Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган сыйныфтан тыш чара. “Җырларым”.
учебно-методический материал

Гимаева Алсу Мирзануровна

Методическая разработка сценария " Муса Җәлил -Җырларым "

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_zhyrlarym.docx35.84 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган сыйныфтан тыш чара.

“Җырларым”.

Кичә мәктәпнең мәҗлесләр залында үткәрелә.

Залда стендлар, фотолар, альбомнар, китаплар күргәзмәсе.

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация хәзерләнә. Кичә барышында презентация кадрлары күрсәтелеп барыла. Алып баручы укучылар татар һәм рус телендә яхшы аралаша белергә тиеш. Музыка яңгырый (“Җырларым” көе башкарыла).

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде

Үлемем дә яңрар җыр булып.

Музыка әкренәя.

Диктор. Бүгенге кичә- бәйгебез герой- шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое  М.Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышлана.

 Җырларым.

Жырларым, сез шытып йөрәгемдә,

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым.

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

2Алып баручы.

Хәерле көн, кадерле укучылар һәм укытучылар! Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле улы, яраткан шагыйребез, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез Муса Җәлилне искә алу кичәсенә җыелдык. Аның тууына бүген 115 ел.

1Алып баручы.

Жизнь моя песней звенела в народе,

Смерть моя песней борьбы прозвучит.

Эти слова принадлежат замечательному татарскому поэту Мусе Джалилю, чей творческий и жизненный подвиг мы вспомним сегодня. Его имя стало олицетворением гуманизма, символом мужества. Он прожил короткую, но яркую жизнь. Сегодня исполняется 115 лет со дня рождения  поэта. М.Джалиля.

2Алып баручы.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә  Муса Җәлилов исемле бала дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән бала булып үсә.  Абыйсы Ибраhимга ияреп, 6 яшендә ук укырга йөри башлый.

1Алып баручы.

Муса Мустафович Залилов, которого весь мир знает как татарского поэта Мусу Джалиля, родился 15 февраля 1906 года в небольшой татарской деревушке, затерянной в Оренбургской степи. Это был самый обыкновенный мальчишка, моңет быть,  немного любознательней, отзывчивей и смелее своих сверстников. Мусе не было и шести лет, когда он начал проситься в школу.

2. Алып баручы.

Ул бик тиз вакыт эчендә 1 нче сыйныф материалын үзләштерә. Җыр дәресләрендә беренче булып җыр башлый. Яхшы укый, күп белергә тырыша, гаҗәп кызыксынучан, бик тырыш бала булып үсә. Шуңа күрә бер ел эчендә авыл башлангыч мәктәпнең барлык дүрт сыйныфын да тәмамлап чыга.

1 Алып баручы. Отыскав учителя, отец сказал: “Мальчишка учиться просится, как быть?” Учитель взглянул на маленького Мусу, и сказал  “Пусть пока ходит. Надоест - сам бросит”. Но Муса не бросил школу. Способный мальчик  за 1 год учебы закончил все 4 класса начальной школы.

2.Алып баручы.

Муса Җәлил 9 яшеннән шигырьләр яза башлый. Аның басылып чыккан беренче шигыре «Бәхет» дип атала. Мусага  мондый талант, мөгаен, әнисе Рәхимә ападан күчкәндер. Чөнки Рәхимә апа шигырьләр, мөнәҗәтләр чыгарган, халык җырларын яраткан.

 

1 алып баручы. Хәзер  М. Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен  укучылар башкаруында  тыңлагыз:

2 алып баручы         1)Ахатова Диана «Сәгать» шигырен сөйли

1  алып баручы        2)Сибгатуллина Самира «Әтәч» шигырен сөйли.

2 алып баручы:        3)Вебер Софья «Чулпан» («Моей дочери Чулпан») шигырен   сөйли

1 алып баручы. Рәхмәт, балалар.

   Дәвам итәбез. 1922 нче елда М.Җәлил Казанга килә. 1934 нче елдан Язучылар берлегенә кабул ителә, танылган язучыга әйләнә.

1938 нче елдан яңа ачылган Опера театрында әдәби җитәкче булып эшли башлый. Язучылар берлегендә җаваплы эш башкара…

2  алып баручы. Тормышны яратып, хатыны Әминә һәм кызы Чулпан өчен янып, шундый матур шигырьләр иҗат итеп кенә ятасы иде бит... Тик...

Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхетебезне тартып алырга.

Күтәрел, ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга!

1Алып баручы.

Когда началась Великая Отечественная Война, Муса ушел на фронт. В перерывах между боями поэт писал стихи и очерки для поднятия боевого духа и настроения бойцов.

2 алып баручы . Бөек Ватан сугышы башлана. Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса. Сугыш кырында утлы корал белән генә түгел, кыю шигырьләре аша да дошманга каршы көрәшә ул!

1 алып баручы. Хәзер Муса Җәлилнең сугыш чоры шигырьләрен тыңлыйбыз!

                 «Кызыл ромашка»- 5в сыйныф укучысы Хазиев Дамир сөйли.

2 алып баручы. «Бүреләр» шигырен 9 нчы а сыйныф укучысы Зарипова       Азалия башкара.

1 нче алып баручы. Все Стихи Джалиля переведены на русский язык. «Красная ромашка»- читает ученица 8в класса Кулешова Мария.

2 алып баручы. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1942 елның  26 нчы июнендә  Волхов фронтында камалышта кала. Ул, аңын җуйган хәлдә, әсир төшә. М. Җәлил һәм аның иптәшләре фашистларга каршы көрәшне әсирлектә дә туктатмыйлар: яшерен оешма оештыралар. А.Алиш, А. Баттал, Г. Шабаев, Ә. Симаев, Г. Курмашев, Ә. Атнашев, З. Хасанов h. б. белән берлектә гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның планнарын фашистларга ача.

1 нче алып баручы. В 1942 году начинается та полоса в жизни Мусы Джалиля, о которой трудно рассказывать без волнения. Вдруг перестали приходить его письма родным и знакомым, перестали поступать в редакцию газет и журналов его стихи. Джалиль пропал без вести. 

2 Алып баручы. Нет, не мог Джалиль  пропасть без вести!

1.Алып баручы  И, действительно, через много лет вернулся к нам Муса Джалиль, вернулся своей пламенной песней и сам рассказал о себе правду.

2. Алып баручы. Вот она… В июне 1942 года, когда шли ожесточенные бои па одном из участков Волховского фронта, поэт был тяжело ранен и окружен врагами. Как орел, он хотел защищать свою Родину, как орел, он хотел умереть в бою, но "отказался от слова, от последнего слова друг-пистолет..." И фашистам удалось схватить истекающего кровью поэта. 


1.Алып баручы. Джалиль был заключен в одиночную камеру мрачнейшего из кровавых застенков Моабитской тюрьмы в Берлине. Выносится приговор о казни поэта. Но никакие пытки и приговоры не могут сломить волю героя, волю борца. 
2.
 Алып баручы.  Пройдут месяцы, прежде чем трусливый палач опустит занесенный над головой поэта кровавый топор, и все это время не умолкает мужественный голос Джалиля. И в тюрьме он продолжал писать свои стихи на клочках бумаги, которые попадаются ему в руки.    

( М,Җәлилнең төрмәдәге уйлары язылган шигырьләрен сөйлиләр).

                     Насыбуллин Ранис 8 нче Д сыйныф укучысы-«Төрмәдә төш»

                     Якименко Вячеслав 5г сыйныфы укучысы - «Соңгы җыр»

1.Алып баручы.  Джалиль пишет письмо жене: "Родная, я не боюсь смерти. Это не пустые фразы. Когда мы говорим, что мы смерть презираем, это на самом деле так. … есть жизнь надгробная, после смерти, в сознании, в памяти народа. Если я при жизни делал что-то важное, то этим я заслужил эту другую жизнь - "жизнь после смерти"... Цель-то жизни в том и заключается: жить так, чтобы и после смерти не умирать..." 

2 Алып баручы. 38 яшьлек Шагыйрьнең гомере 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист  балтасы астында өзелә. Аның белән бергә тагын 10 көрәштәше дә җәзалап үтерелә. Алар арасында Татарстанның  Спасс районында туып үскән  балалар язучысы Абдулла Алиш та бар. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, каушап калмаган. Батырлар  үлгәндә дә антларына тугры калалар.

 Җәлилчеләрнең үлеменә шаһит булган немец рухание Ланфредени соңыннан : “Татарлар горур үлделәр” , – дип сөйләгән.

1.Алып баручы. Зная о смертном приговоре, Джалиль продолжал писать стихи, которыми будут восхищаться поколения. Из мрачного каменного мешка тюрьмы он обращался к тем, кто составляет надежду, будущее человечества.

Артист башкаруында  «Барыгыз, болынга, балалар» шигыре тыңлана.

2.Алып баручы. Җәлилне үзе язган шигырьләрнең язмышы, шулай  УК туган илендә аның турында хәбәрләр борчыган.

  Артист башкаруында «Ышанма» шигыре тыңлана.
1.Алып баручы. "Другу, который знает читать по-татарски и прочтет эту тетрадку. Это написал известный татарскому народу поэт Муса Джалиль. Испытав все ужасы фашистского концлагеря, не покорившись страху сорока смертей, был привезен в Берлин. Здесь он был обвинен в участии в подпольной организации,...  заключен в тюрьму. Его присудят к смертной казни. Он умрет. Но у него останется 115 стихов, написанных в заточении. Он беспокоится за них... Если эта книжка попадет в твои руки, аккуратно, внимательно перепиши их набело, сбереги их и после войны сообщи в Казань, выпусти их в свет как стихи погибшего поэта татарского народа. Это - мое завещание. Муса Джалиль. 1943. Декабрь.

2. Алып баручы. Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае, туган тел ае.

 “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә.

1 Алып баручы. Cугышта һәм әсирлектә күрсәткән батырлыклары өчен Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шигырьләре Ленин премиясенә лаек булды.

2 Алып баручы.

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

1 Алып баручы.

Аның әсәрләре җырлый.

Муса Җәлил үзенең тормышын җырга тиңли. Аның тормышны яратуын чагылдырган әсәрләренең күбесендә “җыр” дигән сүз кабатлана.

2 Алып баручы.

Ватан сугышы беткәнгә дә инде 76 ел вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Муса Җәлилнең җырлары туган иленә кайтып җитте. Шагыйрьнең үлеме җыр булып яңгырады. Аның исеме – мәңгелек.

1.2 Алып баручы( бергә)

Кичәбезне 4 нче сыйныф укучылары башкаруында “Салют сиңа, Муса Җәлил» җыры белән тәмамлыйбыз. (Җыр тексты экранга төшерелә. Барлык тыңлаучылыр да кушылып җырлый).

Яшь Җәлилчеләр җыры” («Салют сиңа, Муса Җәлил»)

  1. Салют сиңа, Муса Җәлил,

Салют иң яшь буыннан.

Рапорт тапшырырга сиңа

Бөтен (мәктәп) җыелган.

Кушымта:

Әйдәүче  туганыбыз

Син Муса агабыз.

Батырлыгыңа сокланып,

Җырларың белән рухланып,

Алга барабыз, үрләр алабыз.

  1. Маяк безгә, Муса Җәлил,

Синең янып яшьнәвең,

Көрәшләрдә ирек өчен

          Бәхет даулап яшәвең 

Кушымта:

Әйдәүче туганыбыз

Син, Муса агабыз!

Батырлыгыңа сокланып,

Җырларың белән рухланып,

Алга барабыз, үрләр алабыз !

 

Кичәбез тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ...

Беренче космонавт Юрий Гагаринның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә

 Галәмгә  очкан  беренче  очучы-космонавт Юрий  Гагаринның  хезмәт  батырлыгы  белән  танышу , аның  тормышы  һәм  илебезгә  гал...

Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.

     Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп...

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие...

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Исемдә калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара

    Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында беле...