Ачык дәрес "Тәрбия дөньясында - сыйфатлар"
методическая разработка (5 класс) на тему

Сибгатуллина Рафида Дамировна

  

Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү; сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру һәм аны өйрәнү.

2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.

3) Укучыларны туган телнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү,туган телгә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

     Җиһазлау: карточкалар, мультимедия проектор, электрон презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx31.01 КБ
Файл prezentaciya_2.pptx73.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     Тәрбия дөньясында -  сыйфатлар

5  нче “Б” русс групасында татар теле дәресе

    Максат: Укучыларның сыйфат турындагы белемнәрен ныгыту; сөйләм күнекмәләрен  камилләштерү;  балаларда  әдәплелек ,тәрбиялелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, слайдлар, карточкалар, җурналлар.

Дәрес барышы: Хәерле көн, укучылар, утырыгыз.Әйдәгез, бер-берегезгә елмаешып алыйк та, матур теләкләр белән дәресебезне башлыйк әле:

-Исәнмесез балалар! Кәефегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек!

-Тукай телен, татар телен

-Өйрәнергә дип, килдек.

Укытучы:  Бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк.(капма-каршы  бер-берсе белән сөйләшү)

-Исәнме,Оля! Кәефең ничек?

-Яхшы.

-Ә синең кәефең ничек?

-Минеке дә яхшы.

-Син тырыш укучымы?

- Әйе, мин тырыш укучы

-Ә син?

-Миндә бик тырыш укучы.

-Син дәрескә әзерме?

- Мин татар теле дәресенә һәрвакыт әзерләнеп киләм.

-Ә син?

-Мин дә,чөнки татар теле дәресләрендә  белемле генә түгел, тәрбияле булырга да өйрәнәм.

Белемнәрне  актуальләштерү. Укучылар, слайдта күрсәтелгән мәкальне игътибар белән укыйк әле.

Укытучы:”Агачны - яфрак, кешене хезмәт бизи”. (Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?) русчага тәрҗемә итегез.

 Укытучы:  Ә сезне укуда нәрсә бизи?

 - Ә сезнең төп эшегез нәрсә? (тырышып уку)

- Хәзер мин сезгә белем, эш турында мәкальләрнең башын әйтәм, ахырын сез әйтеп бетерегез.(Слайд)

Уку-

Беләге юан берне егар,

Белмәү гаеп түгел,

Эш беткәч,

Тырышкан табар,

Тырышлык зурлык-

Укытучы: Сез яхшы укырга һәм  шуның өстенә тагы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (тәртипле, тәрбияле, әдәпле, яхшы)

Укытучы: Тәрбияле сүзен аңлатмалы сүзлектән укып карыйк әле , Тәрбияле ул - яхшы тәрбия алган, әдәпле, үзен культуралы тота торган шәхес. Тәрбиялелек, әдәплелек турында олуг галимнәребез, безнең якташларыбыз К.Насыйри һәм Р.Фәхреддин нинди акыллы сүзләр  әйтеп калдырганнар икән?

- Сез алар турында нәрсәләр беләсез?( К.Насыйри  турында  балалар кычкача белешмә бирәләр- Слайд).

Укучы:К.Насыйри күренекле галим, педагог мәгърифәтче,   энциклопедист.Ул 1825 елның 14 февралендә   Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында туа. Бөтен гомерен  халыкка хезмәт итүгә багышлый. Халыкның телен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, тарихын өйрәнә.Ул тәрбия өлкәсендә бик күп хезмәтләр яза. Аның “Тәрбия” китабындагы киңәшләре , безне тәрбияле, итагатъле, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә. Без   олуг галимебез, якташыбыз К.Насыйри белән горурланабыз.

 Укытучы: “Сабыйга”  журналыннан  К. Насыйриның  киңәшләрен  укыгыз. Ул безне нинди булырга өйрәтә? (балалар җавабы)

 Слайд: ” Әй, угыл, каты сүзле, ачы телле булма.Ачык йөзле, татлы сүзле, холкың яхшы булса, дустың күп булыр.Олыларны олы ит,  кечеләргә шәфкатьле бул.”

Сүзлек эше:

каты сүзле - грубый;  ачы телле - языкастый; ачык йөзле - открытый;  холкың-характер.

 Укытучы: Р. Фәхреддин кем ул? Ул кайда һәм кайчан туган? Тәрбия өлкәсендә нинди нәсыйхәтләр язган? (    балалар җавабы тыңланыла - Слайд)

.Укучы: Ризаэддин Фәхреддин бөек шәхес, галим, мәгърифәтче, тарихчы.Ул 1859 елның гыйнвар аенда туа. Р.Фәхреддинның туган ягы - Әлмәт районы Кичүчат авылы.Аның туган авылында музей-йорты ачыла.Ул тәрбия өлкәсендә “Нәсыйхәт” дигән китабын яза.Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре безне әдәпле, кешелекле, тәртипле, гадел, инсафлы булырга өйрәтә.

Укытучы:  “Сабыйга” журналыннан аның нәсыйхәтләрен укыйбыз.

Слайд :

- “Тәрбияле бала - дусларына каты һәм начар сүз әйтмәс, тәрбияле бала әдәпле булыр, балаларны һич тә кыйнамас. Тәрбиясез бала каты сүз әйтер, тәртип бозар, гаебен танымас”.

Бу сүзләр безне нинди булырга өйрәтә? (балалар җавабы)

 Нәтиҗә:   Бу нәсыйхәтләрдән без яхшы киңәшләр алдык .

Физкультминутка

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

 Укытучы: - Ә хәзер  Р.Фахреддиннең нәсыйхәтеннән  нинди  соравына җавап биргән сүзләрне табыгыз. Искә төшереп китәбез.

-Нәрсә ул сыйфат? Нәрсәне ачыклап килә? Җөмләдә ни өчен кирәк?

Сыйфатның  ничә дәрәҗәсе бар?( Шул тексттагы сүзләрне төрле дәрәҗәләргә кую.) Укучылар жавабы.

Укытучы: ”Артыгын әйт” уенын уйныйбыз, җөмлә төзибез.

Яхшы

Ялкау

Иң әдәпле

Кадерле

Матур

Акыллы

Намуслырак

Яшькелт

Тәртиплерәк

Чип-чиста

Эшчән

Акыллы

 

  1. Сөйләгәннәргә нигезләнеп сыйфатларның модулен төзеп карыйк әле

( Балалар кәгазь  битләренә үзләренең модулен төзиләр, слайдтагы модуль белән чагыштыралар,уңышлысы слайдка туры килгәне)

Укытучы: Белемнәрне тикшереп карыйк әле, таблицаны тутырырга (Слайдта җавапларын тикшерәбез).

Синоним

Бирелгән сүз

Антоним

яхшы

тәртипле

намуслы

тырыш

матур

 

Укытучы: ”Дустың үзеңнән  - яхшы булсын” – дигән мәкаль  бар, таблицадагы   сыйфатларны кертеп монолог яки диолог сөйлибез , (2-3укучы тыңланыла)

Бер укучы: Минем бик якын дустым бар .Аның исеме Аделина.Ул бик әйбәт кыз.Аның уңай сыйфатлары күп. Иң әһәмиятлесе : ул бик тыныч холыклы.Аделина кешеләргә ихтирамлы, гадел, сабыр, түземле. Авыр вакытларда һәрвакытта ярдәм итә. Без бергәләп ял итәргә яратабыз.Аделина –чын дус.

Укытучы: Ә хәзер, сыйфатлардан ”Тәрбия баскычы”- дигән схема төзеп карыйк әле, сезгә  сыйфатлар бирелгән, сез кайсыннан башлар идегез?

Белемле, юмарт, мактанчык, тыйнак, намуслы, тәрбияле, тырыш, (тикшерү слайд)

”Тәрбия баскычы”

Тәрбияле

Белемле

Тырыш

Намуслы

 Тыйнак

Укытучы: Ни өчен син бу сыйфатны сайладың?( Балалар үзләренең җавапларын дәлиллиләр).

Нәтиҗә:

Укытучы:Балалар, сез бүгенге дәрестән үзегезгә нинди  сыйфатларны алып китәр идегез? (балалар җавабы)

Тест сорауларына җавап бирү.

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

б) предметны;

в) предметның хәрәкәтен.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли? нишләгән?

б) нинди? кайсы?

в) кем? нәрсә?

3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

 а) 5;

 б) 6;

 в) 4.

  4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?

  а) числительное;

  б) прилагательное;

  в) существительное.

  5. Тәрбияле - дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

  а) чагыштыру;

  б) гади;

  в) кимлек.

  6 Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап.

  а) гүзәл;

  б) аксыл

  в) чиста.

  Афәрин, балалар,дәрестә бик актив катнаштыгыз,(билгеләр класс белән бергә,аңлатып куела)

Йомгаклау: Балалар,сез бүгенге дәрестән кайсы сыйфатларны үзегез белән алмас идегез?(тәртипсезлекне,әдәпсезлекне,гаделсезлекне)

 Өй эше : әдәплелек, тәрбиялелек турында мәкальләр, шигырләр язып килегез.

Бүгенге дәресебез тәмам ,сау булыгыз.

 

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Антоним парларын табыгыз I нче вариант II нче вариант I нче вариант II нче вариант Керде Җавап бирде Керә Тиз Олы Ялкау Күңелле Күп Ерак Кече Аз Китә Сорады Якын Озак Чыга Тырыш Чыкты Килә Күңелсез

Слайд 2

Синоним парларын табыгыз I нче вариант II нче вариант I нче вариант II нче вариант Ашамлык Аяк Кечкенә Хезмәт Ана Профессия Кыен Бәләкәй Тәпи Әлифба Матур Чиста Хезмәт Эш Саф Куаныч Һөнәр Әни Эш Авыр

Слайд 3

Уйлагыз: Кызлар исемнәре Г : Малайлар исемнәре И: Кош исемнәре: Агач исемнәре: Гөмбә исемнәре: Татарстан Республикасының елга исемнәре: Шәһәр исемнәре:

Слайд 4

Табышмаклар: Тоз түгел – ак, Боз түгел- каты, Кар түгел-эри . Гөлдер- гөлдер гөлдер бу, Кызыл тәпи – кемдер бу. Эт түгел – өрми, Кеше түгел – йөрми, Өйгә кеше кертми.

Слайд 5

Җәен соры, кышын – ак, Аңа шулай яхшырак . Тавышлы – җил түгел, Канаты бар – кош түгел, Һавада оча, болытлар кача.

Слайд 6

Диалог төзергә:”Мин татарча беләм”. Нокталар урынына Е һәм Э хәрефләрен язарга: Iнче вариант ... гет, ... т, ...лек, ...лга, ...рак, ...ссе, ..шче, ..лан, ...геч ,... зли ,...реде II нче вариант Нокталар урынына Н һәм Ң хәрефләрен язарга: Се...ел, ты...лый, кө...дез, я...гыр, кү...елле, зә...гәр, боры...гы, иртә...ге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак сыйфатлары.

Әхлак сыйфатларын безнең борынгы бабаларыбыз да иң күркәм сыйфатлар дип бәяләгәннәр. Әхлаклы кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Андый кешеләргә киңәшкә килгәннәр , балаларын да шуңа охшатырга тырышканнар...

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның х...

Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбтяләү.

"Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү" темасына чыгыш....

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...