Ибраһим Гази әсәрләрендә әдәби-әхлак мәсьәләсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хаертдинова Гульназ Фариховна

Конспект урока по татарской литературе в 6 классе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.gazi_dres.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ибраһим Гази әсәрләрендә әдәп - әхлак мәсьәләсе.

Максат: язучы хикәяләрендә әдәп - әхлак мәсьәләсенең бирелешен билгеләү,   сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтен                                                            үстерү, фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү,                 сыйныфташлар  фикерен игътибар белән тыңлау, аларны хөрмәт итү, әдәплелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор.

                                                         

Дәрес барышы.  

                                   

  1. Оештыру өлеше.

     Хәерле көн телим җиребезгә,

     Хәерле көн телим иптәшемә,

     Хәерле көн телим кунакларга,

     Хәерле көн телим үземә.

Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаек та, дәресебезне башлыйк.

2 Актуальләштерү.

“Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!”  Муса Җәлил.

Укучыларның игътибарын дәреснең эпиграфына юнәлтү.

Укучылар, М.Җәли үзенең “Бер үгет” шигерендә  шулай яза.

  • Бүгенге дәресебездә нинди темага сүз алып барырбыз, дип уйлыйсыз? Кеше булу, кешелеклелек сыйфатлары турында.  (тактага язабыз кешелекле-человечный, кешелеклелек-человечность)

       3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар, без сезнең белән үткән дәрестә нинди хикәя белән таныштык? (И.Гази “Өч Мәхмүт”)

- Хикәянең үзәгендә - өч герой. Аларның исемнәре бер, ләкин өчесе өч төрле. Өч Мәхмүтне атап үтик, кемнәр алар?

Мәхмүт абый, Кәтүк Мәхмүт, Мәхмүт үзе.(тактага һәм дәфтәргә языла)

Төркемнәр буенча эш.

1 нче төркем:  Мәхмүт абыйга характеристика бирә

2 нче төркем: Кәтүк Мәхмүткә  нинди сыйфатлар хас?

3 нче төркем: Мәхмүт үзе нинди?

Мәхмүт абый                         Кәтүк Мәхмүт              Мәхмүт   хикәчләүче                                

Укытучы                              бәләкәй буйлы               спорт ярата

Чукмак йодрыклы              ябык                               чаңгыда шуа

Мускуллы                          дәрестә җавап бирә         мактана          

Ачуланмый                         сипкелле                       башкалардан көлә

Бер карап кына куя

   

             - Өченче Мәхмүт образы сезгә ошадымы? Ни өчен?

-Кышкы каникуллар вакытында укучылар спорт базасында чаңгы шуалар. Соңыннан бүлмәләренә кайткач, ашагач, Мәхмүт абыйлары янына җыелып нәрсә дә булса, сөйләтмәкче булалар. Мәхмүт абыйлары сүзне ничек башлый? Китаптан өзекне табабыз һәм укып ишеттерәбез.

- Сугыш вакытында бу малай нинди эшләр эшли?

-Малайның нинди кушаматы була?

-Укучыларда нинди кызыксыну уяна? (Чын исемен беләселәре килә.) Өзекне табабыз һәм диалог рәвешендә укыйбыз.

- Хикәяләүче Мәхмүттә Мүтәйгә карата нинди хисләр туа? Өзекне табу һәм уку.

4. Физминутка

Иптәшләр, иптәшләрне иптәш итик, иптәшләр!

Иптәшләрне иптәш итсәк, иптәшләр.

Иптәшләр дә иптәшләрен иптәш итәр, иптәшләр!

           -   Мәхмүт абыйлары сөйләгән вакыйгадан соң малайларның Кәтүккә карашы үзгәрәме?

  • Кызгану, яклау теләге, аңа булышырга омтылу  -  Кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар, иң зур байлык.

Без үзебез турында да уйламыйча кала алмыйбыз. Арабызда Мәхмүтнең тегесе дә, бусы да бардыр. Тар күнеллелек күрсәтеп, көчсезләрне рәнҗетмибезме? Арабызда кушамат белән эндәшүчеләр юкмы? Укучылар, исемне берәү дә сорап алмый, чөнки исем кушканда, сез әле ап – ак биләүдәге сабыйлар. Әти - әниләр исемне алдан ук сайлыйлар, ул матур да яңгырасын, әйтергә дә ансат булсын, кешене инсафлы, әдәпле булырга өндәп торсын. Ә исемне бит әле матур эшләр, матур гадәтләр белән бизәп тә була яки киресенчә.

- Әсәргә әйләнеп кайканда, Мәхмүт “Сез бәхетлеләр, сугыш елларын күрмәдегез”, дип сүз башлый. Бүгенге көнгә килгәндә, безнең янәшәдә авыр елларны үз иңендә күтәргән кешеләр бармы? Кемнәрне атап китәрсез? Алар турында нәрсәләр беләсез? Укучылар белән әңгәмә.

5. Рефлексия.

-Кешеләрдә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

-Ә нинди сыйфатлардан ерак торырга кирәк?

-Якташыбыз З.Насыйбуллинның “Булды еллар...” шигыре бүгенге дәресебезнең темасына бик туры килә. Шуңа күрә бу шигырне тыңлап китик әле. (Укучы шигырьне яттан сөйли)

 З. Насыйбуллин “Булды еллар...”

Булды еллар...

Шәһәр һәм авыллар

Янган чорда ялкын эчендә

Без күршегә кердек тоз өчен дә,

Ике бөртек шырпы өчен дә.

Тәмәкече картлар таш гасырның

Истәлеген-чакма йөретте,

Ә әнкәйләр безне, соскы биреп,

Күршеләргә утка йөретте.

Кайчакларда шулай өч-дүрт малай

Бер үк йортка барып керәсең,

Кем морҗасы төтәр икән диеп,

Күпләр көтеп торган, күрәсең.

Буш кул белән кайтмый идек болай-

Чәй куела, мичкә ягыла,

Һәм күршенең алтын күмерләре

Җылы бирә тәнгә, җаныңа.

Ул елларны шулай утка кадәр

Уртаклаша иде күршеләр.

Гаҗәпмени?

Төзегәнне утка очырып түгел,

Һәркем өчен уртак ут тергезеп,

Кеше булган ласа кешеләр.

Укытучы. Шигырьдән күрүенчә, хәтта сугыш чорында да кешеләр бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы була белгән. Бездә үзебездә яхшы сыйфатлар тәбиялик.

Кеше булып яшим, дисәң

Бул син кешелекле

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.         (Галия Гайнетдинова “Кеше булыйм дисәң”)            

6. Өй эше . «Үзем турында – үзем» Укучыларга үзләре турында язарга киңәш ителә. Нәрсә уйлыйлар? Нинди сыйфатлары белән килешмиләр? Нинди сыйфатларын яхшы дип саныйлар? Башкалар күзенә ничек күренергә теләр идең?

7. Укучыларның белемен бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ибраһим Гази "Йолдызлы малай" хикәясе

Ибраһим Газиның "Йолдызлы малай" хикәясенең әһәмияте. Сугышта балалар батырлыгы....

Ибраһим Гази "Йолдызлы малай". Презентация

И.Газиның "Йолдызлы малай" хикәясенә презентация...

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына кыскача күзәтү, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге сөйләнә....

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәреy өйрәнү өчен технологик карта....

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә табигать һәм әхлак

Н.Гыйматдинова әсәрләрен яратып укыйбыз....