Җамал Вәлиди – караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубыйлар артыннан баручы
план-конспект занятия (9 класс)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәбе
VII сыйныфның татар төркемендә әдәбияттан
сыйныфтан тыш уку дәресе.
Тема: “Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясендә
хис-кичерешләрнең сурәтләнеше”.
Эшкәртмәне әзерләде: югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Заһретдинова Әлфия Назиф кызы.
2020
Максат:
- Ә. Еникинең“Бер генә сәгатькә” хикәясен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымнарын аңларга ярдәм итү;
- Ә. Еникинең психологик анализ остасы икәнлегенә төшендерү;
- укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, хис дөньясын баетырга булышу.
Җиһазлау: язучының портреты, “Бер генә сәгатькә” хикәясе, аудиоязмада “Озатып вокзаллар каршында” җыры.
Дәрес тибы:Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы УУГ:
- укучының әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, татар әдәбиятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру
Регулятив УУГ:
- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;
- проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;
- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.
Танып белү УУГ:
- төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау;
- сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу;
- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.
Коммуникатив УУГ:
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;
- үз фикерләреңә ышандыра белү.
Дәрес барышы:
I. Уңай психологик халәт тудыру.
II. Актуальләштерү.
Укытучы.
-Укучылар, сезгә тирән мәгънәле бер җыр тыңлатасым килә. Бу җыр сездә нинди хисләр уятыр икән, игътибар белән тыңлагыз әле.(Аудиоязмада җыр яңгырый).
“Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга”.
Укытучы.
-Укучылар, сез нинди хисләр кичердегез? Күз алдыгызга нинди күренешләр килеп басты? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
-Әлеге җыр нинди әсәр белән аваздаш? (Ә.Еникинең “Бер генә сәгатькә” әсәре белән).
-Сез өйдә Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясен укып килдегез. Димәк, без бүгенге дәрестә нишләрбез? (Хикәяне анализларбыз).
-Ә. Еники бу әсәрен ничәнче елда иҗат иткән? (1944)
-Бу чорда илдә нинди вакыйга бара?(Илдә Бөек Ватан сугышы бара).
-Хикәядә сугыш күренешләре тасвирланамы? (Юк).
III. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы.
-Әмирхан Еникине психологик анализ остасы дибез. Автор, сугыш хәрәкәтләрен сурәтләмичә генә, сугыш вакытының ачысын укучы күңеленә ничек җиткерә алган соң? (Укучыларның фикерләре тыңлана)
-Дәрес азагында без бу сорауга төгәлрәк җавап бирербез дип уйлыйм.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
1 нче өлеш.
Укытучы.
-Әйдәгез, хикәянең сюжетын искә төшерик.
(Сугыш вакыты. Мәрьям апа белән Галимҗан абзый улларын авылдан ике чакрым ераклыктагы станциядән сугышка озатканнар. Сугышка кадәр үтеп киткән поездларга игътибар да бирмәгән Мәрьям апа хәзер поезд юлыннан күзен дә алмый. Ана улларын көтә. Беркөнне кече улы Гомәр, бер генә сәгатькә дип, өенә кайтып керә. Госпитальдән фронтка баручы поезд аларның станциясендә туктаган була. Мәрьям апа югалып кала, хәлсезләнә, нишләргә дә белми. Улын тавык суеп сыйлый алмавы, мунча ягып кертә алмавы өчен борчыла. Өйдә чәй өстәле әзерлиләр, авыл халкы солдатны күрергә, туганнары турында сораштырырга җыела.
Бер сәгать бик тиз узып китә. Гомәр сөйгән кызы Заһидәне күрми кала. Заһидә, Гомәр поездга утырып киткәч кенә, станциягә килеп җитә.Ул ярсый-ярсый елый.
Икенче көнне Мәрьям апа улы Гомәрнең кайтуын төш кебек кенә хәтерли).
-Хикәядә сурәтләнгән төп геройларны санап чыгыйк әле. (Мәрьям абыстай, Галимҗан абзый, Гомәр, Заһидә, Камилә, Зәйнәп).
-Әлеге геройларның күңел кичерешләрен автор ничек тасвирлый?(Укучылар парлашып фикер алышканнан соң, җаваплар тыңлана):
-Улларын сугышка озаткан ананың хис-кичерешләренә тукталыйк.(Мәрьям абыстай, өч улын сугышка озата. Аның һәр көне улларын көтеп уза. Ананың күңеле моңсу сагыш белән тулган, бер сәбәпсез эче поша, йөрәге төбеннән күтәрелеп китәр кебек. Поезд кычкырткан гудокны ана салкын кан белән тыңлый алмый, бу тавыш аның йөрәгенә төшә, ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен ала алмый. Ул, өч улының кайсысы булса да, кайчан да булса бер, килгән поезддан төшәр дип өметләнә).
-Улы Гомәрнең кинәт кайтып керүе Мәрьям абыстайга ничек тәэсир итә?(Мәрьям абыстайның бөтен тәне буйлап кискен калтырау йөгерде, аның күзләрендә бер секундка саташулы курку кабынган кебек булды. Аның иреннәре кызу-кызу кыймылдый башлады: әллә ул шатлык авазы белән кычкырырга тели иде, әллә кызу гына пышылдап, берәр дога укымакчы иде. Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады).
-Гомәрнең кайтуы Галимҗан абзыйга, Камиләгә, Зәйнәпкә ничек тәэсир итә? (Галимҗан абзыйның йөзе тоташ бер елмаюга әйләнгән, иреннәре агарган һәм акрын гына калтыраналар. Камилә, каенесе белән күрешкәндә: “Исән кешеләр бер кайталар!” – дип үксеп елап җибәрә. Ул сугыштан хәбәре булмаган ире өчен кайгыра. Зәйнәп, шатлыгыннан, абыйсының муенына ташлана).
-Гомәрнең бер генә сәгатькә кайтуын ишеткәч, әлеге геройлар нинди хисләр кичерә? (Бу хәбәр аларга ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, алар бу тавыштан ничектер барысы да берьюлы катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый, Мәрьям абыстай исә, бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән. Алар көтмәгәндә очрашу шатлыгы белән шундый тиз, кинәт аерылышу авырлыгын бер үк вакытта аңлау, тоюдан гаҗиз иделәр. Алар бу ике хиснең кайсын чынга алырга, кайсына ышанырга, кайсысы белән бу минутта яшәргә кирәклекне белмиләр иде.Мәрьям абыстай яңадан хәлсезләнде, улыннан ерак китәргә курыккан шикелле, һаман өстәл тирәсендә әйләнә, яки кулына алган әйбере белән баскан урынында туктап кала, нәрсә эшләргә кирәклеген оныткан кебек, уйланып тора. Мәрьям абыстай сүзсез, акрын гына елавыннан тәмам кечерәеп кала. Аның энҗедәй саф күз яшьләрендә ана мәхәббәтенең мәңге суынмас җылысы тоела).
-Гомәр, әнисенең гаҗизләнүен күреп, ниләр кичерә? (Гомәргә әнисенең гаҗизлеген тою бик авыр иде.Аның йөрәге әнисен кызганудан сызлана башлады һәм күңеленә:“Юкка үзләренә күрендем” -дигән уй килә. Аның күптән түгел генә ашкыну, дулкынлану белән, ашыгып, тирләп-пешеп, йөгерә-атлый өенә кайткандагы шатлыгы, бәхете елмаерга өлгермәгән кояшның кара болыт артына яшеренүе кебек иде. Ул үзен әнисенең зәгыйфь йөрәген шундый капма-каршы тойгылар утына салуда гаепли).
-Майор Гомәрне мактаганда, Мәрьям абыстай нинди тойгылар кичерә? (Ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде. Гомәрнең иптәшләре әйбәт кешеләр булуына сөенә, улының киләчәк гомере, саулыгы өчен тынычлану тоя).
-Икенче көнне Галимҗан абзый йортында тормыш ничек дәвам итә? (Өй эче Гомәрнең күзгә күренмәс рухы белән тулы, барысы да Гомәр турында гына уйлый.Әтисе улы белән горурлану хисләре кичерә, Камилә күңелендә сүнеп барган өметләре яңадан кабына. Ә Мәрьям абыстайга исә Гомәр кайтмаган да һәм ул аны күрмәгән дә кебек тоела. Ул уйчанланып йөри, хәлсезләнә, картыннан кыюсыз гына: “Кичә Гомәрнең кайтуы төш идеме, әллә өн идеме?” – дип сорап куя.
-Гомәр белән Заһидә очраша алмыйлар. Бер-берсен яраткан ике йөрәк шундый халәттә нинди хисләр кичерә? (Гомәрнең Заһидәне бик тә күрәсе килә, ләкин бу теләкне ул әти-әнисенә сиздерүдән курка. Заһидә станциягә килеп җиткәндә, поезд ткиткән була. Ләкин кыз тыеласы килмәгән бер ярсу белән һаман бара. Ул чынлык белән килешергә теләми. Заһидәнең йөрәк ярасы зур, тик ул берәүгә дә ачуланмый. Үкенечле хис җанын телгәләвенә чыдый алмыйча, ул үксеп-үксеп елый).
Укытучы.
-Димәк, автор, сугыш хәрәкәтләрен сурәтләмичә генә, сугыш вакытының ачысын укучы күңеленә ничек җиткерә алган? (Геройларның эчке кичерешләрен сурәтләү аша).
-Геройларның күңел кичерешләре турында нинди нәтиҗә ясарбыз? (Хикәядә сурәтләнгән геройларның күңел кичерешләре искиткеч катлаулы. Бер сәгать эчендә геройларның һәркайсы үз дөньясында яшәп ала, төрле хисләр өермәсе эчендә бөтерелә. Ирексездән, күзләргә яшь килә).
-Бу хис-кичерешләрнең сәбәпчесе нәрсә? (Сугыш).
-Әмирхан Еники бу хикәясе белән нәрсә әйтергә теләгән? (Сугыш – кеше тормышын, бәхетен җимерә торган коточкыч нәрсә. Сугышта кешеләр һәлак була, якыннарын югалта, сугыш кешеләрне гомерлек газап утына сала).
2 нче өлеш.
Укытучы.
-Гомәр бер арада, әнисен кызганып: “Юкка үзләренә күрендем”, - дип уйлый. Сез ничек уйлыйсыз, әгәр Гомәр,бер сәгать өчен генә өенә кайтып, туганнарына күренмәгән булса, әйбәтрәк булмас идеме? Үз фикерегезне дәлилләп аңлатырга әзерләнегез. (Укучыларның фикерләре тыңлана, уртак нәтиҗә чыгарыла. Бу эшне парларда яки төркемнәрдә башкарырга була).
V. Рефлексия һәм бәяләү.
-Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?
-Ничек эшләдек?
-Максатка нинди юллар белән ирештек?
-Нинди нәтиҗә ясадык?
-Укучылар, бүгенге дәрестә эшчәнлегегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм. (Укытучы һәм укучы килешкән билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела).
VI. Өй эше бирү.
1.Иҗади эш: Түбәндәге фикерне дәвам итәргә, геройларның хис-кичерешләрен тасвирларга: “Гомәр, сугыш бетеп, исән-сау авылына кайта...“
2.Ә. Еникинең без укымаган тагын бер хикәясен укырга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")
“Татар теленең лексикологиясе” дип аталган электив курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен т...

Кыр казлары артыннан
Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин – бөек шагыйрьләребезнең – юбилейлырына багышланган кичә....
Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау
Тема: “Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау”(9нчы сыйныф).Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен дөрес куеп яза белергә өйрәтү; (укучы өче...
Серле дөнья эчендә
Нәбирә Гыйматдинова иҗаты буенча...

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре
Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәреy өйрәнү өчен технологик карта....

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау
И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау...

Август конференциясенең директорлар секциясендә ясаган чыгыш. “Конкурслар - укытучы эшчәнлегендә әйдәп баручы чыганак”
quot;Конкурслар - укытучы эшчәнлегендә әйдәп баручы чыганак” - төрле дәрәҗәдәге методик утырышларда, семинар- киңәшмәләрдә кллану өчен татарча материал....
