Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы
статья на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukay_izh-da_halyk_ped-sy_chagylyshy.docx24.94 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

“Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы” юнәлеше

Республикакүләм укытучылар өчен Габдулла Тукай укуларына фәнни-гамәли эш

       

  2016 ел                                                    

Укыту-тәрбия өлкәсендә менә инде 26 ел буе заманча педагогик алымнар белән янәшә халык педагогикасы алымнарын да уңышлы кулланам. Шул өлкәләргә караган күп кенә фәнни-педагогик хезмәтләрне өйрәндем.

Әлеге хезмәтемдә Тукай иҗатыннан халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия алымнарын барладым. Халкыбызның тәрбия алымы буларак дини гамәлләре, бәйрәмнәре Тукайның “Буш вакыт”, “Кадер кич”,  “Рамазан гаетендә иблиснең шәйтаннарына хитабы”, “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”, “Туган авыл”,  “Таян Аллага”, “Ана догасы”,  “Вакъты гаҗизем” “Кичә һәм бүген”,  “Туган тел” шигырләрендә;  татар халкының хезмәт тәрбиясе – “Исемдә калганнар” автобиографик повестенда, “Туган авыл”,“Авыл җырлары”, “Пар ат”, “Эшкә өндәү”, “Эш” шигырләрендә һәм “Авыл җырлары” исемле шаян шигырендә; халкыбызның бишек җыры, әкият, хикәят аша тәрбияләү алымы “Бишек җыруы”,  “Туган тел”, “Кышкы кич” шигырендә, “Тургайлар ашыймыз!” хикәясендә һәм башка күп кенә әсәрләрендә күренә.

Габдулла Тукай иҗатында халкыбызның тәрбия алымы буларак дини гамәлләре, бәйрәмнәре зур урын алып тора. Татар халкының биш вакыт намаз укыганлыгы “Буш вакыт”, шигырендә,  уразаның соңгы көннәрендә билгеләп үтелә торган кадер кичне бик уяу булып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә үткәргәнлеге, шул рәвешле гөнаһлардан арынып, сафланып калырга теләгәнлеге “Кадер кич”  шигырендә тәфсилләп языла:

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.” [1:398]

Халкыбыз корбан гаетенә аерым игътибар биргән. Аңа рухи яктан да  әзерләнгән, киемнәрен дә барлаган. “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”  шигырендә лирик герой үзенең сабый чакта бәйрәмгә әзерләнүен, бәйрәм көнне корбан ите белән сыйланулары, олылар белән гает укырга барулары һәм шатланып кайтулары турында искә төшерә.  Һәр татар гаиләсенең Коръән белән гамәл кылганлыгы, Коръән аятләрен укыганлыгы Тукайның “Туган авыл” шигырендә дә  чагыла. Баланы теле ачылгач ук дога кылырга, Ходайдан исәнлек һәм ярлыкауны сорарга өйрәткәннәр. “Туган тел” шигырендәге түбәндәге юллар –  шуның ачык мисалы:

 И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:
         Ярлыкагыл, дип, үзем Һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! [1:398]

Тукай иҗатыннан без халкыбызның  эше уңмаса, яки кайгы-хәсрәтләргә дучар булса, җиңеллек сорап Ходайга мөрәҗәгать иткәнлеген, шатлык-куанычларга ирешсә дә, Аллаһыга мактаулар ирештергәнлеген күрәбез.  

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага! [1:300] – дип, “Таян Аллага” шигырендә бу хакта ачыктан-ачык яза. “Ана догасы” шигырендә Аллага ялварып сораган теләк һичшиксез кабул була дигән ышаныч үткәрелә. “Вакъты гаҗизем”  шигырендә лирик герой Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгат итеп, тугры юлны табарга ярдәм күрсәтүен сорый:

Йа ходай! Кайчан бу золмәтләр бетеп, юл салырмын күкрәгем берлән этеп? [6:102] – ди шагыйрь. “Кичә һәм бүген” шигырендә исә күңел төшенкелегенең вакытыча гына булуы искәртелә: 

Йа ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн!

         Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен. [1:343]

Шул рәвешле Аллаһы Тәгаләгә ышану, аңа мөрәҗәгать итү кешеләрне гаҗизлектән, дөньядан ваз кичүдән, киләчәккә ышанычын югалтудан саклый, яшәргә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә.

Татар халкы һәр эшне җиңеллек белән, уйнап-көлеп, тәм табып эшләгән. Балаларын да хезмәт белән тәрбияләргә тырышкан. Халкыбызның бөек улы   –  Тукай да шушы идеяне алга сөрә. Моны без “Эшкә өндәү”, “Эш” шигырләрендә күрәбез.

Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,

Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман, [1:208] – дип яза ул “Эш” шигырендә.   Габдулла үзе дә кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт чыныгуы алып  үскән. “Исемдә калганнар” автобиографик повестенда үзенең һәр көнне башкара торган “йорт хезмәтләрен”: “иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр”не [4] саный. “Туган авыл” шигырендә шәхси хуҗалыкларын сука белән эшкәртүләре чагылып китә.

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем,  [1:282]   –  дип, бик матур итеп язган шагыйрь.

 Тукай иҗатыннан халкыбызның бишек җыры, әкият, хикәят аша тәрбияләү алымын да күпләп китерергә мөмкин.  Борынгы заманда әниләр үзләренең балаларын бишеккә салып, җырлый-җырлый тирбәткәннәр. Мисал өчен  “Бишек җыруы”н гына искә төшерү дә җитә. Баланы “бишектә көйлә”п үстерү,  хикәятләр сөйләп тәрбияләү алымын “Туган тел”дә үк күрәбез: “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.” [1:298] “Кышкы кич" шигырендә дә әни кеше, балаларын мич янына җыеп утырып, әкият сөйли. “Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.” [1:310]  Биредә, бердән, балалар чабышып, тәртип бозып, ни теләсә шуны эшләп йөрми: барысы да мич янына тезелешеп утырган; икенчедән, мәгълүмат ала, фикере, теле үсә. “Тургайлар ашыймыз”  хикәясендә бу матур гадәтнең бер күренеше тагын да тулырак ачыла. Кулларына камырдан ясалган, яңа гына пешкән берәр тургай тоткан балалар: “ Менә тургайлар ашыймыз! Тургайлар ашыймыз! — дип, идән буенда йөгерешеп йөриләр. Кошлар хакында үзара бәхәсләшәләр һәм    “Ә бу тургайның тересе дә буламы, әти?” [3:368] — дип, әтиләреннән сорыйлар. Әтиләре балаларын куып җибәрми, киресенчә,  балаларга тургайның матур кош булуы, матур итеп сайравы, иген арасында оя корып яшәве, ата кош белән ана кошның вазифалары, балаларын ашатып саклап үстерүләре турында бик иркенләп сөйли. Шулай итеп тәртип тә урнаша,  кошларга карата мәхәббәт тә  тәрбияләнә. Кошларның иртәдән кичкә хәтле тырышып-тырышып эшләүләре турында тыңлап торган балалар, һичшиксез, “Кошлар да шулай тырышкач, димәк кешеләргә тагын да җаваплырак булып тырышырга кирәк инде”,  – дип нәтиҗә ясый торгандыр. Мондый әңгәмәләр ата-ана белән балалар  һәм балаларның үзләре арасындагы элемтәне, дуслык-туганлык хисләрен ныгыткан. Мондый гаиләләрдә тавыш-гаугасыз, үзара аңлашып яшәгәннәр.

Тукай иҗаты аша  халкыбызның көндәлек тормышта кулланыла торган күркәм гадәтләрен, тәрбия алымнарын, аралашу әдәпләрен барлап, укучыларыма борынгы әби-бабаларыбызның матур яшәү серләрен төшендерергә, үткән мирасыбыз үрнәгендә кыйбланы билгеләүдә юнәлеш бирергә тырышам.      

           

                               Кулланылган әдәбият

  1. Тукай Г. Актык тамчы яшь: шигырьләр / төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 495 б.
  2. Тукай Г. Әсәрләр: 6 томда. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б. 
  3.  Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).
  4. Тукай Г. Әсәрләр: http://gabdullatukay.ru/ Габдулла Тукайга багышланган интернет портал.
  5. Тукаев Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 160 б.

     6. Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Төзүчесе Р.Даутов, рәссам Р.Масаутов рәсемнәре. – Казан, татар.кит.нәшр., 1990. – 255 б.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай - рәссамнар иҗатында

Дәрес – экскурсия эшкәртмәсеТема.  Габдулла Тукай рәссамнар иҗатында.          2011ел...

Халык педагогикасы-тәрбия чыганагы.

Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, х...

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай

Тәкъдим ителгән презентация татар әдәбиятыннан 8 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен әзерләнде.  Габдулла Тукай турында  мәгълүмат шактый, ә мин дәрестә дә, дәрестән тыш тәрбияви чаралард...

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык п...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...