Өлкәннәр көненә багышланган тәрбияви чара
классный час (5 класс) на тему

Васильева Гульназ Фазиловна
Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.
  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olknnr_konen_bagyshlangan_kich.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

                     Әдәби – музыкаль кичә.

                          Өлкәннәр бәйрәме.

           Тема: Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”.

         Эшне башкарды югары  квалификацион категорияле татар теле укытучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Гөлназ Фазил кызы. 

         Максат:
1. Балаларны өлкәннәрнең кадерле, кирәкле кеше булуларына инандыру;
2. Өлкәннәрнең кылган яхшы гамәлләре, эшләре турында күзаллау булдыру;
3. Өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:
Плакат: «Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне», магнитофон.

Плакат(нәсихәт):
— Олыларга каршы әйтмә — телең корыр.— Олылар сүзен тыңламасаң, игелек күрмәссең.
— Олы кешегә катышып сөйләшмә, сүзен бүлдермә -акылың бүленер.

— Карт кешенең хәлен белешеп тор, гомерең озын булыр. 
         
(Музыка уйный, укытучы шигырь укый.)

1.Әллә яшьлек, әллә аргамаклар

Ташлап китте безне еракка.

Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве

Ишетелә кебек колакка.

2.Оча кебек кышкы бураннарда

Яшьлегебез аргамаклары.

Көлемсерәп еллар карап тора

Чаба-чаба арган атларны.

3.Гел маяклы юллар булмагандыр,

Йөргән булды кайчак адашып.

Әмма барыбер туган якка кайттык-

Булмый илне малга алмашып.

 4.Эх, Яшьлеккә дә кайтып килсәң иде.

Аргамаклар белән җилдереп!

Тормыш йөген атлар урынына,

Без тарттык бит инде җигелеп.  (Рәфкать Муллин)

 Исәнмесез, кадерле өлкәннәребез! Менә шул сез

тормыш йөген атлар урынына җигелеп тарткан

өлкәннәребез хөрмәтенә без башлангыч сыйныфлар

кичә әзерләдек. Рәхим итеп карагыз!.

1.Шавы булып алтын яфракларның,                  

Зәңгәрлеге булып һаваның,

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,                          

Матурлыкка тиңе юк аның!

2.Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә                                                Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә!

              Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

              Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

              Хәтта бабай-әбигә дә

              Шуңа бүген бәйрәм итик

              Карамыйча бернигә дә!

   3.    Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!                            

  Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!

4.Кадерле әби-бабайларыбыз,

Чал чәчле өлкәннәребез,                                      

  Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!

Ягъни оныкларыгыз!

 5. Сез һәркемгә чиксез мәрхәмәтле

    Кызганмыйсыз йөрәк җылыгызны                  

     Багышлыйбыз сезгә йөрәкләрдә

      Ялкынланып туган җырыбызны!

 (Музыка астында зал ишегеннән 4 нче сыйныфлар шарлар күтәреп керәләр,өлкәннәргә очыртып җибәрәләр, сәхнәгә менеп китеп җыр башкаралар:”Аллага шөкер”)

6.Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,                                               .

Бигрәк уңганнар икән

7.Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең.

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.

(“Гайбәтчеләр” биюен 1 нче сыйныфлар башкара).

 ( Әби керә. Аның артыннан ук 2 алып баручы чыга)                                                                      Әби. Ии- и,үзебезнең моңга җитәме соң? Безне яшь чакларга кайтара: торган көйләр! Мөдәррис сыздырып тальянда уйнар иде, ә без, кызлар, егетләр, кушылып җырлар идек, өздереп биер идек. Үзәкләрне өзә бит! Рәхмәт сезгә, балакайларым, бик тә күңелем булды. Әле сез, авыл балалары, татарчаны онытмагансыз икән. Югыйсә бит, кайбер балалар татарчаны бар дип тә белмиләр, көн -төн магнитофоннан «пәри туе» акырталар. Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт.
1нче а.б.(урындык китереп куя)
— Әбекәй, кил әле, утырып тор. Бүген син безнең кадерле кунагыбыз булырсың. Бәйрәмгә әле бабайлар да килерләр. Чөнки без бүген бала тәрбияләүне әти — әниләр белән бергәләп үз өсләренә алучы әби -бабайлар турында сөйләшергә җыелдык.
                      (Әби утыра).
2 нче а.б. 
— Бабайлар килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, түрдән узыгыз!
Беренче бабай:                              

— Эх, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар.
Икенче бабай:                                

Эх, яшь вакытларның кадерен белмәдек, кордаш. Тәмәке һәм аракыга каршы көрәшәсе калган.
Өченче бабай:                                  

Хәзерге заманның кешеләре генә түгел, сарыклары да әллә нинди бит аның. Элек көтүдән кайтканда сарыклар «бә- ә» дип кычкырып кайталар иде, хәзер авызларын ачалар да бер тавышсыз кайталар, шулай бит, кордашлар.
Дүртенче бабай:

  • Карчыгым исән булса, чөкердәшеп яшәгән булыр идек тә (елый). Картайгач, күңел дә йомшара икән.

Беренче бабай:                                    

— Кордашлар, күңелсезләнеп кенә утырмыйк әле, бер җырлап алыйк.
 
(Бабайлар җырлый: “Ай — ли, замана „ көенә)
Бергә:
— Килмә, димен картлыкка,
Нигә соң син киләсең?
Үзеңне бит беркем дә
Сөймәгәнне беләсең.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/

             Беренче бабай:                                    
Чакырып килгән кунак кебек,
Ашыгып түргә менәсең.
Башны бөгеп, алга иясең
Елатасың иясен.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/

             Икенче бабай

Тимә, картлык, минем тешкә,
Теш көч бирә эшләргә.
Минем тешләремне коеп,
Ни хакың бар көләргә.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/
                   Өченче бабай
Кая китте яшь вакытлар-
Яфрак, зәңгәр чәчәгем;
Күңел сизми, беркем белми
Алдан ни күрәчәген.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/
               Бергә:

 Уйлап утырам, хәйран калам:
Бик аз калды гомерләр.
Авыр сүзне, кайгыларны
Күтәрә алмый күңелләр.
Ай — ли замана  ,замана үтеп бара. /2 тапкыр/
1 нче а.б. Безнең бабайларның әле күчтәнәче бетмәде. Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.

Укучы:

1. Күрше бабайга кердем,
Көйләп бер сәлам бирдем;
Ике куллап күрештем,
Хәл – әхвәлен белештем.
2. Соравымны тыңлагач,
Болай диде бабакай:

 Бабай:
Озак яшәүнең сере –
Татулыкта балакай.
3. Әбиең белән бергә,
Яшибез җиде дистә.
Сүзгә килгән юк һич тә.
4. Әрләшкән дә юк, шөкер,
Тиргәшкән дә юк, шөкер.
Ачу килгән чакларда,
Эндәшкән дә юк, шөкер.
5. Сүз куештык өйләнгәч,
Без бик ныгытып кына.
Беребез тузынганда,
Беребез чыгып тора.

6. Менә әле бүген дә
Ул тузына тегендә.
Үтте ярты гомерем
Шушы капка төбендә.
7. Ә бит монда нинди тын,
Каймак кебек саф һава;
Ә саф һава, беләсең,
Организмга дәва.
8. Бу сүзләрдән сез шуны
Төшенергә тиешле:
Озак яшәүнең сере-
Шаянлыкта, кәнишне!

(3 нче сыйныфлар “Бабушки-старушки “ биюен башкара)
2 нче а.б.

       Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Алар ата — ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.
  Безнең әби — бабаларыбыз үзләренең оныкларын һәрчак акыллы, сабыр, намуслы итеп күрергә телиләр. Шул максаттан чыгып, алар безне өйрәтәләр. Шул турыда үзебез өйрәнгән шаян җырны җырлап китик әле.
"Өлкәннәр " җыры.

( 2 нче  сыйныфлар башкара, “Кара каш, кара күз...” көенә)

1. Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Мин үзем чәй эчмим, алар
Кыстый — кыстый эч диләр.
Урамга чыга башласаң,
Ныгытып киен диләр,
Ә үзләре, ни өчендер,
Ныгытып киенмиләр.
                  Куш:
Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Аңламассың өлкәннәрне-
Гел киресен эшлиләр.

2. Йоклыйсы килмәгән чакта,
Бар инде йокла диләр.
Йоклаганда, тор инде, тор,
Аунама юкка диләр.
Уйнаганда, китап укы,
Уйнап утырма диләр.
Укысаң, башың авыртыр,
Бик күп укыма диләр.

                Кушымта.

3. Әгәр дә өйдә утырсам,
Бар, урамда йөр диләр.
Ә урамга чыгып китсәм,
Бик күп йөрмә, кер диләр.
Эшсез йөрсәң дә ярамый,
Бераз ярдәм ит диләр,
Әгәр ярдәм итәм дисәң,
Борчып йөрмә, кит диләр.

                 Кушымта.

1 нче а.б.— Без өлкәннәрне аңларга тырышыйк, чөнки алар безгә бары тик яхшылык кына телиләр. Үсеп буйга җиткәч тә әле без өлкәннәр киңәшенә мохтаҗ.

 

Ярты гасыр аерса да илне  

Утлы, канлы, данлы еллардан.

 Әмма хәтер әле дә йөртә сезне

 Фронтларда – авыр юлларда.

 Сугыш чорындагы хатыннарның

 Исемнәрен ташка нык уеп.

 Кулдан килсә әгәр, бронзадан

 Һәйкәл куяр идем мин коеп.

  2 нче а.б. Быел Бөек Җиңүгә 66ел булды. Дәү әниләребез, әби-бабаларыбызның балачагы, яшьлек еллары сугыш чорына туры килде.Әле аларның йөрәк түрләрендә газиз абый,әтиләрен сугышка озату ачысы да, шул чордагы тормыш авырлыклары да ята торгандыр. Еллар үткән саен бу ачы михнәтне үзе күргән, үзе татыган буын кешеләре кими бара.

         Ләкин менә бүген матур, тыныч тормышның шушы бабаларыбыз батырлыгына,әбиләребез, дәү әниләребез түземлегенә, тырышлыгына бәйле икәнен безгә онытырга ярамый.

           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем                              .

           Әгәр килсә минем кулымнан!

             Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

1 нче а.б.  Сезнең өчен  җыр    “Картаямени соң йөрәк?”              (Музыка укытучысы җырлый)

2нче а.б.  Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатланаАякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

(2нче сыйныфлар “Ковбой”биюен башкаралар)

2 нче а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Сезне хөрмәтләп «Әбием” җыры башкарыла.

 (3 нче сыйныфлар җырлый)

1 нче а.б.Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

      Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

(1 нче класслар “Гөлкәйләрем” җырын  башкаралар)

2 нче а.б. Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

         Сагынып сөйләрлек итеп.

( 4 нче сыйныфлар “Солдатлар” биюен башкара да сәхнәгә тезелеп кала.)

                               (3 ләр тезелеп чыга)    

 1.Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

  Сезне назлап җилләр иссеннәр                                  

 Яшәү матурлыгы, яме булып

 Көн артыннан көннәр үтсеннәр

2.Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп үтсен сагыш-борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын                                         Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

3.Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен                                                      Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен!

4.Картаям дип һич тә кайгырмагыз

Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык

Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була                                             Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

5.Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-                                                  Без калабыз шушы теләктә!

 Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез!                                          

( 3 ләр сөйләп бетерешкә 2 нчеләр, аннан соң 1нчеләр тезелешеп чыга да “Сез кирәк” җырын башкаралар)

                              Укытучы сүзе.

                                  Хөрмәтле өлкәннәребез!

   Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.

    Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк!

 Бәйрәмебез ахырына якынлашты, игътибарыгыз өчен рәхмәт

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

Туган тел көненә багышланган чара

Иң таталы тел-туган тел...

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие...

Нәжиб Асанбаевның ижадына багышланган әдәби чара Күп яклы талант иясе

 “Башкортстанны еш кына “Икенче Швейцария” дип атыйлар. Мин моның белән горурланам да, шул ук вакытта риза да түгел. Ни өчендер  бу чагыштыруны  күңелем  к...

милләтара дуслыкка багышланган тәрбияви чара.

Милләт-тәшләребезгә карата хөрмәт дуслык тәрбияләү....

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара

    Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында беле...

Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган сыйныфтан тыш чара. “Җырларым”.

Методическая разработка сценария " Муса Җәлил -Җырларым "...