Укытучыларга ярдәмгә

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

Сайтымдагы материаллар   укытучыларга  файдалы булыр дип ышанам.

Скачать:


Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теленнән язма эшләр

  1. 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәр буенча тикшерү диктанты.

Батырлыкның юл башы.

Батырлык юктан бар була алмый. Ул кешелеклелектән башлана. Үз-үзен генә яратучы кеше беркайчан да батырлык үрнәге күрсәтә алмый. Абдулла Алиш турында күбрәк белгән саен, мин аның кешелеклелегенә сокланам, һәрбер әкияте, һәр язган әсәре белән ул күңелдә миһербанлылык орлыклары чәчә. Ул мәктәпләрдә булырга, балалар белән аралашырга яраткан. Аңда аның килүен зарыгып көткәннәр. «Әкиятче абый» дип сөенеп каршы алганнар.

Абдулла Алиш бик тәртипле, инсафлы гаиләдә туган һәм тәрбияләнгән. Әти-әнисе биргән әхлак дәресләре аны гомер буена озатып килгән. (77 сүз.) (Й. Шәраповадан)

Искәрмә. Миһербанлылык сүзенең мәгънәсе аңлатыла.

Биремнәр.

  1. Әйтелеше һәм язылышы туры килмәгән 5 сүзне күчереп язарга.
  2. Ясагыч кушымча ялганган исемнәрнең астына сызарга.

2.Исем ясагыч кушымчалар темасына тикшерү диктанты. 

  1. Аның тавышында хатын-кызлар тавышына охшаган
    сөйкемле җитдилек ишетелеп, кара күзләрендә тирән уйчан
    лык күренде.
    (Ш. Усманов)
  2. Моннан күп еллар элек безнең урамда эшчеләр, йөк
    төяүчеләр, вак һөнәрчеләр, сөякчеләр яшәгәннәр. Озакламый
    төзүчеләр килерләр дә алар яшәгән урыннарга яңа йортлар
    салырлар.
    (А. Шамов)
  3. Безнең якта санап бетергесез канатлы җырчылар яши.
    Сез аларны беләсезме? Санап күрсәтегез әле.
  4. Кышлар артыннан кышлар килде. Табигатьнең оста
    бакчачысы кояш үзенең киң кырларында гөлләр үстерде.
    (Һ. Такташ)

  1.  БСҮ.  Изложение.

Ун сумлык «маҗара».

         Менә ничә сәгать инде алар карбыз бушата. Әстерхан якларыннан баржа белән килгән карбызларны машиналар ташып кына тора. Ә карбызлар эре, кайберләреңә колач та җитми, авыр үзләре. Андый-ларын икәүләп күтәрәләр. Акча бирәм, дигәч, малайлар бу эшкә дәррәү тотынганнар иде. Кайберәүләрнең гайрәте тиз шиңде. Надир белән янәшә баскан малай да, футбол тубы хәтле бер карбызны чәлеп, таю ягын карады. Ә Надир түзде, түзәргә тырышты. Хуҗалардан аласы ун сум акча тотты аны. Бик авырга килгәндә, әнисен сөендерер минутларны уйлап чыдады.

     Әнисе эшсез калгач, аларның тормышлары авыр бара башлады. Шәл сатып алган акча да күпкә җитмәде. Бүген иртән Надир әнисенең көзге каршында басып торган чагын күрде. Менә ул авыр сулап колак алкаларын салды да кулъяулыгына төрә башлады. Шул чагында малай әбисеннән калган алкаларны соңгы тапкыр күрүен аңлады. Надирга әнисе дә, кашлары җем-җем итеп торган алтын алкалар да бик кызганыч булды. Әнисе өйдән чыгып киткәч тә тынычлана алмады. Мәктәпкә бармаска, акча эшләп әнисенә булышырга, дигән уй килде башына. (163сүз)

(Л. Ихсановада)

  1. Исем темасына аңлатмалы диктант.

Балалар шагыйре.

             Шәүкәт Галиев — балаларның яраткан шагыйре. Шигырьләренең нигезендә мәхәббәт ята. Ул — балаларны ярату, әдәбиятыбызны ярату, Туган илне, Туган җирне ярату. Ләкин Шәүкәт абый балаларны яратса да, гел әйбәт малайлар, кызлар турында гына язмый. Ялкауларга, тәртипсезләргә, әдәпсезләргә дә өлеш чыгара.

           Шагыйрь шигырьләрен балаларның үз тормышларыннан алып яза. Ул малайларның, кызларның холкын яхшы белә. Аларның нәрсә уйлаганнарына кадәр сизеп тора. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен шунда ук аңлыйлар, яраталар, яттан өйрәнәләр. (68 сүз.)

(Р.Миңнуллиннан)

Биремнәр.

1.        Тәртипсезләргә, өйрәнәләр сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2.        Тартым белән төрләнгән исемнәрнең астына сызарга.

  1. БСҮ. Изложение.

Әнием.

            Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. Нинди нәфис булып үсеп килә ул. Мәдинә табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмый. Тик бүген аны ниндидер сагыш баскан. Ул үзенең авылдагы әнисен, балачакта бергә уйнап үскән дусларын сагына. Аның күңеле авылга, алар янына ашкына. Нәни каенга Мәдинә эч серләрен ачты.

           Берәр атнага булса да әнием янына кайтып килер идем. Кочагыма алып, кысып-кысып сөяр идем үзен, иркәләр идем. Куаныр иде дә соң әнием!

          Нинди ягымлы, сөйкемле ул минем әнием. Ә үзе нинди олы җанлы. Шул кечкенә генә әнием берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр дүрт егет, бер кыз үстергән. Мине ул әле һаман, нәнием, ди. Мин — аның төпчек кызы! Шуңадырмы, мине һаман кечкенә итеп күрәсе килә.

          Әнием инде бик картайган. Сугышта үлгән әтием белән олы абыемның сагышы аның йөзендәге алсулыкны гомергә җуйган, чәчләренә чал кергән. Никадәр генә яхшы тәрбиядә яшәсә дә, көннән-көн картайган төсле күренә. Аны иркәлисе, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелен юатасы килә. (151 сүз.)

(Ә. Бикчәнтәевадан)

Искәрмә. Сагыш, төпчек, җуйган сүзләренең мәгънәсе аңлатыла.

  1. Сан төркемчәләре темасы буенча диктант.  

          Сарымсак күп кенә авырулардан сакланырга ярдәм итә. Борынгы Кытай табиблары кеше яшәртү рецептын тәкъдим иткәннәр. Моның өчен 350 грамм сарымсакны сыгып, согын алырга һәм шуны 300 грамм чиста спирт белән катнашты¬рырга, массаны салкын урында 10 кон тотарга кирәк. Аннары 2—3 кат марля аша сөзәләр, тагын 3 көн тоталар. Шуннан соң аны 50 грамм салкын сөт белән эчәләр. Аны, сөткә 25 әр тамчы салып, көнеңә 3 тапкыр эчәргә кирәк. Болай дәвалануны  икенче тапкыр 5 ел үткәннән соң гына кабатларга ярый.

          Грипп белән авырганда, сарымсакның 2—3 бүлемтеген вак кына турыйлар, өстенә 35—50 грамм кайнар су салалар. Катнашманы, 2 сәгать тотканнан соң, борын тишекләренә 3 әр тамчы салырга кирәк. Авыру кешегә кыргычта уган сарымсакны көненә икешәр тапкыр 10—15 минут иснәү дә бик файдалы. (122 сүз)

«Мәгариф» журналыннан

Бирем

Саннарның төркемчәләрен күрсәтергә.

  1. Сан темасына диктант.

         Тарих мең дә сигез йөздә...

          1990 нчы елның 24 нче гыйнварында Республика фәнни китапханәсе ачылуга 125 ел тулды. Ул Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен илдә иң зур, иң бай, иң борынгы китапханәләрдән санала.

          1844 нче елда Казан университеты галиме Второв Н. И., Петербургка күчеп киткәндә, әтисенең китапханәсен губерна идарәсенә бүләк итеп калдыра. 903 исемдәге 1908 китаптан торган бу китапханәдә рус һәм дөнья классиклары әсәрләре, тарих һәм география буенча хезмәтләр, төрле журналлар тупланган була. Танылган китапханәгә нигез салган әлеге  китаплар  әле хәзер дә сирәк басмалар бүлегенең иң кадерле хәзинәләреннән санала.

        1865 нче елның 24 нче гыйнварында тантаналы төстә Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ачыла. Беренче атнада анда 110 укучы килә, икенче атнада аларның саны 140 ка җитә. (107 сүз)

  1. БСҮ.   Изложение.

Тәрбияле бала.

Беркөнне Зиннәт урамнан акча янчыгы табып керде. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Бумажник эчеңдә байтак кына акча, блокнот һәм бер хәрби кешенең фоторәсеме дә бар.

Зиннәтнең күзләре шатлыгыннан ут шикелле яна, ә башыңда аның гаҗәеп матур уйлар йөри. Бу акчага тимераяк та, өр-яңа велосипед та алып була. Әле аннан да артып калыр.

Әнисе рәсемне кулына алды. «Бу офицер фронтта үлгән булса кирәк. Бәлки ул немецларга каршы әтиең белән бергә сугышкандыр. Бу әйберләрне югалткан кеше хәзер бик кайгыра торгандыр. Улының соңгы рәсемедер бу», — диде.

Әнисенең бу сүзләреннән соң Зиннәт уйга калды. «Кемнеке икәнен белсәк, илтеп бирер идек», — диде ул.

Әнисе улының шундый җавабын баядан бирле көтә иде. Менә ул аны ишетте һәм улын кочаклап алды. Шуннан соң алар бу әйберләрнең хуҗасын эзләргә булдылар, чаттагы баганага белдерү ябыштырдылар.

Беркөнне аларның ишеген кемдер акрын гына шакылдатты, бүлмә эченә озын мыеклы бер абый килеп керде. Ул үзенең бумажник югалтканын әйтте һәм аның нинди икәнлеген сөйләп бирде. Әнисе шунда ук бумажникны абыйга сузды.

Мыеклы кеше әйберләрнең барысының да урынында икәнлеген күрде, рәхмәт әйтте һәм Зиннәтне үзләренә кунакка чакырды. Ул Зиннәтне кунак итте һәм аңа бер төргәк биреп җибәрде.

Зиннәт белән әнисе төргәкне ачып карадылар. Аның эченә күп кенә конфет һәм бумажниктагы акчалар салынган иде. (199 сүз.) (А. Шамовтан)

  1. Рәвеш темасына аңлатмалы диктант.

Кулыма китап алам.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләр китабын кат-кат укыйм мин. Укыган саен хисләрем яңара. Ул хисләр мине Тукай туган яшәгән якларга алып китә. Мин Кушлавычтагы чишмә суларын эчкәндәй, Кырлай урманнарында йөргәндәй булам...

Тукай шигъриятенә мәхәббәтем миңа бабамнан күчте. Ул шагыйрьнең бик күп әсәрен яттан сөйли белә. Мин дә, укырга кергәнче үк, Тукайның «Гали белән кәҗә», «Бала белән күбәләк», «Туган тел» шигырьләрен хәтердән сөйләргә өйрәндем.

Мин хәзер 6 нчы сыйныфта укыйм. Тукай шигырьләренә карата булган мәхәббәтем һаман арта бара. (78 сүз.)

(«Сабантуй» газетасыннан)

Бирем.

Тексттан рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә.

  1. БСҮ. Изложение.

 

Дамир үстергән гөлләр.

Уку елы тәмамланып килә иде. Дамир белән Диләрә мәктәптән бергә кайттылар. Дамир Диләрәне төштән соң үзләренә кунакка чакырды. Диләрә керергә булды.

Дамир, кайтып, өстен алыштырды, ашады, барлык эшләрен дә бетерде. Диләрә һаман юк. Аптырагач, ул бакчага чыкты. Чәчәкләр утыртыр өчен җир йомшартты, тигезләде. Орлыкларны чәчә башлады. Шулвакыт Диләрә килеп керде:

  • Нишлисен? — дип сорады.
  • Чәчәк утыртам, — диде Дамир.

Эш беткәч, Диләрә өйләренә кайтып китте. Ул да, Дамир кебек үк, бакчага чыгып, җирне  йомшартты, тигезләде. Ул арада дус кызлары кереп, Диләрәне уйнарга чакырдылар... Чәчәк орлыклары түтәл янында таралып калды. Әнисе:

- Кызым, чәчәкләреңне утырт башта, — дигән иде дә, Диләрә кулын гына селтәде. Ул:

—        Өлгерермен әле, башта уйнап керим, — диде.

Кич булгач кына кайтты ул. Бик арыган иде. Ашады да ятып йоклады. Иртәгесен чәчәкләр турында уйламады да.

Дамир чәчәкләренә көн дә су сипте, аларны карап торды. Чәчәкләр берсеннән- берсе матур булып үстеләр. Бакчаны ямьгә күмделәр. Көн артыннан көн үтте. Алтын коз килеп җитте. Беренче сентябрьдә Дамир, матур итеп киенеп, үзе үстергән  чәчкәләрне  кулына тотып, мәктәпкә килде. Диләрәгә шул чакта бик кыен булды. Нәкъ шундый матур чәчәкләрне ул да үстерә ала иде. (176 сүз.)

(Л. Саматовадан)

  1. Алмашлыклар  темасына  диктант.

Туган тел.

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Атом көче, радио заманында

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш-туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем — бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен. (74 сүз)

X. Туфан

12. Алмашлык темасы буенча диктант.

Ләкләк.

Сезнең ләкләк турында әкият тә, җыр да, шигырь дә ишеткәнегез бардыр, әлбәттә. Нәкъ менә шул ләкләк инде авыл янындагы болында беркемнән дә курыкмыйча йөри, үзенең зур оясын авыл өе түбәсендә чыбык-чабык, ботаклардан ясый.

Ак ләкләкнең — бу шактый зур кошның — кешеләр белән кайчан дуслашып китүен һичкем хәтерләми. Ләкин кешеләр шушы гүзәл кош белән дуслыкның кадерен беләләр, аларның тынычлыгын бик тырышып саклыйлар.

Ләкләкләр сезнең өй түбәсенә бер мәртәбә оя ясасалар, алар яз саен шунда очып киләчәк. Ояда озын сыйраклы өч яки биш ләкләк бәбкәсе булачак. Алар кешеләргә ышанып карап торалар, ата-аналарының аудан кайтканын көтәләр, җылы җилдә башларын чак-чак кына кырын салып торалар. Ә ата-аналары аларга бака, тычкан, кәлтә, төрле бөҗәк ташып тора.

Көзгә таба ләкләк бәбкәләре үсеп җитә, көчле зур кошка әверелә, аннан көньякка очып китә. Ә кешеләр язын үзләренең ышанычлы дусларын яңадан көтәләр. (135 сүз)

«Кем ул? Нәрсә ул?» китабыннан

Бирем

Ике алмашлыкка морфологик анализ ясарга.

  1. Арадаш аттестация. Диктант.

Шагыйрьнең туган ягында.

1990 нчы елның сентябрь башы.  Әллүле-бәллүле Кармәт таллары уйчан гына тирбәлә. Дөньяны утырып та, җәяүләп тә гизгәннән соң кайткан Туфанны күргән, Туфан серләшкән таллар. Бүген алар шагыйрь туган йортның нигезендә аның уйларына уралган сыман. Монда һәммәсе: авыл урамнары, чал тупылдар, кешеләр Туфанны хәтерли. Авыл халкы Акташ урманындагы бер аланны «Туфан аланы» дип йөртә. Урман эченнән бәреп чыккан чишмәгә «Туфан чишмәсе» дип исем биргәннәр. Шагыйрьнең шигырьләренә кергән туган як табигате халык өчен якын, кадерле.

Кармәтлеләр, Хәсән аганың туган нигезендә таш бина җиткереп, 1988 нче елның 10 нчы декабрендә музей ачып җибәргәннәр. (97 сүз)

С. Зыятдиновадан



Предварительный просмотр:

5. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

КОМПОЗИЦИЯ

әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет,

геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе

эчке композиция 

— пейзаж, портрет, сюжеттан тыш элементларның, әсәр катламнарының урнашуы

тышкы композиция 

— әсәрнең бүлек, пәрдә, строфа,

тезмәләргә аерылуы

ТӨП КОМПОЗИЦИОН АЛЫМНАР

КАБАТЛАУ

иң әһәмиятле элементларны, образларны кабатлау

Ф. Кәрим «Сибәли дә сибәли», X. Туфан «Киек казлар», И. Юзеев «Калдыр, аккош, каурыеңны», Ә. Еники «Төнге тамчылар»

КӨЧӘЙТҮ

бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую

Г. Тукай «Су анасы», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада», Ф. Хөсни «Йөзек кашы»

КАРШЫ КУЮ

контраст, капма-каршы образларны сурәтләү яки,

тормышны ике каршы якка аерып, төрлечә бәя бирү

Г. Камал «Беренче театр», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»

МОНТАЖ

янәшә килүче образлар, элементлар ярдәмендә

 яңа мәгънәләр ачу Ә. Еники «Шаяру»,

Зөлфәт «Караңгы җил»



Предварительный просмотр:

Рус hәм татар телендә кошлар исемлеге

Аист - ләкләк 
Баклан - диңгез козгыны 
Беркут - бөркет 
Буревестник - давыл кошы 
Воробей - чыпчык 
Ворон - козгын 
Ворона - карга 
Вьюрок - тау чыпчыгы 
Вяхирь - әберчен 
Галка - чәүкә 
Глухарь - суер, урман тавыгы 
Грач - кара карга 
Гусь - каз 
Голубь - күгәрчен 
Горлица - урман күгәрчене 
Гриф - гриф 
Дрозд - миләш чыпчыгы 
Дрофа - дүдәк 
Дятел - тукран 
Жаворонок - тургай 
Журавль - торна 
Зяблик - кызылтүш 
Иволга - шәүлегән 
Индюк - күркә 
Канюк - карчыга 
Клёст - чукыр 
Коноплянка - киндер чыпчыгы 
Коршун - тилгән 
Кречет - шоңкар 
Кряква - кыр үрдәге 
Кукушка - күке, кәккүк 
Курица - тавык (петух - әтәч) 
Куропатка - кыр тавыгы 
Лазоревка - зәңгәр чыпчык 
Ласточка - карлыгач 
Лебедь - аккош 
Мухоловка - чебенче 
Нырок - чүрәкәй 
Орёл - бөркет 
Орлан - диңгез бөркете 
Павлин - тавис 
Поползень - үрмәләч 
Попугай - тутый кош 
Перепел - бытбылдык, бүдәнә 
Пустельга - торымтай 
Ржанка - арыш чыпчыгы 
Рябчик - боҗыр 
Свиристель - урман чыпчыгы 
Сизоворонка - күк карга 
Скворец - сыерчык 
Сова - ябалак 
Сойка - сойка

Сокол - лачын 

Соловей - сандугач, былбыл 
Сорока - саескан 
Страус - тәвә кошы 
Стрепет - сиртмә койрык 
Стриж - яр карлыгачы 
Синица - песнәк 
Снегирь - карабүрек 
Сыч - чырайсыз ябалак 
Тетерев - көртлек 
Трясогузка - сиртмәкойрык 
Удод - һөдһөд 
Утка - үрдәк 
Филин - байгыш 
Цапля - челән 
Чайка - акчарлак 
Чибис - тәкәрлек 
Чиж - сары чыпчык 
Щегол - купшыл 
Ястреб - карчыга



Предварительный просмотр:

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары

төшенчәләренең сүзлеге.

Рус  телендә

Татар  телендә

Деятельность

Эшчәнлек

Действие

Гамәл

Самоконтроль

Үзконтроль

Самооценка

Үзбәя

Универсальные учебные действия

Универсаль уку гамәлләре

Регулятивные действия

Регулятив гамәлләр

Коммуникативные действия

Коммуникатив гамәлләр

Познавательные  действия

Танып белү гамәлләре

Личностные действия

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр

                 



Предварительный просмотр:

Дата:__________             ___ сыйныф                                                                                                                                                                                                  

Дәреснең темасы:______________________________________________________________________________________________________________

Максатлар:___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

________________________________________________________________________________________________________________________________

Универсаль уку гамәлләре:

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче:________________________________________________________________________________________________

Регулятив:____________________________________________________________________________________________________________________

Танып белү:___________________________________________________________________________________________________________________

Коммуникатив:________________________________________________________________________________________________________________

Бурычлар:_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Ирешеләчәк (планлаштырылган) нәтиҗәләр:

Метапредмет:__________________________________________________________________________________________________________________

Предмет:_______________________________________________________________________________________________________________________

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче:_________________________________________________________________________________________________

Дәрес тибы:____________________________________

Укыту-методик комплекс, җиһазлау:______________________________________________________________________________________________

________________________________________________________________________________________________________________________________

Дәреснең

этаплары

Уҡытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Универсаль уҡу гамәлләре (Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр, танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр).

I.Оештыру.

II.Белемне актуальләштерү.

III.Уңыш ситуациясен тудыру.

Уку мәсьәләсен кую.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

V.Ныгыту.

VI. Эталон буенча уҡучыларның эшләрен үзаллы тикшерүе.

Үзбәя бирү.

VIII. Дәресне йомгаклау.

VII. Рефлексия.

 Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирүләре.

Бәяләү, билге кую.

Өй эше бирү.