" Г.Ибраһимов иҗатында романтизм ”
проект по теме

Вафина Гулия Илдусовна
Г. Ибраһимов бөтен гомерен , бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәт итүгә багышлаган күренекле язучыларның берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләме белән танылган шәхес. Ул - кабатланмас әдип тә, ялкынлы публицист та, атаклы тәнкыйтче дә, тарихчы да, педагог та, галим дә һәм актив җәмәгать эшлеклесе дә. Әдәби-гыйльми мирасының зурлыгы, күп кырлылыгы, аның әһәмияте, тирәнлеге һәм азатлык көрәше юлындагы онытылмас хезмәтләре белән ул халкыбыз тарихында сүнмәс йолдызларның берсе булып тора. " Г.Ибраһимов иҗатында романтизм ” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшенең чыганагы – Г.Ибраһимов иҗаты романтизм белән сугарылган әсәрләргә бай булуда. Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Г.Ибраһимовның татар совет әдәбияты классигы һәм романтизм иҗат методына нигез салучыларның берсе булуын раслауда. Эшнең максаты – Г.Ибраһимовның яңа романтик әсәрләре белән милли әдәбиятны үстерүгә керткән өлешен билгеләү . Бурычлары: 1) әдипнең романтизм белән сугарылган әсәрләрен өйрәнү; 2) язучының Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗат юнәлешенең үзенчәлекләрен ачыклау; 3) Г.Ибраһимовның милли әдәбиятыбызның офыгын киңәйтү өчен көрәшче булуын раслау. "Г.Ибраһимов иҗатында романтизм ” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Галимҗан Ибраһимовның Октябрь инкыйлабына кадәрге прозасы турында сөйләнелде, “Яшь йөрәкләр” романына, “Табигать балалары”, “Гыйшык корбаннары” хикәяләренә күзәтү ясалды. Йомгакта Г.Ибраһимовның әдәби мирасы, аның идея мирасы кебек үк, татар культурасы кысаларыннан чыгып, гомум-культура хәзинәсенә килеп кушылуы һәм бөтен халыкның уртак казанышына әйләнүе яктыртылды.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г .Ибраһимов. "Кызыл чәчәкләр" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе.

6 нчы класста татар әдәбиятыннан Сингапур укыту алымнарын кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәсе....

Галимҗан Ибраһимов иҗатында табигать темасы

“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала.....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрнең стилистик кулланылышы

Г.Ибраһимов – татар әдәбиятында гына түгел, татар тел белемендә, татар иҗтимагый фикер үсешендә җуелмас эз калдырган олуг шәхесләребезнең берсе. Аның иҗат мирасы күпкырлы алмаз кебек: һәр тикшерүче, һ...

Г.Ибраһимов "Алмачуар" әсәре

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрен анализлау...

Г.Ибраһимов "Алмачуар" әсәре

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрен анализлау...

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе. Г.Ибраһимов "Алмачуар" хикәясе. 8-сыйныф

Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен анализлау, Закирга бәя бирү; әсәрнең төп фикерен ачыклау; укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен ачыклау, гаделлек сыйфатлары, атларга мәхәбб...