Халык педагогикасы-тәрбия чыганагы.
материал по теме

Васильева Раушания Аглулловна

 

Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традицияләре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр,  гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе әлеге бай мирасның төп өлешен тәшкил итә. Халык педагогикасы халыкның  рухи культурасында күп буынның коллектив иҗади хезмәте булып тора һәм тәрбиянең халык ихтыяҗларына туры килердәй иң гуманлы, демократик идеалларына нигезләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon halyk_pedagogikasy.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ

  Әдәбият дәресләрдә без балаларны милли җанлы, үзенең тарихын, гореф-гадәт һәм йолаларын белүче, киләчәген күзаллаучы, татар булуы белән горурлана торган шәхес итеп тәрбияләү максатын куябыз. Мәктәп  коллективы “Укыту һәм тәрбия процессында халык педагогикасы алымнары куллану аша укучылар  һәм укытучыларның иҗади  эшчәнлеген үстерү” дигән теманы  өйрәнә.  Һәрбер укытучы,үзе сайлап алган темага нигезләнеп эксперименталь эш алып бара. Ана теле ярдәмендә туган төбәгенең тарихы, мәдәнияте, теле белән кызыксыну, халыкның гасырлар дәвамында буыннан буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрен кире кайтару, үстерү һәм баету күпкә җиңелрәк. Шуңа да без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәресләрдә һәм тәрбия чараларында халык педагогикасын киң кулланабыз, якташ язучылар иҗатын өйрәнүгә зур әһәмият бирәбез.

Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традицияләре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр,  гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе әлеге бай мирасның төп өлешен тәшкил итә. Халык педагогикасы халыкның  рухи культурасында күп буынның коллектив иҗади хезмәте булып тора һәм тәрбиянең халык ихтыяҗларына туры килердәй иң гуманлы, демократик идеалларына нигезләнә.

Татар халкының әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать иткәндә, без борынгы бабаларыбызның инде күптәннән насыйхәт китаплары булуына инанабыз. Мәхмүт Болгариның – “Нәһҗел фәрадис”е, Кол Галинең – “Кыйссаи Йосыф”ы, Таҗетдин Ялчыголның – “Рисалаи Газизә”се, Ш.Мәрҗанинең – “Мостафадел - әхбарфи әхвали Казан вә Болгар”ы, Риза Фәхретдиновның – “Насыйхәт”е, Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” әсәрләре шундыйлардан.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң-белем һәм тәрбия бирүдә без халык педагогикасыннан киң файдаланабыз. Тел һәм әдәбият дәресләрен тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештыруны түбәндәгечә күзаллыйбыз:

-халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану;

-музыка, җыр сәнгатенә  ешрак мөрәҗәгать итү;

-җирле материаллардан файдалану;

-күренекле әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен укучыларга җиткерү;

-дәрестә өйрәнгәнне сыйныфтан тыш чараларда ныгыту, тулыландыру.

Заманында Галимҗан Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”, - дип язып калдырган. Без шушы принциптан чыгып эш итәбез.

“Әкиятләр”  темасын үткәндә, укучыларга шундый хакыйкать төшендерелә: халык үзеннән үзе генә җиңә алмый. Тырышлык, эш сөючәнлек, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер тору кебек сыйфатларның тормышта зур әһәмияткә булуы аңлатыла. Нәтиҗә ясарга өйрәтеп, фикерләрен мәкальләр һәм  әйтемнәр, акыллы гыйбарәләр белән дәлилләүгә игътибар ителә. Халык иҗаты белән беррәттән Ф.Яруллин, А.Алиш, Р.Хафизова, Г.Рәхим әкиятләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Әсәрләрдә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләренең    урын алын торуын, ә комсызлык, бәгырьсезлек, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешеп булмавын ассызыклап үтәбез.

Борынгы татар әдәбиятын балалар авыррак үзләштерә. Укучыларда кызыксыну уяту өчен, без 9 сыйныфта язучыларыбызның тарихи романнарына да мөрәҗәгать итәбез. Җ.Рәхимовның  - “Батырша”, В.Имамовның “Сәет Батыр”, М.Хабибуллинның “Кубрат хан”, “Илчегә үлем юк” әсәрләрен тематик планга кертәбез.

Әдәбиятны тарих белән бәйләп укыту укучыларга әлеге чорны яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. “Без борынгы әдәбиятны беләбезме?”-дигән темага үткәрелгән кичә - моның ачык мисалы.

20 нче йөз башында татар әдәбиятына күренекле әдипләр килде. Аларның мирасын тулырак өйрәнү өчен Г.Исхакыйның – “Очрашу яки  Гөлгыйзар”, “Мөгаллимә”, “Кияү”,”Башкорт бәхете”, “Татар гакылы”, “Көтелгән бикүч”; Ф.Әмирханның – “Фатхулла хәзрәт”, “Чәчәкләр китерегез миңа”, “Гәрәфә кич төшемдә”, Г.Камалның  “Бәхетсез егет”, “Бүләк өчен”, “Өч тормыш” кебек әсәрләрен өстәмә уку өчен алдык.

11 сыйныфларда татар әдәбияты укытуны имтиханга әзерләнү максатын күздә тотып оештырабыз. Милләт язмышын чагылдырган темаларга да иншалар яздырабыз. Язучыларның тормышын һәи иҗат юлларын өйрәнүгә дә игътибар ителә.

“Халкыбызның  күңел бизәкләре” дигән кичә укучыларда уңай тәэсир калдырды. Балалар әби-бабайларыннан ишеткән җырларны башкарды.

Халык педагогикасы тәҗрибәләрен саклауда, үстерүдә һәм таратуда матур әдәбиятның әһәмияты гаять зур икәнлеген истә тотып, укучыларга дәрестән тыш  уку өчен татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате турындагы әсәрләр укырга тәкъдим итәбез. Әлеге әсәрләр белән танышкач, укучылар белән семинар дәресләр яки диспутлар уздыру да максатка ярашлы.  Мәсәлән, 8 сыйныфта “Туган ягым – яшел бишек” әсәре белән танышкач, “Халкымның күңел байлыгы” дигән темага дәрес-семинар үткәрдек. Әлеге дәрескә укучылар халкыбызның гореф-гадәтләре,  бәйрәмнәре хакында реферат язып, әби-бабайларыннан мәгълүматлар туплап, чыгыш ясарга әзерләнеп килде.

Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгәннәр тел дәресләрендә дәвам иттерелә. 5-8 сыйныфларда тел белеменең морофлогия, синтаксис, лексика бүлекләрен өйрәнгәндә, яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, грамматик анализ төрләрен өйрәткәндә халык авыз иҗаты әсәрләреннән киң файдаланабыз. Шулай итеп, укучы бер яктан биремне үти, икенче яктан, мәкаль һәм әйтемне аңлап, андагы төп фикерне  хәтеренә салып куя. Моның кагыйдәне истә калдыру өчен әһәмияте зур була.

Хәзерге балаларның сөйләм теле ярлы. Аларны фикер йөртергә, уйлаганнарын дөрес итеп башкаларга җиткерә белергә өйрәтү, сөйләм үстерү дәресләренең төп максаты. Әлеге дәресләрдә укучылар шигырь, хикәя, мәкальләр яза. Уңышлы дип саналган язмалар бергәләшеп тикшерелә һәм төрле конкурсларга, газета-журнал редакцияләренә җибәрелә. Мисал өчен,  безнең укучылар, “Янгынга каршы көрәш”, “Әниләрне олылыйк” дигән темаларга багышланган конкурсларда катнашып, республика күләмендә призлы урыннарга лаек булды.

Тел дәресләрендә өйрәнелгән материалны даими рәвешле “Тел дигән дәрья бар”, “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгеләрендә ныгытабыз.

Укучы шәхесен формалаштыруда класстан тыш чараларның әһәмияте зур. Әдәби-музыкаль кичәләр, үз төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучы – шагыйрьләр белән очрашулар, җирле һөнәрчеләр белән танышулар укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияли, горурлык хисләре уята.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  халык педагогикасына мөрәҗәгать итү баланың фән белән кызыксынуын көчәйтә, ихтияр көчен, акыл эшчәнлеген үстерә, укучыларны милли рухта тәрбияләргә һәм аларга әхлак тәрбиясе бирергә ярдәм итә.

Олы әдибебез Гомәр Баширов “Гыйбрәт” исемле публицистик язмасында: “Мин ышанам халыкны халык иткән изге гадәтләрне, кимү юлына баскан асыл сыйфатларны, онытыла язган затлы һөнәрләрне яңадан аякка бастыру халкыбызның данын, күршеләре белән дус яшәүче киң күңелле халык дигән яхшы исемен тагын да югарырыак баскычка күтәрер”! -  дип язган иде. Менә шушы изге максатларны тормышка ашыруда халык педагогикасыннан файдалану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

                                                                                                             

С А Б А Н Т У Й      Б Ү Г Е Н      Б Е З Д Ә

Максат:Укучыларның  исем һәм сыйфат белемнәрен ныгыту, гомумиләштерү;

Образлы күзаллау, сөйләм күнекмәләрен булдыру; туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Сабантуй бүген бездә” дигән дәрес үткәрдем. Аның эшкәртмәсен журнал укучыларына тәкъдим итәм.

Материал. Дәреслек, “Кызыклы грамматика”, “Китаб-ет-тәрбия”(К. На

сыйри), “Агыйделкәй” (Т. Миңнуллин), “Фазыл чишмәсе” (С.Хәким) китаплары.

Җиһазлау.  Чиккән сөлгеләр, баян, кулъяулыклар, таблица.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

Укучыларны дәрескә туплау.

Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш күгебездә.

Кыш айлары дип тормыйбыз –

Сабантуй бүген бездә.

     

2. Төп өлеш.

       Укытучы.  Укучылар, урамда хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш)

-Сез табигатьнең кайсы вакытын күбрәк яратасыз? Ни өчен? (Кыш турында хикәяләр укыла?

- Ә тагын елның нинди фасылы сезгә ошый, ни өчен? (Берничә җөмлә төзелә.) Кышның хәтердә кала торган нинди бәйрәмнәре бар?  Җәйнең нинди бәйрәмен беләсез? (Сабантуй бәйрәме) Күзегезне йомыгыз да хәзер шул вакытны  күз алдына китерегез. Кыш белән җәй очраша. Кышкы каникулга китәр алдыннан без  үзебезнең эшкә нәтиҗә ясадык: класста 9 отличник, 9 ударник. Сабан туе да, балалар,  халкыбызның хезмәт бәйгесе. Бүгенге дәрестә белемле, уйлап җавап бирүче, сәнгатьле итеп сөйләүче бала җиңүче булыр. Сабан туенда нинди ярышлар караганыгыз бар?  Җөмләләрегезне уйлап, дөрес җавап бирергә тырышыгыз. Ярышларның беренче төре – матур язу.

Бәйрәм бездә, бәйрәм бүген

Зирәк, тапкырлар өчен.

Матур, чиста язучылар

Сынап карасын көчен.

(Бирем. Сыйфатларны табып, аларның астына сызарга)

Бездә, балалар, бүген белем сабантуе – белем бәйгесе. Белемле, тапкыр кеше теләсә - кайсы бәйгедә җиңү яулый. Акыл һәм тапкырлык көндә кирәк, чөнки безнең халкыбыз элек-электән бик тапкыр һәм зирәк булган.

(“Ак мамыклы кыш” дигән хикәяләр арасыннан иң матуры, иң эчтәлеклесе сайлап алына. Кыш турында язылган хикәяләр белән чагыштырып карала.)

Бәйге дәвам итә.

Җилферди чиккән сөлгеләр

Бүләкләр күбебездә.

Сөйләшик тә, ярышыйк та                                                                        

  Сабантуй бүген бездә.

(Бирем.  Шигырьдән исемнәрне табарга).

Укытучы. Бүген без телебезнең матурлыгына, байлыгына кабат сокланырбыз, тәрбия чараларында аның ягымлы, үтемле булуына кабат инанырбыз.

Туган җирем, Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле.

(Бирем. Исемнәрнең, сыйфатларның астына сызарга.)

“И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле”, - дигән Габдулла Тукай.  Шушы бер җөмләгә кешенең бөтен эчке кичерешләре, яшәү рәвеше сыйган.

Укытучы.  Бала йөреп китүгә, ата-ана такмак әйтеп, чәбәкләп аны биетә башлаган. Сабантуй биюсез буламы соң? Әйдәгез, биеп алыйк!

Сабантуй – ул күңел ачу,

Уен, шатлык бәйрәме.

Без дә биешеп әйләник

Шау-гөр килеп, әйдә әле.

Укытучы.

 Ата-аналар балаларны биетеп кенә калмаган, аларны сөйләргә, җырларга өйрәткән. Үз-үзен тотышына игътибарлы булырга өндәгән. Шуларның берсе - өстәл янында үз-үзенңне ничек тоту кагыйдәләрен бездә искә төшереп үтик:

-ипи валчыгын коеп ашама;

-чәеңне чөмереп эчмә;

-ашыгып ашама, ашаганың  тәнеңә йокмас;

-өлкәннәрдән алда табын янына килеп утырма;

-табын янында борыныңны тартма, чөмереп ашама;

-вакытында туя бел, кашыгыңны куя бел;

-ашап туйгач, ашка рәхмәт әйт.

Бәйге дәвам итә.

Күзең белән кара син,

Кат-кат уйла җөмләңне,

Күңелең белән уйла син

Ашыгып уйлап, фикереңне

Ялгыш әйтеп куйма син.

Матур чыгар шул чакны,

Уйла җитез, уйла тиз,

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

(Бирем. Фигыльлләрне күрсәтергә.)

Балалар, халкыбыз элек-электән җир-суларга, чишмәләргә мәдхия җырлаган. (С.Хәкимнең – “Фазыл чишмәсе”, Т.Миңнуллинның “Агыйделкәй” китаплары күрсәтелә.)

Агыйделкәй кайда, ай тугайда,

Агыйдел кебек су кайда?- дигән халык.

Агыйдел турында шигырь сөйләп карыйк әле.

Агыйделнең аръягында

Казлар канат төзәтә.

Булма матур, бул бәхетле

Бәхет матур күрсәтә.

Күрәсез, укучылар, ниди матур сүзләр әйтелгән, нинди матур чагыштырулар китерелгән. Ә хәзер “чишмә” сүзен килешләрдә төрләндереп хикәя төзибез.

(Үрнәк өчен. Безнең авыл уртасында саф сулы чишмә бар. Чишмәнең тирә-ягында ап-ак каеннар үсә. Без көн дә бу чишмәгә суга киләбез. Чишмәне авыл халкы бик кадерләп, чистартып тора. Юлчылар безнең чишмәдән су алып китә. Чишмәдә су шулкадәр чиста, төбендәге вак ташлар да күренеп тора.)

Балалар төзегән хикәяләр укыла, бәяләнә. Аларда кулланылган сыйфатлар табыла.

Бәйге дәвам итә: кем күпме мәкаль әйтә.

Кунак булсаң тыйнак бул.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Ялкаулык-хурлык, тырышлык – зурлык.

Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

Ипекәйне кадерсезләмә, үзең кадерсезлеккә төшәрсең.

 Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.

Китап – белем чишмәсе.

Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Ачу саклама, намус сакла.

Вөҗданы пакъның йөзе ак.

Бөркетнең канаты очканда ныгый.

Бирем: мәкальләрдәге исем, сыйфатларны табыгыз.

Укытучы. Укучылар, Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле китабында мондый юллар бар:

“Әй угыл, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булганың яхшы. Яхшылыгң тисә - сөйләп йөрмә, яхшылык күрсәң онытма”, - дигән ул. Ә халкыбыз тагын болай дигән: “Сиңа таш белән атсалар, син аңа аш белән  ат. Димәк, кешеләргә карта гел яхшылык кына эшләргә кушкан.

Ярышлы уеннар дәвам итә.

Менә сиңа сулы чиләк,

Көянтә ал иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына күрмә.

(Бирелгән сыйфатларны  төрле дәрәҗәгә куеп язарга. Ак, кызыл, сары.)

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, “чүлмәк” ватып карыйк. “Чүлмәк” дигәнебез табышмаклар булыр. Аларның җавабын гына түгел, сыйфатларын да табарга.

Чүлмәк ватам, чүлмәк  ватам,

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән?

  1. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.
  2. Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри, бозаулар эзли.
  3. Энәле бүрек бара, булдырсаң тотып кара.

(Укучылар тулыландыра.)

Укытучы. Сабан туебыз ахырына якынлашып килә. Хәзер бер уен уйнап алабыз. Мәкальнең яртысы минем телемдә, яртысы шушы төендә, кемгә тия – шул әйтеп бетерә.

Акылы кысканың теле... (озын)

Ялкау атның йөге һәрвакыт.....(авыр)

Башланган эшнең беткәне....(яхшы була)

Эше җайлының ашы да....(тәмле)

Юмарт кешенең күңеле...( киң)

Яңа дустым булды дип.... (иске дустың ташлама)

Эш беткәч....( уйнарга ярый).

Теле оста , ә кулы .......(кыска)

Чисталык-....(сәләмәтлек юлдашы).

3. Дәрескә йомгак ясала.  Билгеләр куела. Өйгә эш бирелә. Дәрес “Туган тел” җырын башкару белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

Урман яшәү чыганагы

Урман яшәү чыганагы (кичә):...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык п...

ГАИЛӘ ПЕДАГОГИКАСЫ ТӘРБИЯЛИ.(Ата - аналар өчен)

 Мәктәп  тәрбиянең бары тик назари нигезләрен төшендерә, аңалата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп  аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти өзлекс...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...