Галимҗан Ибраһимов иҗатында табигать темасы
статья (8 класс) на тему

Гильманова Миляуша Амировна

 

“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала... Ул – матурлык җырчысы”. -дип язган профессор Павел Семенович Коган Галимҗан Ибраһимов турында.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гильманова Миляуша Амировна

Нуриман районы Яңа Субай төп белем бирү мәктәбе

югары категорияле татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Галимҗан Ибраһимов әсәрләре аша туган якка мәхәббәт тәрбияләү

“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала... Ул – матурлык җырчысы”. -дип язган профессор Павел Семенович Коган Галимҗан Ибраһимов турында.

Туган илкәй!!!...

Ни аһәңле,назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен,

Ишетәм анда яфракларның серле шавын,

Тау астында салкын чишмә чылтыравын,

Саклыйм аңа чын мәхәббәт,сөю хисен,

Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен.

      Бу юллар Г.Ибраһимовның әсәрләрендә тасвирланган туган як табигатен, аның күркәмлеген,табигать белән тыгыз бәйләнештә торган адәм баласы-кешенең аңа  мөнәсәбәтен ачык чагылдыра.

 Туган авыл, туган як темасы - язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Димәк, кеше табигатьнең бер өлеше,аерылгысыз компоненты.

Г.Ибраһимовның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау ,  әсәр эчтәлеген ачуда пейзажның әһәмиятен аңлату, шагыйрь иҗатындагы табигать белән бәйләнешле образлар системасын ачыклау. Минемчә, бу – иң актуаль темаларның берсе, чөнки Г.Ибраһимов әдәби әсәрдә табигать күренешләрен тасвирлау аша үзенең геройларының табигатькә мөнәсәбәтен, туган илгә мәхәббәтен, аның матурлыгына соклануын тасвирлый. Бу тасвирлар, еш кына очракта әсәр композициясенең мөһим бер өлешен тәшкил итеп, образ тудыруның, кеше кичерешләрен төрле яклап ачуның тәэсирле чарасы булып тора. Г. Ибраһимов иҗатының да шактый өлешен табигатьне тасвирлау алып тора. Автор гади авыл баласы буларак туган як табигатен бик яраткан.  Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый: анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә, җиләккә йөри, елгада һәм Кондызлы күлдә балык каптыра. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була. Язучының бертуган агасы Шакирҗан болай хәтерли: “Галимҗан кече яшьтән үк җәй көннәрендә кырда йөрергә, җиләк җыярга, балык тотарга ярата иде. Ә кичләрен малайларга ияреп ат белән куна барудан аны ничек кенә алып калырмын димә. Азрак икмәк, бәрәңге ала да, атына атланып иптәшләре артыннан чаба иде, ә иртәгесен мин торып чыкканда әллә кайчан кайткан була”. “Бала чактан ук булачак әдип курайчылар моңына әсәреп, авыл халкының хикәяләрен һәм әкиятләрен тыңлап үсте...Табигатьне бик нык сөйде ул”, дип искә ала язучының бертуган энесе Хакимҗан.

Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендә бер яктан табигатьнең сафлыгына дан җырланса, параллель рәвештә кеше гомеренең язына, аның чәчәккә бөреләнгән күркәм бер чорын сурәтләнгән, гаҗәеп табигать бизәкләре тудырган хикәя тукымасына халык легендаларын да кертеп җибәрә.

          Без Салихның дуслары белән балыкка баруын күрәбез. Монда да туган авылына, табигатькә булган тирән мәхәббәте  чагыла.- Салих ни өчен табигать кочагына ашкына? ( ул кыш буе мәдрәсәдә укып, туган авылын, табигатьне, балыкларны, күлләрне сагынып кайткан, балык каптыру  аның бәләкәй вакыттан ук яраткан эше булган.)
     “Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. Бөтен җир йөзе язның гүзәллеге белән чолгана, һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә.  Кайда гына карама, җан, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый. Һәркем "яз" ди, һәркем аны эче-җаны белән сизә. Һәрнәрсә аның чиге булмаган матурлыгына, моңына баш ия, барлык җирен аның гүзәллеге чолгый да, йомшак кына, яшерен генә, тын гына булган шатлыкка, бәхеткә чума. ...Без шулар, шул матурлыклар уртасыннан, шул моңнар эченнән, табигатьнең өстеннән ярып барабыз..”.Укучылар Салих образы аша шушы авыл күренешен күз алдына китерәләр һәм үз авыларының күренеше белән чагыштырып иншалар язалар.
      Г.Ибраһимовның иң уңышлы хикәяләренең берсе - “Алмачуар”. Бу хикәясенең исеме астына ул  “Бер мәхәббәтнең тарихы” дип тә куя. Бу әсәрдә дә  геройның кичерешләре, борчулары күңелгә үтеп керә, туган авылы табигатен, кешеләрне һәм колынны чын күңелдән яратуы сокландыргыч итеп сурәтләнгән. Автор Закир образы аша  һәр укучы балага үрнәк алырдай   яшүсмер образын күрсәтә алган.Бу әсәрне анализланганда да укучыларга:

   - Закир табигатьне яратамы?

   - Нәрсә ул пейзаж? -дигән сораулар бирү аркылы табигатьнең матурлыгына,әсәрнең тел сурәтләү үзенчәлегенә игътибар итәбез.

      Пейзаж – француз сүзе, “урын, ил”  мәгънәсендә. Матур әдәбият әсәрләрендә табигать күренешләрен сурәтләү пейзаж дип атала .     Матур әдәбиятта пейзаж вакыйгалар һәм анда катнашучы геройларның хис – кичерешләрен ачуда кулланыла.

      Г.Ибраһимов – пейзаж остасы. Аның “Алмачуар” хикәясе дә пейзажга бик  бай .Закирның туган җирен сөю хисләре сурәтләнә.

 “Алмачуар” әсәрендә дә Солтанморат табигате сурәтләнә. “Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны. Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган карт урманны!”

         Әсәрдә Чишмә һәм Әпсәләм авыллары бар. Бу авыллар Солтанморатка күрше генә торалар.  Солтанморат тирәсендәге кайсы җир-су атамалары турында сүз бара? Укучылар Ялгыз каен, әсәрдәге Өзән елга,  Кондызлы  күл исемнәрен атап үтәләр. Ә безнең авыл тирәсендә нинди елгалар, үзәннәр бар? Ни өчен бу печәнлек Кәпит дип,монысы Дүрт каен дип атала. Тагы да нинди атамалар беләсез? Шулай итеп укучылар авыл тирәсендәге атамаларның килеп чыгышын ачыклыйлар, үз туган якларының тарихына кызыксынулары арта.

“Кызыл чәчәкләр” повестенда Г.Ибраһимов бергә уйнап үскән биш егетнең тормышын, дуслыгын, аларның иҗтимагый-тарихи вакыйгалар тәэсирендә төрле сукмаклардан аерылып киткән язмышын күрсәтә.

Вакыйгалар башланып киткән урын – Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан бормаланып аккан җиренә урнашкан Зәңгәр Чишмә авылы. Исеме хыялларны уята торган, табигате дә гадәттән тыш гүзәл: диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл; карап туя алмаслык матур чәчәкләр; тирә-якны хәйран итәрлек яшел үлән, хуш исле коры печән, югары болытларга сузылган таулар, меңәр еллык наратлар, мамык кебек йомшак, көзге төн болытлары кебек куе кара туфрак, ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәтләр. Табигатьнең чиксез матурлыгы, киңлеге, биеклеге. Кешеләрне дә зур, мактаулы эшләргә, матур тормышка, бөек хыялларга, гомер буена җитәрлек дуслык һәм мәхәббәт хисләренә рухландыра торган табигать. Кешеләр күңеленә ул шәфкатьлелек, рәхимлек орлыкларын сала, аларның җанын сафландырып тора.

        Баштан ук игътибарны җәлеп иткәне: Зәңгәр Чишмә авылының табигате Галимҗан Ибраһимовның туган авылы Солтанморат табигатенә охшаган булуы. Язучы юкка гына сөйләүче-хикәяләүче исеменнән туган авылын шулай күкләргә күтәреп мактамый, моның белән туган туфракка булган чиксез мәхәббәт, аның кадере – газизлеге ачыла, туган җиргә мөнәсәбәт белдерелә. Өстәвенә автор әсәрнең төп героена да туган авылының исемен биргән: Солтанморат – Солтан.

Галимҗан Ибраһимовның кайсы гына әсәренә тукталсак та, һәрберсе укучының күңеленә үтеп кереп, матур тойгылар уята, табигатькә мәхәббәт тәрбияли, тормышта кирәкле сыйфатларны булдыруда ярдәм итә.

Туган ягыбызны шулкадәр матур төсләр, буяулар белән тасвирлаганы өчен Галимҗан Ибраһимовка   чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.  Туган як моңын аның әсәрләрен  укыганнар гына тоя алыр дигән фикердә калам мин. Нинди телләрдә генә яңгыраса да, шушы яссылыкта язылган әсәрләре үзләренең тәэсир көчен югалтмаячак.  Дуслар, туган ягыбызның кадерләрен белик, киләчәк буыннарга да шушы уй-фикерләрне җиткерик!

Чыгышымны шагыйрь Рәдиф Гатауллинның сүзләре белән тәмамлыйм:

«Ибраһимов! Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул - әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе.»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм....

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

" Г.Ибраһимов иҗатында романтизм ”

Г. Ибраһимов бөтен гомерен , бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәт итүгә багышлаган күренекле язучыларның берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләме белән тан...

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

Ф.Шәех иҗатында сугыш темасы

Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә. Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла?...

“Табигать” темасы буенча лексик-грамматик материал.

УкытучыКаюмова Ләйсән Фирдәүс кызыСыйныф 6ПредметТатар теле Тема“Табигать”  темасы буенча лексик-грамматик материал.Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы:   Туган...