Бакый Урманче – күпкырлы талант иясе
классный час на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

Бакый Урманче-күпкырлы талан иясе .Класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bakyy_urmanche.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Бакый Урманче – күпкырлы талант иясе

 (Класстан тыш чара)

                                                                                       

                                                           

        

I. Бакый Урманченың тормыш юлы.

Бакый Идрис улы Урманче – нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул – татар сынлы сәнгатенә нигез салучы һәм үзе исән чагында ук классик дип танылган рәссам.

Яңа татар поэзиясендә һәм татар музыкасында нигез салучылар Тукай һәм Сәйдәш булса, татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы – Бакый ага Урманче.

Булачак рәссам 1897 елның 23 февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен әтисеннән үзләштерә. Соңрак  Казанда “Мөхәмәдия” мәдрәсәсендә укый.

Нәкышче әнисе, буяучы бабасы, җыр-бәеткә оста әбисе Бакыйга кечкенәдән үк көчле тәэссир итә. Һәрхәлдә, рәссам үзен белә-белгәннән алып әле рәсем ясавын, әле балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйнавын, бигрәк тә камыштан уенчык өй, тегермән коруын еш искә ала торган булган. Соңрак исә өй эчендә кирәкле эскәмия, урындык ише нәрсәләрне, умарта ояларын үзе ясаган. Ә инде скрипка уйныйсы килгәч, бу уен коралын да ясарга алына.

 Б. Урманчега, сынлы сәнгать белән чынлап торып шөгыльләнә башлаганчы, зур тормыш мәктәбен үтәргә туры килә.

 Тамбов якларында мөгаллимлек итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында армиягә алынып, Казахстанда хезмәт итә. Анда Бакый рәсем ясау буенча тәүге сабагын ала.

1919 елда 22 яшьлек Б. Урманче Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Әлеге мәктәпнең беренче татар студенты була ул.

1920 елны ВХУТЕМАСта  Мәскәүдә укый башлый.

Укуын тәмамлап, Казанга кайта. Сәнгать-театр техникумында укыта. Тик 1929 елда, милләтчелектә нигезсез гаепләнеп, рәссам кулга алына һәм Соловки лагеренә сөрелә.

Азат ителгәннән соң Бакый Урманче Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның эшләре 1934 елда беренче тапкыр яшь рәссамнарның Бөтенсоюз күргәзмәсендә куела һәм югары бәя ала. Дүрт елдан соң  Мәскәүдәге Совет рәссамнары берлегенә әгъза итеп алына.

1958 елда Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча Б. Урманче Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат булды.

II. Бакый Урманче музее.

ХХ гасырда яшәп, иҗат иткән дөньяның иң бөек рәссамнарынан берсе булган Б.Урманче музеена 1998 елда Казан шәһәре администрациясе ярдәме белән нигез салына. Музейның максаты – ярты гасырдан артык гомерен сәнгатькә багышлаган бөек останың бай, затлы мирасын барлау, тормыш һәм иҗат юлы яктырту.

Татар профессиональ сәнгатенә нигез салучы Б.Урманче Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәдәниятына үзеннән ифрат күп өлеш кертеп калдырган.

Б.Урманче үзенчәлекле шәхес. Татарларның гасырлар буе сакланып килгән мәдәни хәзинәләрен барлауга багышлаган иҗаты белән ул бөтендөньяга дан казанды.

Аның иҗаты күпкырлы. Атаклы рәссам график, станокта башкару, скульптура, китап иллюстрацияләү, декоратив-кулланма һәм декарация сәнгате кебек өлкәләрдә үзен сынаган һәм уңышка ирешкән.

Б.Урманче тарафыннан 300 артык рәсем сәнгате, 100 артык скульптура һәм берничә мең графика үрнәге ясап калдырылган.

Музей фондында олы шәхеснең 65 сәнгать әсәре, 150 якын документы һәм фотографияләре исәпләнә. Рәссамның шәхси тормышын тулырак күз алдына китерү өчен, музейның оста яшәгән һәм иҗат иткән тирәлектәге көнкүреш тормыш яракларыннан торган махсус мемориаль өлеше ачылды

III. Күпкырлы талант иясе

Б. Урманче сынлы сәнгатьнең һәр төре белән дә шөгыльләнгән. Нәкыш, уйма-сын, графика, архитектура... музыкага да бик хирыс булган. Җырларга яраткан. Шигырьләр язган, борынгы кулъязма әсәрләргә оста текстологик анализ ясаган. Университет студентларына гарәп каллиграфиясен өйрәткән. Чит телләрне дә әйбәт белгән.

Агачтан ясалган әсәрләре күбесенчә багышланган хатын-кызларга.

 “Сөембикә”. Юкә агачының бер кисәгеннән ул ханбикәнең битен генә “азат итә”. Әлеге скульптурада Сөембикәнең бөтен сагышын, үз халкы өчен борчылуын күреп була.

“Нияз” (преданность). Хатын кыз  Намаз укуын башлый.

“Гомергә бергә”  - тормыш символы. Гаилә, халыкның дәвамлыгын күрсәтә.

Бакый Урманче бөек шәхесләрнең портретлар галереясен туплаган. Бу телевидение йолдызлары, композиторлар,  артистлар, язучылар, шагыйрьләр, Советлар Союзы геройлары, галимнәр.

  Күп кенә язучы әсәрләренә иллюстрацияләр ясаган кеше дә әле ул. Мәсәлән, Г. Тукайның “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” әсәренә ясаган иллюстрацияләр.

100дән артык скульптура әсәре, 300гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләре кергән реалистик образлы иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Б. Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла.

Республикада Б. Урманче исемендәге премия булдырылган.

1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды.

1997 елда башкалабызның Зур Кызыл урамындагы скверда мәшһүр сынчының бронза һәйкәле урын алды.

  1. Тест

1.Бакый Урманче ничәнче  елда туган

а) 23.02.1900

б) 23.02.1897.

в) 26.04.1886

2. Б. Урманче башлангыч белем алган мәдрәсә

а) Мөхәммәдия

б) Хөсәения

в) Галия

3. Б.Урманче сәнгать мәктәбенә ничә яшендә укырга керә

а) 18

б) 22

в) 20

4.Казандагы Б.Урманче музее кайсы урамда урнашкан

а) Кремлевская ур.

б) К. Нәҗми ур.

в) Щапов ур.

5.Б.Урманче ничәнче елда вафат була

а)1990

б)1993

в)1984

6. Б.Урманченың туган ягы

а) Буа районы Күл Чәркән авылы

б) Казан шәһәре

в) Арча районы Кырлай авылы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

Разработка урока "По страницам жизни и творчества Баки Урманче"

Урок-экскурсия в творчество известного татарского художника в русскоязычной группе 10 класса...

Жизнь и творчество Баки Урманче

Баки Урманче - народный художник РСФСР, народный художник ТАССР, заслуженный художник Казахской ССР, лауреат премии имени Габдуллы Тукая, каллиграф, скульптор, поэт, полиглот (знал 11 языков), з...

Күпкырлы талант (Фоат Галимуллинга багышланган мәкалә)

Шәхес, галим, остаз Фоат Галимуллинга 70 яшь тулу уңаеннан "Фикер һәм хис гармониясе" җыентыгында 2011 елда дөнья күргән мәкалә мәкалә....

Күпкырлы талант иясе

Күпкырлы талант иясе...

Индивидуальный план самообразования ( предаттестационный период) учителя истории и обществознания Муратовой Ларисы Миншаеховной МБОУ «Гимназия №2» имени Баки Урманче г. Нижнекамск РТ.

Индивидуальный план самообразования ( предаттестационный период) учителя истории и обществознания Муратовой Ларисы Миншаеховной МБОУ «Гимназия №2» имени Баки Урманче  г. Ниж...

Нәжиб Асанбаевның ижадына багышланган әдәби чара Күп яклы талант иясе

 “Башкортстанны еш кына “Икенче Швейцария” дип атыйлар. Мин моның белән горурланам да, шул ук вакытта риза да түгел. Ни өчендер  бу чагыштыруны  күңелем  к...