ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ
проект (10 класс) на тему

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын мәгънәсендә, халыкның үз улы, халкыбызның юмартлыгы, бөеклеге. Тукай бары халкыбызның олы җанлылыгы аркасында исән кала һәм бөек шагыйрь булып җитешә. Тикмәгә генә мени ул соңрак:

 

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем, -

 

дип язган?! Шуңа күрә Тукай халыкның борчу-мәшәкатьләрен, тормышын тирән белүче һәм шуларны сәнгатьчә сурәтләп бирүче була.

Тукайның милләт шагыйре, халык шагыйре булуы аның барлык әсәрләрендә дә чагыла. 

Бу хезмәттә Г.Тукай шигырьләрендә милләт турындагы уй-фикерләре чагылыш таба.

Скачать:


Предварительный просмотр:

          ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

        Минһаҗева Илсия Ракиповна, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе  «16 нчы гомум белем бирү мәктәбе», татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын мәгънәсендә, халыкның үз улы, халкыбызның юмартлыгы, бөеклеге. Тукай бары халкыбызның олы җанлылыгы аркасында исән кала һәм бөек шагыйрь булып җитешә. Тикмәгә генә мени ул соңрак:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем, -

дип язган?! Шуңа күрә Тукай халыкның борчу-мәшәкатьләрен, тормышын тирән белүче һәм шуларны сәнгатьчә сурәтләп бирүче була.

Тукайның милләт шагыйре, халык шагыйре булуы аның барлык әсәрләрендә дә чагыла. Мәсәлән, «Милли моңнар»ын алыйк.

Татар җырының тирән моңында шагыйрь өч йөз еллык милли изелү эзләрен, халык чиккән бик күп михнәтләрен, түккән күз яшьләре чагылышын күрә. Яки шагыйрьнең « Мин татарга бәхет, шатлык телим; мин татарга тәхет, шаһлык телим» дигән юлларында бәйсезлек һәм дәүләтчелек гамен күрмибезме?!

Ул халкының бәхетле, мәгърифәтле, бәйсез булуына өметләнә.

Тукай милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен көрәштә бердәмлеккә чакыра. Дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына халык үз бәхетен табар дигән фикерне ассызыклый:

         Итик, дустлар, иттифакъ,

Бетсен, кадалсын нифакъ.

                        («Иттифакъ хакында»)

           «Мужик йокысы» шигырендә дә:

Тор, уян, күтәрел!

Үз- үзеңә кара:

Кем идең, кем булдың?

Нәрсә бар милкеңдә? –

дип, йоклап ятмаска, үз мәнфәгатьләре турында кайгыртырга,  алга киткән милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. «Хөррият кочагына барып керү», аныңча, үсеш, алга китү юлыннан китәргә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен нәрсәләр эшләү таләп ителә? Иң әүвәл, Г.Тукайча, «мәдәният мәйданында урын алу», «тырышудан бушамау», безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлау, башкалада «кирәкләрне сорау» кебек эшләр алга куела. Бу эштә ул яшьләргә өметләнә:

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, -

Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!

Г.Тукай милләтебезнең кол хәленә сызлана, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлана,  бәхетле, ирекле чагын күрергә тели:

Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!

Качан китәр кичең, килер нәһарең? –

дип халкы өчен якты көннәр килүен көтә. Татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрни:

Кояш та яктысын киметте шактый;

Тәссеф! (Үкенеч!) Басты золмәт (караңгылык), китте якты.

Колакны шаулата инде суык җил,

Тулып эчкә, өрә  мисле куык, җил.

                                                   («Көз»)

           Тукай үз бәхетен, дөньяда яшәвенең мәгънәсен намуслы булып яшәүдә, халкына тугрылыклы булуда күрә:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

                                                   («Милләткә»)

          Дөньяда ләззәтле нәрсәләр күп, ләкин, «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» шигырендә әйтелгәнчә, «...тик фәкать милләткә мәхәббәт бәндә (миндә) бар; бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар,» - дип, милләткә мәхәббәтнең генә  ямь китерүенә басым ясый.

Шушы юлда ул күп авырлыклар, кимсетелүләр  кичерә. Куркып тормый, туры сүзле, һәрвакыт дөреслек яклы була. «И каләм» шигырендә дә, тормышта тәнкыйть кирәклеген искәртеп, «яз караны кара дип һәм акны – ак» дип киңәш бирә. Шагыйрь кеше тормыш ваклыкларыннан өстен булырга тиеш дип карый. «Баш имә син – зур син – бу әдна җанлылар дөньясына», - дип яза. Аерым кешеләргә багышлап түгел, ә милләтнең тулаем «авыруы» турында язарга чакыра:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк уен, көлке.

                                                     («Сәрләүхәсез»)

           Ул курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы, изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимияткә тел-теш тидерүдән дә курыкмый.

Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин;

Боларның мәсләге (тоткан юлы) – безне талау бит,

                                                               бер дә коткармай.

                                                      («Сорыкортларга»)

           Халыкны караңгылыктан яктылыкка өндәү юлында Тукай өметсезлеккә дә бирелеп ала.  «Өмид» шигырендә  шагыйрь өметсезлекнең, киләчәккә ышаныч сүнүнең бик куркыныч булуын искәртә. Чөнки, Тукайча, өмет кешегә юл күрсәтүче, аның юлын «яктыртучы», «нур», «шәм». Кешенең өмете сүнсә, ул тормышта бернәрсәне дә күрми, аңа бөтен дөнья «кап-караңгы» тоела,  кеше тормышта үз юлын югалта.

Кыскасы: җансыз да, вөҗдансыз да мин – яктырмасаң;

Мин әле кая барам? – җуйган эзем таптырмасаң.

Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә;

Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә, -

дигән шигъри юллар бүгенге көндә дә актуаль.  Шагыйрь әле ышана, әле аның өмете сүнеп бетмәгән, кешеләрнең намусы уяныр. Ашау дип, алтын- байлык дип сукыраймаганнардыр бит инде..

Ә менә  шагыйрь үзенең яшәү шартларын яхшырту, киләчәген тәэмин итү турында беркайчан да уйламый. «Ваксынмыйм» шигырендә фани дөньяда яшәү, җан хакына «баш бөгү»не  «зур җинаять»кә саный.  «Алтынга каршы» шигырендә, байлык кешеләрне боза, җирне, кешеләрне «яндыручы», «тугъры юлдан яздыр»учы шул дип уйлый. Байлыкка хирысланып, яхшылык, хаклык, намуслылык, тугрылык турында оныталар, ди.  

Вөҗдансызлык, комсызлык, битарафлык, икейөзлелек кебек түбән сыйфатларга каршы  Тукай белемлелекне куя. Чөнки уку, белем алу кешенең күңел күзен ача. Белемле кеше «дөньяның ваклыкларын» сөйми, күралмый башлый. Кешенең тормышта үз юлын табуы җиңеләя, үз-үзенә ышанычы арта.

Шуңа күрә Тукай  яшьләрне горур булырга, күңел байлыгын арттыра барырга, бәхеткә ирешү максатында аң-белемне даими күтәрергә, кешелек дәрәҗәңне төшерүдән сакланырга чакыра.                                              

«Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ», - ди «Хиссияте миллия» (Милли тойгылар) дигән публицистик чыгышында.

Гомумән, Тукай – чын мәгънәсендә, халык шагыйре. Аның һәр әсәре «Милләтне коткарыйк!» дип чаң суга, татар милләтенең уртак фаҗигасен, аның тарихка булган тирән рәнҗүләрен һәм киләчәккә өметләрен чагылдыра. Аның иҗаты бүгенге көндә дә актуаль. Ул безнең уй-хисләребезне, борчу-мәшәкатьләребезне яңарта; яшәүгә, хезмәткә, иҗатка рухландыра; гаделлек өчен көрәшкә чакыра.

            Шулай итеп, Тукай өйрәткәнчә,

- тырышып укысаң, намусыңа тап төшермичә эшләсәң, халкыңа хезмәт итсәң генә бәхетле була аласың;

- яшәү мәгънәсе – ул үз халкыңа хезмәт итү, моңа бары тик үз халкыңның телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белгәндә генә ирешеп була;

- туган ягыңны яратырга кирәк: «..мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары, монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйфран, монда нур..» (Г.Тукай)

 

- Хәзерге көндә дә татар милләте яшәсен, алга китсен өчен үз телен камил белгән; укымышлы, алдынгы карашлы; гади халык, милләт мәнфәгатьләрен тирән аңлаган; милли культурабызның  матди ягын да тәэмин итәрдәй яшьләр  кирәк. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.”(Г.Тукай)

Кулланылган әдәбият

1. Галимуллин Ф.Г. Халыкның үз шагыйре. / Тукай Г.Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. - Казан: Татарстан Респ. “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2002. – 5-42 б.

2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 511 б.

3. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Габдулла Тукай. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006. // 1т.: Шигырьләр, поэмалар / Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татр. кит. нәшр., 2006. – 271 б.

4. Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. / Габдулла Тукай. – Казан: Татар.кит. нәш. , 1985. // 1т.: Шигырьләр, поэмалар.(1901-1908) / Гали Халит редак. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.

5. Хисамов Н. Шигърияттә Тукай феномены. / Тукай Г.Сайланма әсәрләр: 2 томда. // 1т.: Шигырьләр, поэмалар. / Төз.: Н.Хисамов, З Мөхәммәтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 7-14 б.

Ләззәт вә тәм нәрсәдә?

Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм –

Мин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм? –

Бер матур кызның нәзек билен кысып кочмактамы?

Яки пар юрга җигеп, фәйтун белән очмактамы?

Йә сихерле шишәдән абелхәят эчмәктәме?

Мәст улып, аляме дөньядан тәмам кичмәктәме?

...Әллә сәүдәгәр булып, табышка шатланмактамы?

“Шәп табыш бүген, хатын!” – дип,  

                                              төнлә   мактанмактамы?

Баш булып бер гаскәрә, алтын нишан алмактамы?

Баш кисеп, каннар түгеп йөрмәктә, җан алмактамы?

Йә кабартма, сумса берлән чәйләп утырмактамы?

Бик озак,  бөкләп аяк, корсакны тутырмактамы? –

Бәнчә, бу дөньяда һич чын төс тә юктыр, ямь дә юк;

Һичберендә бунларын ләззәт тә юктыр, тәм дә юк.

Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, -

 Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!

Милләткә

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;

Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне.

Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин;

Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.

Күңелем “милли” дигән сүзне сөя – белмим, нидән?

Милләтем, мине “милли” ит – миңа шатлык бүләк ит...

Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;

Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, -

Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем...


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим ?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем Г.Тукай Э шләде : Мин һаҗева И.Р.Әлмәт шәһәре 16нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдулла Тукай иҗатында милләт язмышы

Слайд 2

Белмим , кайсы таулар күкрәгеннән Һәйкәлеңнең ташы , тимере ,- Тик син үзең халык йөрәгеннән . Халык мәхәббәте - синең исемең Халык гомере - синең гомерең . Әхмәт Фәйзи

Слайд 3

Татарларның даны, бөеклеге, Сигез кат күкләргә китсен; Ходаем бу халыкны Мәңге бәхетле итсен! Г.Тукай

Слайд 5

Бар уем кичен-көндезен Сезнең хакта, милләтем; Саулыгың - минем саулык, Авыруың – минем авыруым. ( Г.Тукай “Милләткә”)

Слайд 6

Тик ф әкат ь милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар; Бәнчә, бунда ям ь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар! Г.Тукай

Слайд 8

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәг ъ нәсе юк уен , көлке. ( Г.Тукай “Сәрләүхәсез”)

Слайд 9

Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра; Ялтырап, күзләрне чагып, туг ъ ры юлдан яздыра. Һәр тараф, һәр җирдә халкың – шул металлның бәндәсе; Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хакыйкат ь пәрдәсе. (Г.Тукай “Алтынга каршы”)

Слайд 10

Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ (Г. Тукай)

Слайд 11

Татар бәхте өчен ми н җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. “Үз-үземә”

Слайд 12

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәг ъ рифәт һәм монда гыйфран, монда нур... (Г. Тукай)

Слайд 13

Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйр ь ул. ( Г.Тукай)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

Габдулла Тукай - рәссамнар иҗатында

Дәрес – экскурсия эшкәртмәсеТема.  Габдулла Тукай рәссамнар иҗатында.          2011ел...

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы...