Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы
опыты и эксперименты на тему

Мирзаянова Лүзия Хабибяновна

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ga.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Гамил Афзал иҗатында  милли мәсьәлә һәм халык                         язмышы.

Татарстан Республикасы Актаныш                                                                                муниципаль районы  Богады төп гомуми                                                                                                белем бирү мәктәбенең                                                                                                                           .I-квалификацион категорияле татар теле һәм                                                                             әдәбияты укытучысы Л.Х.Мирзаянова

                                                  2014

                                                                                                   

                                                  Кереш.

Мин үземнең фәнни эшемне “Гамил Афзал иҗатында  милли  мәсьәлә һәм халык язмышы ” дигән темага багышладым.

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү.

Бу тема бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки милләт язмышы, татар милләтенең язмышы бүгенге көн язучыларын да бик нык уйландыра торган, борчыган мәсьәлә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Телебез югалмасмы.?  Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым: Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәләнең яктыртылуы, халык язмышының бирелүе.Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем.

                                          Төп өлеш

Ул күтәреп чыккан проблемалар, үз алдына куйган максатлар мине уйланырга мәҗбүр итте.  Ул нинди генә темага язса да, төп урынны милли, рухи-әхлакый кыйммәтләр, намуслылык алып тора.  “Мыек борам” шигыре шул турыда. Ә үзенең темасы итеп өч нәрсәне яклауны ала ул: Туган тел, Туган ил, Туган ана. Шулар хакына илдәге гаделсезлекләр белән аяусыз көрәшкә керә, милләт язмышы өчен борчыла.

Фикри, хисси, тарихи чикләрен билгеләп булмаган, бер офыктан икенче офыкка омтылган, шул ук вакытта үтә дә таныш, үз, хәтта кадерле, газиз иҗат кына халыкчан, милли һәм иманлы була аладыр. Г. Афзал иҗаты нәкъ әнә шундый. Моның асылын, нигезен, әлбәттә, авыл тарихы, авыл тормышы, авыл гаме билгели. Гомумән гасыр авылы, татар авылы. Шагыйрь, шул рәвешле, “татар авылы” дигән төшенчәгә өр-яңа мәгънә сала: “татарлык” мәгънәсен.

Өянкедән килеп хәлен сора,

Авылы юк, калган басу юлы.

Такта кисәгендә язу тора:

“Хәбибулла Шәрифулла улы”.

(Мәшһүр авыл шаулап утырган җир).

Авыл язмышы өчен аның җаны сыкрый, авыл таралса, авыл бетсә милләтебез дә бетәчәк, ди.

Г. Афзал үзенең милләттәшләре, замандашлары турында да җитди уйлана, шуңа күрә аларны көрәш юлына әзерли. Бу фикерне үзенең «Шагыйрь язмышы» дигән шигырендә ачык күрсәтә:

Шагыйрь егет балта астына яткан
Кылыч үтмәс җыры хакына,
Газиз җанын өзеп утка аткан,
Нуры төшсен диеп халкына.

Автор бу юллары аша шагыйрь язмышының үз халкы алдында никадәр җаваплы икәнен чагылдыра. Миңа бу юллар бигрәк тә тәэсир итте. Миңем уйлавымча, ул үзен үткән тарихыбыз өчен дә, киләчәк язмышыбыз өчен дә җаваплы саный. Халкы өчен газиз җаныннан аерылырга әзер булган шәхесләр барында милләтебез үз йөзен югалтмас дип ышанам.

Әдипне Туган ил, Туган җир мәсьәләсе даими борчып тора. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Мондый хурлыкны булдырмас өчен баш калкытырга чакыра.  Шагыйрь халык язмышын, аның бүгенгесен, иртәгесен уйлап җан ата.

Болгар иле төзек булып бассын,

Хәер-дога йөрсен ил буйлап.

Кунак йорты булып ишек ачсын

Кызыл пулат белән ак пулат.

(“Болгар ташлары”).                                                               Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.                                                       Татар җыры, әкиятләре килде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда, -

дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә.

Авыр чакларда да бары тик үз милләтеңә, җырларга, әкиятләргә, милли рухыңа таянырга була, дигән фикердә ул.

“Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә.
Җилекләргә үткән курку хисе
   Ихтыярсыз итте.
  Мал караган, сабан сөргән кеше                                                                                     Сөргеннәргә китте. 
                 Гамил Афзал милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп язды. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә.

Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,

Төз наратлар карап торгандыр,

Хуш, бәхил бул, татар баласы, дип,

Бозлы җилләр дога кылгандыр...

Хакимият куркаклар һәм сатлыклар кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:
“Татар халкын яратам” дип әйтү                                                                                    
    Олуг гөнаһ иде ул чакта.
      Мин дә татар бит, дип әйтә идек,
        Алан-йолан карап як-якка.

      Халык булгач аның арасында төрле кеше була, начары да, яманы да, акыллысы да, акылсызы да, түземлесе дә, сатлыгы да. Гамил Афзал - үзенең кыйбласыннан читкә тайпылмаган, иманын, рухын сатмаган, бөек кеше.

Йомгаклау.
          Ул үзенең олы таланты, күпкырлы иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән халык арасында киң популярлык казана. Г. Афзал бөтен гомерен, бөтен әдәби  сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган. Язучы әсәрләрендә милләт язмышы мәсьәләсе зур урын алып тора. Бик азлар гына, Гамил Афзал кебек, иманы нык, рухы көчле, дөрес тәрбия алганнар гына  бозлы җәһәннәм илендә асыл кешелек сыйфатларын саклап кала алалар. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, империя төрмәсендә аны гомерлек гарип калдырсалар да, Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзалның йөрәк канына манчып сөрген турында язылган шигырьләре безне бүген дә кисәтә, уяу булырга чакыра, диктатурага, тиранлыкка, хаксызлыкка каршы берләшеп көрәшергә өнди.Аның шигырьләренә анализ ясап шундый нәтиҗә килдем: шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес

проблемасын яктырта. Милләтне, туган телне, илне-ватанны ярату хисе, аларга соклану тойгысы күңелләрне ныгыта, җанны рухландыра.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә педагоглар һәм ата-аналар, дәүләт бергәләп максатчан эш алып барса, алдагы көннәребездә көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.

Кулланылган әдәбият:

1. Г.Афзал “Гомер кичүләре”- Казан:”Рухият”нәшр., 2000ел.

2. Л.Шәех “Гамил Афзал”-Казан:”Рухият”нәшр., 2009ел.

3. Н.Юзеев Гамил Афзал (шагыйрь). Татар әдәбияты тарихы, т. 6 - К., 2001ел

4. Р.Хәбетдинова “Синең белән горурлана Әлмәт”-Мәгариф.-№12,2011ел.

5. Р.Хөрмәтуллина “Өянкедән килеп хәлен сора”-Мәгариф.-№11,2005ел

6. Т.Галиуллин  “Шәхесне гасырлар тудыра”- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....