Бөек Җиңү көненә багышланган чара
методическая разработка (5, 6 класс)

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларны, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады. Алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым бөек җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар-мар ителде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_zhinug_karata_chara.docx21.21 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңү хакына

Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих  каһәрләгән  шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

Соңгы  тапкыр  кичә  көлде  дөнья,

Соңгы  тапкыр  кояш  балкыды.

Таң  атмады  бүген,  көн  тумады,

Алды  җирне  сугыш  ялкыны.

     1941  нче  ел, 22  нче  июнь. Радио  шомлы  хәбәр  китерә: фашистлар  Германиясе  илебезгә  бәреп  кергән.  Бөек  Ватан  сугышы   башлана.  Совет шәһәрләре,  авыллары   өстенә  меңнәрчә  тонна  үлем  йөге  яудырылды.

Кырык  бернең  гөлчәчәкле  җәе

Кырау  алып  килде  гөлләргә.

Гөлчәчәкләр  таңда  сулып  төште

Башын  куеп  туфрак  мендәргә.

Гөлчәчәкләр  кабат  терелмәде,

Урман-кырдан  кошлар  качтылар,

Ир-егетләр,  кызлар  иңнәренә

Шинель салып,  мылтык  астылар.

Дошман килгән таптап басуларны,

Ялкыннарга урап кырларны.

Дошман килгән алыштырмак булып

Кан-яшь белән шатлык-җырларны.

Дошман явы кара болыт кебек

Агылган да һаман агылган.

Үрләгән ут туган ил йөзенә

Ялкын сөремнәре кагылган.

Ялкын каба халык йөрәгенә

Нәфрәтеннән халык ярсына.

Бер атаның балалары кебек

Ташланалар дошман  каршына.

Юлбасарлар  таптый  илебезне,

Ватан  сугышына  мин  китәм.

Менә – балам.  Син  әнкәсе аның,

Балабызны  тотып  ант  итәм:

Синең  өчен,  шушы  балам  өчен,

Нәселем  өчен, Туган  ил  өчен

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер  адым  да  артка  чигенмәм!

       Хәтәр  сугыш  елларында  илебезне  сакларга  Татарстаннан  560  меңнән  артык  кеше  күтәрелә.  Безнең  батыр  якташларыбыз,  авылдашларыбыз  да  яу кырында сынатмый.  6 авылдан   сугышка               кеше китә.  Аларның           сугыш  кырында ятып  калды.   Сугыштан  исән-сау  кайтканнары   да  санаулы  гына  калып  бара.                                

Кырык  бердә  киткән  ир-егетләр,

Җаннан  газизрәк  әтиләр,

Саубуллашып  юлдан  киткән  чакта

Калганнарга  васыять  әйттеләр:

Нык  булыгыз.  Сез  дә  сынатмагыз.

Сезгә  кала  бөтен  авырлык.

Безне  каршы  алыр  көн  җиткәнче,

Бирсен  ходай  сезгә  сабырлык...

И Җир – Ана!

Мондый  мәхшәрне  син

Күргән  идеңмени  моңарчы?!

Күкрәгеңне  сыер,  үгез  җигеп,

Тол  хатыннар,  картлар  ермачлый.

Хәлсезләнгән  куллар  көч-хәл  белән

Җир   куенына бөртек  төшерә.

Хат  йөртүче  кара  кайгы  ташый,

Хәсрәт  өстәп  хәсрәт  өстенә.

Түзә   алмаслык  хәлгә   җиткән  чакта

Өмет  ярдәм  итә  аларга.

Изге  васыять  сүзе  ярдәм  итә,

Түзеп  торыр  көчне  табарга.

Сугыш  чорындагы  хатыннарның

Исемнәрен  ташка  нык  уеп,

Кулдан  килсә  әгәр бронзадан

Һәйкәл куяр  идем  мин   коеп.

Һәйкәл  кояр  идем,  куяр  идем,

Авылыбызның  иң-иң  түренә.

Матур  көннәремдә, кайгым  барда

Килер  өчен  һәрчак  бирегә.

Килеп  йөрер   идем  шул  һәйкәлгә

Батырлыкны кабат  күрергә.

Өйрәнергә   тормыш  авырлыгын

Алар  кебек  җиңә белергә.

Сугыш  чорындагы  хатыннарның                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

Исемнәрен  ташка  нык  уеп,

Һәрберсенә  кызгылт  бронзадан,

Һәйкәл  куяр  идем  мин   коеп!

     Сугыш фаҗигаларын  онытырга  мөмкин  түгел. Ачы сугыш  сөреме  бер гаиләне  дә читләтеп  үтмәде.  Бу сугышта  4 ел  эчендә  27  млн  кеше  сугыш  кырларында  ятып  калды.  Сөекле улларны, яраткан  ирләрен,  әтиләрен  югалткан  аналарның,  хатыннарның,   балаларның  кайгы-хәсрәте  мәңге  онытылмады.  

      Алар  йөрәгендә  сугыш  калдырган  яра  мәңге төзәлмәде.  Ләкин  халкым  бөек  җиңүгә  ышаныч  белән  яшәде.  Озак  көттергән  ул  Җиңү  көне  килде.  Барлык  тынычлык  сөюче халыкның  дошманы  тар-мар  ителде.

73 ел  вакыт  аерса  да илне

Утлы ,  канлы,  данлы  еллардан.

Әмма  хәтер  әле  дә  йөртә  сезне

Фронтларда  - авыр юлларда.

Ветераннар,  ветераннар

Сезгә  хөрмәт,  ихтирамнар.

Сез  булганга  матур  булып,

Алсу  булып  ата  таңнар.

Сугышта  булып  арыслан,

Ватанга  җиңү  яулаган,

Тыныч  хезмәттә  дан  алган

Һәр  ветеран – чын  каһарман.

Ветераннар,  ветераннар

Сезгә  хөрмәт,  ихтирамнар.

Тарих  белән  бергә атлый

Сез  яулаган  сүнмәс  даннар,

Сез  китергән  бөек  шаннар.

Инде  бүген  олыгайдылар

Сугыш  чоры  балалары.

Сездән  өлкән  ветераннар

Ак  әбиләр,  ак  бабайлар.

Саф көмештәй сафлар  алар

Күпне  күргән  ветераннар.

Ак тауга тиң горур башлар

Эчтән, тыштан  асыл  затлар.

Бөек  Ватан  сугышында

Ир-егеткә  иңдәш  булды,

Каһарманга  тиңдәш  булды,

Сылу, кыю  хатын-кызлар,

Зур җиңүгә  өлеш  керткән

Ил  тарихын  нурлы  иткән

Сүнмәс  кояш, ай,  йолдызлар.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып  баса  батырлар.

Ә  батырлар  ике  тапкыр  үлми,  

Җирдә  алар  мәңге  балкырлар.

Һәйкәлләрне  җансыз  дия  күрмә.

Һәйкәлләрнең  җаны  таш  түгел.

Һәр  һәйкәлдә  күпме  солдат  җаны,

Һәйкәлләргә сыкрау  хас   түгел.

Кирәкми  безгә  сугыш!

Булмасын  бер куркыныч

Булсын  бөтен  ил  тыныч.

Безнең  теләк  якты,  матур

Тыныч  хезмәт  һәм  тормыш.

Бөек  Җиңүгә  73 ел.  Илебез  азатлыгы  өчен  көрәшкән  солдатларны  онытмыйк.

Батырлар  исеме  буыннан-буынга  күчсен.

Исәннәрнең  кадерен  белик!

Үлгәннәрнең  каберен  белик!

“Һәрвакыт  булсын  кояш”  җыры  башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

Туган тел көненә багышланган чара

Иң таталы тел-туган тел...

Өлкәннәр көненә багышланган тәрбияви чара

Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез....

Туган тел көненә багышланган чара

21нче февраль - халыкара туган тел көне. Игътибарыгызга башлангыч сыйныфта уздыру өчен чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Шәүкәт Галиевкә багышланган чара

Авылдашыбыз Ш.Галиевкә-87 яшь...

Җиңү бәйрәменә багышланган чара

Җиңү бәйрәменә багышланган чарадан өзек. Ул укытучы җитәкчелеге астында укучылар белән берлектә иҗат ителде. Югары сыйныф укучылары башкаруында  мәктәп машстабында да, яшьләр һәм олы  яшьтәг...