Габдулла Тукай - рәссамнар иҗатында
материал (8 класс) на тему

 

 

 

 

Дәрес – экскурсия эшкәртмәсе

Тема.  Габдулла Тукай рәссамнар иҗатында.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2011ел

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема.  Габдулла Тукай рәссамнар иҗатында.

Максат: 1. Г.Тукай тормышы, иҗаты белән кызыксынган рәссамнар, аларның хезмәтләре турында мәгълүмат бирү.

2.Тема буенча үз фикереңне төгәл, дөрес әйтә белүгә ирешү өчен уңай шартлар тудыру.

3.Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү өстендә эшне дәвам итү

4.Тукай тормышы һәм иҗаты белән кызыксыну хисен үстерү.

Дәреснең тибы. Монологик, диалогик сөйләмгә чыгу.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, экран. Сәнгать осталарының портретлары.

        Аудиоязмалар: Тукай маршы.” Шүрәле” әкияте язмасы.

Алдан әзерлек: Рәссамнар Б.Урманчы, Х. Якупов, Т. Хаҗиәхмәтов, Байназар Әлминов, Ф. Әминов, Лотфулла Фәттах  һ.б иҗатында “Тукай” дигән темага мәгълүмат алып килү. (Аудио-видео материаллар)

                                              Дәрес барышы.

I.                   Оештыру.

-          Хәерле иртә, кадерле укучылар!

 - Нинди матур  иртә! Килешәсезме?  Бүген көн нинди?

- Аяз, кояшлы, салкын иртә?

2. Актуальләштерү

Укытучы: Әйе, көз булса да, көн бик матур.

 Ә менә 125 ел элек,  апрель аенда, татар халкының бөек шагыйре дөньяга килә.

Әйтегез әле, кем турында сүз бара?

Укучы: Габдулла Тукай.

- Аның туган көне кайчан?

- 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә.

- Туган җире нинди төбәк?

- Арча районы Кушлавыч авылы

(Слайд 2).  Татарстана  картасы. Арча районы Кушлавыч авылы.  

 

- Әти –әнисе вафат булгач аңа кайсы авылларда яшәргә туры килгән.

- Сосна, Өчиле, Кырлай.

 - Иң истә калган авыл кайсы авыл булган?

- Кырлай. (Слайд 3).  Татарстана  картасы. Арча районы Кырлай авылы. Авылдан күренеш.

- Кем гаиләсендә яшәгән ул?

- Сәгъди  абзый гаиләсендә.

Слайд. Апуш Сәгъди абзый белән

 

- Укучылар, сез Габдулла Тукай турында бик күп беләсез. Молодцы.

Яңа тема.

Безнең бүгенге дәрес-экскурсия дәрес булыр. Без беркая бармыйбыз. Ләкин Тукай тормышын үз иҗатында сурәтләгән рәссамнар  күргәзмәсен карарбыз. Бүген сез – тамашачы да, экскурсовод та. Сез күргәзмзгә барырга әзерме?

Дәресебезнең максаты Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты белән кызыксынган рәссамнар белән танышу. Аларның  Г. Тукайга багышлап ясалган рәсемнәрен карарбыз. Белгәннәребез, күргәннәребез буенча фикер алышырбыз.

Ситуатив күнегүләр.

- Алия, әйдә күргәзмәгә барабыз.

- Нинди күргәзмә, кайда була?

- Ленар, синең Г.Тукайга багышланган рәсемнәр күргәзмәсенә барасың килмиме?

- күп рәссамнар Г.Тукайны рәсемнәрендә, иллюстрацияләрендә сурәтләгәннәр.

- илебезнең күп шәһәрләрендә Г. Тукай һәйкәлләре бар.

- быел Мәскәүдә, Яр Чаллыда Г Тукайга һәйкәл ачтылар

Диалог. ( якынча диалог) Ә хәзер Рамил Гөлгенәне күргәзмәгә чакырыгыз.(Диалог төзиләр)

Рамил: Гөлгенә. Әйдә бүген дәресләрдән соң рәсем күргәзмәсенә барабыз.

Гөлгенә: Нинди күргәзмә, кайда була?

Рамил: Г Тукайга багышланган, Рәсемнәр галереясендә, барасыңмы?

Гөлгенә:  Бик рәхәтләнеп. Мин бит рәсем мәктәбенә йөрим. Рәссамнар иҗаты белән кызыксынам.

Рамил:Ә мин Тукай турында күбрәк белергә телим.Өй эшеннән кызыклы мәгълүматлар алып килергә куштылар.

Гөлгенә:  Әйдә, Алмаз белән Диләне дә чакырабыз, бергә күңеллерәк булыр.

Рамил:  Мин риза, син Диләне чакыр, ә мин  Алмазны.

Гөлгенә: Дилә безнең белән дәресләрдән соң  күргәзмәгә барасыңмы?

- Юк, гафу ит. Бара алмыйм. Бүген минем музыка мәктәбендә дәресләрем бар.

Гөлгенә :  Кызганыч.

Рамил :  Алмаз, без Гөлгенә  белән рәсемнәр күргәзмәсенә барабыз, әйдә безнең белән.

Алмаз:  Сәгать ничәдә? Бик соң булмаса барам.

Рамил :  Дәресләрдән соң?

 Алмаз: Ярар, ишек төбендә очрашырбыз.

Укытучы: Менә кызлар , егетләр күргәзмәгә җыендылар. Ә хәзер без, чыннан да, күргәзмәгә барабыз.

Бүген безнең кайбер укучыларыбыз  рәссамнар турында мәгълүмат алып килде. Хәзер сүз аларга. Барыгыз да күргәзмәгә рәхим итегез.

Экскурсоводларга сорауларыгыз , тәкъдимнәрегез булса, оялып тормагыз.

1укучы. Б. Урманчы турына сөйли. (4нче слайд)

 Г. Тукайга багышланган рәсемнәрне, сыннарны, иллюстрацияләрне күрсәтә. һәр рәсем турында мәгълүмат бирә.

 

 

 

Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.

Бакый Урманче 1897нче елның 23нче февралендә Казан губернасының Тәтеш районы Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914нче елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала.  1919-20нче елларада Казандагы сәнгать училищесында укый.

1941-1958нче елларда Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшәп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958нче елда Казанга кайта. 1990нчы елда вафат.

Бакый Урманчы иҗатында Тукай образы аерым урын алып тора.Ул аның үзен дә, аның әсәрләренә иллюстрацияләрне бик күп тапкыр ясаган. Бу сәнгать әсәрләре хәзерге вакытта, Тукай музейларында саклана.

 Биредә Бакый Урманчы ясаган  Г. Тукай сурәтләре  Бу 1959 нчы елны ясалган Мәрмәр бюст ( 5нче слайд)

 

Мәрмәрдән ясалган  Тукай бюсты. 1959 ел

6 слайд

 

 

                         Кырлайда Әдәби-мемориаль музей

7 слайд Кырлайда Әдәби-мемориаль музейның архитекторы да Бакый Урманче.

 

Кырлайда Әдәби-мемориаль музей каршында утыручы Г. Тукай сынын да 1976 елда Бакый Урманче эшләгән.

 

 

 

 

 

 

2 укучы. Х. Якупов турында сөйли. (8 слайд)

 

 

 

Тукайга , Тукай иҗатына зур игътибар биргән, тагын бер танылган рәссам Харис Якупов  Казанда  1923 нче елда Казанда туган, Сәнгать училищесын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Озак еллар Татарстант Республикасының рәссамнар берлеген җитәкләгән.  Россиянең сәнгать Фәннәр Академиясе әгъзасы.  СССРның, РСФСРның, Татарстанның Дәүләт бүләкләренә лаек була.  СССР ның, Татарстанның халык рәссамы.

Соңгы картиналарының берсе булган Габдулла Тукайга багышланган рәсемне ул 15 ел ясый .Рәсемдә берничә Тукай –малай, үсмер, егет -Тукай сурәтләнгән. Алар барысы да шагыйрь образы белән берләштерелгән.  ( 9 слайд)

 

 

1996 г

 

 

  

 

  

 

Харис Якупов Г Тукайның портретларын күп ясый, мәсәлән: (10 слайд)

 

Габдулла Тукай  портретыннан фоторепродукция. 1946 ел.

(11 слайд)

                                 

"Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый Уральскида". 1976 ел.

 12 слайд

 

Габдулла Тукай  Газиза апасы белән.  Уральск шәһәре. 1971 ел

                                          

 

 

 

    3 укучы. Тавил Хаҗиәхмәтов Гиниатович. (13 слайд)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

14 слайд)

 

 

 

Татарстан флагының авторы Тавил Хаҗиәхмәтов 1936 елның  3нче (февралендә Татарстан Республикасының  Йосыф-Алан авылында туган.
1957 елда  —Казан сәнгать училищесын,
1963 елда —  И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать скульптура  һәм архитектура институтын тәмамлый.
1971 ел —  СССРның рәссамнәр берлеге әгъзасы.
1978 ел —Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
 2007 елда Казанда вафат булган
Тавил Хаҗиәхмәтов Габдулла Тукайның әкиятләренә, шигырьләренә  бик күп иллюстацияләр ясаган.(15 слайд)

 

 

“Кызыклы шәкерт” 1981 ел.

Бер укучы : Мин Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен яттан укый беләм.

 ( шигырь укый)

 

 

(16 слайд)

(17слайд)  “Мияубикә” 1981 ел.

                 

“Су анасы” әкияте. 1982 ел.

 

 

 

4 укучы. Байназар Әлмәнов турында. (18 слайд)

 

.

Байназар Әлмәнов

 1909 нчы елның 14 августында Оренбург өлкәсе Кызыл-Мәчет авылында туган

1934 нчы елда  Пенза сәнгать-педагогика техникумын тәмамлый.
1943–1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша.
1939 ел -  Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.
1957 ел- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
 1976 елда. Казанда вафат булган.
 1935 елдан Казанда яшәгән.

1930 елларда шагыйрь әсәрләрен иллюстрацияләүгә график–рәссам Б. Әлмәнов керешә. Ул ачык төсләр белән кыю рәвештә Тукайның "Шүрәле" һәм башка әкиятләренә иллюстрацияләр ясый. Реалистик композицияләрдә төсләрнең роле бик зур

 

(19 слайд)

 

 

   Г. Тукай “Шурәле”.
1966 ел. акварель

 
 

 

  
 

 

“Су анасы”. Китабы тышлыгы.(20 слайд)
1968 г.  Акварель

  


Укытучы: Балалар “Су анасы” әкияте турында сез нәрсә беләсез?

Укучы: Бер малай су буенда Су анасының алтын тарагын алып кача.

Өйгә кайткач әнисе ачулана, чөнки рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамый.

Укытучы: Сездә шулай уйлыйсызмы, дөрес әйтәме?(берничә җавап)

 

 

Укытучы: Менә хәзер бер әкияттән өзек тыңлагыз.

Бу нинди әкият? Төп геройлар кемнәр? (“Шүрәле” әкиятеннән өзек укыла аудиоязма)

 

Укучы: “Шүрәле” әкияте. Төп геройлар авыл егете Былтыр һәм Шүрәле.

Ә биредә “Шүрәле” әкиятенә  Байназар Әлмәнов ясаган иллюстрацияләр.

 

21 слайд

 

 

“Шүрәле” әкияте китап тышлыклары.

1966 г   23 слайд

 

" Шүрәле” әкияте.1966

 

5 укучы Ф. Әминов турындасөйли (24 слайд)

 

Фәйзрахман Әминов

10.08 1908-20.11. 1984

Пермь өлкәсе Кунгур шәһәрендә туган.

                1930 елда Пермь сәнгать техникумын,

1948 елда Ленинград И.Е. Репин исемендәге сәнгать архитектура институтын тәмамлый. 1960 нчы елларда Г. Тукай әкиятләре буенча ясалган иллюстрацияләре аның иҗатында зур роль алып тора.

Ф.Әминов Татарсанның атказанган сәнгать эшлеклесе,

СССР атказанган рәссамы.

       Ф. Әминов шагыйрь образын Кырлай турындагы әкияти хикәяләү, Шүрәлене, урман албастыларын, кошларны, үләннәрне, төрле төсләр белән сүрәтли. Аларга шәмәхә-зәңгәр төсләр катнашмасы әкияти төсмер бирә.  Рәссам Шүрәле урманында кара урман стихиясен һәм Шүрәле образын табигать көчләренең гәүдәләнеше буларак күз алдына бастырган. Аның рәсем сәнгате дөньясында әкият, хыял, мистика мохите патшалык итә. (25 слайд)

 

(26 слайд)

 

 

 

 

(27 слайд)




28 слайд

29 слайд



30 слайд



31 слайд
 

Укытучы: Ф. Әминовның рәсемнәре нәрсә белән аерылып тора.

Укучылар: Төрле төсләр, үсемлекләр. Сихрилек белән аерылып тора.

6 укучы Лотфулла Фәттах турында сөйли. (32 слайд)

 

Лотфулла Фаттахов 1918 елның 27 сентябрендә Түбән Новгород өлкәсендә туган. Ул кечкенәдән шигырьләр, хикәяләр язарга, рәсем ясарга яраткан.13 яшендә ул җәяү Казанга килгән һәм Яңа Бистәдә татар мәктәбендә укый башлаган. Аны тәрбиягә сыйныфташы

 Х. Якуповның гаиләсе алган.

Мәктәпне тамамлагач Казан сәнгать училищесында укыган. Фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Лотфулла Фәттах РСФСР ның халык рәссамы, Сталин бүләге лаурияты. Без аның кечкенә Апуш белән Сәгъди абый сурәтләнгән рәсемен сокланып карыйбыз.

Кырлай авылында Габдулланы Сәгъди абый авыл тормышы белән таныштырган,  хезмәткә өйрәткән. Бу рәсемдә печән өсте сүрәтләнгән. Сәгъди абый белән Габдулла печән чабарга баралар. Габдулланың кулында тырма.Ул бик җитди, Сәгъди абыйны тыңлый. (33 слайд)

-         

                                      “Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абзый".

Укытучы: Безнең Алмаз, Рамил, Гөлгенә экскурсиядә булдылар алар күргәннәре турында сөйләшсеннәр әле. Кайсы  рәссамнарның рәсемнәре күбрәк ошады икән.?

Диалог.

Гөлгенә : Ай, яхшы экскурсия булды бу. Сезгә ошадымы?

Рамил : Ошады.  Миңа күбрәк Байназар Әлмәнов рәсемнәре ошады.

Алмаз: Ә миңа барысы да ошады. Бу рәссамнар шундый сәләтле. Минем дә киләчәктә рәссам буласым килә.

Гөлгенә : Алай булгач, Сәнгать училищесына керергә кирәк.

Алмаз: Әйе, уйларга кирәк.

Рамил : Шундый күргәзмәләр булса, тагын барырга кирәк.

Бергә: Әлбәттә, барабыз.

Укытучы: 2011 ел Татарстанда – Тукай елы дип игълан ителгән иде. Бу елда Татарстанда, безнең шәһәребездә,  илебездә төрле чаралар үткәрелде.

Әйтегез әле безнең мәктәптә нинди чаралар уздырылды?

- Шигырь конкурсы, Яшь рәссамнар күргәзмәсе , Г. Тукайга багышланган кич узды, кабинетларда стендлар ясалды.

- Ә шәһәрләрдә нинди яңалык булды?

 - Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Авторы скульптор Владимир Демченко (34 слайд)

 

 

- Илебездә бу ел уңаеннан нинди үзгәрешләр булды?

- Мәскәү шәһәрендә Г. Тукайга һәйкәл куйдылар.(35 слайд)

 

 

             Монументның авторы –  Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.

Йомгаклау:

Укытучы: Безнең экскурсоводларыбыз бик эчтәлекле экскурсия уздырдылар, аларга зур рәхмәт.  Барлык катнашкан укучыларга билгеләр куела.

Сезгә бу экскурсия ошадымы?

Үзегез өчен нинди яңалыклар белдегез?

Укучылар: Әкиятләргә ясалган рәсемнәрнең авторларын белдек, аларның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Шигырьләр сөйләдек, музыка, әкияттән өзек тыңладык.

 Укытучы: Татар халкының бөек шагыйре халык күңелендә. Хәзердә аның иҗаты өйрәнелә, аңа багышлап шигырьләр языла, рәссамнар аның портретларын ясый, әсәрләренә иллюстрацияләр иҗат итә. Мәңге яшә – Тукай!

Өй эше: 1. Г. Тукайга Россиянең тагын кайсы шәһәрләрендә һәйкәлләр куелган, аларның авторлары кемнәр? Аларның иҗаты турында мәгълүмат алып килергә.

2.Рәссамнар турында кыскача сөйләргә өйрәнергә.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Презентация"Габдулла Тукай".

Биография Габдуллы Тукая....

Габдулла Тукай. Тест-презентация.

Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест-презентация....

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...

"Тукай һәм Пушкин иҗатында аваздашлык", дәрестән тыш эшчәнлек

Гадулла Тукай - реалистик балалар әдәбиятына нигез салучы. Бу материал ике бөек шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлын чагыштыруга багышланган....