Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
план-конспект на тему

Гатиятова Люция Ленаровна

Исемдә калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemd_kaldy_monly_ber_zhyr_bulyp.docx14.91 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Исемдә калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга.

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Тын зал. Әкрен генә “Сагыну” көе яңгырый. Иң уртада шагыйрь портреты. Плакатта шундый сүзләр язылган:

Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк,

                                          Үлгәннән соң да үлмәслек булсын. М.Җәлил

Диктор тавышы: Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Үлем турында башка берәр уй килеп төшә икән, болай фикер йөртәсең: үлемнән соң да яшәү бар бит әле, халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң да яшәргә хокук алам. Чөнки минем турында сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? Дөньда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени? М.Җәлил.

Сәхнәгә Мусаның әнисе чыга.

Ана. Иртә торсам да көтәм,

Кичен ятсам да көтәм.

(Шагыйрь чыга)

Шагыйрь. Саумысез.

Ана. Саумы-сәламәтме, балам.

Ш. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.

А. Рәхимә әби дип әйтсәң килешер, бәбкәм.

Ш. Юк, мин Сезгә алай гади итеп кенә эндәшә алмыйм.

А. Син үзең кем соң, балам?

Ш. Киләчәктән килдем сезнең яңга.

А. Алай икән. Йомышың ни иде соң, балам?

Ш. Сез – М.Җәлилне дөньяга бүләк иткән ана.

А. Бүләк иттем менә, күрә алмый тилмерәм. Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.

Ш. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.

А. Кайтмыйлар бит.

Ш. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.

А. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?

Ш.Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.

А. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.

Ш. Сез аны илгә тугрылыклы булырга өйрәткәнсез.

А. Илгә тугрылыклы булырга аларны Ил өйрәтте, балам. Мин аларга матур яшәгез, яхшы булыгыз дип кенә әйтә килдем...

Сәхнәгә дүрт алып баручы чыга.

А.б. Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

А.б. Гөрләп үтте аның яшьлек елы,

Оештырды Җәлил, язды һәм язды.

Ә ил өчен иң дәһшәтле чакта

Солдат булды сугыш кырында.

А.б. Сугыш кызды таңнан яңадан,

Ут шәүләсе Волхов өстендә,

Тирә-яктан дошман камаган,

Безнекеләр боҗра эчендә.

А.б. М.Җәлил, Волхов фронтында авыр яраланып, әсирлеккә төшә. Моңа шагыйрь бик нык өзгәләнә. “Кичер илем” шигыре шул хакта. (Шигырь сөйләнә)

А.б. Авыр, газаплы көннәр башлана. Фашист тоткынлыгында шагыйрь тик ятмый. Дошманга булган нәфрәте шигырьләренә күчә. Муса иптәшләре белән яшерен оешма төзи, фашистларга каршы керәш башлана. Яшәүгә, җиңүгә өметләр өзелми. ( Бер укчы “Катыйльгә” шигырен сөйли.)

А.б. Җәлил шигырьләре әсир солдатларда туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Аларда ныклык һәм өмет чаткылары уята. (“Дуска” шигыре сөйләнә.)

А.б. Җәлилнең күп кенә шинырьәре көйгә салынган. Әсирләр аларны концертларда яратып башкаралар. Ул җырлар аша Туган илгә булган сагыну хисләрен белдерәләр. (Җыр яңгырый.)

А.б. Тик кызганам, җирнең матурлыгын

Бик аз күрдем, бик аз яшәдем;

Бик аз яздым, бик аз ялкынландым,

Илем өчен бик аз эшләдем.

А.б. Гомере чикле; кеше үлем көтә,

Торган килеш кабер кырында;

Ә ул җырлый

Яшьлек

Һәм мәхәббәт.

Тугрылык һәм дуслык турында.

А.б. Шагыйрең “Моабит дәфтәрләре” китабына күз салыйк. Нинди генә темага язылмаган алар: туган илгә тугрылык, дусларга ышаныч, сөйгән ярга мәхәббәт, балаларны ярату, фашизмга нәфрәт һ.б. хисләр ярылып ята аның шигырьләрендә. Берничә шигырен тыңлап китик. (“Вәхшәт”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен сөйләү.)

А.б. М.Җәли тоткынлык чорында кырыс төрмә шартларында да елмаерга, юмористик шигырләр язарга үзендә көч таба алган. Хәзер берничә юмористик шигырен ишетерсез. ( “Хәдичә” һәм тагын берничә шигыре сөйләнә.)

А.б. Син күрсәттең, Муса, үзең теләп,

Матурлыкның ничек туганын.

Син күрсәттең безгә үзең эшләп,

Батырлыкның ничек булганын.

А.б. Батыр үлә, үлмәс ат талып,

Батырлыклар белән макталып,

Исмең калсын үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Бөек шагыйрь М.Җәлилгә багышланган кичәбезне шагыйрьнең “Җырларым” шигыренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган сыйныфтан тыш чара. “Җырларым”.

Методическая разработка сценария " Муса Җәлил -Җырларым "...