Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы
план-конспект урока (9 класс)

Габидуллина Гульназ Фаритовна

 Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора. Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы, һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес ул. Аның әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән? Шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon t.minnulin-achyk_dr_-.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

(9 нчы Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе)

      Дәреснең максаты:  Күренекле драматургыбыз иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып мөмкин кадәр материал туплау өйрәнгәннәрне гомумиләштерү. Әлмәндәр образы аша яшәү мәгънәсен аңлату. Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт, соклану, горурлык хисләре тәрбияләү;Авырлыклар алдында бирешмичә, тормышта үз юлыңны табарга чакыру;

    Дәреснең бурычы: Компҗютер программаларын кулланып, белем алырга, үз фикерләрен белдерергә, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

    УМК:Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен),   Ф. М. Мусин, З.Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов. Казан, Татар. китап нәшрияты, 2012 ел.

    Дәрес  тибы: УМ кую һәм чишү.

    Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә, компьютер программаларында эшләү.

    Дәресне җиһазлау: Т.Миңнуллинның портреты, китапларыннан күргәзмә,  презентацияләр, компьютер, нетбуклар, “NetOpSchool” компьютер программасында “Разговор”, “Транслирование экрана учителя”, “Экзамен” функцияләре, видеоязма һ.б.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.Уку максатын билгеләү.

1.Психологик уңай халәт тудыру. Белемнәрне тигезләү.

 Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора. Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы, һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес ул. Аның әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән? Шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

           II.Белемнәрне актуальләштерү 1.Сүз укучыларга бирелә. Өй эшләрен тикшерү. Укучыларның презентацияләре аша язучының иҗатына күзәтү ясау.

 1 төркем тормышы турында “Татарның бер баласы”

 2 төркем иҗаты турында .

2 ”Әсәрне таны” уены. Туфан Миңнуллин әсәрләре гаҗәеп бай һәм мавыктыргыч, сихри һәм үзенчәлекле тормышчан бер дөньяга алып керәләр. Алар рухи яктан баеталар, саф әхлак, әйбәт зәвык булдыруга ярдәм итәләр, яхшыны яманнан аерырга өйрәтәләр. Т.Миңнуллин әсәрләрен ни дәрәҗәдә өйрәнгәнегезне белү өчен “Әсәрне таны” уены үткәреп алабыз (“NetOpSchool” компьютер программасында “Транслирование экрана учителя” функциясе ярдәмендә слайд-презентация күрсәтү..Өзекләр проектор аша экранга чыга.)

1.”Берәүләребезне кешеләр үз балалары кебек кочакларына алып күтәреп йөриләр, берәүләребезне, чылбыр белән бәйгә куеп, рәхәтләнеп чабып йөрүдән дә мәхрүм итәләр, берәүләребезне кешеләр үз ишләрен таларга өйрәтәләр, кайсыларыбыз менә безнең кебек ташландык җан ияләре булып яшәгән булабыз” (“Авыл эте Акбай” яки “Гашыйк буласым килә” тамашасы).

2.”Ачтан үлүдән курыкмыйбыз. Тик җир кысыр кала иде бит. Янган-көйгән басуларыбызга карап, читтән килгән икмәкне ашаудан да авыр нәрсә бармы соң? Үзебезнең кулыбыз белән иккән икмәкне кулда тотып торуга ни җитә. Син моны аңлап та бетермисеңдер, кияү. Рәнҗемә. Рәхмәт сиңа. Бәхет алып кайттыгыз, куаныч алып кайттыгыз.(“Бәхетле кияү”) 

3.”Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган Кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. (“Әлдермештән Әлмәндәр”)   

III. Төп өлеш. Татар театры тарихында аерым урын алып торган , тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы , халыкчан комедияләрнең берсе , әлбәттә, “Әлдермештән Әлмәндәр” Ә хәзер бу әсәрне игътибар белән карыйбыз һәм уйланабыз. Пьесаның төп асылы нәрсәдән гыйбәрәт соң?Әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә?

Тема: Игелек, изге күңелле булу.

Проблемалар:

1. Яшәү белән үлем проблемасы.

2. Сугыш

3. Олы кешегә ихтирам җитмәү

Идея: Яшәү ул-үзеңне хуҗа итеп тою, башкаларның бәхете өчен  җаваплы булу.

(Укучылар яшәүнең нәрсә икәне турында әйтәләр)

- башкаларга ярдәм итү

- дуслык

- мәхәббәт

- авырлыкларны җиңеп чыгу

- тормыштан тәм табу

- хезмәтне ярату

Таң алдыннан барысын да янына җыеп, әлмәндәр якты дөньядан китә.

IV Белемнәрне ныгыту, тикшерү.

Тест. Бәяләү. (“NetOpSchool” компьютер программасында “Экзамен” функциясе) Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча тест эшләү (проектор аша экранга чыга)

А-1.Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» драмасында үз һөнәрен

акламаган персонаж

1)Нурия

2)Динә

3)Мөнирә

А-2.Туфан Миңнуллинның керәшен татарларының гореф-гадәтләрен чагылдырган әсәре

1)”Йөрәк маем”

2)”Гөргери кияүләре”

3)”Илгизәр+Вера”

А3.Т.Миңнуллинның кайсы шаян комедиясендә авыл халкы яңгыр явуны зарыгып көтә?

1) «Авыл эте Акбай»

     2) «Бәхетле кияү»  

     3) «Нигез ташлары»

А4. Вакыйга бала тудыру йортында бара, барлык катнашучылар -  хатын-кызлар.Сүз нинди спектакль турында бара?

1) «Әлдермештән Әлмәндәр»

2) «Дуслар җыелган җирдә»

3) «Әниләр һәм бәбиләр»

А-5.Бу геройлар Т.Миңнуллинның кайсы әсәреннән: Илгиз, Нәриман, Фасил?
    1)”Гөргерикияүләре”
    2)”Нигезташлары”
    3)”Үзебез сайлаган язмыш”

В-1.Туфан Миңнуллинның кайсы  әсәре моңсу комедия дип атала?

                                         1) “Нигез ташлары”

                                         2) “Әлдермештән Әлмәндәр”

                                         3)”Диләфрүзгә дүрт кияү”

В-2. Т.Миңнуллин язган “Татарның әхлакый кодексы” ничә пункттан тора?

                                        1) 10

                                        2)  5

                                        3)  12

Өй эше

Үзеңә ошаган 3 теманың берсенә сочинение язарга.

1.”Әлмәндәр – ил карты”

2”Әлмәндәр чын халыкчан образ”

3.”Туфан Миңнуллинның  татар драматургиясен үстерүдәге роле”

VБәяләү. Рефлексия.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ

Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ тәкъдим итәм...

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

Гамил Афзал укуларына багышланган фәнни-эзләнү  конференциясендә катнашу өчен фәнни эш....

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.

Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына  хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган.  Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, я...

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"...

Туфан Миңнуллин турында тест

Күренекле әдип Т.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган тест...

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы...