Урман яшәү чыганагы
план-конспект урока по биологии (7 класс) по теме

Урман яшәү чыганагы (кичә):

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman_turynda_kich.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Урман яшәү чыганагы

(Музыка уйный. Кошлар тавышы)

Әдилә: Ирек, әйдә бергә үзебезнең авыл урманына сәяхәт кылыйк әле. Тукай бабай әйтмешли, мин авылымны аның табигатен бик яратам. Ничек яратмыйсың инде.

Ул авылны һич онытмыйм, һәр ягы урман  иде

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде...

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Ирек: Ярар, соң, мин каршы түгел.

Әдилә: Әй урман, урманым,

             Без үтик әле, җаным,

             Эчкәрегерәк керик,

             Сукмакларыңда йөрик,

             Җимешләрең авыз итик,

             Гүзәллекләрең күрик.

Урман: Әй, оланнар,

              Рәхим итегез!

              Сез бит дусларым минем,

              Түрдән үтегез!

Әдилә: Урман безне үзенә дәште. Без бик бәхетле!

Ирек: Чү! Бик каты кычкырма! Урмандагы дус яшәүче җан ияләрен куркытасың бит.

Әдилә: Әй, урман, без шундый шат. Минем биисем килә.

Ирек: Әйдә биик соң! (Вальс)  

Әдилә: Урман – безнең байлыгыбыз.

Ирек: Әйе, Әдилә, урманнар моннан 380  млн ел элек девон чорында барлыкка килгәннәр. Илебездә урманнар 55% тәшкил итә. Ә аның әһәмиятен санап бетергесез. Ә син беләсеңме, ни өчен ял йортлары ылыслы урманнар янында төзелә?

Әдилә: Әлбәттә, урман, бигрәктә  ылыслы урман, авыру барлыкка китерүче микробларны юк итүче фитонцидлар бүлеп чыгара, һаваны чистарта.

Ирек:  Беләсеңме, Әдилә, урман туфракка да уңай тәэсир итә.Урман үскән туфракта һәрвакыт дым саклана, урман үз чиратында тирә-юньгә уңай йогынты ясый.

Әдилә: Әйе, Ирек, урман елгаларның суын саегудан да саклый. Урманның әһәмиятенә бәя биреп бетерүе читен. Кара әле, Ирек, нинди матур чәчәкләр. Сез, гүзәл чәчәкләр, аланны шундый матурлыйсыз.

Кыңгырау чәчәк: Без әле, чык сулары җыеп, бөҗәкләрне дә туендырабыз.

Ромашка: Ә без бал кортларына бал бирәбез.

Мәтрүшкә: Мәтрүшкәнең көрәнен

                    Бардыр инде күргәнең?

                    Ә мин булам сарысы.

                    Шәп доктор, дип кешеләр

    Мактый мине барысы.

Тузганак: Яратам мин таң нурын,

                  Дару минем тамырым

                  Шикәре дә җитәрлек

                  Чәй ясасаң  кыздырып,

                  Тәме исең китәрлек.

Энҗе чәчәк: Ак энҗеләр төсле мин,

                        Исле гөлдән исле мин.

                        Аңкып торам урманда

                        Дарулы да, агулы да –

                        Сак була күр урманда

(Галлямова Алсу җыр “Гөлләр”)

Әдилә: Ә мин беренче чәчәкләрне умырзаяларны яратам.

Шаярадыр язгы җилләр

Кар мендәрен туздырып,

Умырзая калкып чыкты

Ландышлардан уздырып.

Бер карасаң, күксел төсе,

Бер карасаң, ал сыман,

Үткән чакта көлә төсле,

Өзеп ал, дигән сыман.

(Бию умырзая)                

Ирек: Әдилә кара әле, алтын капка – камка.

Икесе бергә: Алтын капка, алтын капка

                        Бик биекккә өчып мен дә

                        Икмәккә алмаш, гөмбәләргә тәм,

                        Җиләкләргә ширбәт алып төш.

1 нче камка: Син мине теләк теләп озатасың. Ә минем балан агачын тазартып кайтышым. Ул мескенне үлән бете басып алган, яфракларын, чәчәкләрен ашый башлаган. Ә без ул бетләрне юкка чыгарабыз.

2 нче камка: Без дус һәр җан иясенә,

                        Дошманыбыз юк бер дә.

                        Куркыныч килсә, үлән эчендә

                        Ятабыз төймә булып.

                        Күп кошның авызы пеште

                        Тәмсез согыбызны татып.

Әдилә: Ирек, кара әле. Урманыбыз санитарлары – кырмыскалар. Алар күп-күп булып яшиләр, зур-зур оялар ясыйлар. Кырмыска дуслар, без сезнең белән танышырга килдек.

1 нче кырмыска: Безнең сөйләнеп торырга

                                 Һич вакытыбыз да юк:

                                 Ылыс ташый кайсыбыз,

                                 Өй ясый икенчебез.

2 нче кырмыска:  Берәү чистарта өйне

                                 Чыгара бөтен чүпне.

                                 Җилләтәбез зур өйне,

                                 Тәгәрәтәбез күкәйне.

3 нче кырмыска:  Берәү бәбиләр карый,

                                 Икенчебез җим ташый.

                                 Әнә тапкач зур табыш,

                                 Безнең бит шунда барыш.

4 нче кырмыска: Э-эх, җилкәгә салдык –

                                Инде гаилә булыр тук.

                                Эше бетте, тамак та тук

                                Инде уйнарга вакыт.

(Ансамбль)

Күбәләк кортлары (Алсу, Албина, Алсинә бергә): Без -  күбәләк кортлары. Кырмыскалар безне бик ярата. Ә без агач яфракларын, тәмле җиләк, гөмбә, җимешләрне яратабыз.  Без булмасак, күп кошларның тамагы ач калыр иде.

Ирек: Ә сез тагын нишли беләсез соң?

Күбәләк кортлары: Бии беләбез! (Бию татарский)

Әдилә: Ирек, урмандагы барлык үсемлекләр, җан ияләре бер-берләренә яраклашып дус яшиләр. Без ул матурлыкны күреп, саклап яшәргә  тиеш. Кызыл китап та безгә шул турында кисәтә бит. Без дә бит табигать баласы.

Шигырь (Илгизә) “Табигать баласы!”

Әдилә: Урман миңа шундый ошады. Үзебезгә күпме дуслар таптык.

Ирек: Без дә дус булыйк! Әйе шул, барыбыз да дус булыйк.

Җыр “Дусларга” Айсаф.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

Халык педагогикасы-тәрбия чыганагы.

Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, х...

Икмәк-яшәү чыганагы.

Праздник стихов посвящённый хлебу....

"Туган ягым - илһам чыганагым"

Татар теленнән электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.“Туган ягым – илһам чыганагым” дип исемләнгән  электив курсны актуаль дип саныйм, чөнки ул  ...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык п...

Музыкаль әдәби кичә : “Су – яшәү чыганагы”

(авыл җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары,балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар беләнүткәрелгән кичә)...

Презентация. Хезмәтем минем – мәңге олыгаймас шатлыгым чыганагы-2016

Сезнең белән үз  тәҗрибәм белән  уртаклашам.Презентация...