Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре
методическая разработка (5 класс) на тему

Исхакова Рима Мөхәррәм кызы

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәреy өйрәнү өчен технологик карта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i_gazi_koyash_artynnan_kitken_turgay_.doc122 КБ

Предварительный просмотр:

Исхакова Рима Мөхәррәм кызы, Яр Чаллы шәһәре, муницпаль гомуми  белем бирү учреждениесе “29 нчы гимназия”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре  эчтәлеге.  

Максат

  1.   Хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табарга өйрәтү өстендә эш.
  2. Укучыларның иҗади фикерләү  күнекмәләре үсеше  өчен шартлар тудыру;
  3. Туган якка, җиргә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУГ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

 - хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

  -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Сюжет, матурлык, лирик герой, әсәр эчтәлеге.

Предметара бәйләнеш

Татар теле,   әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Әдәбият: А.Г.Яхин, 5 нче сыйныф өчен дәреслек

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор

Power Point да    презентация.

Эшчәнлекне оештыру формасы  

Фронталь,  индивидуаль,  парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

Хәерле көн, укучылар!Әйдәгез әле, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән  генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер-беребезгә карап елмайыйк әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын.

Укучылар,  әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?  

 Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!)  искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

Укучылар кулларны-кулга  тотынышалар, күңелдән  генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.

Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтәләр.

Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси.  Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: авылга, туган якка (яшәгән җиргә, торган якка) мәхәббәт уяту, аның матур сыйфатларын искә төшерү. Әсәрне өйрәнергә әзерләү

Авыл матурлыгы турында сөйләшү.

Күбебезнең туган җире – шәһәр җире, ә  әти-әниләребезнең күбесе – авыл җиреннән. Сезнең ял көннәрендә, каникуллар вакытында авылга кайтканыгыз бармы?   Басу-кырларга, урманнарга барганыгыз бармы?    Җәй көне авылда нишлисез?

Укучылар авыл турында искә төшерәләр. Җәйге каникулда урманга йөрүләре, җиләк җыюлары турында,    авылның матур табигате искә төшерелә. Берничә укучы үз авылларының табигате (урманы, суы, кошлары, җәнлекләре) турында сөйли.

 Коммуникатив: бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләренә ышандыра белү.

   

 

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат:  Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап     бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). 

-Укучылар, без авылның матур табигате турында сөйләшүне дәвам итәрбез.  

Бүгенге  дәрестә нинди әсәр өйрәнербез икән?  

 

Парларда эш.

Без  туган як  матурлыгы турында әсәр өйрәнербез. Әсәргә анализ ясап, эчтәлеген табарбыз. Автор фикерен ачыкларбыз.

  Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә  табу; әсәрне

аңлау өчен шартлар тудыру.

Бүген без сезнең белән И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” әсәрен өйрәнербез.

Укучылар  чылбырлап әсәрне укып чыгалар.

Шәхси УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә  эшли белү.

Регулятив УУГ:

 -   уку бурычларын кую;

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

  Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

 

1нче бирем: Аңлашылмаган сүзләрне аерып алыйк.   

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)

Әлсерәп – хәлсезләнеп

Кичкырын – кич якынлашкан вакыт

Шәйли башладым – күрә башладым

Керфек какмыйча – игътибар белән карау, йокламау

Беравык – бераз

Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар, Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек  кулланып оештырыла.

Мәгънәләре ачыклана,  аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) сүзлектән  файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

б) сүзлектән  файдаланып  сөйләп бирә, сүзтезмәләр төзи алса  - «4»;

в) әлеге сүзләр белән җөмләләр төзи алса - «5».

Тургайлар басу-кырларда сайрыйлар. Сезнең күбегезнең аларны күргәнегез дә бардыр әле. Ул бик кечкенә, күккә күтәрелсә, бик югары күтәрелә. Ул кырлар кардан арчыла башлау белән очып  кайта. Сайраганда чакта әле күтәрелә, әле түбәнәя, тигез генә очмый... Гадәттә тургай үзе күренми, ә тавышы  игътибарны җәлеп итми калмый.

2 нче бирем: Хәзер тургай тавышын тыңлап китәбез.  Ул сездә нинди хисләр уятыр икән, шул хакта сөйләшеп алырбыз. (Тургайлар сайравы. www.youtube.com.)

Көтелгән җаваплар:

 Елмаясы килде. Рәхәт булып китте. һ.б.

 

3 нче бирем: Әсәргә анализ ясау юлларын искә төшерик.

Көтелгән җавап.

  1. Вакыйгаларны аерып алабыз, исем бирәбез.
  2. Охшаш  вакыйгаларны берләштерәбез.
  3. Алар арасындагы бәйләнешне табабыз.

4 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны аерып алабыз, исем бирик.  

(Парларда эш)

1.Туган якка кунакка кайту.

2.Урман-басуларны, инешләрне йөреп чыгу.

3.Олы күлгә бару.

4.Тургайларны  күзәтү:

-тургайлар кояшка таба күтәреләләр,

- тургайларны җир каршы ала,

-тургайларның челтерәп аккан тавышы ишетелә,

-кояш артыннан киткән тургай.

5. Күлнең аргы ягында бакалар кешнәшүе.                           Үзбәя. 

Үзбәя өчен критерий:

а) вакыйгаларның беренче өчесен тапса –“3”;

б) вакыйгаларның беренче дүртесен тапса, сюжетын сөйли алса –“4”; в)вакыйгаларның барысын да тапса, сюжетын сөйли алса –“5”.

5 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны берләштерик.

Төркемнәрдә эш.

1 өлеш. Кешеләр күңелендә матурлык хисе уята торган күренеш – тургайлар җыры;

2 өлеш.  Бакалар бакылдавы (кешнәшүе)

Һәр  өлешне аерым-аерым сөйләп чыгалар. Бу эш башта  төркемнәрдә башкарыла. Аннары берничә укучы тыңлана.  

 Үзбәя.  Үзбәя өчен критерий:

а) бер өлешне генә тапса – “3”

б) ике өлешкә   бүлсә, ләкин өлеш исемнәре конкрет түгел -“4”

в) ике өлешкә төгәл бүлсә,  өлеш исемнәрен дөрес атаса, берләштерү өчен булган нигезне сөйләп бирә алса-“5”

6нчы бирем: Укучылар, әйдәгез әле образлардагы сыйфатларны кешеләрдән эзләп карыйк:

1)  кояш  образы

2) тургайларның югарыга күтәрелүе

Парларда эш.

Кояш бар җиһанны җылытып тора.  Кояшлы көнне күңелгә рәхәт, елмаясы килә.

 

Югарыга күтәрелү  ул ерактан күренерлек гамәл башкаруны аңлата. Тургайларның югарыга күтәрелүен кояш артыннан, әнкәсе  артыннан китү дип саный. Димәк, алар үзләре дә,  әнкәләре дә кояш кебек  рәхәтлек, шатлык бирә  - биеккә күтәрелеп сайрый, моң, матурлык тарата. Алар биеккәрәк күтәрелгән саен матур тавышлары ераккарак ишетелә. Күбрәк кеше тыңлый һәм хозурлана (соклана) ала.  

Кайбер кешеләр, тургайлар кебек, күпләр өчен файдалы, яхшы эшләр  эшлиләр.  

 

Яхшылык эшләсәң, һәркемгә рәхәт була. Андый кешеләрнең гомере озын була. Гомер озын булу- кешеләр синең яхшылыгыңны онытмау ул.    

3) бакалар

Бака – бака да, шул ук вакытта бака да түгел.  

 “Ә күлнең аргы башында, җәйге матур төнне котлап, бакалар кешнәшә...”   Аларның тавышыннан бер кешегә дә рәхәтлек юк.   

Кайбер кешеләр бакалар кебек, үзләре өчен генә яшиләр. Булган яхшылыклардан  гына (монда җәйге матур төн) файдаланалар.  

Фикерләребезне гомумиләштерик:

Язучы  кояш, тургайлар, бакалар турында сөйләп, кешеләр турында уйларын әйтә.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а)образлардагы кеше сыйфатларын укытучы яисә  иптәше ярдәме белән  генә сөйләп бирә алса -“3”;

б) образлардагы кеше сыйфатларын сөйләп бирә алса, ләкин гомумиләштереп әйтә алмаса –“4”;

в) образлардагы кеше сыйфатларын  үзе эзләп тапса, гомумиләштерсә, мисаллар китерсә –“5”.

Хикәянең темасын әйтегез.

Туган җиргә мәхәббәт.

Яхшылык турында.

Туган авылы язучының балачак, яшьлек хатирәләре булып саклана. Бу хикәя –хәтердәге яшьлек хисләре белән бизәлгән туган як матурлыгы да ул.

Авторның фикерен табыгыз.

Парларда эш.

Автор туган җирнең матурлыгын күрергә чакыра. Яхшылык эшләгез, ди. Кешеләр сезнең яхшылыкны күреп сөенсеннәр, ди

Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:

а) әсәрнең темасын, автор фикерен укытучы яисә иптәше ярдәмендә дә әйтеп бирә алмаса-“2”;

ә) әсәрнең темасын әйтсә, автор фикерен укытучы яисә иптәше ярдәмендә әйтеп бирә алса –“3”;

б) әсәрнең темасын үзе әйтсә, автор фикерен укытучы ярдәмендә әйтсә – “4”;

в) әсәрнең темасын әйтсә, автор фикерен ачыкласа- “5”.

   Кояш, тургай, бака образларын ача торган мисаллар китерегез.

 

Парларда эш.

Кояш – әти-әни, укытучы, остаз.

Тургай – яхшы укучы, гел алга омтылучы, киләчәккә якты хыяллар белән яшәүче.

Бака –бүгенге көн белән яшәүче кеше (көн үтсенгә йөрүче укучы).

Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:

а)  образларны ача торган мисалларны укытучы яисә иптәше ярдәмендә әйтеп бирә алса –“3”;

б) образларның икесенә мисаллар  әйтсә – “4”;

 в) образларны ача торган мисалларны үзе табып әйтә алса- “5» 

Шәхси  УУГ:

- уку эшчәнлеге һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

Танып белү:

-уку материалын анализлау

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .

5этап. Рефлексия.

   Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Без бүген дәрестә       туган як  матурлыгы турында И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” әсәрен өйрәндек. Әсәрдәге вакыйгаларны аерып чыгардык, охшаш вакыйгаларны берләштердек, ике өлешкә калдырдык.   Әсәрнең эчтәлеген ачыкладык. Автор фикерен таптык.   Туган  җирнең матурлыгын күрергә, яхшылык эшләргә кирәклегенә төшендек.  Әсәрне өйрәнеп  шундый нәтиҗә ясадык:  тургайлар  кебек күпләр өчен файдалы   эшләр  эшләргә кирәк.  Кешеләр безнең яхшылыкны күреп сөенсеннәр.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:

а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;

б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;

в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;

г)укытучы яисә  иптәше ярдәме белән  дә сөйләп бирә алмаса -”2”.

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Дәрескә гомуми бәя.  

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр саны ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар гомуми билге куялар.

 Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

6 этап. Өй эше бирү

 Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. Хикәянең сюжетын сөйләргә  әзерләнергә.
  2. Хикәя буенча рәсем ясарга.
  3. Туган як, яисә шәһәр күренешләреннән мәгънә чыгарырлык вакыйга табып, инша язарга.

 Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

Кулланылган  чыганаклар исемлеге:

  1. Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: проект /Рос. акад. образования; под ред. А. М. Кондакова, А. А. Кузнецова. – М.: Просвещение, 2008.
  2. Фундаментальное ядро содержания общего образования. Под ред. В. В. Козлова, А. М. Кондакова. М.: Просвещение, 2009.
  3.  Формирование универсальных учебных действий в основной школе. Система заданий. Под ред. А. Г. Асмолова, О. А. Карабановой. М.: Просвещение, 2010.
  4.  О Федеральном государственном образовательном стандарте общего образования: доклад Российской академии образования /Под ред. А. М.Кондакова, А. А.Кузнецова //Педагогика – 2008 - №10.
  5.   Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре  (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа,  Төзүче-авторлары:  Д.Ф.  Заһидуллина,  Н.М. Йосыпова, Казан, 2013
  6. Заһидуллина Д. Ф.  Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы..  -Казан: Мәгариф, 2004. – 364 б.
  7.  Закирҗанов Ә. М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. - Казан, 1997.
  8. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре. Казан, Мәгариф, 2006 ел.
  9. А.Г.Яхин. Әдәбият, 5 класс. Казан, Мәгариф, 2008ел
  10. А.Г.Яхин. Әдәбият, 6класс. Казан, Мәгариф, 2008ел.
  11. А.Г.Яхин. 5 сыйныфта татар әдәбиятын укыту, Казан, Мәгариф, 2010
  12. А.Г.Яхин. 6 сыйныфта татар әдәбиятын укыту, Казан, Мәгариф, 2009
  13. А.З. Рахимов «Психодидактика». Издательство «Творчество» Уфа  - 1996
  14. А.З. Рахимов «Педагогическая акмеология» Уфа-1999
  15. В.В.Давыдов  «О понятии развивающего обучения» Москва -1995
  16.  «Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000
  17.  «Татар теле һәм әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә» Яр Чаллы- 2006.
  18.   Профессиональный стандарт педагога, 2014 год.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге/Казан,  Татарстан китап нәшрияты. 1979
  20. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төркемчәләр сүзлеге. Мәгариф, 2007. – 231 б.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ибраһим Гази "Йолдызлы малай" хикәясе

Ибраһим Газиның "Йолдызлы малай" хикәясенең әһәмияте. Сугышта балалар батырлыгы....

Ибраһим Гази "Йолдызлы малай". Презентация

И.Газиның "Йолдызлы малай" хикәясенә презентация...

Кыр казлары артыннан

Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин – бөек шагыйрьләребезнең – юбилейлырына багышланган кичә....

Ибраһим Гази әсәрләрендә әдәби-әхлак мәсьәләсе

Конспект урока по татарской литературе в 6 классе....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен  өйрәнүне йомгаклау...

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе...