кайтканымны ишегалдында көтеп тора. Сөенеченнән койрыгын болгый, күзләре ут яна башлый. Мин аңа сөт, сөяк бирәм. Бераз ял итеп алгач, паркка чыгабыз. Анда туп  белән төрле күнегүләр ясыйбыз.

... Ә синең дүртаяклы дусларың бармы? ... Сез ничек аралашасыз? ... Аны ничек тәрбиялисең? Аның белән конкусларга йөрисеңме?      

С2.  Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Спросите у друга (подруги), какие татарские писатели он (она) знает.
  2.  Как скажете родителям о том, что вы хотите побывать в Москве.
  3. Предложите другу (подруге) пойти на  фестиваль песни.
  4. Сообщите маме, что вы заняли первое место на районной олимпиаде по биологии.
  5.  Поздравьте дедушку с Днем Победы.    

2 бүлек җаваплары. 

Биремнәр

Дөрес җавап

А7

2

А8

1

А9

3

А10

1

А11

2

А12

2

А13

1

А14

3

A15

1

A16

2

A17

1

В1

1647358

3 бүлек җаваплары.  

В4

Караган

В5

Үткәрү

В6

Көне

В7

йоласының

В8

Булгач

В9

Көннән

В10

Уеннар

В11

Үтә

В12

каенлыкта

В13

шатлыкны

В14

Чәчәкле

В15

Сагышлы

В16

җырчы

В17

яшьле

В18

күңелсез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тренажеры по татарскому языку (русская группа)

Презентация и раздаточный материал....

Тренажеры по татарскому языку (русская группа)

Презентация и раздаточный материал....

КИМы по татарскому языку

КИМы по татарскому языку...

Разработка урока по татарскому языку русская группа 7 класс

   Максат:      Белем бирү максаты:Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре темасы  һәм “Юлдаш” хикәясе  буенча яңа сүзләр белән танышты...

Контрольно-измерительные материалы для 4 класса по татарскому языку (русская группа)

Контроль тикшерү биремнәреКереш аттестация. Контроль эш №1. Текстны яз.(Текст алынган: Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртъеллык башл.мәкт.4нче с-фы өчен дәреслек (...

Контрольно-измерительные материалы для 9 класса по татарскому языку (русская группа)

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү(исәпләү) материаллары укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үстерү мак...