Тимербулатова Дилия Рәис кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Укытучыга җитмеш төрле һөнәр дә аз

Профессия: Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Әдәби китаплар, педагогика, психология өлкәсенә караган мәкаләләр уку. Вакытлы матбугат белән танышып бару, татар телендәге телевизион тапшырулар карау.

Увлечения: Чәчәкләр үстерү.

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: д.Дюртюли, Аургазинский район.

Место работы: МБОУ "Кальчировская ООШ"

Звание, ученая степень: Югары категорияле укытучы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/timerbulatova-diliya-raisovna
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г.Тукай

Мин үземнең коллегаларым белән якыннан аралашуыма бик шатмын. Яңа дуслар табуыма ышанып калам.  
Минем  үрнәк эш программаларым, дәрес, дәрестән тыш чара  эшкәртмәләрем, укучыларымның иҗади эшләре, h.б эшләрем  сезгә файдалы булыр дип уйлыйм. Ачык чыганаклардан алынган материаллар тик таныштыру максатыннан куелды. Авторлык хокуклары аларның законлы вәкилләрендә кала. 
 
Начар күрүчеләр өчен: берүк вакытта ctrl һәм + клавишаларына басып сурәтләрне үзегезгә кирәкле кадәр зурайта аласыз .

 

 

О себе

 

Гади генә авыл баласымын,

Гади генә бер укытучы.

Күңел кылларымны моңлы иткән

Авыл hавасының шифасы.

Укытучымын, әллә шуңа

Кеше язмышына җан атам, 

Кеше дөньясының гүзәллеген,

Күңел матурлыгын яратам.

Басар өчен әрнү-газапларны

Җан азыгы-җылы сүз белән

Йөрәк түреннән ургып чыккан 

Туган теле кирәк дип беләм.

        Мин, Тимербулатова Дилия Рәис кызы, 1963 елның 9 июнендә Авыргазы районы Тур-Усман авылында туганмын.

        Белемем югары, БДПИның  "Башлангыч белем бирү педагогикасы hәм методикасы" факультетының татар бүлеген тәмамладым.

      Эшләгән урыннарым:

- Авыргазы районы Кешәнне урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы (1981-2012нче  уку еллары).

- Авыргазы районы Кешәнне урта мәктәбендә татар теле hәм әдәбияты укытучысы (2012-2015нче  уку еллары).

- Авыргазы районы "Кәлчер төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә  татар теле hәм әдәбияты укытучысы (2015нче елдан

бүгенге көнгәчә)

      Эш hәм педагогик стажым:

35 ел - эш стажым,

35 ел - педагогик стажым.

      Соңгы 5 елда өстәмә профессиональ белемемне күтәрдем:

2012 - Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү иниституты "Татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану"

2014 - Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү иниституты " ФДБСына күчү hәм үтәү шартларында татар теле hәм әдәбият укытучыларының методик компетентлыкларын камилләштерү"

2016 - Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү иниституты  "ФДБСын үтәү шартларында татар теле hәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләр куллану".

      Үз эшемне яратып башкарам, үз фәнем белән укучыларны кызыксындырырга, туган халкымның теле hәм әдәбиятына башка милләт укучыларында да хөрмәт hәм ихтирам уятырга омтылам. Укучыларымны яңа җиңүләргә рухландырырга, үзем дә заманнан артта калмаска тырышам.

      Хезмәт юлымның кайбер вакыйгалары hәм ирешкән уңышларым:

- Укучыларым 2014нче (1 укучы), 2015нче (2 укучы), 2016нчы (1 укучы) елларда татар теле hәм әдәбияты буенча муниципаль олипиадаларында 1нче, 2нче урыннарны яулап, җиңүче исеменә лаек булулары, НПКларда hәм иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаулары да эшемне яратып башкаруым күрсәткече.

- 2014нче елда "Иң яхшы татар теле дәресе" район күләмендә уздырылган бәйгедә үз тәҗрибәмне уртаклаштым,

-"Ел укытучысы  -2017" муниципаль бәйгесендә җиңүче.

     Алга таба да сер бирмәскә исәп эле!

 

Электрон почта - tdiliya@mail.ru

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

        Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

      Минем эчке дөньямны формалаштыруга йогынты ясаган әсәрләр: 

 Г.Ибрагимов "Кызыл чәчәкләр", З.Биишева  "Яктыга" трилогиясе

Мой взгляд на мир

Чехов әйткәнчә:” Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, уйлары да, күңеле дә”.

Мои достижения

Уку елы

Конкурс исеме

Дәрәҗәсе (мәктәп, муниципаль)

Формасы (Мактау Кәгазе, рәхмәт хаты)

2013-2014

«Иң яхшы татар теле hәм әдәбияты дәресе”

муниципаль

Сертификат

2014-2015

Укучыларның татар теле hәм әдәбиятыннан олимпиада

муниципаль

Олимпиададан призер әзерләгән өчен Мактау Кәгазе

2015-2016

Укучыларның татар теле hәм әдәбиятыннан олимпиада

муниципаль

Олимпиададан җиңүче  hәм призер әзерләгән өчен Мактау Кәгазе

2016-2017

Укучыларның татар теле hәм әдәбиятыннан олимпиада

муниципаль

Олимпиададан җиңүче әзерләгән өчен Мактау Кәгазе

2014-2015

Фәнни-гамәли конференция

муниципаль

Призер әзерләгән өчен Мактау Кәгазе

2015-2016

Фәнни-гамәли конференция

муниципаль

Призерлар әзерләгән өчен Мактау Кәгазе

2016-2017

Фәнни-гамәли конференция

муниципаль

Призер әзерләгән өчен Мактау Кәгазе

2015-2016

 Сочинение «Авыргазы районына -85 ел»

муниципаль

2 урын,  Мактау Кәгазе

2015-2016

Татар теле hәм әдәбияты ел укытучысы

муниципаль

 "Иң яхшы дәрес остасы" номинациясендә җиңүче, Мактау Кәгазе

2016-2017

Татар теле hәм әдәбияты ел укытучысы

муниципаль

 Җиңүче, Мактау Кәгазе

                                      

 

Моё портфолио

Портфолио – ул укытучының көзгедәге чагылышы. Укыту системасында эшләү дәверендә  укытучы портфолионы системалы рәвештә тулыландырып бара. Кыскасы, үз эшенә нәтиҗә ясый.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: