Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.
статья на тему

Аглиева Гузель Гаптелрашитовна

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gamil_afzal_izhatynda_avyl_temasy.docx22.05 КБ

Предварительный просмотр:

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

  1. Кереш өлеш .

Татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал  хәзерге поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде. Бөтен гомерен юл газабы белән чагыштырган шагыйрь укучыны ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш  имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра. Гамил Афзал халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып, Магнитка шәһәрен корган, урман кискән. 

Әдәбият мәйданына юл ярганда, Гамил Афзалга бик зур ярдәм кулы сузган Сибгат Хәким шагыйрь турында болай яза: "Аның бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү". Әдипнең туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәте, кешегә мөнәсәбәте, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш-гамәлендә, фикер-омтылышларында матурлыкны, гүзәллекне укучыларга да күрсәтә белүе һәр чор өчен актуаль.

  1. Төп өлеш

Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә аның күпкырлы эшчәнлеген күреп шаккатасың. Аның шигырьләрендә табигать тә, туган як та, авыл да , туган якны сагыну һәм аңа тугъры булу, ярату һәм башка темалар да үз урынын тапкан, ә юмор белән сатира турында әйтеп тә торасы юк. Әлбәттә, дәреслектә генә бирелгән шигырьләр белән канәгатьләнеп калмыйбыз. Иҗатындагы тагын бер моментына игътибар итәбез. Ул – туган якка мәхәббәт, туган җирне сагыну һәм аңа тугъры булу. Г.Афзал үз шигырьләрендә авылга тугъры кала, аның халкына дан җырлый.

Авылны сагыну — Гамил Афзал шигъриятенең төп каһарманы. Әлмәттән торып, уч төбендәге авылыңны сагынып ятарга мәҗбүр ителү — бу бик тә серле, иң фаҗигале сагынулар күрәсең. Ун яшендә авылын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган, кемнәргәдер карата җаны туңса да, иманы туңмаган, шул заманнардан алып авылын, аның һәр зиреген, һәр имәнен юксынып яшәгән, кайбер каты күңелле авылдашларына балачак күңелендә төенләнгән «хиссияти каһәр» саклап, шул заманнардан авылына кайтмаган, соңгы мәртәбә бары тик алтмышынчы еллар уртасында гына кайтып күренгән шагыйрь...

Галимҗан Гыйльманов аның турында болай дип яза: “Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның иҗатын барлаганда әнә шул хакта уйландым. Нинди олы иҗат! Нинди бәрәкәтле һәм газаплы иҗат! Бер шигырьне укыганда иҗади фикернең, әдәби образның көчен-егәрен тоеп шаклар катасың, икенчесендә шагыйрьнең тормышчан акылына, сәяси тоемына, илаһи-магик күрәзәчәлегенә сокланасың! Өченче шигырендә исә аның чиксез күңел офыклары әсир итә, ә дүртенчесендә сабый балаларча елмаюга, самими шаяруга юлыгып нәүмизләнәсең.”

Шулайдыр, фикри, хисси, тарихи чикләрен билгеләп булмаган, бер офыктан икенче офыкка омтылган, шул ук вакытта үтә дә таныш, үз, хәтта кадерле, газиз иҗат кына халыкчан, милли һәм иманлы була аладыр. Гамил Афзал шигърияте – нәкъ әнә шундый феномен-иҗат. Бу феноменның асылын, нигезен, әлбәттә, авыл тарихы, авыл тормышы, авыл гаме билгели. Юк, ниндидер мәгълүм бер чорда яшәп яткан ниндидер конкрет авыл түгел ул. Гомумән, гасыр авылы, гомумән татар авылы.

Гамил Афзал шәхесенең феномены да шунда, минемчә: ул кайчандыр үзен куып чыгарып җибәргән Ватанын кичерә, үпкәсен, зарын күңеленең иң ерак почмагына яшереп, авылга иң газиз, изге хисләрен багышлый.

Чынлап та, “Әй  авыл”, “Җанга якын урыннар”, “Өянкеләр моңы” шигырьләрен язу өчен авылны, туган җирне, халкыңны нык яратырга кирәктер ул. Менә бу мәхәббәтнең газиз мизгелләре:

“Син халыкның тере җанын саклап

                                 торасың үзеңдә”.

“Бөтен кеше бөгелгәндә бил турайту

                                           гөнаһ кебек.”

                                   “Зур юл үтә басу түренә,

Җирнең күккә тигән җиренә барып,

                                   Шау чәчәкләр белән күмелә.”

“Ай нурына коенып утырганда

                                         Өянкеләр төшенә ни керә?”

“Ностальгия” шигыре  Г.Афзал иҗатында принципаль әсәрләрнең берсе. Шагыйрь бу әсәрендә укучыны татар авылының, димәк, татар халкының асылына алып кайтмакчы. Баштарак ул “яшел авыл” белән “таш кала”ны янәшә куя, әмма бу янәшәлек гел авыл файдасына килеп чыга:

Тормышлар күңелле анда да,

Тик менә йөрәктә ялгызлык.

“Татар авылы”ның язмышы шагыйрьнең үз язмышы белән гел тәңгәл килеп бара:  менә сәяси сөрген чоры, менә тагын бер “сөрген” дәвере – шәһәргә күчү чоры. Адым саен сынау, адым саен драма фаҗига. Шагыйрь, үзенең җанын учына кысып, сагышлы Хозыр Ильяс кебек, бертуктаусыз шәһәр белән авыл, үткән белән киләчәк арасында йөренә, сызланып бәргәләнә, болай да әрнеп яткан җәрәхәт-яраларын яңарта.

Авылның ачы язмышына юлыккан саен, ачы әрем, карт өянке, каен, шиңгән гөл образлары күбәя, ташландык зират моңы, көзге җилнең ыңгырашуы көчәя бара.

Авыл драмасын үз кайгысы итеп кабул итә шагыйрь. Бераздан кабер өстендәге әремнең поэтик образ гына булмавын аңлый башлыйсың. Сөрелгән, күчерелгән, таратылган, суга батырылган авыллар кебек, шагыйрь дә сөрген елларында алган тән һәм җан яраларыннан мантый алмый интегә, еш кына үлем каршында япа-ялгызы кала:

Әҗәл әйтә: - Әйдә, анда тыныч,

                                     Ни кызыгы калды дөньяның!

    Күңел әйтә: - Алдый, барма, сугыш,

                                    Бугазына ябыш син аның!

(“Бер талпынгач”)

Гамил Афзалда халыкчан образлы фикерләү көчле. Бигрәк тә авыл халкына хас сурәтлелек, җор теллелеге  ташып тора. Ул- баштан аяк авыл кешесе. Авылны һәм аның кешеләрен яхшы белүе шигырьнең бөтен биеклекләрендә (эчтәлегендә дә, сурәтләрендә дә, телендә дә, ритмикасында да һ.б.) ачык сизелеп тора. “Челлә” шигыреннән ике генә юлны мисалга китереп карыйк:

Кыр куяны кырлар буйлап кызыл ярга чаба сыман,

Баш өстендә кояш яна утта кызган таба сыман.

Гамил Афзалда гади авыл кешесе, гади хезмәт кешесе булып уйлый белү сәләте көчле. Тота да ул үзе тасвирлый торган герое булып әверелә: шул герой булып булып сөйләнә, шул герой булып фикер йөртә.

  1. Йомгаклау.

Гамил Афзал кебек олы шәхес, олы шагыйрь хакында сүз әйтү гаять тә җаваплы. Ул авылның нәкъ  халык уйлаганын өздереп әйтеп бирүче тапкыр кешесенә әверелде дә куйды. Аның иҗатының халыкчанлыгының тагын бер сере шунда, ул беркемне дә кабатламый, халык күңеленнән алган җылыны үз йөрәге аша үткәреп, аны тагын да кайнаррак, нурлырак итеп кешеләргә тәкъдим итә. Шагыйрь йөрәге әнә шулай гомер буе дөрли, үзенең дәрт-илһамлы ялкынын торган саен күбрәк кешеләргә өләшә...

Г.Афзал – авыл баласы, табигать баласы. Табигатьне һәркем ярата. Ләкин үз яратуын бүтәннәргә дә күчәрлек итеп ярату, аның гүзәллеген, сафлыгын кешеләр күңеленә күчерә алырлык дәрәҗәдә җырлый алу һәркемгә бирелмәгән.

Кулланылган әдәбият.

  1. Афзал Г.Г. Айлы кичләр. Шигырьләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977.-336б.

  2. Афзал Г.Г. Рәхмәт! Лирика, юмор, сатира.- Казан: “Рухият” нәшрияты, 2009.-287б.

  3. Афзал Г. Гомер кичүләре. Шигырьләр. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2000.- 560б.

  4. Садриев Ф. Йөрәге халык күкрәгендә. – Мәйдан,  2004, №2

  5. Хәлим А. Үлемсез Молекула. Интернет челтәре. Әдипләр.Narod.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....