"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" (уен-дәрес)
учебно-методический материал (5 класс) по теме

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx26.16 КБ

Предварительный просмотр:

   5 нче А,Б сыйныфларның татар төркемнәрендә үткәрелгән чара

Укытучы-Сәйфетдинова Ф.Х.,югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Үткәрү вакыты- 23.12.2015

Тема :Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы

Максат: 1.  Авазлар һәм хәрефләр турында белемнәрен үстерү,сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                2.Командада эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

                3. Үзара дуслык хисләре  тәрбияләү.

Җиһазлау: “Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы” презентациясе, һәр командага сигнал карточкалары,маркерлар,папкалар,җиңүчеләргә мактау грамоталары.

               

                  Чараның барышы.

  Укытучы.  Бүген бездә гадәти булмаган очрашу.Кемнәрдер бәхәсләшәләр.Үзләрен тыңлыйк әле.

       1.Әкиятне сәхнәләштерү( өч укучы). 

Берзаман сузык  авазлар белән тартыклар бәхәсләшкәннәр.

  • Әлбәттә,без кирәгрәк.Бездән башка кеше авызын да ача алмый -, дип кычкырганнар сузыклар.
  • Анысын карарбыз әле !- дип каршы чыкканнар тартыклар.- Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне.Барып чыкмаячак.”МММ” дип авызны ачмыйча да әйтеп була.
  • Шул бер “М” нан башка бер авазны авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.Барыбер без кирәгрәк.Бер иҗек тә,бер сүз дә бездән башка була алмый.Без үзебез генә дә сүз булабыз ,- дигән сузык авазлар. 
  • Бик кызык , нинди сүз ?- дигән   тартыклар
  • Ә.И!УУУУ! О - дигән сузык
  • Сездән башка иҗек тә,сүз дә булмый- монысы дөрес.Сез бездән башка берәр сүз әйтеп карагыз әле.Мәсәлән,Казан, - дигән   тартыклар 
  • А,а, дигәннәр-,  дигән сузыклар.
  • Күрдегезме инде,килеп чыкмый. 
  • Ярар,яхшы.Бездән башка гына “әни” диегез. 
  • Нннн. Килеп чыкмый шул.( Тартыклар  башларын игәннәр.Сузыклар горур басып торалар).

Хәрефләр. 

Дусларым,икегез дә бик кирәк.Әмма Әлифбаны да,кызыклы әкиятләрне дә  балалар бездән башка укый алмаслар иде.Сузыклар да,тартыклар да,хәрефләр дә бик кирәк. Дуслыкка ни җитә?   

Укытучы.  Бүген бездә аерылмас өч дус  очрашты.Дүртенчесе- сезне күзәтеп,белемнәрегезне гадел  бәяләүче хөкемдарлар. Барыгызга да уңышлар теләп, ярышыбызны башлыйбыз.

Командаларның сәламләшүе.

              Сузык авазлар.  (1 слайд)

Без-сузыклар,

Бик кирәкле авазлар.

Иҗек төзү,сүзләр ясау-

Сузыкларның төп эше.

Барлык аваз арасында

Дәрәҗәбез зур икәнне

Аңлыйдыр һәрбер кеше.

Безнең девиз: Без булдырабыз!

                           Тартык авазлар (2 слайд)

Сузыкларның гамәлләре

Зур ихтирамга лаек.

Сезнең  белән дус булу

Тартыкларга бик кирәк..

Авазларны сузып кына

Сүзләр барлыкка килми,

Тартык авазның  бурычы-

Барысын берләштерү.  

Уйлап,аңлап,белеп ,күреп,

Җайлап эшләгәч кенә

Туган телебез баер

Аһәңле сүзләр белән.

Безнең девиз: Һәрнәрсә үз урынында булырга тиеш!

Хәрефләр . (3 слайд)

Сузык аваз иҗек ясый,

Тартыклар берләштерә.

Әйткән,ишеткән авазны

Хәрефләр күрештерә.

Вазыйфабыз изге безнең-

Бик күп сүзләр язабыз.

Белем бирә,таныштыра,

Уйландыра,сокландыра,

Шатландыра беләбез!

Безнең девиз: Сүзләрне дөрес язу-ярты гыйлемлелек.

Укытучы.  1 тур.Белеме юан меңне егар. (4 слайд)

1.Нәрсә ул фонетика? (Телдәге авазларны өйрәнә торган фән.)

2. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39 хәреф.)

3.Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар? (Авазларны сөйләмдә кулланабыз, ишетәбез hәм әйтәбез, ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, аларны күреп, укып була.)

4.Әйтелеше буенча авазлар ничә төркемгә бүленә? (Сузык hәм тартык авазларга бүленәләр.)

5. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

6. Татар телендә ничә тартык аваз бар?

7. Татар телендә ничә сузык аваз хәрефе бар?

8. Татар телендә ничә тартык аваз хәрефе бар?

9. Сузыклар ярашуы нәрсә ул?

 10. Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленә? (Калын әйтелешле hәм нечкә әйтелешле сузыклар була.)

11. Тартык авазлар ничә төркемгә бүленә? (Яңгырау hәм саңгырау тартыкларга.)

12. Ике авазга  ия хәрефләрне әйтегез. (я, е,ё, ю.)

13.Нинди тартык авазлар татар телендә генә кулланыла?

Укытучы.   2 тур. Тапкырларга-табышмак (5 слайд)

1.Синдә бар,миндә бар,кешедә юк.

2.Дәрес башында без нәрсә ишетәбез?

3.”З”белән башлап-елга,

   ”Ч”белән башлап –эчемлек,

   ”Җ”белән башлап – ел вакыты,

   ”Х”белән башлап   -кеше исеме.

4.Мәскәүдә юк,Казанда –ике.

5.Әти белән әни нәрсәдән башлана?

6.Бер сүздә 100 “Ә”бармы?

7.Утыз “Я” хәрефеннән тарган кызлар исеме.

8.Нинди сүздә 6 “Н” бар?

9.Кайсы нотага  бер үк авазны кушсаң, алмашлык килеп чыга?

10. Кайсы нотага  бер авазны кушсаң, елга исеме килеп чыга?

11.Уңга таба мин һәркемнең

      Иң яраткан кешесе,

      Сулга таба –тегү тегә

      Олысы һәм кечесе.

12.Күлмәкне икегә аерсаң,нәрсә була?

Укытучы.  3 тур. “Адашкан сүзләр” уены(6-11  слайдлар)

Туган шәһәребездә Габдулла Тукай паркы ачылды (нечкә сузыклы сүз).

Уку һәм ял паркы –балаларның яраткан урыны(нечкә сузыклы сүз).

Паркта көнозын сабыйларның тавышы тынып тормый(сингармонизмга буйсынмый).

Әкият геройлары- бу паркның хуҗалары(сингармонизмга буйсынмый).

Шүрәле озын бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырган (ирен гармониясе).

Су анасының алтын тарагы кояшта җемелди(нечкә сузыклы сүз).

Укытучы.  4 тур. Эзләнү-тикшеренү эше ( “Су анасы” әкияте буенча).

 Һәр төркемнән бер укучы үз эшен презентация белән яклый.

1 төркем

Сузыкларга характеристика

1.сингармонизм законына буйсынган сүзләрне  аңлату;

2. сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне  аңлату;

3.ирен гармониясе сакланган сүзләрне  аңлату.

2 төркем

Тартыкларга характеристика

1.татар теле өчен хас  тартык авазлар кергән сүзләрне аңлату,ясалу урыннарын әйтү

2.борын ассимиляциясе

2.кече тел, ирен ассимиляциясе

3 төркем

Хәреф саны белән аваз саны туры килмәгән сүзләрне аңлату.

Ь билгесенең язылышын аңлату.

Укытучы.  5 тур. Тел күрке-сүз. (12  слайд)

Хәрефләр таралышканнар.Алардан бер сүз төзергә кирәк.Килеп чыккан сүздән кем күпме сүз төзи ала? Сезгә бер минут бирелә.

ФОНЕТИКА

Он,ат,ит,фон,акт,ант,фа,факт,итек,кан,кат,кит,кино,ток һ.б.

Бу турның икенче өлеше “Ялгышларны төзәт” дип атала.

Ялгышларны төзәт. (һәр командага биремнәр таратыла). (13 слайд)

Апушны Кырлай авылындан җаек шәхәренә алып китәләр.

Ул шигерләр яза башлый

Габдула Тукай- бөек шагир.

Су анасының чәчләре озон.

Укытучы.  6 тур. Капитаннар ярышы.(Әйе,юк дип җавап бирергә)

Сузык авазлар  капитаны .

1.Яңгыр сүзендә хәрефләр белән авазлар тигез.

2.Һ авазы- саңгырау тартык.

3.Китап сүзе сингармонизм законына буйсынган.

4.Татар алфавитында 13 сузык аваз хәрефе бар.

5.Чирәмнәр,аланнар сүзендә борын ассимиляциясе саклана.

Тартык авазлар  капитаны

1.Сүзләрнең дөрес әйтелешен орфоэпия өйрәнә.

2.Аңкау –сөйләм органы түгел.

3.Сузыклар тавыштан гына торалар.

4.Урам сүзе сингармонизм законына буйсынмаган.

5.[Б]- сонор тартык.

Хәрефләр капитаны

1.Сузыкларның охшашлануы сингармонизм законы дип атала.

2.Татар телендә 7 иҗек калыбы бар.

3.Кибет сүзендә калын сузыклар гына.

4. Татар алфавитында 24 тартык  аваз хәрефе бар.

5.Болыт,төлке  сүзләрендә ирен гармониясе күзәтелә.

Хөкемдарлар бәясе. Һәр команданы мактау грамоталары белән бүләкләү. Истәлеккә фотога төшү.

Укытучы.  Нәтиҗә ясау.Укучылар, яхшы җавапларыгыз өчен рәхмәт.Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы  булганда гына матур сүзләр,әсәрләр туа.Мин дә сезнең дус,тату яшәвегезне телим.Дуслык таулар күчерерлек көчкә ия.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы....

тест:Авазлар һәм хәрефләр (2 кл.)

Тест: Авазлар һәм хәрефләр (2 кл.)...

Авазлар һәм хәрефләр дөньясында

Фонетика бүлеген кабатлау...

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы"презентация

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" чарасына презентация...

Проект эше Тема: «[у],[ү] авазлары һәм у,ү хәрефләре »

Тема: " [у][ү] авазлары һәм у,ү хәрефе....