Гүзәллек дөньясында
классный час на тему

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

И.И.Шишкинга багышланган сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon guzllek_donyasynda.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы муниципаль гомуми

белем бирү бюджет учреждениесе

«1 нче  гимназия»

Гүзәллек дөньясында

(И.И.Шишкин эзләре буйлап сәяхәт)

республика күләмендә ачык чара

       

                                               

Тема:             «Гүзәллек дөньясында”(И.И.Шишкин эзләре буйлап  

                        сәяхәт)

Максат:          1.И.И.Шишкинның тормыш юлы,иҗаты турындагы

                        белемнәрне тирәнәйтү        

                        2.Укучыларның үз фикерләрен булдыру, иҗади  

                         сәләтләрен үстерү

                3.Туган җиргә,аның күренекле кешеләренә карата    

                         горурлык хисләре тәрбияләү

Җиһаз:            И.И.Шишкин портреты,картиналары,укучылар ясаган    

                        рәсемнәр,китаплардан күргәзмә,газета материаллары,

                         магнитофон язмасы,телевизор,таратма материаллар.

Дәрес барышы

Магнитофон язмасыннан көй тыңланыла.Көй астында шигырь укыла.

Мөгаллим:  Нинди хозур,җәйге сихри таңда,

                     Чулмансуның талгын агуы.

                     Көмеш яллы йөгерек дулкыннарның

                     Ярларына килеп кагуы.

                     Нинди матур,Алабугам минем,

                     Тау башында изге мәчетең.

                     Якты маяк булып,юл күрсәтеп,

                      Горур тора басып,нур чәчеп!

                     Нинди зифа,Шишкин урманнарың,

                     Күктә агыла күксу болытлар.

                     Ераклардан үзенә чакырып тора,

                     Сәлам биреп,күркәм ак йортлар.

                     Нинди гүзәл,синең шәхесләрең,

                     Рәссамнарың,язучыларың.

                     Гүзәллеккә, бары гүзәллеккә,

                     Илтә синең олы юлларың!

Хәерле көн,укучылар! “Гүзәллек дөньясында” дип исемләнгән сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.Бүген без сезнең белән 1000 еллык Алабугада бала чагы һәм яшүсмер еллары узган рәссам-И.И.Шишкинның тормыш юлы,иҗаты турында сөйләшербез.Юкка гына сыйныф сәгатебез гүзәллек турындагы шигырь белән башланып китмәде. Ә менә ни өчен И.И.Шишкинга багышланган бу сыйныф сәгатен шулай атадык?

Укучы          И.И.Шишкин борынгы, гүзәл Алабуга шәһәрендә туа.Танылган рәссам булып китә. Ул ясаган  картиналарны гына да без гүзәллек дөньясы дип атый алабыз, чөнки монда туган җир табигате,табигать күренешләре шундый матур, нечкә итеп сурәтләнгән.

Мөгаллим    Әйе, укучылар. И.И.Шишкин−бөек рәссам. Түбәндәге шигырь юллары да нәкъ менә аның турында кебек:

                    Тормыш-мәйдан, һәр мизгеле сынау,

                     Гел елмаймый бәхет кояшы

                     Гомер кичкән чакта рухи көчне

                     Кемнәр итә якын юлдашы?

                     Бар икән ул, җиргә ныклап басып,

                     Сынатмыйча үрләр менүче.

                     Үз артыннан әйдәп, башкаларга

                      Юл күрсәтеп, киңәш бирүче.

                      Шундый ирләр тоткан икән ныклап,

                      Кулларында тормыш тезгенен.

                      Бөек эшләр, күркәм гамәл белән

                      Бизи-бизи гомер мизгелен.

                     

                      Үзәге нык имәннәрнең генә

                      Тирән китә җирдә тамыры.

                       Гомер тавын яулый сыгылмыйча,

                       Асыл ирләр, хезмәт батыры.

Ә хәзер, укучылар, И.И.Шишкинның тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясарбыз. Тактага игътибар итик әле. Монда рәссамның 4 картинасы бирелгән.Шушы картиналар аша бүген без Шишкин эзләре буйлап сәяхәт итәрбез.1- тормыш юлы, 2- иҗаты, 3- ирешкән уңышлары, 4- И.И.Шишкин-безнең күңелләрдә.Ә хәзер сүзне укучыларыбызга бирәбез.

 Укучы.    И.И.Шишкин−иң күренекле, танылган рәссамнарның берсе. XIX йөзнең 2 яртысындагы рус сәнгатенең чәчәк атуы аның исеме белән бәйләнгән.

     Ул 1832нче елның 13(25) гыйнварында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Рәссамның бала чагы һәм яшүсмер еллары 2 этажлы таштан төзелгән йортта уза. Әтисе Иван Васильевич үз чорының укымышлы кешесе булган. Фәнне яраткан, үзенең шәһәре тарихын өйрәнгән. И.И.Шишкин үзенең әтисендә бу сыйфатларын күреп үсә. Әтисе улының укымышлы булуын теләп, төрле укытучыларга да йөртә. Ә 1848 нче елда ул улын Казан гимназиясенә алып килә. Иванда укуга карата кызыксыну арта һәм ул, уку белән беррәттән, рәсем сәнгатенә дә тартыла.

Укучы   И.И.Шишкинның үзе турында язган характеристикасы да бар:

      “Уртача гына буйлы, төз, таза да, ябык та түгел, сәламәт һәм матур мин. Йөрешем гадәти, килешле, йөземнән җитәрлек дәрәҗәдә туры һәм тәрбияле икәнлегем күренә. Чәчем кыска гына итеп киселгән. Сакалым һәрвакыт кырылып йөртелә иде. Тавыш һәм сөйләм тоным уртача. Көчлелек турында сөйләгәндә, җитәрлек дәрәҗәдә көчле идем. Характер ягыннан тыныч, дөньяны яратучан. Һәрбер кешегә яхшылык кына теләүче. Шул ук вакытта бер кешенең дә минем яннан ризасызлык белдереп китүен теләми идем. Мактанып та әйтә алам, табигатьтән бирелгән акыл миңа барлык әйберләрне дә тиз төшенергә һәм аның ничек, кайчан килеп чыгуын тиз аңларга ярдәм итте.”

 Укучы   1852нче елда И.И.Шишкин Мәскәү сәнгать училищесына укырга керә. Ә 1856 елда үзенең укуын Петербург сәнгать академиясендә дәвам итә. Яхшы гына укып, уңышларга ирешеп, 1860 нчы елда аны тәмамлый.Тиздән Алабугага кайта. Бу вакытта ул бик күп этюдлар иҗат итә, карандаш белән ясый.

1862 елда ул Мюнхенга китә.(Бу вакытта аңа чит илгә чыгу мөмкинлеге бирелә). Танылган художниклар белән таныша. 1863 нче елда Цюрихка килә.  Профессор Колер җитәкчелегендә бик күп рәсемнәр иҗат итә. Шулай ук Дюссельдорфта, Лейпциг һәм башка шәһәрләрдә була. 1865 елда Шишкин яңадан Алабугага кайта.Гүзәл шәһәренең матурлыгы белән соклана. Шул ук елны Петербургка килә. Рәсәй буйлап сәяхәт итә. Һәр ел саен үзенең иҗат җимешләрен Академиядә тәкъдим итә. Гомеренең соңгы көннәре Петербургта уза.

 Мөгаллим  Рәхмәт, укучылар. Менә без сезнең белән И.И.Шишкинның тормыш юлына күзәтү ясадык. Игътибар иткән булсагыз, рәссамның бала чагы “Жатва” дип аталган картинасына урнаштырылган. Укучылар, бу - И.И.Шишкинның балачакта ясаган рәсемнәренең берсе. Бу вакытта аңа нибары 14-15 яшьләр булган. Инде сезнең рәсемнәрегез белән дә танышып китик.Без сыйныфта “Мин Шишкин кебек ясыйм” дигән бәйге игълан иткән идек.Укучыларыбызның рәсемнәре күргәзмәдә урын алган.

1.Укучыларның рәсемнәре белән танышу.

2. “Агачны бизәү”уены.(Укучыларга агач ясалган рәсемнәр таратыла.Бу агачны И.И.Шишкинга хас характер сыйфатлары белән бизәргә кушыла)

  Мөгаллим Инде хәзер рәссамның иҗаты белән танышып китик.Аның нинди картиналары сезгә таныш?

 Укучы  “Утро в сосновом лесу”, “Рожь», «Корабельная роща».һ.б.

 Укучы. Белгәнебезчә, И.И.Шишкин – табигатьне оста итеп, нечкәлекләренә үтеп кереп сурәтләүче рәссам. Аның тарафыннан иҗат ителгән  картиналар бик күп. “Жатва”, “Шалаш”, “Мельница в поле”,  “Сосновый бор”, “Рожь”, “Берёзовая роща”, ”Утро в сосновом лесу”  һәм башкалар. Аның иҗатында графика зур урын алып тора. 1000 ләп офорт, 68 литография, 39 цинкография бар.

Ә хәзер рәссамның кайбер картиналары турында сөйләп китик.

  Укучы     “Рожь”- рәссамга бик зур бөеклек алып килгән картина.

Ул 1878 нче елда иҗат ителә. Картинада тыныч күк йөзе, әкрен генә агучы болытлар, биек наратлар сурәтләнгән. Бу наратлар алтын икмәк диңгезен саклаучы пәһлеваннар кебек. Арыш – Рәсәй дәүләтенең образы буларак бирелә.

   Укучы   “Корабельная роща” – рәссамның аккош җыры. Бу картинасында ул үзенең туган җиренә дан җырлый,иҗат елларында аны ташламаган Җир-Анага горурлык һәм матурлык хисләрен белдерә.

  Укучы   “Шалаш” картинасында автор табигатьнең гадәти булмаган хәленә кызыксынуын белдерә. Кояш баешы, ай яктысы, яшенле яңгыр алдыннан була торган күк йөзе – картинаны бик нык үзенчәлекле итә.

  Укучы   “Сосновый бор” – премиягә лаек булган картинаның берсе. Рәссам урманның бөтен нечкәлекләрен сурәтләү белән бергә, аның нинди көчле һәм үзенә күрә тантаналы икәнен күрсәтә. Бу – географик урманнар гына түгел, бу – туган җир, туган җирнең характеры һәм бөеклеге. Күктәге бөркет- иреклекнең символы, чиксезлек билгесе.

  Мөгаллим.  Укучылар, рәссамның иң яратып сурәтләгән агачы нинди?

  Укучы.   Наратлар, чыршылар.

  Мөгаллим. Әйе, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез ял итеп, уйнап алыйк. Мин сезгә киселгән рәсемнәр таратам. Сез шушы рәсемнәрне җыеп, ничек аталуын әйтегез һәм аңлатып та китегез.

 Мөгаллим.  Хәзер укучылар, әйдәгез, ирешкән уңышларына игътибар итик. Сезнең алда аның ирешкән уңышлары турында мәгълүматлар бар. Игътибар белән укыгыз һәм әйтегез.

1857 – Петербург күренешләре өчен акамедиядә кече көмеш медаль белән бүләкләнә.

1858 – Валаам утравы күренешләре картинасы өчен зур көмеш медальгә лаек була.

1859 – “Вид на острове Валааме” картинасы өчен кече алтын медаль белән бүләкләнә.

1860 – “Вид на острове Валааме. Местность Кукко” картинасы өчен зур алтын медаль ала һәм чит илгә чыгу мөмкинлеге бирелә.

1865 – Дюссельдорфта Акакдемик дәрәҗәсенә ирешә.

1866 – Рәссамнарны бүләкләү җәмгыятендә 1 нче премияне ала.

1873 – “Лесная глушь” картинасы өчен профессор дәрәҗәсенә ирешә.

Мөгаллим. Ә хәзер иҗади эш эшләп алабыз.Сезгә И.И.Шишкин тормыш юлы, иҗатыннан алынган кайбер даталар,сүзләр язылган битләр таратыла.Ә сез шушы мәгълүматлар ярдәмендә хикәя төзергә тиешсез.

1 төркем. 1832, Алабуга,тәрбияле, рәссам, “Рожь”, көмеш медаль,ошады.

2 төркем. Әтисе Иван Васильевич, 1848 ел,  яхшылык кына теләүче, Петербург, “Утро в сосновом лесу”,зур көмеш медаль,бик горурланабыз.

3 төркем. Уртача гына буйлы, характеры ягыннан тыныч, 1852 нче ел, Мәскәү сәнгать училищесы,”Жатва”, кече алтын медаль,музей.

4 төркем. Бала чагы һәм үсмер еллары, табигатьтән бирелгән акыл,Мюнхен, “Березовая роща”,зур алтын медаль,175 ел, һәйкәл.

Мөгаллим: Укучылар, без сезнең белән  И.И.Шишкин музеенда булдык.Әйдәгез,үзегезнең кичерешләрегез белән уртаклашыгыз әле.

Укучы: Мин бу музейда үземә бик күп кызыклы мәгълүматлар алдым.Рәссамның  гаиләсе,йорт эчендәге бүлмәләр,Шишкинның эш бүлмәсе белән таныштым.Аның төрле чорда иҗат иткән картиналары турында белешмәләр алдым.

Укучы: Аның музеенда рәссамның үзен күргән кебек буласың.1000 еллык Алабугада шундый бөек шәхес яшәгәнлеге белән горурланасың.  

 Мөгаллим. Әйе, укучылар. Нинди бөек дәрәҗәләр, исемнәр, премияләр иясе И.И.Шишкин! Үз эшенә бирелеп эшләгәндә генә, туган җиреңне, аның халкын яратканда гына, бу бөек исемнәргә ирешеп була торгандыр. И.И.Шишкин – бөек рәссам. Быел аның тууына 175 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар үткәрелде.

Илебезнең төрле читләреннән аның оныклары, сныкларының оныклары искә алу тантанасына җыелды. Бүгенге көндә И.И.Шишкинның тормыш юлы, иҗатына багышланган музей гөрләп эшли, музейдан ерак түгел, “Шишкин буасы” төзелде, мәһабәт Шишкин һәйкәле дә күпләрне үзенә тартып, дәшеп тора. Китапханәләрдә аның яңа китаплары урын алды. Яшь рәссамнар аның артыннан “Мин Шишкин кебек ясыйм” дип үзләренең максатларын тормышка ашыралар.Тиздән Алабуганың 1000 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.Аның тарихында мондый бөек кешеләр урын алган икән инде,аның тарихы онытылмас,мәңге яшәр!

                             Җыр “Гүзәл Алабугам”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

Ачык дәрес "Тәрбия дөньясында - сыйфатлар"

Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү; сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру һәм аны өйрәнү.2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.3) Укучыларны туга...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Әкиятләр дөньясында

Укучыларның татар халык әкиятләре турында белемнәрен өйрәнү....

Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым!

Бүгенге көндә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәнүдә кирәкле ярдәм күрсәтеп, аларның телне өйрәнүгә теләкләрен уятып, яңа алымнар кулланып эшне оештыру – иң зур максатыбыз. Бигрәк ...

Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым! 5 нче сыйныфта уку дәресе.

laquo; Табигать һәм кеше» темасы         буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.Укучыларда табигатькә  карата сакчыл  кара...