Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре
творческая работа учащихся (10 класс) по теме

Галимова Гулия Вакиловна

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kirillova_k.p..docx25.07 КБ

Предварительный просмотр:

Заявка на участие в региональной научно-практической конференции
 «Славные страницы истории Отечества».
  1. Кириллова Кристина Петровна
  2. МБОУ «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г.Буинска РТ»
  3. Ученица 10-а класса
  4. «Я лиру посвятил народу своему» - выдающиеся деятели культуры Зеленодольска
  5. 422431   РТ, г. Буинск, улица Сонечная д.42, e-mail:  ketrin1995@bk.ru, 89625624888
  6. Научный руководитель: Галимова Гулия Вакиловна, учитель татарского языка и литературы, e-mail: galimova.guliya2010@yandex.ru

Кириллова Кристина Петровна

г.Буинск

ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ

МӘДӘНИЯТ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ

Яшел Үзән районы – татар халкына бик күп шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән төбәк. Бу яктан атаклы язучылар да, шагыйрьләр дә, төрле фән өлкәләрендә эшләгән абруйлы галимнәр дә аз чыкмаган. Каюм Насыйри, Афзал Шамов, Идрис Туктар, Азат Вергазов, Шәриф Сайкин, Гомәр Саттаров, Резидә Төхвәтуллина, Рәшид Кәлимуллин, Лариса Дяткова кебек атаклы кешеләр исемнәре генә дә ни тора!

Яшел Үзәнне очраклы гына  Татарстан Республикасының “Көнбатыш капкасы” дип атамыйлар.

Европа белән Азия тоташкан җирдә, Марий Эл, Чувашстан, Татарстан читендә урнашкан Яшел Үзән шәhәре кебек ТРда башка бер шәhәрдә юк. Яшел Үзән үзенең атамасын тулысынча аклый. Төнъяк hәм көнбатыштан шәhәрне ярым боҗра булып урманнар били, ә көн яктан олы елгасы юа. 200 ел элек Иделнең бөек транспорт юлы булган ярында кечкенә генә Яшел Үзән (гади халык телендә Гәрәй) хәзерге көндә югары класслы булган белгечләре белән уникаль промышленностьле эшче шәhәргә әверелде.

Хәрби диңгез флоты өчен кораблар, пассажир суднолары, суыткычлар, титан агызма, төрле җиhазлар өчен детальләр-боларның барысында Яшел Үзән предприятиеләре эшләп чыгара. Боларны Татарстаннан читтә дә беләләр.

Районның территориясендә 27 авыл хуҗалыгы предприятияләре азык-төлек җитештерә,шул исәптән Зөя ит комбинаты җитештергән ашамлыклар, ”Майский” агрокомбинаты җитештергән яшелчәләр.

Яшел Үзәнлеләрнең горурланырлык нәрсәләре дә җитәрлек. Раифа, Зөя (Свияжск) архитектурасы, тарихи, истәлекле урыннары, уникаль  Идел-Кама табигый тыюлыгы Европада иң зурларыннан берсе. Җиңү мәйданындагы аллея Советлар Союзы геройларына багышланган.

Күчеп килеп урнашкан кешеләрдән, кагыйдә буларак, hәрвакыт олы җанлы, талантлы балалар туган. Алар, әйтерсең, үзләрен сыендырган бу җиргә хөрмәт йөзеннән, үз-үзләрен аямыйча, чын күңелдән хезмәт иткәннәр.

Совет власте елларында оборона заводларына бу тармакның иң яхшы белгечләрен юнәлткәннәр. Яшел Үзән кешеләре белән дә шул ук хәл булган.

Менә күптән түгел Олы Ключи авылыннан Александр Иванович Журин бөек рус җырчысының Раифа белән янәшәдәге Олы Ключи  авылында тууын, шунда чукындырылуын, ике елдан соң аны ата-аналары Казанга алып китүләрен дәлилләгән.

 “Тормыш кешелеккә файдасыз булса, тулы түгел”. Бу канатлы сүзләр 1892 елның 25 мартында Яшел Үзән янындагы Әйшә авылында туган, видеомагнитофон уйлап чыгарган,А.М.Понятовныкы. Аның ата-анасы сәүдә белән шөгыльләнүче урта хәлле крестьяннар булган. Понятов Казан университетының физика-математика факультетында бер курс укыганнан соң Мәскәүнең югары хәрби-техник уку йортына укырга күчә. Беренче Бөтендөнья сугышында авиация офицеры булып хезмәт итә. Анда большевикларга каршы көрәшә. Сугыштан соң Кытайга күчеп китә, ә аннан Америкага да барып җитә. 40 ынчы елларда Колифорниядә яшь инженерлардан торган фирма ача.

Ул бу фирманы “Ампекс” дип атый.Башлангыч чорда АКШ ның хәрби эшчәнлеге өчен “сельсин”(радиолока ияле антенналарның төгәл эшләвен үтәүче электромеханик үткәргечләр)эшләп чыгара.Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң фирма видеомагни-тофоннар эшләп чыгара башлый.Фирма бу тармакта “чәчәк ата”.

А.М.Понятовның вафат булуы сәбәпле фирма кулдан-кулга күчә башлый. Аның исеме АКШта онытыла бара, әмма Яшел Үзәндә аны хөрмәт белән искә алалар, шундый якташлары булуы белән чиксез горурланалар.

Кемдер бу ямьле җирдә туган, кемнәрдер сугыштан соң шәhәрнең хәрби промышленностен үстерергә күчеп килгәннәр. Яшел Үзән аларның барысында үз иткән.Мәсәлән,атаклы Идел флотилиясенең командиры Сергачев биредә яшәгән hәм күмелгән.

Шулай ук, түбәндә санап үтеләсе атаклы шәхесләр Яшел Үзәндә туганнар hәм яшәгәннәр: Романнар, хикәя, повестьлар авторы А.И.Купринның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче И.И Туктаров(1896-1982); күп кенә әсәрләр авторы Н.В.Гоголь, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән Афзал Шиhабетдин улы Шамов(1900-1990); романнар, повесть, хикәяләр авторы М.М.Хәсәнов (1927-1990).

Күренекле артистлар: Усман Әлмиев, Рәшид Сабиров, Резедә Төхвәтуллина, Йосыф Гыйззәтуллин; Медицина университеты ректоры, профессор Наиль Хәбибулла улы Әмиров; филология фәннәре докторлары, профессорлар Нәзим Габдрахман улы Ханҗафаров  һәм Фәиз улы Саттаров.

Менә тагын аерым игътибарга лаек ике шәхес: болар безнең бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри hәм искиткеч талантлы рәссам Константин Васильев.

Әкияткә хас матур Яшел Үзән җиренең мәдәният эшлеклеләреләрен, артистларын санап чыгу да гади эш түгел. Санкт-Петербургның Киров исемендәге опера һәм балет театры солисткасы,бөтендөньяга танылган  опера җырчысы Лариса Дяткова 1952 елда Яшел Үзән шәһәрендә туган, урта мәктәпне тәмамлаган. Ул хатын-кызга хас сирәк –тенор тавышлы. Аның белән чит ил театрлары берничә елга алдан ук контрактлар төзеп куйган.

Мәктәп конкурсында бер музыка укытучысы Ларисаның тавышының матурлыгы, андый тавышның сирәклеге, аңа киләчәктә укырга кирәклеге турында әйтә. Мәктәпне тәмамлап Казан консерваториясенә бара, ләкин аны анда алмыйлар. Лариса төшенкелеккә бирелми, ул Ленинград консерваториясенә китә, аны шунда ук кабул итәләр.

Яшел Үзәннең музыкаль талантлары турында сөйли башласак, ТР композиторлар Союзы рәисе (председателе) Рәшид Фәhимович Кәлимуллин да искә алмый мөмкин түгел. Ул 1957 елда Яшел Үзәндә туган, 3 нче мәктәпне тәмамлаган. Яшьтән үк булдыклы бала-ике ел эчендә музыка мәктәбен тәмамлаган. Аннан соң музыка училищесы, консерватория.

Казан консерваториясе ректоры булган  Рубин Кәбир улы Абдуллин да 1950 елда Яшел Үзәндә туа, укый.

Мәскәүнең зур театрында ике дистә елдан артык, баш партияләрне башкаручы, лирик  Аркадий Мишинькин да Яшел Үзәннеке. Аның анасы чибәр Юлия Мишенькина да 60 нчы елларда шәhәрнең “Родина “мәдәният йортында дан казанган. Яшел Үзән халкы аны яратып “безнең Зыкина”дип йөрткән. Аның улы Аркадий да мәктәптән соң Мәскәү консерваториясенә укырга кергән. Аркадийның да беренче чыгышлары мәдәният йортында узган.

Татарстанның халык артисты, татар операсына нигез салучыларның берсе, легендар җырчы Усман Әлмиев та 1915 елда Яшел Үзән районы Акъегет авылында дөньяга килә. Усман Әлмиевнең иҗат юлы 1939 елда башланып китә. Мәскәү консерваториясендә опера бүлеген тәмамлый. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Галимҗан (“Башмагым”), Хәлил, Бәдри (“Галиябану”), Җикмәргән (“Алтынчәч”), Илдар, Самат, Муса Җәлил һәм башка бик күп рольләр башкара. Усман Әлмиев опера сәнгатен генә түгел, татарларда эстрада җырын да популярлаштыра башлаучы.

Усман Әлмиев 30 ел дәвамында Татарстан театр әһелләре берлегенең ветераннар оешмасында эшли. Шуның 20 елында рәис вазыйфаларын алып бара.

Җырчы 2011нче елны вафат. Быелгысы елны анарга 24 апрель көнне 97 яшь туласы булган.

Сара Садыйкованың ата-анасының туган авылы –Айдар. Артистка Сәхибҗамал Иделленең (Волжская) тамырлары да Яшел Үзәннең Тугач авылында.

Габдулла Тукайның апасы соңгы көннәрен Васюково авылында яшәгән, шунда вафат булган.

Яшел Үзән җиреннән мондый олуг шәхесләрнең чыгуы юкка гына түгелдер. Моңа, миңа калса, төбәкнең искиткеч гүзәл табигате, суларының шифалылыгы, һавасының сафлыгы белән аңлатырга кирәктер. Мондый урында яшәгән кешеләрнең дә күңелләре саф, киң һәм иркен була. Бары шундый кешеләр генә илгә үз халкы өчен җан атучы, талантлы шәхесләр бүләк итә ала. Ләкин монда тагын бер хикмәт бар. Яшел Үзән кешеләре, беренче карашка ук, гадилеге, кунакчыллыгы, һәм иң мөһиме, зыялылыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Чөнки алар – татар халкына Сөембикәне биргән данлыклы Йосыф мирза ыруының дәвамчылары. Ханбикәләре белән шушы төбәккә күчеп, җирле татарларның да иң асыллары белән генә кушылганнан соң ничек бу җир, бу халык мәшһүр шәхесләр тудырмасын?!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

"Ачык дәрес" тә басылып чыккан дәрес эшкәртмәм

“Балачагым хатирәләре”   Рушания Низамованың иҗатын өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәсе 5 нче сыйныф (Дәрес эшкәртмәсе “Ачык дәрес” газетасында басылып чыкты)...

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

"Яшь хәбәрче" түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты ( басылып чыккан китапчык)

"Яшь хәбәрче"түгәрәге "җылы бирик һәрбер балага, нур таратып яшик дөньяда" дигән өндәмә астында эшли. Элеге китапчыкта укучыларның шигырьләре урын алды....