Туган тел көненә багышланган чара
материал на тему

Иң таталы тел-туган тел

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon in_tatly_tel.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар! Туган телебезне саклау һәм үстерү- безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны чүпләмичә киләчәк буыннарга тапшыру - безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.

      -21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән алтынчы ел рәттән Халыкара телләр көнен билгеләп үтә.. Бу көн Татарстанда узган ел Дәүләт Советы кабул иткән “2004-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен  һәм башка телләрне саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н үтәү кысаларында уза. Шуңа да туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе.Чөнки телебез бетсә, татар дигән милләт тә бетәчәк. Туган телебезне,милләтебезне саклау-безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел,бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул-яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, -дигән Рәсүл Гамзатов. Туган тел – ул безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк, хөрмәт итик, чит сүзләр белән буямыйк аны. Ә хәзер сүзне балаларга бирик.

Тема:          “Иң татлы тел – туган тел” (Халыкара Туган тел көненә

                        багышлана).

Максат:       укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата    

                      кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне  

                      турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен

                      үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;

                                               

  Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ    

                       тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  

                       укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү

                       теләге тудыру;

  Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, “Иң татлы            

                       тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем –  

                        киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.

 

Катнашалар: 2-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап

тора.    Сәхнә түренә “Иң татлы тел-туган тел”  дип язылган.   Залда   “ Теле барның- иле

бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем”плакатлары эленгән.

1 нче слайд.  Г.Тукай портреты, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”        

Җыр укытучысы Г.Тукайның”Туган тел” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрә.

2 нче слайд. _        “Иң татлы тел-туган тел” .

Сәхнәгә кичәне алып баручылар Алсу белән Лилия чыга.

Алсу:         Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!

Лилия:         Исәнмесез, дуслар!  Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!

Алсу:         Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, Лилия?

Лилия:        Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

3 нче слайд.  21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.

Алсу:        Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда   1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

Лилия:        Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.

Алсу:                Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Лилия:        Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз, туган телебез.

4 нче слайд.  Ана белән бала рәсемнәре.

(Сәхнәгә башлангыч cыйныф укучылары чыга)

1 укучы:   И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...

Әгәр син булмасаң,

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне-

Халык исән калган син барга.

Бу дөньяга  күзебезне ачтың,

Хакыбыз юк кабат йомарга.

2 укучы:  Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

                     Кем аркылы ,ничек белдем мин?

                     Бишектә үк мине өйрәтүчем,

                     Туган телем - бәгърем,син ул,син!

  3 укучы: Рәхмәт сиңа,рәхмәт,тәрбиячем,

                     Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

                     Син аңлаттың миңа,туган телем,

                     Син өйрәттең һәммәсен.

  4 укучы:  Туган тел ул  ничә гасыр

                     Бездән элек туган тел.

                   Безгә кирәк булачагын

                    Алдан белеп туган тел.

   5 укучы: Туган тел ул тумышыннан

                   Безгә кирәк булган тел.

                    Ызгыш-низаг өчен түгел,

                   Иҗат өчен туган тел.

   6 укучы: Туган тел ул бездән соң да (көй яңгырый башлый)

                   Яшәр өчен туган тел.

                   Бүгенгедән киләчәккә

                   Дәшәр өчен туган тел.

5 нче слайд  Җыр эчтәлеге буенча рәсемнәр: таң ату, кояш чыгу күренешләре; игенче, икмәк рәсемнәре

(Г. Садә сүзләре, Р. Әхиярова музыкасы. “Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый. Гөлназ җырлый)

6 нчы слайд  “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана) 

Алсу:        Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Безнең мәктәптә җиде төрле   милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле бар.  Һәрберсенең әнисе сөйгән чакта үз телендә такмаклап сөя, үз телендә җырлый, әкиятләр  сөйли. Ата – ана теле барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел.

Лилия:        Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр  туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр “дустым “сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана. Бүген без аларның  үз телләрендә һәм татар телендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын тыңларбыз.

Алсу:         Ә хәзер сәхнәгә рус милләтеннән булган җырчы сандугачыбыз Хорькова Катяны чакырабыз.Ул безгә үз туган телендә  җыр башкара.

 Катя:        Татарча да яхшы бел,

                     Русча да яхшы бел.

                     Икесе дә безнең өчен

                     Иң кирәкле затлы тел. (Җыр “Небеса”)

Хәдичә:        Үз телемдә шигырь укыйм.

                    Үз телемдә сөйли алам.

                   Туган җирем ,Татарстан,

                  Мин дә синең газиз балаң. 

-Мин - үзбәк кызы. Хәзер сезгә үз ана телемдә шигырь сөйлим.( шигырь сөйли).

-Тагын сезгә һинд биюен бүләк итәм. (Һинд биюе).

Лилия:        Әйткәнебезчә, лицеебызда төрле милләт балалары белем ала. Сезнең хозурыгызга шуларның тагын берсен тәкъдим итәбез. Каршы алыгыз: украин кызы Карина. (Украин телендә җыр. “Одна калина”)        

Миләүшә:   Әни кебек газиз күреп,

                 “Туган тел” дип җан атып.

                   Яшик әле дөньясында

                   Туган телне яратып.

                   И минем җандай кадерле,

                   И җылы, тере телем.

                   Кайгылар теле түгел син,

                   Шатлыклар теле бүген.

                   Тик синең ярдәмең белән,

                   Тик синең сүзләр белән.

                   Уйларын йөрәккәемнең

                   Дөньяга әйтә беләм . ( Җыр.  “Әниемә”)

Алсу:        Тыпырдатып матур итеп,

                    Без татарча биибез.

                   Башкортча да, французча да,

                    Инглизчә дә, төрекчә дә,

                   Гарәпчә дә сөйлибез.

7 нче слайд  “Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел

(Әзизә татар биюен башкара).

8 нче слайд  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”

(Лилия Раудат кызы башкортча, Шәйхетдинова Ландыш французча, Гарипова Айгөл

инглизчә, Заһидулла Әзизә төрекчә  шигырь сөйлиләр).

9 нчы слайд  “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана) 

(Сәхнәгә  соңгы мода белән киенгән ике кыз чыга). 

1нче кыз:        Сез стих матур сөйләр.

                 Можномы сезнең янда остаться?

2нче кыз: Мы тоже сезгә стих сөйләрбез.    

Лилия:        Ата-анаң татар иде юкса,

                   Бүтән икән синең милләтең.

                   Тумыштан бит гарип түгел идең –

                    Кем ташлады болай имгәтеп?

Алсу:        Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,

                   Яздырдылар нигә телеңнән?

                   Хәлләреңне беләсеңме үзең,    

 Канәгатьме шушы көнеңнән?

  (Кызлар чиратлашып Вил Казыйхановның “И родной тел” шигырен укыйлар).    

                               И родной тел, и красивый,

                                Мамам, папамның теле.

                                Мог я узнать күп нәрсәне

                                Син родной тел аркылы.

                                Бу языкта коляскада

                                Мамам сказка көйләгән.

                                А затем төннәр буена

                                Бабуля рассказ сөйләгән.

                                А потом ни сәбәптәндер,

                                Өйрәткәннәр рус язык.

                                Якобы тик шушы телдә

                                Алам духовный азык.

                                Почему же нас  детсадта

                                Сиңа өйрәтмәделәр?

                                В школе, когда обучали,

                                Синдә сөйләтмәделәр.

 

                                Говорят, син Мамай теле,

                                Кирәк түгелсең нигде.

                                Без тебя и хлеблар үсә,

                                Нефть табыла везде.

                                Вузга поступать иткәндә

                                Говорят син кирәкми.

                                Дальше-больше жить иткәндә

                                Нужен ли ты, вряд ли.

                                И родной тел, и матур тел,

                                Папам, мамамның теле.

                                Только я их обвиняю

                                Өйрәтмәгәнгә сине.

                       

                                И родной тел, аңлаталар,

                                Можно жить и быть синсез.

                                Мама, папа и бабуля

                                Оставили меня телсез.

  Лилия:        Кем син хәзер, кайсы милләтнеке? –

                      Әмма татар түгел инде син!

                   Үзеңә бер яңа кавем ...

                    Берүк үрчи генә күрмәсен!

Илсөя Илһам кызы:

                                И  укучым! Бер хаҗәтсез кайчак

                                телне шундый бозып сөйлисең!

                                Ил колагын хурлап, халкыңның

                                рухын рәнҗетмәмен димисең!

                                Мескенләнмә, бакый гомер килгән

                                тел байлыгын итмә кадерсез.

                                Бер уйласаң, илаһи бит, изге –

                                кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

                                Иренмә син туган телнең

                                асыл байлыкларын ачарга.

                                Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

                                хәзинәңне әзер басарга!

                                Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

                                туган телең үги калмаса.

                                Җаның салып әйткән сүзен

                                синең аша балаң аңласа.

     

                                Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

                                Нинди шатлык картлык көнеңдә -

                                оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә

                                матур итеп туган телеңдә!

(Равил Фәйзуллин“Туган тел турында бер шигырь”)

(Укучылар чыгышы)

      1 укучы:          Мин татармын...уйлыйсыздыр:

                                Исем алыштыру бик җайлы.

                                Тик мин әле, Болгарымнан башка,

10 нчы слайд   Г.Тукай портреты

                                Арча бүләк иткән Тукайлы. (Г.Тукай портретына күрсәтә).

  2 укучы:   Мин татармын ... безне бүлгәләргә

                                Үз дигәнчә һәр чор маташты.

                                Тик мин әле, Болгарымнан башка,

11 нче слайд   Һ. Такташ портреты

                          Тамбов бүләк иткән Такташлы. .(Һ.Такташ портретына күрсәтә).

             3 укучы:   Мин татармын ... Бернинди көч миннән

                                Йолкып ала алмас бу уйны.

                                Мин бит әле, Болгарымнан башка,

12 нче слайд   Г.Кутуй портреты

                          Пенза бүләк иткән Кутуйлы. .(Г.Кутуй портретына күрсәтә).

            4 укучы:   Мин татармын ... Әйе, миңа җиңел түгел,

                                Бары үзем беләм хәлемне.

                                Тик мин әле, Болгарымнан башка,

13 нче слайд  М.Җәлил портреты

                         Ырынбур биргән  Җәлилле. .(М.Җәлил портретына күрсәтә).

               5 укучы: Һәммәсен бер кул селтәү белән

                                Җиңел генә азат булсаммы?

                                Мин бит әле, тимер “Урал” койган

14 нче слайд   Х.Туфан портреты

                          Себер сыендырган Туфанлы. .(Х.Туфан портретына күрсәтә).

15 нче слайд   “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана) 

(Музыка астында сәхнәгә шарлар күтәргән балалар чыгып тезелә)

                       

Алсу:         Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.

        Алтын җыйма, йортлар куйма,

                         Мираска дип балаңа.

                          Иң кадерле мирас итеп,

                          Туган телең бир аңа.

          Лилия:        Онытмагыз, бу дөньяда

                         Иң зур бүләк бер генә -

                          Көмеш чыңлы, талгын моңлы

                          Газиз туган тел генә.

16 нчы слайд.  Җыр эчтәлеге буенча рәсемнәр: кояш, әниләр, аяз күк йөзе. 

(Хор белән “Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла. Кушымтасын төрле телләрдә

җырлыйлар,җыр ахырында шарлар очыралар).



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

21 февраль –     Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы.  Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...

Туган тел көненә багышланган чара

21нче февраль - халыкара туган тел көне. Игътибарыгызга башлангыч сыйныфта уздыру өчен чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Шәүкәт Галиевкә багышланган чара

Авылдашыбыз Ш.Галиевкә-87 яшь...

Бөек Җиңү көненә багышланган чара

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларны, яра...

Җиңү бәйрәменә багышланган чара

Җиңү бәйрәменә багышланган чарадан өзек. Ул укытучы җитәкчелеге астында укучылар белән берлектә иҗат ителде. Югары сыйныф укучылары башкаруында  мәктәп машстабында да, яшьләр һәм олы  яшьтәг...