Күпкырлы талант иясе
статья на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Күпкырлы талант иясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kupkyrly_talant_iyase.doc86.5 КБ

Предварительный просмотр:

               Зәки Нури премиясе лауреаты                               Иршат Заирович Закиров  –  күпкырлы талант иясе

Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, Татарстан Республикасы Чүпрәле Муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  2016 ел

                                              Э ч т ә л е к

Кереш..................................................................................................3

  1. Иҗатка беренче адымнар .............................................................4
  2. Байконурда  – Совет Армиясе сафларында ................................4
  3. Җаваплы хезмәт вазифалары ......................................................5
  4. Шагыйрь һәм композитор............................................................6
  5. Туган як тарихын өйрәнүче һәм актив җәмәгать эшлеклесе.....7

Йомгаклау................................................................................................8

Библиография..........................................................................................9

                                   Кереш

1998 нче елда  районыбызда, иҗади эшләүче шәхесләрнең хезмәтен бәяләү өчен, Зәки Нури премиясе булдырылды. 1998нче елның 25нче мартыннан беренче алты лауреат билгеле булды. Алар түбәндәгеләр: 2нче номерлы балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе: Г.Х.Сәгъдиева), Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  А.К. Хәйруллина, “Робагыйлар” исемле шигырьләр җыентыгы өчен Җ.Ф.Якупов, “Туган як” газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазифасын башкарган С.М.Шәрәпова, Иске Шәйморза мәктәбе укучысы Р.Хисаметдинова, Яңа Кәкерле урта мәктәбе укучысы Г. Насыйбуллина.    

Бүгенге көндә әлеге премиягә илле ике кеше лаек булган. Шулардан  Җ.Ф.Якупов һәм Р.М.Айметдинов якты дөньяда юк инде. Аларның исеме районыбыз тарихына кереп калды. Димәк бүгенге көндә районыбызда илле кеше Зәки Нури премиясе лауреаты дигән дәрәҗәле исемне йөртә. Алар якташ язучыларыбызның, шул исәптән Зәки Нуриның  иҗади мирасын өйрәнү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өлкәсендә актив эш алып баралар; якташларга багышланган кичәләрне оештыру эшендә катнашалар, иҗат эше белән шөгыльләнәләр.

Әлеге фәнни-эзләнү эшемдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чүпрәле муниципаль районы җирле бүлеге җитәкчесе, Зәки Нури премиясе лауреаты, йөзләгән җыр авторы, актив җәмәгать эшлеклесе Иршат Заирович Закиров турында яздым. Иршат Заирович белән без мәктәптә, район музеенда, район китапханәсендә оештырылган очрашуларда әледән-әле күрешеп-аралашып торабыз, аның төпле фикерләрен тыңлыйбыз. Менә шуның өчен дә бу шәхес безгә аеруча якын, кадерле. И.З.Закиров  турында Р.Субаев, Р.Гатауллин, И.Шиһапов мәкаләләре бар. Мин талантлы якташыбызның биографиясенә, иҗатына гомуми күзәтү ясадым,  фактларны  барладым.

Иҗатка беренче адымнар

 Закиров Иршат Заһир улы 1957нче елның 14нче августында Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында колхозчылар гаиләсендә туган. “Укырга-язарга иртә өйрәндем. Әти җыр-моңга гашыйк кеше, әни әдәбият ярата, үзе дә шигырьләр яза иде. Шуңа да кечкенә чагымнан ук газета-журналлар укыдым, укырга кергәнче үк, әти-әнидән авылга килгән концерт-тамашаларга алып баруларын үтенеп сорый идем,” – дип сөйләде ул. 1964нче елда Яңа Кәкерле сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Сәләтле балага уку җиңел бирелә.  Өстәмә әдәбият белән дә даими кызыксына. Мәктәп, авыл китапханәләрендәге фондларны тулысы белән диярлек укып бетереп бара.

Икенче сыйныфта укыганда ук инде  каләм тибрәтеп карый башлый.   Әдәбият укытучысы Аделша Абитов югары сыйныфлар белән үткәрә торган “Яшь әдәбиятчы” түгәрәгенә чакыра. Шушы елда ук Яңа елга багышланган ике куплетлы беренче шигыре   “Яшь ленинчы” республика газетасында басылып чыга. Шуннан башлап, яшь каләм иясенең  шигырьләре республика   һәм район  газеталарында,  “Ялкын” журналында  даими яктыртылып килә.

Иршат Закиров, мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, 1972нче елда Тәтеш педагогия училищесына укырга керә.  Яшь студент  театр сәнгате, музыка белән мавыга: театр, хор  түгәрәкләренә йөри, баянда уйнау күнекмәләре ала, музыка теориясен өйрәнә. Даими рәвештә спектакль-концертларда катнашып, сәхнә тәҗрибәсе туплый.

                      Байконурда  – Совет Армиясе сафларында

Иршат Заирович Ватан алдындагы бурычын да намус белән үтәгән.  “1977 – 1979нчы елларда Совет Армиясе сафларында булдым, хәрби белгечлегем буенча Байконур космодромында хезмәт иттем. Ротада комсомол оешмасы секретаре булып сайландым, хәрби частьтәге ике меңгә якын комсомол члены арасыннан хәрби корпуста биш елга бер мәртәбә үтә торган комсомол конференциясенә делегат булып бардым,” – дип сөйләде ул безгә, Ватанны саклауда керткән өлеше турында кызыксынуыбызны белгәч.            “Туган якны өйрәнү” музеенда Р.Р.Субаев һәм Н.Ф.Усманованың  инициативасы, тырышлыгы ярдәмендә  Космонавтикалар көне уңае белән оештырылган чарада катнашып, без И. Закировны өр-яңа яктан ачтык.  Ул безгә педагог, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының район бүлеге җитәкчесе, киң җәмәгатьчелек мәхәббәтен яулап З.Нури премиясенә лаек булган шагыйрь, композитор, Зариф Алимовның туганы буларак билгеле иде инде. Әлеге очрашуда Иршат абый безгә бөтенләй яңа ягы белән ачылды: армия хезмәтен Байконурда үткән икән бит ул! Ракеталар очканны, А.Леонов, Н.Рукавишников, Г.Иванов кебек чын космонавтларны үз күзләре белән күргән, Б. Волыновтан хәтта автограв та  алган кеше!  Бу хәбәрләрне ишеткәч, безне әйтеп бетергесез зур кызыксыну хисе биләп алды. Байконурда солдатларның төп бурычлары: саклау, төзелеш эшендә катнашу, техник хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт була. Иршат абыйны тын да алмыйча тыңлап тордык. Әлеге очрашуда без космонавтикага өлеш керткән күренекле якташларыбыз  хакындагы белемнәребезне тагын да ныгыттык һәм илебез үсешенә файда китергән тынгысыз кешеләр, шул исәптән, И.З.Закиров белән чиксез горурландык, аларга сокландык, алардан үрнәк алдык. Әлеге очрашу турындагы мәкаләбез “Туган як” район газетасында басылып чыкты [1].

                          Җаваплы хезмәт вазифалары

И.З.Закиров, Тәтеш педагогия училищесен тәмамлагач, хезмәт юлын 1976нчы елда районыбызның Яңа Ишле сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы буларак башлап җибәрә.

1983нче елда Казан Дәүләт Педагогия Институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1986нчы елга чаклы Яңа Ишле мәктәбендә физика, математика фәннәре укыта. Мәктәптә комсомол оешмасы секретаре, колхоз,  партия оешмасында пропагандист вазифаларын башкара. 1986 нчы елда Чүпрәле район Советы Башкарма комитетының оештыру бүлеге мөдире итеп билгеләнә.  1992 – 2001нче  елларда район хакимиятендә аппарат җитәкчесе, 2001 – 2010нчы елларда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының Чүпрәле районындагы бүлеге башлыгы, Чүпрәле районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе вазифаларын башкара. 2010 – 2012нче елларда –  Чүпрәле һөнәри-техник училищесында директор урынбасары. 1998нче елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чүпрәле муниципаль районы җирле бүлеген җитәкли. 

Тырыш хезмәт нәтиҗләре өчен дистәләгән  Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары,  Дипломнар белән бүләкләнә. Аның эш тәҗрибәсе район газетасы битләрендә яктыртыла.

Иршат Заирович Закиров – шагыйрь һәм композитор

И.З.Закиров  2005нче елда үз сүзләренә һәм үз музыкасына җырлар яза башлый. 2007нче елда “Җырлар өчен әле соң түгел” исемле җырлар җыентыгы басылып чыга [2]. 2007нче елның 26нчы декабрендә З.Нури исемендәге премиягә лаек була. Шушы елның августында, гомер бәйрәме уңаеннан, район мәдәният йортында иҗат концерты уза. Анда танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин, Татарстанның атказанган артисты Илсаф, җырчылар Айрат Җамалетдинов, Чулпан Асадуллина, Энҗе Вәлиуллина, районыбыз үзешчәннәре катнаша.

Шагыйрь һәм композитор Иршат Закировның бүгенге көндә йөзләгән җыры бар. Егерме бишләп җыры зур сәхнәләрдә яңгырый. Аларны  Илсаф, Алсу Әбелханова, Рафаил һәм Динә Латыйповлар, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, җырчы һәм композитор Гүзәлия, Азат Фазлыев, Радик Яруллин,  Динар Асылгәрәев, Раилә Уразаева, Роза Мостафи, Роза Әриткулова һәм районыбыз үзешчәннәреннән Тәлгать Җаббаров, Гүзәл Фәхретдинова, Алсу Яфизова, Рөстәм Низамов кебек талантлы җырчылар башкара.

      Туган як тарихын өйрәнүче һәм актив җәмәгать эшлеклесе

Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның туганы –  затлы нәсел баласы Иршат Заирович Закиров – үзенең тамырларын, авыл тарихын тирәнгәрәк төшеп өйрәнергә тели.  Ульяновск, Казан архивларында тарихи документлар белән таныша; өйдәге шәхси архивында шактый күп санда материаллар туплый, дистәләрчә тарихи китаплар, документлар җыентыкларын укып чыга, газета мәкаләләрен өйрәнә. Эзләнү бушка китми: нәсел шәҗәрәсе төзелә.  Бай материалны туплап, туган авылы Яңа Кәкерле турында китап чыгарырга тели. Соңрак шундый ук ниятле тагын бер кеше белән аралаша һәм туган авыл турындагы китап Илфак Шиһапов аторлыгында дөнья күрә. (Кешегә юл бирә торган киң күңелле шәхес   шул ул И.Закиров!) Әмма бу җыентыкта энтузиаст И.Закировның күп кенә очерк һәм мәкаләләре кертелгән, үзе турында да мәгълүмат бирелгән. И.Закиров эзләнү эшен дәвам итә,  2015нче елда рус телендә “Край Дрожжановский” исемле тарихи-публицистик китабын бастырып чыгара [3].

Иршат Заирович – сәяси, фәнни, мәдәни чараларны оста оештыручы. 2015нче елның 4нче декабрендә районыбыз җирлегендә үткән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен оештыру эшендә катнаша, пленар утырышта төп докладларның берсе белән чыгыш ясый, “Тел,әдәбият, тарих” секциясен җитәкли.

Бүгенге көндә Чүпрәле районы энциклопедиясен төзү буенча эшче төркемне җитәкли.   “Туган ягыбызның тарихына, табигатенә, мәдәниятына кагылышлы биш меңгә якын терминнар, данлыклы шәхесләребезнең исем-фамилияләреннән торган Энциклопедик сүзлек төзелде инде. Хәзер төп хезмәт – энциклопедик мәкаләләр язу өстендә эшлибез,” – ди тынгысыз шәхес.

 Иршат Заирович Закиров райондашларыбызга  оста оештыручы, җитәкче буларак яхшы таныш. Әмма күп кенә чараларда шәхсән үзе дә катнаша. Быелгы Яңа елны каршылаганда, район үзәгендәге  зур тамашада “Кыш бабай” ролен дә бик оста итеп башкарды. Район җитәкчесе дә: “Мондый әйбәт Кыш бабайның әле булганы юк иде!” – дип бәя бирде аңа.  “Иршат Закиров та җырлый икән!” – дигән сүз ишетелсә, мәдәният йортына бөтен кеше барырга тырыша.  Калын бәрхет тавышы белән ул халкыбызның моңлы көйләрен дә, танылган авторларныкын да, үзе язган җырларны да тамашачыларга бик оста итеп җиткерә. Бигрәк тә халык аның үзе баянда уйнап җырлаганын яратып тыңлый. Бу гамәлләре  аның халык алдындагы абруен тагын да арттыра.  

                                                                        

                                             Йомгаклау

Зәки Нури премиясе районыбызның иң иҗади эшләүче, иң сәләтле, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә иң зур уңышларга ирешкән, районыбызда туып үскән күренекле кешеләрнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген пропагандалаган шәхесләренә бирелә. З Нури премиясе лауреатлары үзләре дә аерым игътибарга лаек. Алар хакында эзләнү эшләре алып бару бик мөһим.

Эзләнү эше башкарып, мин кызыклы гына нәтиҗәләр ясадым. Иршат Заирович Закиров  – сәләтле кеше, киңкырлы талант иясе. Әмма ул тумыштан бирелгән талантын үстерү өчен, тырышлыгын да эшкә җигә. Мәктәптә гел бишлегә генә укыган. Ул даими рәвештә эзләнүдә. Нинди генә эшкә алынса да,  ул иң элек халык, җәмгыять, районыбыз мәнфәгатен күз уңында тотып эш итә һәм аны, гаять дәрәҗәдә җаваплылык хисе тоеп, җиренә җиткереп үти.  

Аның  белән аралашырга да рәхәт, чөнки ул әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый, кирәк икән, саллы киңәшләрен бирә белә.  

Үзенең җырлары белән туган якка мәхәббәт тәрбияли, дуслык, вакыт   кадерен белергә чакыра.

 Иршат Заирович кебек фидакарь затлар белән якыннанрак танышкач, менә шулай кешеләргә кирәкле, җәмгыятькә файдалы булып яши алсаң иде дигән хис-теләк биләп ала.

 Фәнни-эзләнү нәтиҗәләре тарих, әдәбият дәресләрендә туган як турындагы әсәрләрне үткәндә; сәнгать дәресендә, һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан  үткәрелгән класстан тыш чаралар, әдәби-музыкаль кичәләрдә файдалану  өчен кулланма материал булып хезмәт итә ала.

                             Библиография

1.Алиуллов Р.  Уникаль шәхес белән очрашу тәэсирләре // Туган як. –  2005.  № 7. – Б. 4 – 5.

2.Закиров И. Җырлар өчен әле соң түгел. – Казан: полиграф, 2007. – 60 б.

3.Закиров И. Край Дрожжановский (Историко-публицистический очерк). – Чебоксары: Новое время, 2015. – 160 с.

4.Закиров И. Мин тормышка гашыйк.  – Чүпрәле, 2012. – 114 б.

5. Закиров И. Яңа Кәкерле. –   Борынгы яңа Кәкерле. – Казан: Ихлас нәшр., 2014. – Б.290 –  409.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Күпкырлы талант (Фоат Галимуллинга багышланган мәкалә)

Шәхес, галим, остаз Фоат Галимуллинга 70 яшь тулу уңаеннан "Фикер һәм хис гармониясе" җыентыгында 2011 елда дөнья күргән мәкалә мәкалә....

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Бакый Урманче – күпкырлы талант иясе

Бакый Урманче-күпкырлы талан иясе .Класстан тыш чара...

"Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен өстәмә чыганак буларак кулланыл ала....

Нәжиб Асанбаевның ижадына багышланган әдәби чара Күп яклы талант иясе

 “Башкортстанны еш кына “Икенче Швейцария” дип атыйлар. Мин моның белән горурланам да, шул ук вакытта риза да түгел. Ни өчендер  бу чагыштыруны  күңелем  к...