Нәжиб Асанбаевның ижадына багышланган әдәби чара Күп яклы талант иясе
методическая разработка

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

   “Башкортстанны еш кына “Икенче Швейцария” дип атыйлар. Мин моның белән горурланам да, шул ук вакытта риза да түгел. Ни өчендер  бу чагыштыруны  күңелем  кабул итми. Швецарияның үзен  “Икенче Башкортстан” дияргә кирәктер”- дип яза Башкортстанның халык язучысы Н. Асанбаев.

   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon n.asanbaev.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе

«Кәлчер төп  гомуми белем бирү  мәктәбе»  муниципаль район

Авыргазы районы  Башкортостан Республикасы

Нәжиб Асанбаевның ижадына  багышланган әдәби чара

Күп яклы талант иясе

                                                               

                                                         Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

                                                         Тимербулатова Д. Р.

2021

Күп яклы талант иясе

(Нәҗиб Асанбаевның 100 еллыгына багышлана)

Максат:

- Әдәби-тарихи үткәннәргә карата кызыксыну уяту;

- Язучы, драматург Н. Асанбаев әсәрләренең актуальлеген ассызыклау ;

- Әдәбиятка мәхәббәт  үстерү; балаларны иҗади хыялларга өндәү, кешелеклелек дәрәҗәсен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиhаз: 

Язучының  портреты,  язучының иҗаты турында әдәби календарь,  мультимед. проектор, слайдлар.

Чара барышы.

1. Оештыру моменты. Уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Тагын бер гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл көн туды. Шушы ямьле иртәгә, матур дөньяга карап, үзебезгә  көч, дәрт, илһам алыйк. Күңел тормышыбызны яхшыга көйлик. Шундый теләкләр белән бүгенге очрашуыбызны  башлап җибәрәбез.

 2. Төп өлеш

   “Башкортстанны еш кына “Икенче Швейцария” дип атыйлар. Мин моның белән горурланам да, шул ук вакытта риза да түгел. Ни өчендер  бу чагыштыруны  күңелем  кабул итми. Швецарияның үзен  “Икенче Башкортстан” дияргә кирәктер”- дип яза Башкортстанның халык язучысы Н. Асанбаев.

     Бүген без сезнең белән башкорт халкының тагын бер якты шәхесе - язучы,

     драматург Н. Асанбаев белән танышырбыз.

   Без Нәҗиб Асанбаевның тормышы һәм иҗаты турында сөйләшкәндә, безнең

алда күренекле язучы һәм драматургның тормыш юлы баса - аның көнләшерлек язмышы бар, дип әйтәсе килә. Нигә? Беренчедән, ул сугыш юлы узган, сугыштагы батырлыклары өчен  дәрәҗәле  бүләкләргә ия; икенчедән, ул йөзләп пьеса һәм комедия язган, өстәвенә, аларның тематикасы бөтенләй төрле; өченчедән, әсәрләргә рецензияләр һәм очерклар төрле газета - журналларда басыла.

    Кем ул Нәҗиб Асанбаев? Халык   язучысының нинди әсәре аның иҗатының иң югары ноктасы булып тора?

     Бу сорауларга җавап табырга тырышырбыз.

Нәҗип Асанбаев 1921 елның 7 ноябрендә ноябрендә Башкорт  АССР-ы Бакалы

районының   Ахман авылында туа. Язучы, шагыйрь, драматург. Беренче белемне  ул үз авылындагы башлангыч мәктәптә, аннан соң Мостафа һәм Балыклы ааыллары мәктәпләрендә укый.

     1939 елда Уфа финанс-техникумын тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Әмма ул укуын тәмамламый.

1940 елда Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы фронтларында, артиллерия батареясы белән җитәкчелек итә.

1949-1959 елларда «Кызыл таң»газетасы хезмәткәре булып эшли.

1959-1961 елларда Салават театры директоры булып эшли.

1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.

1963-1965 ел-Башкорт академия драма театры директоры.

1965 ел- иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

1994-2001 еллар-Зәки Вәлиди турында трилогия өстендә эшли.

    Төрле елларда әдип Башкортстан Язучылар союзында, СССР  Тынычлыкны  яклау комитетының Башкортстан Республика бүлекчәсендә, Башкортстан Республикасының Президент Советында эшләде.

      Нәҗиб Асанбаев ватан һәм милли драматургияне үстерүгә зур өлеш кертә. Аның иҗаты башкорт драматургиясе классикасы һәм республикадагы күп милләтле мәдәниятнең ачык гәүдәләнешенә әверелде. Аның тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр башкорт әдәбиятының һәм театрының алтын фондына керде. Совет дипломаты, якташыбыз Кәрим Хәкимовның язмышы турында «Кызыл паша» исемле пьесасы  Асанбаев иҗатында аерым урын били. Аның буенча куелган фильм-спектакльне 22 гарәп иле тамашачылары карады.  ( “Бик сагындым сине, Туган илем” җыры)

 Н. Асанбаевның «Канатлар ныгынганда», «Кызыл паша» драмалары, «Безгә егетләр килде», «Кәләш әйттергәндә», «Күктән төшкән бәхет», «Су юлы», «Рәйсә», «Фәйзи», «Алтын бишек», «Таң йолдызы», «Зәйтүнгөл», «Көзән башкорты» пьесалары һәм башка бик күп әсәрләре республика театрлары репертуарының йөзек кашына, тамашачыларның яраткан спектакльләренә әверелде.

     Нәҗиб Асанбаев үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән совет халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучы. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул:

1997 ел – Россия Федерациясе Президенты Указы Белән Дуслык ордены белән бүләкләнде

2000 ел - " Бакалы районының Мактаулы гражданины»исеме бирелә

2005 ел- Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән

2006 - Башкортстан Республикасы Президенты Указы белән “Башкортстан Республикасының Халык язучысы " дигән мактаулы исем бирелде

2011- “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде  h.б.

3. Викторина

Әсәрләр.

1.Н.Асанбаевның нинди пьесаларын беләсез?

2.Кәрим Хәкимов турында нинда пьеса яза?

3."Яралы язмыш" тагы  фаҗигале биографиянең төп герой кем ?

4.Кем турында өч пьесадан торган трилогия иҗат иткән?

Әдәбият теориясе.

1.Н.Асанбаев –күп яклы талант иясе.Ул иҗат иткән өлкәләрне санап  чыгыгыз.

2.Рәйсә белән Фәйзи сүрәтләнгән драмада төп темасын билгеләгез.

3."Ертык өмет" драмасында нинди каза илебез өстендә канатын җәя башлавын күрсәтә?

Фән, табигать, тормыш, география

1.Н.Асанбаев кайда туган?

2.Н.Асанбаев кайда белем алган.?

3.Кайсы елларларда "Кызыл таң" газетасында эшли.

4.1954 елда нинди комедиясе белән башкорт драматургиясенә гөрләп килеп керә.?

5.Н.Асанбаевның званиелары һәм наградаларын санап чыгыгыз.

6.Н.Асанбаевка Башкортстанның халык сәясәтче исеме кайчан бирелә?

7.Бөек Ватан сугышыннан соң язылган әсәрләре.

8.Үзенең мемуарларын нинди журналда бастырып чыгара?

4.Йомгаклау.

Көнләшерлек язмыш. Үз иҗады белән  алыс илләргә  юл ачучыларның берсе. Әйе, Н.Асанбаев чал чәчле, ак йөзле, саф күңелле, барлык буын кешеләренә җылы сүзен табып, һәрберсенә ихлас сердәш, тугры дус булып сөйләшә белүче әдип ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Бакый Урманче – күпкырлы талант иясе

Бакый Урманче-күпкырлы талан иясе .Класстан тыш чара...

"Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен өстәмә чыганак буларак кулланыл ала....

Күпкырлы талант иясе

Күпкырлы талант иясе...

"Ике яклы көндәлек" алымы

quot;Ике яклы көндәлек" алымы...