Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина
учебно-методический материал на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Скачать:


Предварительный просмотр:

  1. Муса Җәлил
  2. 1. Җəлилче язучыны билгелəгез:

а) С.Хəким         б) А.Алиш         в) Ф.Кəрим

  1. 2. Казанда Җəлил исемен нинди мəдəни оешма йөртə:

а) Татар филармониясе

б) Опера һəм балет театры

в) Зур концерт залы

  1. 3. М.Җəлил исеме белəн аталган поселок Татарстанның кайсы районында урнашкан?

а) Сарман районында

б) Актаныш районында

в) Мөслим районында

  1. 4. М.Җəлилгə кайчан, нинди Дəүлəт премиясе бирелə?

          а) 1886 елда Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе бирелə.

          б) М.Җəлилгə премия бирелми, чөнки ул озак еллар халык дошманы рəтендə йөри.

            в) 1957 елда Ленин исемендəге Дəүлəт премиясе бирелə.

       5. М. Җəлилнең иң беренче шигыре ничек атала?

а) “Бəхет”

б) “Кызыл гаскəрлəргə”

в) “Киттелəр”

  1. 6.  М.Җəлил үзенең сугышчы юлын кайда башлый?

а) Минзəлə педучилищесында оешкан хəрби политхезмəткəрлəр курсыннан

б) Мəскəүдə “Октябрь баласы” журналы редакциясеннəн

в) Казанда Язучылар берлеге идарəсеннəн

  1. 7 . “Тик булса иде ирек” шигырендə М. Җəлил нəрсə турында яза?

а) туган өе, яраткан хатыны һəм кызы турында

б) үлеменең, туган өе, яраткан хатынын һəм кызын кайтып күрү бəхетеннəн өстенрəк булу турында

в) туган өе, яраткан хатыны һəм кызы өчен үлəргə əзер булуы турында

8 . Муса Җəлил кайсы елны əсирлеккə төшə?

а) 1941        б)1942         в)1943

  1. 9 . Муса Җəлил оешмасындагы ничə кеше үлемгə хөкем ителə?

а) 8         б) 10         в) 11

  1. 10. Китерелгəн юллар кайсы шигырьдəн?

Сездə минем бөтен тойгыларым,

Сездə минем керсез яшьлəрем

Сез үлсəгез, мин дə онытылырмын,

Яшəсəгез, мин дə яшəрмен.

а) “Кошчык”         б) “Кичер, илем         в) “Җырларым”

11.  Җəлилчелəрнең гомерлəре кайсы төрмəдə өзелə?

а) Плетцензее         б) Моабит         в) Шпандау

  1. 12 . Муса Җəлилнең əсирлек иҗатындагы төп темалар:

а) Мəхəббəт, Кызыл Армиягə дан

б) Фашизмга каршы керəш, Батырлык

в) Туган илгə тугърылык, якыннарны сагыну, сугышка нəфрəт

  1. 13 . “Сандугач һəм чишмə” əсəренең жанры.

а) Баллада         б) Поэма         в) Лирик шигырь

  1. 14. Өзектə нинди поэтик алым кулланылган?

Кызганып егетне елыйлар

Милəүшə һəм лалə чəчəге,

Тəгəри үлəнгə чык түгел,

Гөллəрнең гөнаһсез яшьлəре

(“Бүрелəр”)

а) Гипербала         б) Сынландыру    в) Ирония

  1. 15. Муса Җəлил тормышын һəм иҗатын өйрəнүгə багышланган “Өзелгəн җыр эзеннəн” хезмəтенең авторы.

а) Азат Əхмəдуллин

б) Тəлгатъ Галиуллин

в) Рафаэль Мостафин

   16. М.Җəлил кайсы атаклы мəдрəсə шəкерте була?

а) “Галия”

б) “Хөсəения”

в) “Иж-Буби”

17. М.Җəлил сугыш елларында кайсы фронтта хезмəт итə?

а) Украина

б) Белорусия

в) Волхов

18 . М.Җəлил кайсы фронт газетасы хəбəрчесе булып эшли?

а) “Коммунист”  б) “Ватан”   в) “Отвага”

19 . М.Җəлилнең əсирлектəге псевдонимы

а) Вилданов    б) Махмутов     в) Гомəров

  1.       20. М.Җəлилнең шигырьлəре беренче мəртəбə кайчан басыла?

а) 1919 елда         б) 1916 елда      в) 1921 елда

в) 1921 елда



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....