Габдулла Тукай иҗатында экология темасы
материал по теме

 

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы. Экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде. Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача.

Фәнни эшемне  “Тукай иҗатында экология темасы” дип атадым.

Теманың актуальлелеге: халкыбызның улы, бөек шагыйре Г. Тукайның иҗаты турында күп язылды, күп укылды. Әдәбият белгечләребез һаман да аның биографиясенең, иҗатының ачыкланып бетмәгән кайбер фактларын тикшерәләр, барлыйлар.

 Эш барышында мин  дә үземә шундый максатлар һәм бурычлар куйдым:

v  “Экология” термины белән танышу.

v Бөек шагыйребезнең экология һәм аның проблемаларына багышлап язылган шигырьләренә күзәтү ясау.

   Нәтиҗә: Г.Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. Шулай булганда гына “тәнгә дә, җанга да мунча” (“Тәлләһеф”) табылыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukai_izhatynda_ekologiya_temasy.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе ”РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе”

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА

ЭКОЛОГИЯ ТЕМАСЫ.

                 

2013ел.

Эчтәлек.

I.Кереш..................................................................................................1-2

II. Төп өлеш……………………………………………………………..3-12

  1. Экология һәм табигать……………………………………………….3-4
  2. Габдулла Тукай- табигать сакчысы………………………………..5-12

III. Йомгаклау……………………………………………………………13-15

         IV.Кулланылган әдәбият………………………………………………..16

Кереш.

     Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы.

     Экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде.

Фәнни эшемне  “Тукай иҗатында экология темасы” дип атадым.

Теманың актуальлелеге: халкыбызның улы, бөек шагыйре Г. Тукайның иҗаты турында күп язылды, күп укылды. Әдәбият белгечләребез һаман да аның биографиясенең, иҗатының ачыкланып бетмәгән кайбер фактларын тикшерәләр, барлыйлар.

1.

 Эш барышында мин  дә үземә шундый максатлар һәм бурычлар куйдым:

  •  “Экология” термины белән танышу.
  • Бөек шагыйребезнең экология һәм аның проблемаларына багышлап язылган шигырьләренә күзәтү ясау.

Эшемнең структурасы: кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора.

2

Төп өлеш

  1. Экология һәм табигать.

    XX йөзнең икенче яртысыннан табигать фәннәреннән экология аерылып чыкты. Нәрсә ул экология һәм табигать?      

    Экология (грек сүзе) эйкое – йорт, тереклек ияләре һәм үсемлекләрнең яшәү урыны; логос – закон, канун  дигәнне аңлата.  Кояш, су, ком, таш, хайван һәм үсемлекләр – барысы бергә табигать дип атала. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә менә ничек язылган: «Табигать – билгеле бер урынның җир сулары, үсемлек, хайваннар дөньясы кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә». «Экология» сүзен беренче тапкыр 1886 нчы елда Эрнст Геккель үзенең «Гомуми морфология» дигән хезмәтендә кулланган. Ул грек сүзе «ойкос» һәм «логос» - фән дигәнне аңлата, ягьни яшәгән урының, йортың турындагы фән. Бу фән терек табигать белән терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне өйрәнә. Бу фәннең алгы планга чыгуының сәбәпләре төрле: халык санының артуы, төрле технологияләр килеп чыгуы, авыл халык хуҗалыгында кешенең табигать белән булган бәйләнешләре тизләшүе һәм катлаулануы . Бу өлкәдә Ж.Б. Ламаркның “кеше үзенең яшәү тирәлеген бозып, үзен-үзе юкка чыгара “, - дигән сүзләре тормышка аша башлады.

    Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне

3

сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.

    Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Сөмбелә, Карга боткасы һ.б.  Без бу бәйрәмнәрне табигатьтә, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бер бөтен булып яшәгәннәрен күзалларга ярдәм итә.

     Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый, аңлый белергә дә кирәк.

4

  1. Габдулла Тукай - табигать сакчысы.

    Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче. 

     Г. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Табигать темасын һәр язучы  үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп  тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә»,  «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.

5


Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, су тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

(Г.Тукай “Туган авыл”)

- дип яза шагыйрь туган авылының матурлыгына сокланып.

    Г.Тукайның табигатькә багышланган шигърияте укучыны дөньяга гаҗәпләнеп карарга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Яшь укучылары өчен шагыйрь танып-белү материалы бирә, табигать табышмаклары иҗат итеп, баланы уйлануга этәрә,

сораулар куя.  Мәсәлән,  «Елның дүрт фасылы»,  «Җәй көнендә»,  «Көз»,  «Чыршы» һ. б. күп шигырьләрендә татар авылының табигатенә мәдхия җырлый. Яңгыр, чык, кырау, буран, җил, кояш, ай, яз, көз, җәй, кышның — һәрберсенең үзенчәлекле билгеләре турында шигъри ачышлар ясап, укучы күңеленә җиткерә. “Чыршы” шигырендә автор көзнең бер билгесен- агач һәм үләннәрнең саргаюын, чыршының исә “үз төсен үзгәртми” калуын контраст кую рәвешендә ача:

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

...Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

6

     “Көз”, “Мәктәптә” шигырьләрендә исә әлеге тема инде киңрәк планда һәм тулырак бирелә, фикер катлаулана төшә: “саргаю” билгесенә кошлар китүе, игеннәр җыелу, кояшның җылысы кимү һ.б. сыйфатлар өстәлә.

Кояш та яктысын киметте шактый;

Тәәссеф!Басты золмәт,китте якты.

Колакны шаулата инде инде суык җил,

Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил.

Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;

Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.

   “Яратырга ярый” шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә. Кеше еш кына табигый матурлыкка тап төшерә.

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;

Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар! –

                                                                                               (“Яратырга ярый”)

      Шагыйребез иҗатында әйберләрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешеләргә хас аерым билгеләр белән сурәтләү алымы киң файдаланыла. Бу аеруча йорт хайваннарын һәм кош-кортларны бирүдә күзгә ташлана. Ул шигырьләрендә һәрбер җан иясенең индивидуаль портретларын таба, аларны билгеле бер

7

 характерда, җанлы тормыш эчендә ача: “Мияубикә”, “Бичара куян”, “Кызыклы

шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач”, “Шаян песи”, “Күгәрчен”, “Карлыгач” ,”Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”һ.б. шундыйлардан. Г. Тукай үз  шигырьләре аша  балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди,  аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә. “Фатыйма белән Сандугач” шигырендә читлектәге кош ирек турында:

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул, -дип әйтә.

 “Кошларга” шигырендә исә:  “Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!” – ди.

      Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли.  Читлектән чыгарылган сандугачның сайравы  кызда шатлык хисе уята.

 Тик гомрем бик кыска:
 Бары бер көн генә, —

 Бул яхшы, рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа!
                      Килде дә бер явыз аучы эт белән,

8


                   Атты үтерде аны мылтык белән

(«Фатыйма һәм Сандугач »)

- дигән юллар укучыда табигатьнең тере җан ияләренә кызганучан, мәрхәмәтле караш тәрбияли.

    Шагыйрь хайваннарны дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.

        Шигырьдә бүре белән кеше бер яссылыкта куела. Икесе дә – корткычлар.

        “Мияубикә” шигырендә шагыйрьне яшь буынның киләчәге борчый. Аларда нинди хисләр өстенлек итәр: мәрхәмәтлелекме, кешелексезлекме? Автор шул мәсьәләләргә туктала. Кеше кайвакыт кылган эшләре турында эш узгач кына уйлана, ләкин инде соң була:

Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син шак та кат!

Шундый шат уйнап йөргән песи инде вафат!

9

     Кеше үзен корткычлардан, күсе-тычканнардан саклап торган песинең кадерен

белми, аны рәнҗетә, песи үлә. Чын дусты аңа хыянәт итә. “Бу җиһанның дусны дустан аеруы бигрәк яман!” – дип, акны-карадан, дусны дошманнан аера белергә кирәклеген әйтә шагыйрь.

     Мифологик сурәтләргә бай “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләре халык әкиятләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган. Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән укучыларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя һәм күрә белергә өйрәтә. Тукай борынгылыкны саклаган, халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән мифларны яхшы белә.

      Шүрәле — әсәрдә төп образ. Ул табигать иркәсе, урман хуҗасы, шагыйрь аны әкияттәгечә куркыныч кыяфәтле, адәмнәрне кытыкларга яратылган озын бармаклы «урман пәрие» итеп сурәтли.
Былтыр белән Шүрәле очрашуы укучыны сагайтса,  Былтырның акыл зирәклеге, тапкыр хәйләсе ярдәмендә җиңүе сөендерә.

     Г. Тукай үзенең авылының гаҗәеп табигатен, үз вакытын белеп алышынган ел фасылларын, аларның һәрберсенең үзенә хас матурлыгын соклану катыш гаҗәпләнү хисләре белән яза. Кырлай авылы тирәсендәге калын урманнарны, сайрар кошлары, җәнлек-җанварлары, хуш ис бөркегән чәчкәле, кызыл җиләкле аланнары турындагы шигъри юллар кайсы укучыны гына хыял дөньясына алып китми икән?

10


Монда бульварлар, клуб һәм танцевальная, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

- юлларын укыгач, шагыйрьнең үткәндәге тарихыбыз белән горурлануына, бай әдәби теленә, көтелмәгән чагыштыруларына, эпитетларына сокланасың.
Әсәрдәге халык көйләренең дәртле яңгырашын, интонация байлыгын, шигъри төгәллекне укучы сизеп кенә калмый, матурлык дөньясын күреп, аның сәнгатьчә сурәтләнүеннән ләззәт ала.
Урман татар халкының тормышында да зур урын алып тора. Шул сәбәпле, әдәби әсәрләрдә урманны сурәтләү еш очрый. Тукай урманыбызның гүзәллегенә соклана. Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман — дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: «...урман утырту илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, диләр!..»

    Су анасы да — халык авыз иҗатында киң таралган образ. Авыл малаеның ялгыш адымы, аның эчке газабына әверелеп, тәүбәгә китерә. Шагыйрь, әкияти эчтәлектән

11

чыгып, укучыны гыйбрәтле уйга сала.
Шагыйрьнең, миф дөньясына хас образлар ярдәмендә иҗат ителгән бай эчтәлекле, матур яңгырашлы, киң хыялый поэмалары укучыларында мифик образларга карата кызыксыну уята. Бу әсәрләрендә укучыны гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою  гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша  кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.

   

12

Йомгаклау.

     Габдулла Тукай әйтергә теләгән фикерләре укучыга барып җитсен өчен, әдәби телебезнең төрледән-төрле сурәт-бизәкләрен куллана, төрледән-төрле чагыштырулар куллана. Мәсәлән: «Тәгәридер ул матур кыз —язның алтын фәйтуны»; «Барыбер, күрсәң, качарсың, язны — гөлләр патшасын».
Әйе, кеше табигатьнең аерылгысыз өлеше. Шагыйребезнең шушындый кешелекле, шәфкатьле әсәрләре безне асылыбызга кайтара, табигать дөньясы белән тагын да якынайта. Киләчәк буын вәкилләре дә әлеге әсәрләр аша гүзәллек дөньясын күреп, тоеп, киләчәктә аны кайгыртып яшәсә иде.

     Табигать сурәте Г. Тукайның  поэзиясендә гаҗәеп күп төрле функцияләрдә кулланыла, шагыйрьнең иҗатынан гуманистик рух, җылы лиризм бөрки. Табигать күренешләре аша дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен чагылдыра. Табигатьнең биниһая чиксез рухын, мәңгелеген, бетмәс-төкәнмәс матурлыгын, төсләр, исләр байлыгын укучысына җиткерергә омтыла шагыйрь. Табигатьтәге нәфислектә, иллелектә, хәзерге җәмгыятьнең матурлыгын, кешеләр арасындагы камил мөнәсәбәтләрнең чагылышын күрә, алар арасында рухи якынлык таба.

     Ни өчен соң Г. Тукай иҗатында табигать образы шундый әһәмиятле урын тота? Башка шагыйрьләр белән чагыштырганда аның үзенчәлеге, яңалыгы нәрсәдә соң?

    Язучының,  туган табигатькә, табигый матурлыкка мөнәсәбәте бала чактан тәрбияләнә. Яшьлек хатирәләре аның өчен илһам чыганагы, алдагы тормышында

13

маяк булып тора. Мәгълүм булганча, шагыйрьнең балачагы мәһабәт урман-тугайлар, хәтфә болыннар, чылтырап аккан чишмә-елгалар кочагында үтә. Авыл малайлар белән су буенда,  балыкта. Печән җитсә - ул печәндә. Аунасаң- чәчәге ияреп кайта. Урагы җитсә - ул да урак өстендә җир сөреп, сука сукалап үсә ул. Нәкъ менә Туган якның яме булачак шагыйрьнең дөньяга карашын, зәвыгын тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.  

    ХХ гасыр башында промышленность үсә башлый, шәһәрләрдә күп кенә завод – фабрикалар ачыла. Аларда эшләү өчен авыл кешеләрен җыялар. Казан да читтә калмый. Завод-фабрикаларда эшләү өчен кешеләр кирәк. Саф табигать кочагыннан шәһәргә килгән кеше тынчу, пычрак мохиткә эләгә. Бу хәл шагыйрьне борчуга сала. Сәнәгать үсеше табигый матурлыкка зыян китерә.

Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;

Имгәтеп ташла савын, сау эшчеләр сайлый Казан.

                                                               (“Казан”)

        Шагыйрьне бөтен “өязгә нур чәчеп” торган Казанның пычрануы, төтен, корымга күмелүе сызландыра.

     Бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә, Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. Экологиянең чикләре бик киң. Тукай бу мәсьәләгә дә төрле яктан якын килә.

14

 Әйтелгән фикерләр шагыйрьнең бик күп әсәрләрендә чагылыш тапканын күрдек.

     Кыскасы, Г.Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. Шулай булганда гына “тәнгә дә, җанга да мунча” (“Тәлләһеф”) табылыр. Шул чакта гына шагыйрьгә илһам килер.

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак, җәйге таң;

Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам уйласаң.

                                                                          (“Җәйге таң хатирәсе”)

     Гомумиләштереп әйткәндә, Г. Тукай  иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь.

     Һәм шушы әсәрләре белән ул кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтә кебек.

    Бүгенге көндә  кешеләр  табигатьне сакламыйлар. Елгалар пычратыла, хайваннар үлә, күп кенә үләннәр, чәчәкләр, агачлар юкка чыга. Габдулла Тукай табигатьне сакларга тырышкан.  Безне дә шуңа чакыра!

15

Кулланылган әдәбият.

  1. Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 4 том. Проза. Публицистика (1907-1913), - Казан, Тат.кит. нәшр., 1985.
  2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. - Казан: Татар.кит. нәшр., 2006.
  3. Лаисов Н. Габдулла Тукай. Тат.кит.нәшр.,
  4. Нуруллин И. Тукай.-Казан, Тат.кит.нәшр., 1979.
  5. Рәсүлова З. Тукай эзләреннән.-Казан,Тат.кит.нәшр., 1985
  6.  Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер нәшрияты” (ТаРИХ), 2002.
  7. Халит Г. Тукай иҗаты.-Казан,Тат.кит.нәшр.,1956
  8. Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2007
  9. Яхин А.Г.  9 нчы сыйныфта  татар әдәбиятын укыту. Укытучылар өчен кулланма. -  Казан,“Мәгариф”,1994.

16


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай - рәссамнар иҗатында

Дәрес – экскурсия эшкәртмәсеТема.  Габдулла Тукай рәссамнар иҗатында.          2011ел...

Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...

Галимҗан Ибраһимов иҗатында табигать темасы

“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала.....

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....

«Тукай иҗатында экология темасы»

Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы....