Авазлар һәм хәрефләр дөньясында
план-конспект урока (5 класс) на тему

Фонетика бүлеген кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avazlar_hm_hreflr_donyasynda.docx27.43 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы “Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе. Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы татар теле һәм әәбияты укытучысы.

5 нче сыйныф татар балалары өчен дәрес эшкәртмәсе.

“Авазлар һәм хәрефләр дөньясында”

Тема: Авазлар һәм хәрефләр дөньясында.

Максат:

  1. Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу, аны куллана белергә өйрәтү.
  2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү.
  3. Биремнәрнең эчтәлегеннән чыгып, туган якка, табигатькә, кешеләргә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, такта, уенчык паровоз, билетлар, карта- схема, алфавит схемасы, тестлар, карточкалар.

Дәреснең тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрестә кулланылган методлар. Әңгәмә, уен элементлары, карточкалар белән эшләү.

Дәрес барышы:

  1. Укытучының кереш сүзе. Укучылар, бүген без графика һәм орфография буенча үткәннәрне кабатлау дәрсе үткәрәбез.Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырабыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез.

Өй эшен тикшерү.

Укучылар, сезгә өй эше итеп хикәя- бикәя төзергә бирелгән иде. Берничә укучыны тыңлап үтик. ( Тикшерелә) Бик яхшы, булдыргансыз.

Дәреснең төп өлеше.

Дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм теманы языйк.

Укытучы.

Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Поездка утырып, “Авазлар һәм хәрефләр дөньясына юл тотарбыз.

Юлга чыгар алдыннан, әйдәгез, юл кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

1 нче кагыйдә- Шауламаска.

2 нче кагыйдә – Иптәшләреңне бүлдермә, тыңлап бетер.

3 нче кагыйдә – Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир.

4 нче кагыйдә – Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын.

5 нче кагыйдә – Җавап биргәнче башта фикереңне тупла, аннан соң гына җавап бир.

Бүгенге сәяхәтебезнең максаты –

  1. Фонетика, графика, орфография курсы буенча үткәннәрне кабатлау;
  2. Алган белемебезне ныгыту, системага салу булыр.

Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар сатып алыйк. Билетлар гади генә түгел, анда сораулар язылган. Дөрес җавап бирүчеләр генә билет алып, поездга утыра ала.

№ 1. Сузык авазлар ничек ясала?

№ 2. Тартык авазлар ничек ясала?

№ 3. Сузык авазлар тавыштан торамы, шауданмы?

№ 4. Нинди төр тартык авазларны шаулы авазлар диләр?

№ 5. Кайсы төр тартык авазлар ясалганда тавыш та, шау да катнаша?

№ 6. [м], [н], [ң] авазларын нинди авазлар диләр?

№ 7. Иреннәр хәрәкәтенә карап сузыклар нинди ик төргә бүленә?

№ 8. Тел хәрәкәтенә карап сузыклар нинди ике төргә бүленә?

_ Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!

Без сезнең белән “Сузык авазлар елгасы”на килеп җиттек. Елганы кичәр өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк. Мин сезгә сүзләр әйтеп торырмын, ә сез аларның калын әйтелешлеме, нечкә әйтелешлеме икәнен әйтә барырсыз. ( Колын, чәчәк, алан, йолдыз, сукмак, күлмәк, үлән, җиләк, күк, урман.)

  • Балалалар, ә нигә соң бу сүзләр калын яки нечкә әйтелешле дип атала?

( Татар сүзләрендә сузык авазлар үзара калынлыкта – нечкәлектә ярашалар, ягъни сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалалар. Мәсәлән: авыл, урам, озын; шәһәр, түгәрәк, өлеш.)

  • Әйе, дөрес, сузык авзларның үзара калынлыкта – нечкәлектә ярашуы сингармонизмның беренче төребула.

Көймәгә керү бәхетенә ирештек. Ләкин чыгу юлын да кайгыртырга вакыт. Моның өчен тактадагы сүзләр арасыннан ике аваз кушылмасын белдерүче Е, Ё, Я, Ю хәрефләре булганнарын табып асларына сызарга. Хәзер шушы биремне дәфтәрләрдә эшлисез. ( Юаш, Ялгыш, Слёт, Дөя, Тальян, Сентябрь, Отряд, Юмор, Карьер, Елан, Аю, Бюст, Бюллетень.)

Елганы да кичеп чыктык. Бу тукталышта алдыбыздагы карточкалар белән эшләп алабыз. Анда бер хәрефе төшереп калдырылган сүзләр язылган. Сез тиешле хәрефне карандаш белән язып куегыз.

К

Чек

Й

Зак

Т

Зак

Т

Тен

С

Лек

К

Рәш

Й

Мыш

Й

Зем

М

Гез

Ч

Кыр

Б

Рын

К

Меш

Т

Рек

Й

Зек

к

лын

б

лын

Без бераз арыдык, әйдәгез ял итеп алыйк. Физкультминут.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

Юлыбызны дәвам итәбез. Чираттагы тукталышыбыз “Тестлар станциясе». Станциядә туктап, тестлар белән эшләп алабыз.

(Тест эшлиләр)

  1. Сүздәге иҗекләр саны:

1.калын сузыклар саны белән тигез;

2. сузык авазлар саны белән тигез була.

2. “ң” тартык аваз хәрефе:

1. сүз башында килми.

2.Бары тик сүз башында гына килә.

3. Яңгырау тартыкларны күрсәтегез:

1. (а), (ә), (и), (ү), ( ы)

2. (б), (п), (в), (ф), (г), (к), (д), (т)

3. (б), (в), (г), (гъ), (д), (ж), (з), (җ), (л), (м), (р), (н), (ң), (й), (w)

4.[къ ] авазы булган сүзләрне табыгыз.

1.киемнәр

2.көнчыгыш

3.каләм

4. ике

5.Кайсы сүздә биш аваз бар?

1.каен

2.сәяси

3.даһи

4. җыя

Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлыбызны дәвам итәбез. Сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Менә”Хәрефләр каласы” станциясенә килеп җиттек. Ләкин шәһәргә юлны дәвам итә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда ниндидер белдерү бар. Укып карыйк.

Белдерү:

Хөрмәтле пассажирлар! Юлыгызны бары тик түбәндәге башваткычны чишкәндә генә дәвам итә алабыз.

  • Бирелгән хәрефләрдән А хәрефенә башланган сүз төзегез.

В А И А Л Ф Т

А

з

а

л

и

я

Л

е

н

а

р

и

с

Ф

ә

н

и

л

ә

А

б

д

у

л

л

а

В

ә

с

и

л

ә

И

л

һ

а

м

Т

ә

н

з

и

л

ә

Буш шакмакларга, кеше исемнәре укылырлык итеп, хәрефләр өстәп укыгыз. Һ әм шул исемемлекләрне алфавит тәртибендә языгыз.

Алдагы станциябез “Сыйныфта”.

Укучылар, менә без сезнең белән сәяхәттән кайтып та җиттек. Ә хәзер мин сезгә текст язылган карточкалар таратам. Тексттагы күп нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп, сәнгатьле уку өстендә эшләрбез.

Шушы яктан, шушы туфрактан...

Ту...ан туфра...ны... әреме дә, ми...әш- мәтрүшкәс... дә си...еә к...ңелеңә дә...а бирә, яшәү к...че өсти, киләчәк...ә омт...лыш тудыра. Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм ә...елләре әсәрләре аша әдә...иятка үтеп к...рә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра. Түбән Ч..ке вылы – районыбызда, республикабызда һәм гомумән, ил күләмендә танылг...н шә...есләребез бик күп.

Шуларның берсе, бе...нең якта...ыбыз, галим һәм тархчы, публицист һәм журналист, фаҗигал... язмышлы милләттәшебез Һад Атла...и.

Укытучы сүзе.

Әйе, Туган җир..., Туган авыл..., Туган як..., Туган төбәк...

Йөрәккә якын һәм кадерле ул сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан туган авыл бар. Безнең өчен шундый изге, кадерле җир – Түбән Чәке авылы. Кайда гына яшәсәк тә, безнең күңелебез һәрвакыт авылда... Безнең туган ягыбыз – батырлык һәм илһам бишеге дә! Безнең аылыбыздан танылган композиторлар, галим – профессорлар, атаклы җырчылар үсеп чыкты. Алрның һәркайсы тарихи төбәгебезнең күрке, горурлыгы! Шулар арасында тарихчы галим, мәгърифәтче, дин эшлклесе, публицист, педагог Һади Мифтаһетдин улы Атласи да бар. Туган ягында, барлык татар дөньясына танылган Һади Атласины онытмадылар. Һади Атласи турында укучылар, сез нәрсәләр беләсез? Әйе, Һади Атласи дөньяга килүгә 135 ел тулу уңаеннан кайткан кунаклар аның кендек каны тамган йорт нигезенә барып баш иде, дога кылды, әктәп диварына истәлек тактасы кую – ачуда катнашты. Бу тантана 2010 нчы елның 12 нче гыйнварында , кышкы матур бер иртәдә булды. Бу бәйрәмдә Һади Атласи турында бик күп мәгълүмат тупларга мөмкинлек тудырылган иде.аның исемен мәңге күңелләребездә саклап киләчәк буыннарга да җиткерергә тырышырбыз.

Һади Атласидай асыл затлар

Халкым, милләт өчен кирәкле.

Тарих төпкеленнән җыйнап алган

Энҗеләре кебек кыйммәтле.

Өй эше.

Яшьлек сүзенә фонетик нализ ясарга. Көндәлекләргә язу.

Дәреснең йомгаклау өлеше.

  • Укучылар, сез бүгенге дәрестә фонетика, графика һәм орфография буенча белемнәрегезне тикшереп карадыгыз. Бик күп биремнәр үтәдегез. Эш барышында төрле биремнәргә караган кагыйдәләр сөйләп белемнәрегезне дәлилләп күрсәттегез. Ә шушы эшләр буенча сез үзегезгә билге алырга лаексыз, мин сез эшләгән биремнәрне тикшереп, киләсе дәрестә билгеләр белән таныштырырмын.

Укучылар!

Җирне өегез, илне сөегез,

Белем кырында сөю итегез.

Уңышлар сезгә! Уңыш алуда

Төп коралыгыз – Туган телебез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

тест:Авазлар һәм хәрефләр (2 кл.)

Тест: Авазлар һәм хәрефләр (2 кл.)...

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" (уен-дәрес)

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән сыйныфтан тыш чара...

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы"презентация

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" чарасына презентация...

Проект эше Тема: «[у],[ү] авазлары һәм у,ү хәрефләре »

Тема: " [у][ү] авазлары һәм у,ү хәрефе....