Ибраһим Гази "Йолдызлы малай" хикәясе
методическая разработка (6 класс) по теме

Фазылзянова Гулия Рафаилевна

Ибраһим Газиның "Йолдызлы малай" хикәясенең әһәмияте. Сугышта балалар батырлыгы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ibrahim_gazi_yoldyzly_malay..docx27.17 КБ

Предварительный просмотр:

Кече-Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе

Балтач муниципаль районы ТР

“Ел укытучысы – 2012”

“Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” әсәрен йомгаклау.

Сугышта балалар батырлыгы.

Укытучы: 2нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фазылҗанова Гөлия Рафаил кызы.

2012 ел.

Максат: “Йолдызлы малай” әсәрендә автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау; илебез халкының фашистларга каршы аяусыз көрәш алып баруы турында фикер алышу;

                Үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү;

                 Явызлыкка каршы нәфрәт тәрбияләү.

Җиһаз: компьютер, экран, проектор.              

Кулланма: Татар әдәбияты 6 класс, Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, 2010, 99-100 бит.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше. 1 слайд

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

-Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, туган җиребездә яшәвебезгә, әти-әниләребез, туганнарыбызның исән-сау булуларына, яраткан мәктәбебездә белем алуыбызга сөеник. Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез  белән без бәхетле.

-Әнә шундый изге теләк-омтылышлар белән әдәбият дәресебезне башлап җибәрик эле. Бүгенге дәрестә Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” әсәрен йомгакларбыз. “Сугышта балалар батырлыгы” темасы буенча фикер алышырбыз.

2 слайд(хор белән уку)

-Дәрес барышында түбәндәге киңәшләрне дә истә тотып әшләрбез дип ышанам:     Әдәпле һәм игътибарлы бул!

                    Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

                    Иптәшләреңне хөрмәт ит!

                    Башкаларны бүлдермә!

II Актуальләштерү.

-Укучылар, без сезнең белән Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәрләр белән танышып барабыз. Г.Әпсәләмовның “Миңа унтугыз яшь иде” әсәрен укыдык. Шушы ук темага багышланган И.Газиның “Йолдызлы малай” хикәясе белән таныштык. Уйлый торыгыз, әсәрләрдә нинди охшашлык бар?

-“Йолдызлы малай” әсәрендә төп герой кем?

-Илгизәр турында без нәрсәләр беләбез?               3 слайд

-Ул әле пионер да. Кем соң ул пионер?

-Пионер – беренче, алдынгы дигәнне аңлата. Ирекле коммунистик оешмага тупланган максатчан балалар.

- Пионерның символы булып нәрсә тора?(галстук, презентациядә күрсәтелә)

III Өй эшен тикшерү.

-Бөек Ватан сугышында “Герой- пионер” исемен йөртүче яшьләребез дә булган бит. Сезгә өйдә алар турында интернеттан мәгълүмат туплап килергә бирелгән иде. Тыңлап үтик әле.

Укучылар чыгышы. Презентациядә рәсемнәрен күрсәтү. 4 слайд.

ḬṼ Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру.

  1. Укучылар, сез БВ сугышы турында ниләр беләсез?
  2. БВ сугышы 1941 елның 22 июнендә башланып, 1945 елның 9 маена кадәр, 1418көн һәм төн дәвам иткән. Фашистлар авыл, шәһәрләрне бомбага тотканнар, бик күп халыкны кырганнар, концлагерьларда тилмерткәннәр. Сугыш 27 миллион кешене һәлак иткән. Шуның 700 меңе Татарстаннан китә, яртысы кире кайтмый. Балтач районыннан 10 меңнән артык япь-яшь егет БВ сугышына озатыла. Аларның 6200гә якыны яу кырында ятып кала. Алты райондашыбызның Ватанның иң зур бүләге -  Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы да ни тора! Менә ул батырларның исемнәре.

5 слайд

  1. Булатов Василий
  2. Гарифуллин Габдулла
  3. Гыйлметдинов Гайфетдин
  4. Ибраһимов Хәбибулла
  5. Рахимов Бакый
  6. Сабиров Хафиз

Ял минуты.

6 слайд

  1. Әйдәгез, “Йолдызлы малай” әсәренә әйләнеп кайтыйк әле. Эчтәлекне тулырак күзаллау максатыннан, әсәрдән бирелгән юлларны тәртип буенча урнаштырыгыз.(укучылардан укыту)

« Немец, елмая-елмая, Илгизәргә таба килә иде. Малай шушы минутта үзенең хатасын аңлап алды. Күлмәген салып, ул бик ялгышкан, тик хәзер соң иде инде.»(3)

  1.          “Кешеләр шундый ябыкты, коры сөяккә калдылар. Бертуктаусыз кояш астында... Битләре кара көйде.”(1)
  2. “Немец солдаты, аны монда алып килгәндә, «кых!» дип муенын сызып күрсәтеп, малайны куркытырга теләгән иде. Әллә бу подвалда, чынлап та, кеше суялармы икән?»(4)
  3. “Хатыннар балаларны үз артларына яшереп хәл алдыралар. Шулай итмәсәләр, бу галәмәткә бала-чага күптән егылган булыр иде инде.”(2)
  4. “Кичке кояшның алтын тузаны коридорга сибелде. Свастикалы ишек тавышсыз гына ачылып китте. Бусагага абына-сөртенә, Илгизәр килеп чыкты.”(5)
  1. Укучылар, әсәрне шартлы рәвештә өлешләргә бүлик әле. Ничә өлешкә бүлергә мөмкин?(5-7)
  2. 1 өлешкә нинди исем бирергә була? Төп вакыйга нәрсә?
  3. “Авыл халкы пленда”(укучылар варианты)
  4. Әлеге өлештә Илгизәрнең портретын сүрәтләгән урыннар бар. Табып укыгыз әле.

7 слайд.

  1. Илгизәр – ябык,зур күзләре генә утырып калган, иреннәре кипкән, тир ага.

-Ә хәзер экранга карагыз әле.Монда бирелгән юллар кемнәрне сүрәтли.

-Бер яктан хәлсез, йончыган, ач, коры сөяккә калган картлар, хатыннар, балалар, икенче якта үрдәктәй симез, автомат аскан сакчы немец...

-2 өлештә Илгизәрнең характер сыйфатларын ачучы юллар бар.Табыгыз әле. 

8 слайд.

  1.  “Илгизәр хатыннар артына ышыкланырга хурлана: ир кеше ич ул, яше уникедә генә булса да, ир-заты... Кайнар таш өстенә хәлдән таеп егылса егылыр, хатыннар артына яшеренмәс”.

-Бу бүлектә нинди вакыйга була? Шул урынны сөйләп үтегез әле.

-Әлеге өлешкә нинди исем бирергә була?

-“Илгизәрнең хатасы”(вариантлар тыңлана)

9 слайд

-Илгизәр йолдыз рәсемен хата дип саныймы?

-Ләкин фашистлар өчен йолдыз -  пионер, ә пионер – дошман.

-3 өлешкә игътибар итегез,Илгизәрне кая ябалар?

-Ничек атарбыз?

-“Илгизәр подвалда”(вариантлар тыңлана)

10 слайд

-Экранда ачылган юлларга карагыз әле. Сәнгатьле итеп укып күрсәтүегез сорала.

- Ничек уйлыйсыз, Илгизәр куркамы?

-Әйе, курка. Чөнки ул әле 12 яшьлек бала гына.

-Фашистлар Илгизәрне подвалдан алып чыгалар. Ул кемнәр турында уйлый?

-Ул әнисе, сеңлесе турында уйлый. Бу табигый, чөнки бала кешенең иң якын яклаучысы – әнисе.

-Бу өлешкә нинди исем бирергә булыр иде икән?

-“Борчулы уйлар”(вариантлар тыңлана)

11 слайд

-Соңгы өлештә Илгизәрне нинди ишек үз эченә йота?

-Нәрсә соң ул свастика?(фашистлар символы)

12 слайд

-Соңгы өлештән табып укыгыз, ишек артында Илгизәр нинди тавыш белән кычкыра?

-Ничек атарбыз?

-“Үзәк өзгеч тавыш”(вариантлар тыңлана)

-Сугыш дигән афәт Илгизәргә нинди гариплек алып килә?

-Ул бер колаксыз, гомергә бетмәс яра эзе һәм җан ярасы алып чыга?

-Җавапсыз сорау туа, 12 яшьлек бала моңа ничек түзә?!

-Илгизәрне җәзалап үтереп, фашистлар җиңәләрме?

-Әлбәттә, юк! Кыюлыгы, батырлыгы җиңә.

-Дәрес башында мин сезгә сорау биргән идем, “Миңа унтугыз яшь иде” һәм “Йолдызлы малай” әсәрләренең уртак якларын табарга.

-Икесе дә сугыш турында, төп геройлар – 19 һәм 12 яшьлек малайлар, Мөнир һәм Илгизәр, икесе дә, Ватан өчен һәлак булалар. Аларның чәчәкләре бөреләнде, ләкин атарга өлгермәде.

Рефлексия.

-Сезнең уйлавыгызча, нәрсә ул сугыш?

(Вакыт калса, мәкальләр өстендә эшләргә була)13 слайд

Ṽ Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

2. Өй эше бирү:

3.Саубуллашу. 14 слайд


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Ибраһим Салахов"

Язучы И.Салаховка багышланган презентация. 11 сыйныфлар өчен....

Ибраһим Гази "Йолдызлы малай". Презентация

И.Газиның "Йолдызлы малай" хикәясенә презентация...

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә  укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен  хикәягә анализ бирү өчен төзелде....

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...

" Г.Ибраһимов иҗатында романтизм ”

Г. Ибраһимов бөтен гомерен , бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәт итүгә багышлаган күренекле язучыларның берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләме белән тан...

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....