Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы
статья (11 класс)

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл t_minnullin_izhatynda_millt_yazmyshy.docx16.89 КБ

Предварительный просмотр:

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

                                                        Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

   Юлда манигъ күрсәм, тибәм һәм аударам;

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

                                                              Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

                                                                                                                       Г.Тукай.

    Туфан Миңнуллин иҗаты турында нәрсә дә булса язарга дип кулга каләм алсаң, үзеннән-үзе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары искә төшә. Икесе ике чорда яшәп иҗат итүчеләр, берсе-халык шагыйре, икенчесе-драматург, прозаик... Ләкин алай гына да түгел икән. Икесенең дә тормыш юллары ил һәм халык язмышында бик болгавыр заманга туры килә.Ил тормышының тотрыксыз чорында милләтнең чын уллары, асыл затлары уңга-сулга аумый, курыкмыйча үз сүзен әйтә алудан, йокымсырап ятучыларны уята белүдән күп нәрсә тора.

    Т.Миңнуллиннны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат иң элек аның дөньяга карашыннан, тормыш күренешләрен заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана. Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге аның Әниләр һәм бәбиләр(1984) драмасында ачык күрсәтелә. Драмада әдәбиятның мәңгелек темаларыннан берсе ана булу бәхете чагыла, һәм бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа. Драмадагы төрле дәрәҗәдәге хатын-кызлар – аналарның сөйләшүләре, гади авыл хатыны, унике бала анасы Гөлфинәнең акыллы, борчулы, миһербанлы, кирәк икән кисәтүле дә сүз-киңәшләре җәмгыятьтәге әхлак кануннарының бозыла башлавында хатын-кызның роле зур икәнлеген аңларга ярдәм итә. Тамашачы күңелендә аптыраулы гаҗизлек катыш кызганулы нәфрәт уяткан образ – Дилемма. Баш табибның “иманыгыз бармы сезнең?”, “бишек җырын беләсезме?” дигән сорауларына яңа гына баладан котылган яшь хатынның “мин ул сүзне аңламыйм”, безгә аны өйрәтмәделәр” дип җавап бирүе Дилемма кебекләрнең бу тормышта очраклы күренеш түгеллеген, аларның барлыкка килүләренең сәбәпләре бик тирәндә икәнлеген күрсәтә. Тәрбия ана сөте, бишек җырлары, балага булган мәхәббәт, иреңә карата ихтирам, ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә. Әйе, ул вакытларда тапкан баласын алырга һәм тәрбияләргә теләмәүләр, ташлап калдырулар күренә башлаган була инде. Бу күренешнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, кешелекнең алга үсешенә ничек янавын әйтеп, драматург чаң суга.

Драманың төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга. Бишек җыры – милли гадәт-йолаларның гомумкешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Ике неомифик Ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар, рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына, яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый. “Бишек җырын онытмаган милләт кенә яшәячәк”, ди безгә әсәр. ”Әгәр дә без бишек җырларын онытып барабыз икән, балаларыбызга ни өйрәтербез соң? Аларны моннан мәхрүм итмибезме соң? Каты күңелле хатын-кызлардан рухи гарипләр туып, ул балалар рәхимсез, миһербансыз булып үсмиләрме? Әгәр алар күбәйсә, кешелек җәмгыяте нишләр? - дип сорый драматург үзе. Шундый күп сорауларга җавап эзләргә тырыштым мин бу драмада” (Миңнуллин Туфан. Татарның бер баласы. - Казан: Рухият, 2003. -229б). Әлбәттә, язучы бу әсәре белән киләчәккә куркыныч янамасын өчен безне гореф-гадәтләребезне онытмаска, гаилә корганда игътибарлы һәм җитди булырга, тәрбия-әхлак төшенчәләрен онытмаска, туган телебезне, динебезне сакларга өнди.

    Милләтебезнең эреп югалуына алып барачак төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”, - дип язган ул. Мәсәлән,”Зөләйха” исемле драмасы белән ул көчләп чукындыруга каршы чыккан.”Ул әле өйләнмәгән иде” дип аталган повестенда да иске татар тормышында рухи канәгатьлек тапмаган яшь егетнең акрынлап үз милләтеннән читләшүен, марҗа “тырнагы”на эләгүен сыкранып сурәтләде.

Туфан Миңнуллин бу фикерне дәвам итә, алай гына да түгел, тирәнәйтә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә. Моның ачык мисалы булып Т.Миңнуллинның үзгәртеп корулар чорындагы иң көчле әсәрләреннән берсе булган Илгизәр +Вера”(1992) пьесасы тора.

     Элек-электән үк барлык милләтләр дә катнаш никах мәсьәләсенә үтә дә сак булганнар. Гореф-гадәтләргә, йолаларга курку катыш хөрмәт белән караган борынгы әби-бабаларыбыз гаилә кору, нәсел калдыру кебек вазифаларны бөтен җитдилеге белән уйлап башкарганнар. Изге юлда ялгышлыклар, ашык-пошык эшләр һич тә хупланмаган. Бу фикернең дөреслеге пьесада ачык дәлилләнә. Мәсәлән, олы буын кешеләре – урыс милләтеннән булган Алексей да, татар милләтеннән булган Нурхәмәт тә Вера белән Илгизәрнең бергә гаилә корырга җыенуларын курку катыш ышанычсызлык белән көтәләр. Бу авылда өч йөз ел буена татар һәм рус милләте бик дус гомер иткән. Бергә эшләгәннәр, күңел ачканнар, кыз-егетләре аулакта бер-беренә мәхәббәт сүзләре пышылдашканнар. Ләкин эш шуннан ары узмаган. Чөнки катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгәннәр борынгылар. Ләкин замана үзгәрә, әхлак нормалары һәр ике халыкта да тотрыксыз хәлгә килә. Яшьләр әби-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйлар. Нәтиҗәдә ике милләт баласы бергә кушыла, ләкин төптән уйлап корылмаган гаилә таркала.

    Пьесадагы үзенчәлекле персонаж – Ислам әйткән сүзләр чын хәлебезне дөрес бәяли : “Без рус белән кушыла алмыйбыз, - ди ул. - Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме?”

Исламның соңгы сүзләре артык кискен яңгырый, әмма дөрес. Аның әйткән сүзләре яшьләрнең беренче балалары тууга раслана: Вера улына беркем белән киңәшләшмичә Иван исемен куштыра.

     Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәрнәсәне, хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кемгә кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән үлчәп хәл итәргә чакыра.

Татар театры тарихында аерым урын алып торган, тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы, халыкчан комедияләрнең берсе, әлбәттә, “Әлдермештән Әлмәндәр”(1976). 1980 елда шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Т.Миңнуллинга, режиссеры М. Сәлимҗановка һәм төп рольне уйнаган Ш.Биктимеровка Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматург Әлмәндәр карт образына татар халкының рухи ныклыгын, тирән акылын, гүзәл гореф-гадәтләрен, намуслы яшәү рәвешләрен салып биргән.

    Халкыбызның рухи байлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзләрендә туплаган олы буын вәкилләре белән тормыш ыгы-зыгысына кушылып, буыннан-буынга күчеп баручы иң изге тойгылар турында онытып баручы яшьләр арасында туган каршылык аркасында гасырлар буена туплап килгән әхлакый кыйммәтләренең бетү, югалу куркынычы күп кенә әсәрләрдә яктыртылды. Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә исә, халкыбызның физик һәм рухи байлыкларын үзендә туплаган, сокландыргыч уңай сыйфатларга ия булган Әлмәндәр белән тирә-юньдәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җылы, матур тасвирлап, өлкән буын белән яшьләр, элеккедән калган гореф-гадәтләр, йолалар белән яңалары килешеп яшәсә, ике арада гармония сакланса, моңа беркемгә дә зыян килмәве, киресенчә, бу кыйммәтләрнең тагын да затлырак, кадерлерәк төсмер алуы турында сөйли. Яшьләрне аңлый белүе, характерының җиңелчә булуы, шаян рухы Әлмәндәр картны тирә-юньдәгеләр өчен кадерле, кирәкле картка әйләндерә. Әлмәндәр тормышны ярата, безне дә дөрес, иманлы һәм мәгънәле яшәргә чакыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

Гамил Афзал укуларына багышланган фәнни-эзләнү  конференциясендә катнашу өчен фәнни эш....

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"...

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы....