Әкиятләр дөньясында
материал (7 класс) на тему

Исламова Эльвира Маулетдиновна
Укучыларның татар халык әкиятләре турында белемнәрен өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyatlr_donyasynda.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әкиятләр дөньясында.

Максат:Укучыларның татар халык әкиятләре турында белемнәрен өйрәнү.Балаларны әкиятләрне анализларга  һәм аларның мәгънәләрен ачарга,әкият турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.Укучыларда татар халык әкиятләре аша әдәп-әхлак,туганлык һәм дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Материал:Н.Исәнбәт,,Балалар фольклоры”Тат.китап нәшр.,Казан-1984ел.Н.Вәлитова ,,Татар халык әкиятләре”Тат.кит.нәш.,Казан-1993 ел, ,,Мәгариф”журналы, №4,1998 ел,24-25 битләр.

Җиһазлау:Әкиятләргә иллюстрацияләр,әкият китаплары,уенчык әкият геройлары,проигрыватель аудиокассета ,,Әкият сөйлим сезгә”,төсле жетоннар.

     Укучылар,бүген без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәткә чыгарбыз.Без  сәяхәткә чыгарга әзерме,сынап карыйк.Ә хәзер мин сезгә Э.Шәрифуллина-    ның шигырен укып үтәм.

  Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр батырлар.

    Бар бит анда ак аюлар,

     Көчле Камыр Батырлар

   Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр шаяннар:

   Йөгерештә җилаяклар,

       Чакмый торган Чаяннар.

   Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр хәйләле:

        Чөнки анда зирәк Былтыр,

Тагын елак Шүрәле...

     Серле,кызык әкиятләрне

Тыңларга бик яратам.

Әкият сөйләгәннәрен

Көн саен көтеп алам.

    -Укучылар,сез шагыйрә сүзләре белән килешәсезме?

     -Әйе.

     -Әкиятләр-тылсымлы көчләр,сихерчеләр катнашында барган уйдырма вакыйгалар турында мавыктыргыч әсәр.Аның нигезендә нинди дә булса гаҗәеп,гадәти булмаган нәрсә,халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган вакыйгалар ята.Әкиятләрдә халкыбызның зирәклеге,тапкырлыгы,киләчәккә өмет һәм хыяллары чагыла.Безнең халыкның әкият каһарманнары зирәклек,      хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәтәләр,ата-анага хөрмәт хисе,бер-береңә булышу,башкалар турында кайгырту,дуслык хисләре тәрбиялиләр.

    Бүген без сезнең белән татар халык әкиятләрен искә төшерербез,аларның бездә нинди хисләр уятуын,нәрсәгә,нинди булырга өйрәтүләрен ачыкларбыз.

    1 тур-танышу.Командалар үзләре белән таныштыралар һәм бер-берсен сәламлиләр:

     1 команда-,,Камыр батыр”

     2 команда-,,Гөлчәчәк”

2 тур-Өй эшен тикшерү:бер әкиятнең өзеген сәхнәләштереп күрсәтү,икенче команда бу әкиятнең исемен әйтә.(1 команда ,,Батыр әтәч”,2 команда ,,Ике кыз”).

3 тур-Бу өзекләр кайсы әкияттән?(Аудиокассета язмасыннан өзекләр тыңлана.Биремнәр һәр командага чиратлап әйтелә.Дөрес җавап биргән балага бер жетон бирелә.

4 тур-Иллюстрация кайсы әкияткә туры килә?(Укучылар үзләре ясаган рәсем  нәрне каршы командага күрсәтәләр,аннары шул әкиятләрне анализлыйлар,                    төп тәрбияви мәгънәсен аңлаталар.

5 тур.Әкиятләрдән шигырь-такмазалар әйтешү.Бер команда әйтә,икенчесе аның кайсы әкияттән икәнен белергә тиеш.Дөрес җавапларга жетон бирелә.

Мәсәлән:Әйдә,кызым,безгә,

                Безнекеләр байлар,

                Ашыйлар да эчәләр,

                Уйныйлар да көләләр.

6 тур- ,,Мин кайсы әкият герое?”(Укучы,күз йомып,тартмадагы уенчыкны ала,аның кайсы әкияттән икәнен әйтә.Дөрес җавапка жетон бирелә.

7 тур-,,Терәк сүзләр ярдәм итә”.Әкияттән кайбер сүзләр алына.Шулардан чыгып,балалар әкиятнең исемен әйтәләр.Дөрес җаваплар жетон белән бүләк-ләнә.

   1.Күл,кара елан,сандугач,карлыгач,сыерчык,күгәрчен.(,,Зөһрә”).

   2.Сукыр лампа,мунча,әби,зур сандык, ,,Әйдә,кызым”(,,Үги кыз”).

   3.Патша,дию,бүре,ташка әйләнә,абыстай.(,,Ак бүре”)

   4.Тай,каурый,бия сөте,кораб,бакыр казан.(,,Алтын канатлы кош”)

   5Таз,солы,чәч бөртеге,тай,сөтле казан,алтын балдак.(,,Корчаңгы тай”)

   6.Бай,бәхет,малай,асылташ,дию,көмәче,дию кызы.(,,Карунбай”)

4.    Нәтиҗә ясау.  

1)  Җиңүче команда билгеләнә.

2) Иң күп жетон җыйган укучылар укучылар-әкиятләрне иң күп белгән укучылар ачыклана.

3) Әкиятләрнең кыскача эчтәлеген сөйләү,анализлауда актив катнашкан укучылар билгеләнә.                   

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

Ачык дәрес "Тәрбия дөньясында - сыйфатлар"

Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү; сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру һәм аны өйрәнү.2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.3) Укучыларны туга...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Театр дөньясында

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы белән очрашу кичәсе....

Гүзәллек дөньясында

И.И.Шишкинга багышланган сыйныф сәгате...

Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...