Туган тел көненә багышланган чара
план-конспект на тему

Муфтахова Ильмира Фанисовна

21нче февраль - халыкара туган тел көне. Игътибарыгызга башлангыч сыйныфта уздыру өчен чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий23.99 КБ

Предварительный просмотр:

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

(2нче класслар өчен)

Тема:  21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Максат:

1. Укучыларның белемнәрен ныгыту, тикшерү һәм бәяләү.

2.Татарча  фикерләү, сөйләү, сөйләшү күнекмәләрен үстерү.

3.Татар телен өйрәнүгә теләк-омтылыш тәрбияләүне дәвам итү.

1нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар! Әйдәгез әле, бер-беребезне сәламләп алыйк!

Хәзерге вакытта җир шарында 6 меңгә якын тел бар дип исәпләнелә. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә (гарәп, рус, немеө, инглиз, француз, итальян, испан, португал, кытай, япон, татар, урду, бенгал, һинд) дөнья халкының 70 проценты сөйләшә.

2нче алып баручы. Международный  день  родного языка, провозглашенный Генеральной  конференцией  ЮНЕСКО 17 ноября 1999 года,  отмечается каждый  год  с  февраля 2000 года  с  целью  содействия  языковому и культурному  разнообразию  и  многоязычию.    

В мире  существует 6000 языков. И оказывается - самое большое количество людей  разговаривает на китайском языке- 1,2 млрд людей

На английском языке- 478 млн.  людей      

На испанском языке – 392 млн. людей

На русском языке – 284 млн.  людей

На арабском языке -225 млн. людей  

Татарский язык входит в число 14 языков международных языков.

1нче алып баручы. Татарский язык – национальный язык татар, государственный язык Республики Татарстан. Число говорящих на татарском языке более 7 млн человек. И мы  с  вами  изучаем татарский язык.

Бүгенге  дәресебез  туган  телгә  багышлана. Тел тормышта  зур урын  тота. Ул – тормыш  чыганагы, белем  чишмәсе. Тел кешеләргә  бер-берсе  белән  аралашырга, бер-берсен  аңларга, бер-берсенең теләкләрен,  уй – фикерләрен белергә ярдәм итә.

2нче алып баручы. Изучение  родной речи – это великое дело. Самые  высшие достижения  человеческой  мысли, самые  глубокие знания  и  самые пламен-ные  чувства  остаются   неизвестными  для  людей, если они  не  будут  ясно и точно оформлены  в  словах.

1нче алып баручы. Бүген без сезнең белән үзебезнең татар теленнән белемнәрне сынап карарбыз, уеннар уйнарбыз, күңел ачырбыз. Сез әзерме? Әзер булсагыз, киттек!

2нче алып баручы. Беренче бәйгебез “БЕР СОРАУГА – БЕР ҖАВАП” дип атала. Без сезгә сораулар бирәбез, сез аларга җавап бирергә тиешсез.

             1. Көн һәм төн нәрсә белән бетә? (“н”)

             2. Иң кыска ай кайсысы? (май)

             3. Нинди сүздә алты “Н “бар? (алтын)

             4.Түтәлдә нинди ике нота үсә? (фасоль)

             5. Җирнең  уртасында ни бар? (“И” хәрефе)

1нче алып баручы.

Киләсе ярыш – “ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР” ярышы. Сезгә бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итәргә кирәк булачак.

город                книга

река                   урок

словарь             тетрадь

солнце              улица

укытучы            деревня

2нче алып баручы. Ярышыбыз дәвам итә. Туган телебез безгә әби-бабаларыбыздан тапшырылган зур хәзинә. Без ул телне онытмаска тиешбез. Моның өчен иң мөһиме шул телдә сөйләшергә кирәк. Хәзер исә сезнең башкаруда туган тел турында шигырьләрегезне тыңлап үтик!

1нче укучы

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

2нче укучы

“Балам!” –диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – диеп, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

3нче укучы

 Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

 

4нче укучы

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. 

5нче укучы

Татарчасы – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң, әби –бабаң

Сине сөя торган тел.

 

6нчы укучы

Әткәң- әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

 Кояшка да, айга да.

7нче укучы

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

8нче укучы

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Барысы бергә

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле тел.

 “Табышмак әйтәм – җавабын тап!” бәйгесе.

1.​ Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым. (кар)

1.​ Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (куян)

3. Мин ачы һәм елатам,

Аш – суларга тәм кертәм.(Борыч)

4. Лампа түгел — яктырта,

Мич түгел — җылыта. (кояш)

5. Кышын да, җәен дә бертөсле. (чыршы)

6. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

7. Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (әтәч)

8. Су түгел — сыек,

Кар түгел — ак. (сөт)

9. Тоз түгел — ак,

Бал түгел — татлы. (шикәр)

1нче алып баручы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатыннан башка татар телен күз алдына да китерүе кыен. Киләсе бәйге Тукай иҗатына багышланыр. Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер икән, күзәтеп карыйк!

Булдырдыгыз, укучылар!

Хәзер исә жюри сезнең җавапларны бәяләр. Сүз сезгә!

(жюри чыгышы, җиңүче команданы билгеләү)

2нче алып баручы. Телләр белү милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә. Шуңа күрә балаларга дустыңның туган телен дә, аларның мәдәниятен дә үз туган телеңне, мәдәниятеңне яраткан кебек якын итәргә, хөрмәт итә белергә кирәк.

1нче алып баручы.  Признание и уважение всех языков является ключом к сохранению мира.

Әйдәгез әле, дәресебезне барыбыз да белгән, Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

(Барысы бергә “Туган тел” җырын башкаралар)

1 нче алып баручы. Безнең Халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Үз туган телебезне, илебезне яратып яшик! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

21 февраль –     Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы.  Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...

Туган тел көненә багышланган чара

Иң таталы тел-туган тел...

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Шәүкәт Галиевкә багышланган чара

Авылдашыбыз Ш.Галиевкә-87 яшь...

Бөек Җиңү көненә багышланган чара

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларны, яра...

Җиңү бәйрәменә багышланган чара

Җиңү бәйрәменә багышланган чарадан өзек. Ул укытучы җитәкчелеге астында укучылар белән берлектә иҗат ителде. Югары сыйныф укучылары башкаруында  мәктәп машстабында да, яшьләр һәм олы  яшьтәг...