Олимпиадага әзерләнәбез

Тимербулатова Дилия Рәис кызы

Предварительный просмотр:

Татар теле hәм әдәбиятыннан 7нче сыйныф өчен олимпиада сораулары (татар төркеме)

1. Мәгънәләреннән чыгып, ымлыклар нинди төркемнәргә бүленәләр?

2. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында нинди мөнәсәбәт төрләре урнаша? Мисалларда аңлатыгыз.

3. Өстәлмәләр дип нәрсәгә әйтәбез? Мисалларда  аңлатыгыз.

4. Авыл көтүе басу капкасын чыгып китеп бара иде булса кирәк җөмләсенең хәбәрен билгеләгез.

5. Әйдә чап кучер Казанга

    Атларың ку на на на   (Г.Тукай) җөмләсенә тиешле тыныш билгеләрен куегыз.

6. Татар мәкальләрен җыю, тәртипкә салу, фәнни өйрәнү өлкәсендә фидакарь эш башкарган шәхесне атагыз.

7. “Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,

    Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым”. Бу өзек нинди әсәрдән?

8. Г. Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында сынландыру алымын актив кулланган. Сынландыру – ул нинди күренеш? Поэмадан мисаллар китерегез.

9. Читек малайга таман гына, үзенә килешеп тә тора. Ләкин нәкъ менә җаваплы мизгелдә, мәчеттә намаз укыганда, малайлар күз алдында читек Әхмәдуллага хыянәт итә: мае-корымы, чапанга буялып бетә, ә читекнең әби читеге икәнлеге ачыклана. Бу вакыйгалар кемнең, нинди әсәреннән?

10. “Татар театры тарихында Кәрим Тинчурин драматург булып кына түгел, артист һәм режиссер, театрны оештыручылардан буларак та гаять зур урын тота”. Бу сүзләрнең авторы кем?

 

Инша темалары

1. К. Насыйриның “Әбугалисина” әсәрендә яхшылык һәм яманлык гәүдәләнеше.

2. Каләм дә көлә белә (Г. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре буенча).

3. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк (Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәре буенча).

4. Җылы сүз – җан азыгы.

5. Йөрәкләргә кереп калган җыр.



Предварительный просмотр:

Татар теле hәм әдәбиятыннан 8нче сыйныф өчен олимпиада сораулары (татар төркеме)

1. Җөмлә кисәге буларак тезмә иянең билгеләмәсен бирегез һәм мисалларда аңлатыгыз.

2. Теркәгечсез кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела? Мисалларда аңлатыгыз.

3. Җиңелне эзләгән авырга каба (Мәкаль). Бу җөмләнең төрен билгеләгез.

4. “ъ” аеру билгесе булып килгән сүзне билгеләгез:

а) тәкъдим

ә) микъдар

б) алъяпкыч

в) шәфәкъ

г) мәгъкуль

5. Йокы кача да без тагын эшкә керешәбез. (А.Расих) җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.

6. “Бу кыш мин мөхәррир булырга һәвәсләнә башладым.− дип яза ул көндәлек дәфтәренә 1905 елны. − “Татар туе” исемле бер вакыйгадан алып язган пьесамны җиңгиләргә укып, аларны хәйран да калдырдым. Бәетләр, шигырьләр язуга да бирелеп киттем”. Бу кем сүзләре?

7. Әсәр 11 бүлектән тора. Аларның һәрберсенә исем куелган. Бу исемнәрдә бәхет эзләп йөрүчеләрнең өметләре дә, эчке дөньялары, рухи халәтләре, кичерешләре чагыла: “Диңгез көлә”, “Яшь күңел”, “Йокла, бәбкәм”, “Мин сине көтәрмен” һ.б. Сүз кемнең нинди әсәре турында бара?

8. Һ. Такташның хатлар формасында язылган поэмасын атагыз.

9. М. Җәлил “Алтынчәч” либреттосын иҗат итә. Ул либреттога нигезләнеп, кем опера иҗат итә?

10. Баллада жанрына характеристика бирегез. Баллада жанрында иҗат ителгән әсәрләргә 3 мисал китерегез.

Инша темалары

1. Дастаннарда чал тарих (“Идегәй” дастаны буенча).

2. Сәхнәдә аяныч мәхәббәт (М. Фәйзинең “Галиябану” әсәре буенча).

3. Киләчәккә хатлар барамы? (Һ. Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасы буенча).

4. М. Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасында кеше һәм табигать бәйләнеше.

5. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.



Предварительный просмотр:

Татар теле hәм әдәбиятыннан 9нчы сыйныф өчен олимпиада сораулары (татар төркеме)

1. Бер һәм күпмәгънәле сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәләр? Мисалларда аңлатыгыз.

2. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы өчен нинди шартлар кирәк?

3. Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнеп килә?

4. Түбәндәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә (морфемаларга) таркатыгыз:

аңлашылмаганлыктан, бакчачылыктагы, берәүләрне, икенчесе, җитешсезлекләрне, үзебезнекеләрдә, кыюсызлыкларыннан.

5. Дифтонглар булмаган мисалны билгеләргә:

а) Тышта эт өргәне ишетелә.

ә) Өй буенда агачлар үсә.

б) Күктә кояш балкый.

в) Йозаклы ишек ачылмый.

6. “Сигез гасыр элек җырларыңны

    Яраткан да халык, ятлаган.

    Шуннан бирле аны онытмаган

    Күңелендә көйләп саклаган”. Бу юллар Кол Галинең тиңсез ядкаре “Кыйссаи Йосыф” әсәренә мәдхия буларак язылганнар. Авторы кем?

7. Кем нинди әсәр иҗат иткән?

а) Рабгузый                                         “Җөмҗемә солтан”

ә) Хәрәзми                                          “Мәхәббәтнамә”

б) Хисам Кятиб                                  “Кыйссасел-әнбия”

8. Газәл жанрында язылган әсәрләрнең төп темасын атагыз.

9. Кылыч Саядинең “Бабахан дастаны”нда кемнәрнең мәхәббәт тарихы сурәтләнгән?

10. Мөхәммәдьярның “Нәсыйхәт” шигыренең төп идеясен атагыз.

Инша темалары

1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында Зөләйха образы.

2. Гүзәл бер мәхәббәт кыйссасы (Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре буенча).

3. Сарайда сайраган сандугач (С. Сараи иҗаты буенча).

4. Туганнарның кадерен белик ...

5. Каләм тоттым кулыма ...



Предварительный просмотр:

Татар теле hәм әдәбиятыннан 10нчы сыйныф өчен олимпиада сораулары (татар төркеме)

1. Татар халкы кулланган язу төрләре нидән гыйбарәт? Аларның чорларын билгеләгез.

2. Аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны билгеләгез һәм андый җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

3. Хафаза миңа килгән саен бу дәфтәрне бик кызыксынып актарып утырырга ярата иде. (Ә.Еники) җөмләсендә тыныш билгеләре куеламы? Куелса, ни өчен?

4. Дикъкать, тәэсир, төнбоек, кыяр, бигрәк тә кыю, төзеп тә куя сүз һәм сүзтезмәләрен транскрипцияләгез.

5. Кояш көлеп торган зәңгәр күктән, сызгырып, ракеталар үтте, снарядлар ухылдады, миналар шартлады. (Ш.Рәкыйпов) җөмләсенең төрен билгеләгез һәм схемасын төзегез.

6. Заманында Йосыф Акчура: “Милләттәшләрем арасында ике чын әдип җитешә: берсе сизгер, ялкынлы, милләтпәрвәр, идеалист һәм романтик Гаяз, икенчесе кызу канлы, тешләүчән, милләтне чеметеп сөя торган рационалист вә реалист Фатих”. Сүз кемнәр турында бара?

7. Ф. Әмирханның нинди әсәре: “Туды. Туганда ул кеше иде” – дигән юллардан башлана?

8. Ш. Камалның беренче иҗат иткән хикәясен атагыз.

9. “Татар шагыйрьләре” хезмәтендә Г. Тукайны тәнкыйть утына тоткан әдипне атагыз.

10. ХХ гасыр башында әдәбиятта тормышны өр-яңача, заманга бәрабәр сурәтләү өчен эзләнүләр алып барылды. Сурәтләү чаралары һәм ысулларының яңаларын табыну үзмаксат итеп куючыларны кем дип атадылар?

а) Традиционалистлар;

ә) Модернистлар;

б) Реалистлар.

Инша темалары

1. Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә милләт язмышы.

2. Хәятнең фаҗигасе нәрсәдә? (Ф. Әмирханның “Хәят” повесте буенча).

3.Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” әсәрендә аталар һәм балалар мөнәсәбәте.

4. Китап – күңел көзгесе.

5. Мин дә бу җирнең вакытлы кунагы, иркәсе күк (Туган җир турында уйларым).



Предварительный просмотр:

Татар теле hәм әдәбиятыннан 11нче сыйныф өчен олимпиада сораулары (татар төркеме)

1. Ясалышы ягыннан кыскартылма сүзләрнең нинди төрләре бар? Мисалларда аңлатыгыз.

2. Өстәлмәләр дип нәрсәгә әйтәләр? Мисалларда аңлатыгыз.

3. Шәһәрнең күзе авылда калган. (А.Хәлим) җөмләсендәге күз сүзенә лексик анализ ясагыз.

4. Вагоннар саен дистәләгән кешеләр сибелеп төшеп калгач, йөге җиңеләйгән сыман, поезд җитез генә китеп тә барды. (С.Рәфыйков) җөмләсенең төрен билгеләгез, схемасын төзегез.

5. Түбәндәге сүзләрне һәм сүзтезмәләрне транскрипцияләгез:

    борынгы, казсыз, матуррак, русча, аргы оч, су коенабыз.

6. Н. Исәнбәтнең тәүге шигырьләр җыентыгы ничек атала?

7. Язучы буларак популярлыгын, иҗатының халык өчен әһәмиятен искә алып, аңа тылда калу өчен бронь бирелә. Ләкин ул: “Юк, кала алмыйм. Шундый дәһшәтле сугыш барганда, мин монда ята аламмы соң?! Юк, булмый,”− ди. Һәм озакламый сугышка китеп тә бара. Сүз кем турында?

8. М. Җәлил, “Җик-Мәргән” эпосына һәм “Алтынчәч” әкиятенә нигезләнеп, нинди әсәр иҗат итә?

9. Кем нинди образлар тудырган?

а) Г. Кандалый                               Нәфисә

ә) М. Фәйзи                                    Галиябану

б) Ф. Әмирхан                                Газизә

в) Ш. Камал                                    Фәйрүзә

г) Г. Кутуй                                      Галия

д) М. Җәлил                                   Сәхипҗамал

е) Г. Бәширов                                 Хәят

10. Роман жанрына характеристика бирегез. Мисаллар китерегез.

Инша темалары

1. Кеше җиргә бәхет өчен килә (Г. Исхакыйның “Көз” повесте буенча).

2. Өзелгән бер җыр эзеннән... (М. Җәлил иҗаты буенча).

3. Нәрсә ул намус? (Г. Бәшировның “Намус” романы буенча).

4. Тоткынлыкта туган моң (Х. Туфан иҗаты буенча).

5. Изге һөнәр ияләре...