Мои видеозаписи

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

Татар теле hәм әдәбияты укытучысы Тимербулатова Д.Р. эш тәҗрибәсе

Гади генә авыл баласымын,
Гади генә бер укытучы.
Күңел кылларымны моңлы иткән
Авыл һавасының шифасы.
Укытучымын, әллә шуңа
Кеше язмышына җан атам,
Кеше дөньясының гүзәллеген,
Күңел матурлыгын яратам.
Басар өчен әрнү-газапларны
Җан азыгы- җылы сүз белән
Йөрәк түрләреннән ургып чыккан
Туган теле кирәк дип беләм.
Авыл укытучысы-милләтебез сакчысы, туган телебезне, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен бала күнеленә җиткерүче дә. Авыл укытучысы булу - зур җаваплык та,чөнки синең һәр адымың, яшәешең авыл халкы каршында. Инде шул югарылыкта, үз мисалыңда һәр баланы кеше итеп тәрбияләү мөһим. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.
Мин укучыларымда ана теленә мәхәббәт тәрбияли алам икән, димәк, алар киләчәктә башка халыклар арасында үз кадерләрен белеп, тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, дин-иманын саклап яшәячәкләр.

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

Туган як табигате

Башкортстан Республикасы Авыргазы районы Яңа Кәлчер авыл биләмәсе Кешәнне hәм Дүртөйле авылларының матур табигате