Шәүкәт Галиевкә багышланган чара
план-конспект

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

Авылдашыбыз Ш.Галиевкә-87 яшь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ш.Галиев31.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбе

Җитәкче:  Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

 Максат. Шәүкәт Глиевнең тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен күбрәк укучыларга җиткерү,укучыларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү.

Кичә барышы:

Музыка__________________

-Һәр якның, һәр төбәкнең үзләренең күркәм эшләре, кылган гамәлләре белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләре бар. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр дә, эшлиләр.

- Без аның шигырьләре белән тәрбияләнеп үстек. “Шәвәли”дән үрнәк алдык, “Космонавт булабыз” дип хыялландык. “Пәрәмәч”еннән дә сыйландык, “Көлке бүлмәсе”нә дә кереп рәхәтләнеп көлдек, шаярдык. Үзенең шаян шигырьләре белән һәрчак сөендереп, шатлык нурлары өләшеп торучы шаян әдибебезнең кем икәнлеген шаять аңлагансыздыр.

Ул - Татарстанның халык шагыйре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара шәрәфле Г.Х.Андерсен исемендәге диплом иясе Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин. Кыскача гына әйткәндә - Шәүкәт Галиев.

                               Шәүкәт абыйга!!! (иҗади шигырь)

1928нче елның 20нче ноябре- авылыбызга, районыбызга данлыклы, бөек шагыйрь туган истәлекле көн.


2015нче елның 20 ноябрендә әгәр дә  исән-сау булса, ул 87 яшьлек олы юбелеен каршы алыр иде. Бүгенге тантанабыз Шәүкәт ага Галиевнең рухларына дога булып ирешсен.  Шәүкәт абый! Без Бакырчы мәктәбе укучылары, укытучылары, авыл халкы, райондашларыбыз Сезнең белән бик тә горурланабыз!

Әйдәгез, бөек шагыйребез хөрмәтенә 1 минут тынлык игълан итик....

-Рәхмәт.

Шәүкәт ага Галиев үзе исән чакта 2002-2003 уку елыннан алып, 2010-2011нче уку елына чаклы  Олы Бакырчы мәктәбенең алдынгы 17 укучысына премияләрен бүләк итте. Җәй көннәрендә ел саен ата-баба нигезенә- иҗат йортына  кайтып, җанын шигырь белән тулыландыра иде. Бүгенге көндә анда Ш.Галиев музее тулы көченә эшләп килә. Каникуллар саен Ш.Галиев музее  балалар бакчасы нәниләрен, мәктәп укучыларын, район укучыларын  кабул итә.

Игътибар....2013нче елдан   76 еллык тарихы булган мәктәбебез  авылдашыбыз Ш.Галиев исемен йөртә.

Сөмбел:

Мәктәбебезнең яңа бинасына нигез салыну вакыйгасында Шәүкәт ага Галиев үзе дә катнашкан иде.

Рифат: (Ш.Галиев “Яңа мәктәп нигезенә”)

  Бәпкә үлән үскән матур җирдә

Әсгать  хәзрәт Коръән укыды,

Белем йорты, синең нигезеңә

Какшамаслык иман утырды.

 

Теләк, фатихалар дога булды,

Изге җомга көнне, саф таңда-

Милләт рухын, туган тел кодрәтен

Насыйп булсын иде сакларга.

 

Сөмбел:

Шәҗәрәнең башы – мәдрәсәдән,

Йөз илле ел мәктәп тарихың,

Яңа гасырларның кояшына

Бик күп, бик күп булыр карыйсың.

 

Киләчәкнең дәртле балаларын

Авылымнан ел да дәшәрсең,

Бәхетле бул, мәктәп, мин ышанам,

Кыйблабызга карап яшәрсең!

                                 Бакырчы, 2000

Ш. Ага Галиев Туган җирен ихластан яратып, аның салкынын һәм ялкынын да, кырыс тормышын җанга якын итеп кабул итә: “Туган ягым, аның табигате,- дип яза ул, - сүзгә күчереп бетерә алмаган җыр булып тора”.

Җыр   “Күпме күзләр күреп онытылган” , “Шалт, Мөхәммәтҗан”

Аның малай чагы сугыш елларына туры килә: “Авыр еллар иде. Мин яланаяк җир сөреп йөрдем. Өметләнеп җырлый-җырлый иген иктем. Ул елларның уңышы сыек иде... Күңелгә  төшкән орлыклар күпьеллык һәм мул булып чыкты”, - дип искә ала Шәүкәт ага. Шагыйрьнең “Әткәйгә хат” поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора. Күрәсең, әткәсен югалту, еллар үткән саен, әдипнең күңел сагышына әйләнеп, кәлам иҗатына этәргән.

 “ӘТКӘЙГӘ ХАТ”ПОЭМАСЫННАН ӨЗЕК

(ХафизоваСөмбел сөйли)

Кояш төшкән Кайбыч урманнарын

Күз йомгач ук төштә күргәндә,

Сабый чактан таныш басуларны,

Чәчәкләрне сагынып йөргәндә,

Чит кырларда, әткәй, егылып калдың,

Чит туфрак ла булды бит юрган...

Чит чәчәкләр үсә яннарыңда,

Баш очында шаулый чит урман...

Кайда, әткәй, безнең өчен сине

Соңгы тапкыр күргән ул кырлар?

Адымнарың кинәт өзелеп калган,

Бөтен сагынуларың күмелеп калган

Кабереңә җитсен бу җырлар.

Син сагынган кырлар, игеннәрең,

Чәчәкләрнең исе бар анда.

Юксынып гел сине төштә күргән

Имәннәрең моңы бар анда...

_________________________________________________________________________________

Шагыйрь дигәч тә, .. аңа килү юллары җиңел булмаган Шәүкәт аганың. Балачагы сугыш елларына туры килгән Шәүкәт абыйга колхозда эшләргә дә, бригадир ярдәмчесе, учетчик, урман кисүчеләр бригадиры, хәтта бухгалтер булырга да туры килә. Ләкин күңел түрендә ул чакта ук “әдәбият корты” оялагандыр инде, урман кисү эшеннән ул үзенең “Моң” дигән беренче шигырен язып кайта. Иҗат юлы аны Кайбыч районы газетасына алып килә. Республика матбугаты белән дә язышып тора. Һәм... талантлы егетне “Чаян” журналына чакырып алалар!

Балачакта буй үлчисең

Тизрәк үсәсе килә,

Шул олылар дөньясына

Тизрәк күчәсе килә, -

дип язган чакта, малайлар-кызларның күңелендәген төп-төгәл итеп әйткән дә биргән инде Шәүкәт агабыз. Шулай булмыйча, үзе дә кайчандыр малай булган кеше бит ул. Хәер, әле дә малай гына. Күз алдына китерегез: моннан күп  ел элек балалар әдәбиятына килеп кергән дә гомерлеккә шунда калган! Анда килеп керү тарихын да кабат-кабат искә төшереп сөйләрлек. Эш болай була:

2 А.Б. “Ялкын” журналының чираттагы саны әзерләнеп беткән. Алмагач чәчәкләре сурәтләнгән беренче бит кенә буш. Баш редактор Ләбибә апа Ихсанова җаваплы секретарь Илдар Юзеевка: “Бер төн эчендә менә шушында ни дә булса уйлап яз”,- ди. Ә Илдар Юзеев шул ук эшне “Чаян” журналында эшләүче шагыйрь Шәүкәт Галиевка тапшыра. Баштарак: “Мин бит лирик, мин бит юморист шагыйрь. Балаларга яза алырмынмы?- дип шикләнеп торса да, Шәүкәт абый “Алмалардан син үрнәк ал” дигән шигырь язып китерә. Шуннан бирле балалар дөньясыннан аерыла алмый. Ләбибә апа белән, Илдар абый белән дә дуслыгы гомерлеккә китә.

Чабып Шәвәли (Шәфигуллин Рияз) керә:

Мин – Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин – бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин, мин, мин

Бик тыйнак мин!

    Исәнмесез, кадерле укучылар! Һәрберегез мине таныды инде. Күзләрегездән күреп торам: таныдыгыз. Мине танымаска мөмкинме соң? Мин бит ул!  Ягез эле, әйтеп карагыз әле! Кем мин? Бик дөрес! Шәвәли мин! Укучылар мин сезгә Шәүкәт абыегыз Галиевтан бүләк алып килдем. Бүләгем гади түгел, серле. Ни өчен дисезме? Менә тыңлап карагыз әле.

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр...

Лаеклы иптәш, дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

Дөрес, укучылар! Бигрәк уңган, булган инде үзегез! Нәкъ минем төсле, миңа охшагансыз.

2 А.Б.  Я инде, Шәвәли, артык мактанма! Укучылар үзеңне бөтенләй яратмый башларлар. Мактану егет эше түгел инде ул.

ШӘВӘЛИ.

Ярар, ярар. Укучылар арасында мине танымаганнары калмасын дип кенә тырышуым.

Ш. Галиев шигырьләре юморга бай,аларда наянлык.
Аның кыярлары түбәтәйле,песие- мөгезле һәм сакаллы.
Чебиләре-самалетта оча.Куяны-физзарядка ясый, ә шөпшәсе- мылтык көпшәсеннән атып филне ега.
Юмор-көлке,мәзәк дигән сүз ул.Юмор белән сөйләшү сәләтенә ия кеше элек-электән макталып килгән,аның абруе башкалардан югары булган.Андый кешеләр гадәттә, башкалар белән дә уртак телне тиз таба , кыен вакытларда төшенкелеккә бирешми, кайгылы кешеләрне юата.
Әйдәгез әле, аның биюгә, җырга, гармунга оста геройлары белән дә танышып китик.

“Бии итек, читекләр”- бию.

“КАРАШЛАРЫҢ ШУНДЫЙ ЯГЫМЛЫ”

(Сөмбел-Рифат)

Карашларың шундый ягымлы!

Мәхәббәттән күзем чагылды,

Мәхәббәттән күзем чагылды,

Кулларыңа синең кагылдым.

Тәүге очрашулар шул иде,

Алдыбызда ап-ак юл иде.

Алдыбызда ап-ак юл иде,

Бөтен дөнья тулы нур иде.

...Уртак бәхетебез табылды.

...Чигәләргә еллар кагылды.

Чигәләргә еллар кагылды,

Ак күлмәкле кызны сагындым...

2 А.Б. Шәүкәт ага Галиевның иҗатын океан киңлекләре белән чагыштырыр идем. Аның чикләре юк һәм алар бик төрле.  Янәшәсендә гомер иткән, яраткан хатыны Фәридә ханым белән булганда ул безне чиксез бай иҗаты белән сөендерде.

ҖЫР. “УТЫР ӘЛЕ ЯННАРЫМА”

1 А.Б. Шәүкәт ага Галиевның иҗаты тиешенчә бәяләнде. 1972 елда Ш.Галиев Татарстанның Г.Тукай исемендәге бүләгенә лаек булды. 1982 елда Ганс-Христиан Андерсен исемендәге халыкара мактау дипломын алды. 1995 елда аңа Татарстан халык шагыйре исеме бирелде. “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнде. 1996 елдан А.Алиш исемендәге бүләк лауреаты. Шушы көннәрдә Минтимер Шәймиев Шәүкәт аганы 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.

“Без –Олы Бакырчылар” шигыре

Шагыйребез үзе исән чакта  мәктәпкә очрашуга кайткач, укучыларга атап “Бакырчы балаларына” дип исемләнгән  шигырь  иҗат итеп калдырды.

 “Бакырчы балаларына” шигыре

Бик кадерле була, изге була

Һәр кешенең туган нигезе,

Туган мәктәбең дә рухи йортың—

Туган нигезеңнең игезе.

Яңа мәктәп сезне, яңа буын,

Алып чыгар яңа гасырга—

Могҗизалы тылсым мәгарәсе

Хыялларны чынга ашыра.

 Яңа булып кал син, гел искермә,

Терәге бул туган телемнең,

Иманлылар монда канатлансын,

Нигезе нык булсын белемнең.

Сөенешеп чыңлый кыңгыраулар

Сагындырып көткән җыр булып.

Туган ягым минем күтәрелә

Яңа мәктәпләргә нур тулып!

Ш.Галиевнең гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Кыңгыраулы Мәктәп еллары” җыры ел саен белем көнендә һәм соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучылар тарафыннан яратып җырланыла. Кичәбезне барыбыз бергә аның җыры белән тәмамлыйк.

Кыңгыраулы мәктәп еллары” җыры (Р.Хәсәнов көе) (1 куплет +кушымта)

 (кушымтада Кыңгырау шалтырату)

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз,
Офыкларга карап очар өчен,
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Кушымта:

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары,
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы, моңлы чыңлавы,
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Зур юлларга безне чакырдың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш,
Соңгы  звонок булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Кушымта.

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе,
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

Туган тел көненә багышланган чара

Иң таталы тел-туган тел...

Өлкәннәр көненә багышланган тәрбияви чара

Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез....

Туган тел көненә багышланган чара

21нче февраль - халыкара туган тел көне. Игътибарыгызга башлангыч сыйныфта уздыру өчен чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Бөек Җиңү көненә багышланган чара

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларны, яра...

Җиңү бәйрәменә багышланган чара

Җиңү бәйрәменә багышланган чарадан өзек. Ул укытучы җитәкчелеге астында укучылар белән берлектә иҗат ителде. Югары сыйныф укучылары башкаруында  мәктәп машстабында да, яшьләр һәм олы  яшьтәг...