"Әнием, мин сине көтәрмен"(дәрес планы)
план-конспект урока (11 класс) по теме

Закирова Айсылу Юнусовна

Рус мәктәбенең 11 сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niem_min_kotm.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы

        1.Педагогик оештыру.

        2. Иҗади эшләр.

        3.Яңа төшенчәләр һәм күнекмәләр формалаштыру.

        4.Сораулар.

        5. Кабатлау, тикшерү.

        6.Гомумиләштереп нәтиҗә ясау.

        7. Өйгә эш бирү.

        8. Йомгаклау.

Дәреснең темасы:  Әнием, мин сине көтәм!!! ( 11 нче сыйныфта Гөлзада Әхтәмованың “Берсе ак, берсе чуар” хикәясен укып, фикер алышу.)

Дәреснең максатлары:

-Татар язучылары иҗатында ятим бала образын ачу;

-Укучыларның иҗади шчәнлеген үстерү;

-Әниләргә, гаиләгә карата хөрмәт хисе тәрбияләү һәм җәмгыятьтә, гаиләдә Ана – бала образын ачу;

Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Техник чаралар: компьютер, мультимедиа.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

        -Хәерле иртә, укучылар!

-Исәнмесез!

-Татар әдәбияты дәресен башлыйбыз. Гаилә һәм балалар бүлеген үтүне дәвам итәбез. Дәресне өй эшләрен тикшерүдән  башлыйк. Үзегезнең әниләр турында ясап, язып килгән иҗади эшләрегезне карап алыйк. (Әниләре турында ясалган презентацияләрен күрсәтәләр).

-Бик яхшы. Булдырдыгыз!

II Яңа дәрес формалаштыру.

 (Укытучы шигырь сөйли).

-Хәзер укыячак “Берсе ак, берсе чуар” хикәясе белән сезнең эшләрегез һәм минем шигырь арасында нинди бәйләнеш бар икәнен чишү сезнең бурычыгыз булачак. (Хикәяне бүлеп укыйлар).

- Әсәр аңлашылдымы? Тәрҗемә итеп алабыз. ( һәрбер абзацны аерым укучы тәрҗемә итә.)

-Бирелгән слайдтагы сүзләрне тагын бер кат игътибар белән укып, тәрҗемә итәбез.

- тексттан фразеологизмнарны табып, мәгнәләрен аңлатабыз.

III. Белемнәрне ныгыту.Сораулар.

- Әсәр буенча сөйләшүебезне дәвам итәбез. Хикәядә нинди ике образ турында сүз бара? ( Төркемнәрдә сөйләшәбез)

-Ак тавык, чуар тавык.

-Ак тавыкның төс-кыяфәте нинди?

( укучылар җавабы)

-Чуар тавыкка нинди сыйфатлар хас?

(укучылар җавабы)

  1. Ике капма-каршы образ бирелгән. Берсенең төсе – ак, икенчесенең – чуар. Ак төс нинди төс? Чуар төс нинди? Тышкы матурлык белән эчке матурлык арасында аерма бармы? Әлбәттә, һәрвакыт тышкы матурлыкка гына кызыгырга ярамый.

-Һәрбер эш-хәлнең ахыры булган кебек, хикәя азагында нәрсә була?

-Әйе, чуар тавыкның, үзе карап үстергән балалары әниләренә игелек эшлиләр, ярдәм итәләр. Ә ак тавык кылган гамәлләренә үкенеп, бер ялгызы калып, кемнәндер ярдәм көтә.

IV.Кабатлау.

-Дәрес барышында биргән сорауга җавап бирер вакыт җитте. Сезнең эшләрегез белән хикәя арасында нинди уртаклык бар?

-Икесендә дә әниләр турында сүз барды.

Ә шигырьдә сүз кайсы образ турында бара?

- Ак тавык турында.

-Димәк, монда тавыклар кем һәм чебиләр кем?( ана һәм бала)

-Ак тавык образы аша автор нәрсә әйтергә тели? (  үз балаларын ташлап калдырган ана образын чагылдыра)

- Сез мондый аналар турында нәрсә әйтә аласыз?

- Тормыш авырлыклары аларның бу адымына сәбәп була аламы?

- Бүгенге көндә Республикабызда гына да балалар йортында тәрбияләнүче балалар бихисап. Һәм шулай ук капма-каршы булган нинди изге эшләр эшләнә? Мисаллар китерә аласызмы?

V. Тикшерү.

  1. Дәреслек буенча биремнәр эшләү.(110 бит.13 күнегү)
  2. Авыру әниегез белән әңгәмә оештырырга кирәк.

VI. Гомумиләштереп нәтиҗә ясау.

 

-Әсәрнең әһәмияте нидән гыйбәрәт?

        -аналык бурычыңны үтәү;

        -әти-әниләрне хөрмәт итү;

        -кешелекле булыррга;

 

VI. Өйгә эш бирү.

Бирелгән сүзләр белән үзегезнең җөмләләрегезне уйлап языгыз.

VII. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Әнием, мин сине көтәрмен!

Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация....

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"

:"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...