Җиңү бәйрәменә багышланган чара
творческая работа учащихся (11 класс)

Гайнутдинова Муслима

Җиңү бәйрәменә багышланган чарадан өзек. Ул укытучы җитәкчелеге астында укучылар белән берлектә иҗат ителде. Югары сыйныф укучылары башкаруында  мәктәп машстабында да, яшьләр һәм олы  яшьтәге кешеләр тарафыннан башка киңлекләрдә дә сәхнәләштерергә мөмкин. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinunen_70_ellygyna_bagyshlangan_chara.docx17.58 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган  чара

1941 елның 22 июнендә аналарыбызның йөрәгенә әрнү-сагыш салып,балаларның якты,бәхетле балачагын урлап,сөйгән ярларның  мәхәббәтен,назын таптап, дәһшәтле Бөек Ватан Сугышы башлана.
                                             **********************

Исәнме хәләл җефетем Әминә! Чуктин –чук сәлам әткәй-әнкәйгә, күрше – күләнгә!

    Үзем бүгенге көндә сугышта . Өскә минут саен бомба ,снаряд явып тора. Бу минутта исән-сау.Бер сәгатьтән билгесез. Әминә! Син үзеңне һәм туачак балабызны сакларга тырыш инде. Кыз туса Газизә, малай туса Габделбари кушарсыз.

     Бер кайтып,сине сандугачым,әткәй-әнкәйне күрсәм-үлсәм дә үкенмәс идем...

                                                 ***************************

     Сагынычлы сәләмнәрем! Искәндәр! 

     Җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым. Исән-сау күрешүне теләп калам. Улыбыз Габделбарига бүген 1 ай. Әллә нишләп тынычсызланды әле, төне буе елады. Бигрәк авыр көннәрдә туды шул. (Бишек җыры җырлап , бишек тирбәтә

     Мин бу хатны теләкләр тели-тели язам.  Кабуллардан булсын инде. Хуш, хуш алтыным!

      Хат яз, хат көтәм иркәм.

                                      ************************

Бик сагынып күктәге йолдызлар санынча кайнар сәлам! 

Синнән мин хат алуыма шатландым. Улым Габделбарины да бик күрәсем килә. Сагындым, бик сагындым сезне. Сагынуым шулкадәр көчле ки, шуңа күрә кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам бу кадәрле сагынмас идем.          

 Казарманың ишегенә мылтыгымны сөядем.

           Туган-үскән җирләремә кайтырмынмы сөйгәнем?!.

          Кайтырбыз без, Әминәм, туган илләргә, зур  җиңүләр яулап кайтырбыз.

************************************************************************

Җыр яңгырый.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

 Китсәләр дә, алар кайтмады

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып- ябып йөри капканы

 Арткы якта Солдат өрәге.  Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына  сәхнә буйлап йөри.

Әминә (карчык). Исәнме, Искәндәр, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме,сиңа Искәндәр?

Искәндәр һәйкәл: Юк,Әминә , салкынның ни икәнен белмим мин.  Миңа беркайда да салкын булганы юк.

Әминә. Әминә:  Бәлки, мине   танымагансыңдыр да, Искәндәр. Син яратып сыйпаган кара чәч толымнарым    ап – ак булды хәзер. Син киткән юлларга карый-карый күзләремнең нуры бетте. Алсу йөзләремә сары сукты.

Искәндәр: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, Әминә, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем.

Әминә: Нигә үзеңне сакламадың, Искәндәр?  Хәтерлисеңме: «Әминәм, Берлинны гына алыйк та, кайтырмын, — дигән идең. —Синең белән бергә матур итеп  йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?”

Искәндәр. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, Әминә.  Әмма башкача мөмкин булмады…

Дошман белән көрәш аяусыз булды.

Әминә : (арты белән әйләнә яисә скамейкага утыра.) Искәндәр, хәтерлисеңме, шаярып, арттан килеп күзләремне каплый идең. (Солдат   башта Әминәнең  күзләрен каплый).

Ә мин танымаганга сабышып, башка исемнәр әйтә идем. (Исемнәр атый: Сәлимә, Мәликә, Габделсамат энекәшем).

Искәндәр. Әйе шул. Ә мин шуңа ышанып, рәхәтләнеп кычкырып көлә идем дә, (көлә) сине билеңнән күтәреп зыр-зыр әйләндерә идем. (Биленнән кочып әйләндерә). Кире үз урынына басып китә.

Әминә. Барысы да сагынып сөйләргә генә калды.

Искәндәр. Кичер мине, Әминәм. Кичер мине улым, Габделбари!  Туган илләргә кайтып, сезне шатландырып яши алмавым өчен кичерегез. Ләкин сөенегез! Без бит Ватан өчен, Улым Габделбари, аның балалары тыныч, ирекле  яшәсен өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

 Әминә: Шулай, Искәндәр, дөрес әйтәсең! (чәчәкләрне куя.)

Дөньялар гына тыныч була күрсен инде.

Батыр солдатка хат.

Исәнме авылдашым Бари абый! Сиңа кайнар сәламнәр җибәреп хат язучы сеңелең Алия дип белерсең! Сәлам шулай ук әниемнән, әтиемнән. Сиңа бик күп сәламнәр  күршебез Майшикәр әби дә дә җиткерергә куша. Ул еш кына безгә кереп, синнән хат- хәбәр юкмы дип  белешеп йөри, чөнки үзе хәзер бик карт инде, хат яза алмый, күзләре дә начар күрә. Шуңа күрә аның турында да берничә сүз әйтеп узармын. Майшикәр әби исән-сау, әкрен генә яшәп ята, еш кына сине искә төшереп сөйләп ала, догаларыннан калдырмый.

Бари абый! Сугыш беткәнгә ничә еллар узды, ничә тапкыр язлар килде, кошлар кайтты, ә син һаман юк. Ничәнче ел авылдашларың синнән башка гына Җиңү көнен бәйрәм итәләр. Исән калып, туган якларыңа әйләнеп кайткан булсаң, бу яз сиңа 102 яшь тулган булыр иде.Тик син Сталинград өчен барган сугышларда авыр яраланып, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калгансың. Батыр дигән исемең генә кайткан авылга. Сугышчан бурычларыңны үрнәк төсле башкарган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен  СССР Верховный  Советы  Президумының 1944 нче ел 13 нче сентябрь Указы белән сиңа үзең үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое дигән данлы  исем бирелгән. Авылдашларың, райондашларың сине онытмыйлар, синең белән хаклы рәвештә горурланалар. Авылның иң төз, матур үзәк урамы синең исемңне йөртә, синең исемдәге урта мәктәптә балалар тырышып белем ала. Алар сиңа багышлап кичәләр, очрашулар үткәрәләр, бай материаллар туплап музей оештырганнар.

Мин дә, хәтта минем әнием дә сине күреп белмибез, тик күрше Майшикәр әби сөйләве буенча сине бик яхшы күзаллыйбыз. Әниең үлеп, ятим калгач, син Майшикәр әбиләр өендә яшәгәнсең, шуңа  ул синең турыңда күп белә.  Сүз барышында яшьтән үк бик эшчән- уңганлыгыңа , искиткеч көчле булуыңа  аеруча басым ясый иде. Йөк төягән зур арбаны да бик ансат кына күтәреп алып куя торган булгансың икән син. Укуга да күңелең яткан. “Хәтере дә әйбәт иде”, дип искә ала иде Майшикәр әби.

Хәлиткеч бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике пулеметын сафтан чыгаргансың. Орудие коручысы белән икәү калып, соңгы снаряд беткәнчегә кадәр ут алып баргансыз, ә аннан соң автоматтан гитлерчыларны кыргансың. Дошманга  бик төз  аткансың . Ни дисәң дә, оста сунарчы кырыс табигатьле, каты куллы  Габдрахман бабай улы шул син.

Без үз илебездә рәхәтләнеп яшәсен өчен яу кырында мәңгелеккә ятып калган Бари абый! Туган якларыңа әйләнеп кайтуүзеңә насыйп булмаса да, матур исемең кайтты. Яшьли тол калып гомер буе сине көткән хатының,  ятим калып,  әти сүзен әйтергә тилмереп үскән улың, йөзләгән авылдашларың, меңләгән якташларың синең белән горурлана, синнән үрнәк алып яши. Тыныч йокла, Габделбари абый!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

Туган тел көненә багышланган чара

Иң таталы тел-туган тел...

Өлкәннәр көненә багышланган тәрбияви чара

Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез....

Туган тел көненә багышланган чара

21нче февраль - халыкара туган тел көне. Игътибарыгызга башлангыч сыйныфта уздыру өчен чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Шәүкәт Галиевкә багышланган чара

Авылдашыбыз Ш.Галиевкә-87 яшь...

Бөек Җиңү көненә багышланган чара

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларны, яра...