Халык авыз иҗаты

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

Әлеге бүлектә сез тел, сүз, аваз-хәреф турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, татар халык уеннары   таба аласыз!
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_halyk_uennary.doc85 КБ
Microsoft Office document icon halyk_yts_hak_yt.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары

  1. Түшәм санау

           Уен өйдә уйнала. Бу уен белән таныш булмаган бер кешедән: “Җиң аша түшәм саный аласыңмы?” – дип сорыйлар. Теге, әлбәттә, батырланып: “Саный алам”, – ди. Шуннан соң аны идәнгә яткыралар да, җиңен йөз тирәсенә туры китереп, пальтосы белән ябалар һәм, ике куллап җиңен торба кебек итеп тотып, шуның аша түшәмне санарга кушалар. Ул чынлап торып түшәм санап азапланган арада берсе пальто җиңеннән су салып җибәрә. Шуннан соң түшәм санаучыдан: “Ничә булды соң түшәм?” – дип шаяртып көләләр.

2. “Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында "буяу сатучы” һәм "буяу алучы” билгеләнә. Калганннар "буяулар” булып тезелеп утыралар. "Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. "Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, "буяу сатучы” "буяу алучы” га килә: "Син минем буяуларымны бир”. "Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы "буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, "буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

3. "Тотам тотышлы”. 3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.

4. "Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

5. "Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(Як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

6. "Парлашу”.   Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1, 2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.

7. “Әтәчле”.   Идәндә түгәрәк сызылган. Ике уенчы шул түгәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

8. "Яулык салыш".  (20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала, шул җәза ала.

9. “Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.

10. “Исеме кем”. (2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

11."Урындыклар".   Көй башлануга урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына).

12. "Кем җитезрәк?”  Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике уенчы урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга уенчылар урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

13. "Ак калач”.  Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

14. "Кем җитезрәк".  Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык бәйләтергә тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.

15. "Йозаклы”.  Ике уенчы кулга-кул тотышып "йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек "йозак” аша үтәләр, көй туктауга йозак эчендә калган уенчы уеннан чыга, яисә җәза ала.

16. "Түбәтәйле”.  Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

17. “Кәрия-Зәкәрия”.  Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая.

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

18. "Тукмаклы”.  Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә, шул уенчы уеннан чыга.

19. "Урманга бару”.   Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар.

Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй

тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк

җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, "аю" белән "бүре" килеп чыга да балаларны куа башлый.

20. “Кем тизрәк?”  Уенчылар зур түгәрәк ясап басалар, уртада бер уенчы яулык болгап тора, көй башлануга уенчылар түгәрәк буйлап биеп баралар, көй туктауга яулыкны кем дә булса эләктереп калырга тиеш.

21. ”Әйдә танышабыз”. Уйнаучылар ике түгәрәк булып кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

22. “Утраулар”. Идәндә уенчылар саныннан бергә кимрәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга "утрау”ларга басып калырга тиешләр. "Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында "утраула (кәгазьләр) алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.

23. “Санап җибәр!”  Санамыш белән ике уенчы сайланыла:

"Каенда карга, имәндә чыпчык

Һавада кош, син очып чык!”

Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда төрле санда бәрәңгеләр салынган капчыклар. Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып андагы бәрәңгеләр санын әйтеп бирергә тиешләр.

24. “Йомырка бөтереш”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла. Команда булуга уенчылар үзләренә бирелгән йомырканы бөтереп җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?

25. “Яшерәм яулык”.   Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

26. "Болында”.   Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Илмира) уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп җыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Илмира, Илмира,

Әйләнәсең кем белән?

Илмира бер иптәшен уртага ала (Кәримә). Җыр тагын кабатлана:

Кәримә, Кәримә, Әйләнәсен кем белән?

Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:

Гүзәлиә, Гүзәлиә,

Син каласың уртада.

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гүзәлиәдән башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.

27. "Капкалы”. 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

28. “Агыйдел”.  Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.

29. "Борынга шырпы кыстыру”. Уечыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?

30. ”Күңелле яшисең килсә, болай ит...” Балалар түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, "болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.

"Күңелле яшисең килсә, болай ит (2 тапкыр)

Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.

31. “Яулык алыш”. Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, -

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

32. “Селкенмә”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр, ә көй туктауга, уенчылар нинди дә булса бер торышта "катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.

33. “Без, без, без идек”. Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Кап та коп, Якуб

Авызыңны ач та яп!

Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.

34. “Куянкай”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли. Ул — "куян". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

35. «Башмакчы». Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була.

Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса.

Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

36. «Күрсәт әле, үскәнем». Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы

уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр

кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да:

"Менә шулай, менә шулай", - дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу

өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.

- Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

37. "Гөлбаһар”. Балалар кулга-кул тотынышып бер сафка басалар.

Берсе "бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора.

Каршы яктан бер бала "көтүче " булып килә.

Җырлый:

- Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар?

- Шалкан белән торма бар.

- Берсен миңа бирсәнә!

- Көчен җитсә тартып ал!

Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә "әби"

аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.

"Шалкан-тормалар" берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска,

иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып

алып бетергәнче уен дәвам итә.

38. "Такыя үрәм”. Балалр түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага "чәчәк" исеме кушыла һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Алып баручы:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Энҗе чәчәк:

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Балалар:

Энҗе чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле!

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә.

Исеме аталган һәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.

Ромашка:

Күкчәчәк:

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар үрдек без.

39. "Наза”.  Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар җырлый-җырлый баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

"Наза" дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта.

Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

Наза тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

40. "Бу дустың белән күреш”.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, "'Сандугач-күгәрчен " көенә җырлап әйләнәләр:

Аякларың тыпырдат,

Куларыңны чәбәклә,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Башың аска иеп ал,

Кул бармагың янап ал,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Бу дустың белән күреш,

Бу дустың белән күреш,

Йә иптәш, йә, әйлән,

Бик кыен түгел бу эш.

Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр.

41. "Түгәрәк алан”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр:

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Алсу, Гүзәлиә,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез,

Гөлназ, Әлия,

Әйдә бергә биибез.

Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.

42. "Бүген кемнең туган көне?". Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:

- Бүген кемнең туган көне?

Нигә кояш елмая?

- Белдек, белдек, Алсуга

Бүген ун ( ) яшь тула.

Алсуга карагыз:

Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез чын күңелдән.

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Алсу бии.

43. "Яулык бирәм”. Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: "Яулыгымны ал, кесәңә сал", - ди. Балалар:

"Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!", - диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.



Предварительный просмотр:

Татар халык мәкальләре

Ата-ана, бала-чага турында

Ана

• Өйнең ямме ана белән.

• Ана – шәфкать диңгезе.

• Ана яхшылыгын авырсан белерсен.

• Анаңдай ана булмас.

• Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

Ана белән бала

• Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

• Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

• Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

• Баланың моңын ана белер.

• Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

Ата-ана, аларга хөрмәт

• Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

• Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

• Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

• Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән.

• Әткәй шикәр - әнкәй бал.

Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү

• Бала була белмәгән кеше егет булалмый.

• Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

• Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

• Буй үстергәнче, акыл үстер.

• Кыз бала анасына чын дус була.

Тел, сүз

• Әдәп башы – тел.

• Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел,

Иң ачы нәрсә дә - тел.

• Иле барның теле бар.

• Татлы тел тимер капканы ачар.

• Телеңне тезгендә тот,

Этеңне чылбырда тот!

• Үткен тел – бәхет,

Озын тел – бәла!

• Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

• Телең белән узма,

Белем белән уз.

• Теленә салынган,

Эшендә абынган.

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

• Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.

• Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

• Дөрес сүзгә җавап юк.

• Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.

• Сүзең кыска булсын,

Кулың оста булсын!

• Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.

• Хикмәтле сүз күп булмый.

• Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.

• Яхшы сүз җанга рәхәт,

Яман сүз җанга җәрәхәт.

• Сүздә төртү яман,

Авыруда чәнчү яман.

Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе

Сәлам һәм сорашу

• Сорашканның гаебе юк.

• Татлыга татлы җавап.

• Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.

• Соравына күрә җавабы.

• Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.

Сөйләшә белү

• Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар.

• Сүз сөйләсәң, ашыкма.

• Сөйли белмәгән сүзенә батар.

• Бер әйткәнне ике әйтмә.

• Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.

Вакытында, урынында сөйләү

• Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

• Яшьне ат базарында сорыйлар.

• Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.

• Һәрбер сүзнең урыны бар.

• Сүз уңае килгәндә,

Сүтегеңне ямап кал!

Кешесенә күрә сөйләшә белү

• Олы сүзен бүлдермә.

• Акыллыга ишарәт,

Ахмакка тукмак.

• Акыллыга әйтсәң белә,

Тинкәккә әйтсәң көлә.

• Акыллы сүзгә кул куй,

Акылсызга юл куй.

• Суны сип сеңәр җиргә,

Сүзне әйт сыяр җиргә.

Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү

• Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.

• Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!

• Кеше сүз пәрдәсе астында.

• Сүзе яманның үзе яман.

• Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар.

Күп сөйләү һәм аз сөйләү

• Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең.

• Күп сйөләгән ялгышканын белмәс.

• Күп сөйләшсәң күз тияр.

• Кыскалыкта – осталык.

• Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.

Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү

• Уен сүзгә мәгънә кирәк.

• Уйнап әйтәм – уемдагын әйтәм.

• Уйнап әйтсәң дә - уйлап әйт!

• Уйламыйча әйткән сүз – төзәмичә аткан ук.

• Юри әйтсәң, чынга юрала.

Сүзне тыңлый белү

• Сөйли белсән, тыңлый да бел!

• Сүз бер, колак ике.

• Кешенең сүзен өзмә.

• Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.

• Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.

• Һәр әйткәнне тыңлама,

Һәр белгәнне сөйләмә.

Дәшми калу

• Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.

• Әйтмәс җирдә май кап!

• Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.

• Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.

• Дәшми торганда җүләр дә акыллы.

Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык

• Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!

• Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә.

• Санамый сигез димә.

• Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара.

• Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә!

Хаклык. Дөреслек. Ялган

• Актыкта хаклык җиңә.

• Дөрес эш өчен кыю басып тор!

• Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.

• Турылык иң яхшы хәйлә.

• Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.

• Ябалак күрмәгәнгә якты көн гепле түгел.

• Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.

• Ялганчы калыр оятка,

Расчы җитәр моратка.

• Яңгырдан соң кояш бар.

Алдаудан соң оят бар.

• Туры әйткән котылыр,

Ялган әйткән тотылыр.

Табышмаклар

  1. Синдә бар, миндә бар - кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар - бер генә, Җирдә-суда бер дә юк.
  2. Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар.
  3. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
  4. Әбидә бер, бабайда ике.
  5. Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
  6. Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк.
  7. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?    
  8. Казанның уртасында ни бар?
  9. Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
  10. Тыкрык башында ни бар?
  11. Чигәдә бар, кашта юк, Чирәмдә бар, ташта юк.
  12. Кое төбендә нәрсә бар?
  13. Җирнең уртасында ни бар?
  14. Кәҗәнең башында нәрсә бар?    
  15. Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
  16. Барда юк, юкта бар.
  17. Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк.
  18. Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
  19. Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап.
  20. Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
  21. Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк.
  22. Беренче кисәге - җирнең иярчене; Икенче кисәге - җәзалау урыны; Кушып укыганда - кеше исеме.
  23. Бер иҗегем - төс минем; Икенчесе - сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: - Безнең авыл бик бай,- ди.
  24. Нинди шәһәр суда йөзә?
  25. Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
  26. Чарлак кайчан кош була?
  27. Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге - әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге - йорт хайванының исеме.
  28. Нинди сүздә алты «н» бар?
  29. Беренче иҗеге - боерык фигыль; Икенче иҗеге - атау җөмлә; Икесе бергә - кыйммәтле металл исеме.
  30. Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә.
  31. Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек?
  32. «Б» белән башласаң - бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң - бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң - боерык фигыль.
  33. Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? - Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
  34. Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан?
  35. Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар.
  36. Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң - татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе - Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә - суда яшәүче, бик тиз йөзүче.
  37. Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез?
  38. «Й» белән башласаң - әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң - җәнлек ауларга ярый.
  39. Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый.
  40. Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын.
  41. «К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә.
  42. Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
  43. Минем белән ул адаш: Мин - яз ае, ә ул - аш.
  44. Урман белән тау арасында нәрсә бар?
  45. Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы?
  46. «3» белән башлап - Татарстандагы елга; «X» белән башлап - кеше исеме; «Ч» белән башлап - үсемлек; «Җ» белән башлап - елның бер вакыты.
  47. Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә.
  48. Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач.
  49. Беренче кисәге - сыеклык, икенче кисәге - Татарстандагы елга, кушып укыганда - табигать күренеше.
  50. Беренче иҗеге - хайван, Икенче иҗеге - боерык фигыль, Икесе бергә - кош исеме.
  51. Беренче кисәге - боерык фигыль, икенче кисәге - иген үсә торган җир, кушып укыганда - зирәк кеше.
  52. Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе - җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе - кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын.
  53. Тугай кайчан сайрый?
  54. Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә?
  55. Башы - «т», койрыгы - «н», дошманы - «м». Ул нәрсә?
  56. Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
  57. «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була.    
  58. Өч дигәндә - ике була, «Ике» дигәндә - өч була.
  59. Түтәлдә нинди ике нота үсә?     
  60. Ике көн рәттән яңгыр явамы?